Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Дүрт балам бәете

Балакаем авырганда, әкрен тот бәни, дидең,
Әйтү белән җаның бирдең, газиз балам, бәгырькәем.
Газиз балам, нурлы йөзең туйганчы күрәлмадым,
Елап һушымнан китеп, бәхил бул, дия алмадым.
Сезләр дөньядан үткәндә һушларымдан китеп калдым,
Юып кәфен сарганнан соң йөзен ачып карап калдым.
Караватларда ятканда, килгел, әнкәем, дидең,
Килү белән күземә карап канлы яшьләрең койдың.
Балакаем, бәгырькәем, нигә мине ташлап киттең,
Күземә канлы яшь салып йөрәгемә ут салып киттең.
Сигез яшькә килгәндә мәктәпкә бирер идем,
Балам мәктәптән кайта, дип, каршы чыгып алыр идем.
Аларны күрмәдем инде, Ходай бирмәде аны миңа,
Хода әмренә юк чара, сабыр бирсен, Тәгаллалла.
Балаларым фирак булды, каберләре ерак булды,
Бәгырьләремне сагынып гомерләрем елап узды.
Балаларымнан айрылдым, канатларымдин кайрылдым,
Ахирәттә ярдәмчел дип өмет итәм мин алардан.
Балниска барган чакларда, балакаем, чыгалмадың,
Газапланма, әнкәем, дип, барыбер үләмен, дидең.
Духтырлардан бән сорадым балаларым ни хәлдә, дип,
Алар миңа җавап бирде, балаларың үлем хәлендә, дип.
Алардин җавап ишеткәч баламны бәгыремә алдым,
Йөрәгем әрнүләренә һушларымдин китеп калдым.
Әнекәем, сүзем шулдыр, безне догадан калдырма,
Безләр өчен күп җылап күзеңне нурсыз калдырма.
Угылларымның исеме Мансур белән Фоат иде,
Ходаем угыл бирде, дип, күңелеп шундый шат иде.
Ул шатлык күпкә булмады, Хода аны кайтарып алды,
Шул шатлыклы йөрәгемне кызыл утлар урап алды.
Ике угыл, бер кызымны унбиш көндә сәфәр кылдым,
Алардин соң бер кыз туып аны янә илтеп куйдым.
Газиз кызым, бөдрә чәчем, сагