Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Татар теленең фразеологик сүзлеге

Н.Исәнбәт. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1989.
Tatar Praseological Dictionary by N. Isanbet


АБАГА ЧӘЧӘК АТКАЧ – Бервакытта да булмас мисалдан әйтелә. (Абага чәчәк атмый)
АБАУ АЛЛА, УФ АЛЛА – Офтану тойгысы.
АБА, ХАРАП ИКӘН - Үз кеше масаеп китеп я үпкәләп йомыш тыңламый ялындыра-нитә калса, аны кисәтү йөзеннән әйтелә.
АБЗАР АРТЫНДА – Ваксынучы кешегә үзара дорфа бер әйтем.
АБЗЫКАЕМ, АК МЫЕК – Үз кеше.
АВАР ЯККА ТАБА ТЕРӘҮ САЛУ – Булышлык күрсәткән булып, эшне егарга көч бирү. Хуҗа Насретдиннең кабере авар якка таба терәткән, моннан көлеп үтмәгән кешенең авызы шулай кыйшаер, дип, ташына да язылган, имеш.
АВЫЗ АЧЫП КАЛУ – Күрә торып кирәк эшне кулдан ычкындыру. Юкка-барга мавыгып, төп хикмәтне аңламый, сизми калу.
АВЫЗГА МАЙ КАБУ – Эндәшми тору.
АВЫЗГА СУ КАБУ – Сораганга җавап бирмәү.
АВЫЗДАН АКТЫ, ТАМАККА ТИМӘДЕ – Булу-була дип өмет иткән нәрсә кулга кермәү яки бака кешегә булып, алданып калу.
Иске заманнарның каһарманы Искәндәр (Александр Македонский) белән Хозыр пәйгамбәрнең моннан ике мең ярым еллар элек Төньяк зольмәт (кояш күренми торган караңгылык) иленә килүләре, анда Тере суы чишмәсен тапкач, Искәндәр ашыга-ашыга итеген салып, суны кунычына тутырып, беръюлы күп-күп итеп кабып тиз эчмәкче булганда йотлыгудан бик каты тончыгып, Тере суы ирененә тисә дә авызына тимәве, Хозыр баба тиран булмыйча, кешеләргә изгелек эшләп кенә йөргәнгә, Тере суы аңа насыйп булып, ул мәңге яшәүгә ирешү хакындагы һәм шуннан кайтышлый борынгы Болгар шәһәрен дә салулары хакындагы риваятькә бәйле әйтем.
АВЫЗНЫ КОЛАК АРТЫНА ЭЛҮ – Шатлыктан кәнагатьләнеп елмаю.
АВЫЗНЫ КҮККӘ ЧӨЕП ЙӨРҮ – Гамьсез, ваемсыз рәвештә ниндидер аңгыралык белән корыга авыз күтәреп, һаваланып йөрү.
АВЫЗНЫ ЧӨЙГӘ ЭЛҮ – 1. Дәшми тору, сүзгә катнашмау. 2. Ашарга әйбер булмау, ашамый тору. рус. Класть зубы на полку. 3, Ваемсыз утыру, гамьсез утыру.
АВЫЗЫ БЕЛӘН КОШ ТОТА – Телгә осталык белән кулына аулый. Җитез, тапкыр, үткен телле кешегә карата. Үзе ул бик зирәк хатын иде, теле дисәң – авызы белән кош тотар, ярыйм дтсә, иблискә яучы булыр, инде кеше тикшерә башласа, инә күзеннән үткәрә торган иде. Ә.Еники.
АВЫЗЫ БЕЛӘН УРАК УРА – Кул белән эшләү урынына теле белән ярыла, мактана.
АВЫЗЫ БЕЛӘН ЧЕБЕН АУЛЫЙ – Берни эшләми, тик утыра, эшлексез.
АВЫЗЫ КОЛАКТА – Тәмам шатлыгыннан авызы колагы белән бер булган, бик нык ерылудан авызы колакка җиткән.
АВЫЗЫН КӨРӘК БЕЛӘН ТИШКӘН – Кирәк вакытында кирәк сүзен , кирәк йомышын әйтә алмыйча авыз ачып карап торучы, юньләп сөйләшә белмәүче, авызында сүз тормаучы ачык авызга карата.
АВЫЗЫН АКАЙТЫП КҮЗЕН ЙОМГАН – Киресенчә эшләүгә мисал.
АВЫЗЫНА АК ЭТ КЕРЕП, КАРА ЭТ ЧЫГА _ Яман телле кеше турында.
АВЫЗЫНА САЕСКАН ТӨКЕРГӘН – Юкны сайраучы, такылдык.
АВЫЗЫНА ТЕЛЕ СЫЙМЫЙ, ТЕЛЕНӘ СҮЗЕ СЫЙМЫЙ – Тыйнаксыз телле кеше турында.
АВЫЗЫНА ХОЗЫР ТӨКЕРГӘН – Теленнән гыйлем-хикмәте коючы, теле татлы, оста, галим кешегә карата әйтелә. Хозыр – Хозыр Ильяс – миф. мәңге суын эчкән үлемсез изге карт. Бу әйтем XII йөз шагыре мәшһүр Сөләйман Бакырганый хакында чыгарылган “Хәким Ата” исемле хыялый бер хикәя китабыннан таралган. Хозыр, Сөләйманнын шагыйрьлеге белән котлап, авызына төкерә. Хозыр мәңге суы эчкән, Сөләйман да шуның аркылы мәңге үлемсез, хикмәтле шигырьләр тудыручы хәким (акын) шагыйр итеп тасвирлана.
АВЫЗЫН АЧСА, ҮПКӘСЕ КҮРЕНӘ - Ач-ялангач, бик фәкыйрь яки үтә ябык, арык кеше.
АВЫЗЫН АЧСА, ҮПКӘСЕ КҮРЕНӘ - Ач-ялангач, бик фәкыйрь яки үтә ябык, арык кеше.
Борынгы татар-кыпчак телендә бу сүз табышмак итеп тә әйтелгән һәм аңа “ишек белән ут” дип җавап бирелгән. Ягъни киез өйнең (тирмәнең) ишеге авызга, эчтә янган утның ялкыны үпкәгә тиңләштерелгән. к. “Codex cumanicus”, 147 б. (XIV йөз башы.)
АВЫЗЫН АЧСА ҮПКӘСЕ КҮРЕНӘ, БОРЫНЫНА ЮКӘ ҖИТМИ – Ярлы тәкәббер, мактанчык. Ачлыгыннан өтелеп бетсә дә, борынын буй җитмәслек югары күтәрә дигәннән.
АВЫЗЫНА ЧӘЙНӘП САЛГАННЫ ЙОТА БЕЛМӘГӘН - Әзерләп биргәнне дә файдалана алмаучы, җайлы очрактан файдалана белмәүче кеше турында.
АВЫЗЫНА ЧӘЙНӘП САЛГАННЫ (КАПТЫРГАННЫ) КӨТӘ - Бар эшен дә кешедән эшләтүче, кеше әзерләп биргәнне генә көтеп ятучыга карата.
АВЫЗЫНА ШАЙТАН ТӨКЕРГӘН - Әзер җавапка өлгер, оста, көлдерә белүче, җор телле, тапкыр кеше турында.
АВЫЗЫН БЕР АЧСА ЯБА БЕЛМИ – Дәшми тора торып та, бер сөйли башласа өзлексез рәвештә гел үзе генә сөйләүче кайберәүләр хакында.
АВЫЗЫНДАГЫ КАРА КАННЫ ЙОТУ – Эченнән риза булмаса да, үзенә авыр булса да, тышка чыгармау, эчкә җыю.
АВЫЗЫНДА КОШ УЙНАТА – Бик оста телле, уңган кеше турында.
АВЫЗЫНДА ЭТ БАЛАЛАГАН – 1. Бер генә сүз әйтәсе нәрсәне әйтә алмыйча, әллә нихәтле итеп, сүз күбәйтеп әйтүче турында. 2. Көне бу авызы буш сүз, яман сүздән бушамаган мәгънәсез, лакылдык кешегә карата әйтелә.
АВЫЗЫ НИ ӘЙТКӘННЕ КОЛАГЫ ИШЕТМИ – Алдын-артын уйламыйча, теленә ни килсә шуны уйламый сөйли бирүче хакында.
АВЫЗЫН МАЙЛАУ – Кешене сыйлап каршы сүз әйтмәс хәлгә китерү, телен кисү. Бер кешенең авызын майларга мөмкин, ә урамның авызын майларга мәмкин түгел. Ф. Хөсни.
АВЫЗЫННАН ТЕРЕ САЕСКАН ОЧЫРА – Дөньяда юкны бар итеп, үзе күргән эш яки үзеннән булган эш итеп ялган хәбәр-вакыйгалар таратучы хакында.
АВЫЗЫННАН УТ ЧӘЧӘ - 1. Гайрәтле, кызу сөйләүче кеше яки ялкынлы оратор турында. 2. Гайрәт, көч күрсәтә.
АВЫЗЫННАН ҖАНЫ ЧЫГАРГА ТОРА – Бик беткән, бетеренгән кеше, чак тын ала, хәле киткән димәктән.
АВЫЗЫ ПЕШКӘН – Сынамыйча, хәзерлексез ашыгып тотыну аркасында уңышсызлыкка очраган, алданган кеше турында.
АВЫЗЫ ПЕШМӘГӘН – Дөнҗя күрмәгән, тәҗрибәсез.
АВЫЗЫ ТИШЕК – Авызында сүз тормый, сер саклый белми.
АВЫЗЫ УЙМАК, БИТЕ КОЙМАК – Халык тәгъбиренчә, кечкенә авызлы, яратып туйгысыз кыз дигәне.
Биек тауның, ай, башында
Күренәдер лә мәчет баскычы;
Авызың гына уймак, битең коймак,
Телең генәй оҗмах ачкычы.
АВЫЗЫ УЙМАК, КАРЫНЫ КАПЧЫК – Кечкенә, матур авызлы булып та күп ашаучы хатын-кызга карата.
АВЫЗЫҢА АЛМА ТЫГА, АРТЫҢА ТИГӘНӘК – Алдыңда сиңа хөрмәт күрсәтер, артыңда эшеҗне ңимерер дигәне. Икейөзле, монафикъ, ялтак кеше турында.
АВЫЗЫҢА БАЛ ДА МАЙ, АРТЫҢА КОЛЫН ТАЙ – Сөенечле хәбәр китерүгә каршы теләк. Борынгы күчмә, ярым күчмә тормышта сөенеч хәбәр китерүгә каршы бүләккә тай бүләк итүдән калган. Моны сөенче алу диләр. казакъ. авызыңа май, астыңа тай.
АВЫЗЫҢА БАЛ ДА ЯУ – Яхшы сөенеч хәбәр китергән кешегә әйтелә. К.Насыйри бу әйтемне халык телендә йөргән “бал яумак”тан чыгарып, “җау (яу) шулай ук “бал” мәгънәсендәдер”, ди. (“Ләһҗаи татари”, 33 б., I.) Ләкин бу “яу” сүзе борынгыча “йаг” – “май” мәгънәсендә. Күзнең явын алып тора – бик балкып торган матур нәрсә турында. Күзнең явын алып тора, тимәк.
АВЫЗЫҢА БАЛЛЫ ҖОФАР ҖАУ – Тарихчылар күрсәтүенчә, борынгы Болгар-Казан җирләрендә күлләрдә кыйммәтле һәм хуш исле җофар җәнлеге бик күп булган (махсус та асралган булса кирәк). Монголлар бу җирләрдәге җофар һәм түбән далалардагы коланнарны бик ныклап кырганнар. Хәзер фольклорда гына калган. (Ак тирәк, күк тирәк, күктә-күктә ниләр бар? – Җофар белән шикәр бар. – Җофарыңны бир миңа һ.б.)
АВЫЗЫҢ БЕЛӘН ӘЙТ, БОРЫНЫҢ БЕЛӘН ТАРТ – Каргышка каршы кайтарып әйтем. Ягъни каргышың үзеңә кайтсын.
АВЫЗЫҢНАН КЕРЕП ЭЧЕҢНӘН ҮТӘ ЧЫГАР – Һәр ябык ишекне ачтыра, һәркая үтә, сүзен үткәрә, үз дигәненә ирешә ала торган чая, үткен, җете, зәһәр, юха кеше турында.
АВЫЗЫҢНАН ЧЫГЫП ҖЫЛЫ КУЕНЫҢА КЕРСЕН – Каргышкан кешегә каргышын үзенә кайтарып әйтем.
АВЫЗЫҢНАН ҖИЛ АЛСЫН – Берәү берәр яман сүз я хәбәр әйтсә я яманга юрап сөйләсә, аңа каршы әйтелә.
АВЫЗЫҢНЫ ЧӨЙГӘ ЭЛМӘ, ТАНАВЫҢНЫ КҮТӘРМӘ - Сүз сөрешен аңламыйча һаваланып утыручыга каршы әйтелә.
АВЫЗ ҮЛЧӘШҮ – Үбешү.
АВЫЗ ҖЕБҮ – Булдыксызлану, җебеп төшү.
АВЫЛ ГЫЙБАДЛАРЫ – Элекке кимсетеп әйтем. Кара, чикле, садә табигатьле туң мужиклар, янәсе.
АВЫЛДАН БАЗАРГА КИТЕРГӘН, ЧЫПТА ТИШЕГЕННӘН БАШЫН ЧЫГАРГАН КАЗ КЕБЕК – Элек ак катыргы яка кигәч, үзен чын культуралы европеец булдым дип уйлап, позасын бик тәкәбберләрчә тотучы тәти егетләрдән көлеп шулай әйтелә иде.
АВЫРЫМ ШУНДА КАЛСЫН – Берәр юлда-нидә хәл җыярга утырган җирдән торып киткәндә шуны әйтеп җиргә дә төкереп китәләр. Ислам дине кергәнчегә кадәр җир иясенә үзеңнән өлеш-төкерек биреп саулык сорау йоласыннан калган теләк.
АВЫР САНЛЫ – Урыныннан кузгалырга, күтәрелергә авыр кеше, артын күтәрә алмаучы, ялкау.
АВЫР СҮЗ – 1. Хәтер калдырырлык каты сүз, урынсыз гаепләү, тәнкыйть һ.б.
БАБА ШУЛПАСЫН ЭЧЕРҮ - 1. Шулпа урынына, коры су эчерү. (Хуҗа Насретдин мәзәгеннән.) Кызын яулап килүчеләр кызыңны биргәч инде син баба буласың дигәнгә каршы, Хуҗаның алай булгач миннән сезгә баба шулпасы тиеш дип, бер табак су чыгарып куеп, көчләп эчерүеннән алып таралган әйтем. 2. Баба шулпасы эчү – дөньяны тану мәгънәсендә. чаг.рус. познать почем фунт лиха. Баба шулпасы эчмәгән – дөнья күрмәгән.
БАБИЛ МАНАРАСЫН КОРУ – Һичкем аңламаслык чуалчык эш, буталчыклык; шау-шу, ыгы-зыгы. Библия һәм Коръән легендалары аша килгән әйтем. Бар да шаулый, лаф оралар, Бабил манарасы коралар. Н.Исәнбәт. чаг.рус. вавилонское столпотворение.
Имештер, борынгы Бабил (Вавилон) шәһәренең патшасы илбасар Әбрәһә басып алганҗирләрендәге төрле диндәге, төрле милләт халыкларын куып-сөреп үз шәһәренә китергән дә, шунда моңарчы дөньяда булмаган бик биек спираль манара торгызып, үзе шуның башына менеп, җыелган халыктан үз телендә, үз исеменә, үз нәсел-нәсәбенә гимн җырлатып, бар дөняны үзенә табындырып, алла булып тормакчы булган. Манара шактый гына күтәрелә башласа да, аны салучы халыклар моңа риза булмаган. Тавыш, ыгы-зыгы, шау-шу, талаш купкан. Шуннан алып бу әйтем зур аңлашылмаучылык, мәгънәсез ызгыш-тылыш һәм кемнәрнеңдер шуннан үзләренә файда итүләре мәгънәсендә күп телләрдә йөри.
БАВЫРГА (БАВЫРЫНА) ТАШ БУЛЫП УТЫРУ – Эч поштырып, һаман борчып, авыр хәсрәт төене булып торгна рухи халәт. Әби исә Фәриткә бавырына таш булып утырган кайгысын, иң ачы хәсрәтен сөйли. Ф. Шәфигуллин.
БАВЫРГА ТӨШҮ – Бик йөдәтеп нәрсә булса да сорау, таләп итү, теңкәне корыту.
БАВЫ ӨЗЕЛГӘН КӨЛТӘ КЕБЕК – Таралып барган әйбер; җаркалган гаилә; җитәксез калган халык төркеме һәм башкаларга мисал.
БАГ АЛМА(СЫ) – Бакчада пешкән, өзелеп төшәргә әзер алма. Буй җиткән, сөйгән-яраткан кызны шул алмага тиңләп әйтү.
Ак өемнең шкафында
Балдин койган кагым бар,
Бу дөньяда нигамем бар?
Баг алма кък ярым бар.
Минем баг алмасы төсле кызым алай егетләр белән йөрмәс. Г. Камал.
БАГАНАГА СӘЛАМ БИРҮ – 1. Бик түбәнчелекле булырга мәҗбүр булу. - Башка бәла килгәндә баганага сәлам бирерсең. 2. Багана белән кешене аера алмаслык дәрәҗәдә исерү.
БАГАНАГА СӨЯҮ – Кешене алдап, авыр хәлгә калдырып китү. Рәхәтләнә кяфер, сине баганага шулай сөяп киптерә. Г.Тукай.
БАГАНАЛЫ ЮЛ – Элек почта атлары йөри торган баганалы олы юл, шуннан алып кемгәдә булса төзек, киң, ягъни, олы юл теләү.
БАГАНА САКЛАУ – Берәр баганага-нигә сөялеп, тиккә басып тору. - Нәрсә багана саклап торасың? Каравылга куйдылармы әллә?
БАГАНА ШИКЕЛЛЕ КАТЫП КАЛУ (КАТЫП ТОРУ) – Аптыраудан яки үтә гаҗәпләнүдән хәрәкәтсез калып басу тору. Чаг.рус стоять как вкопанный.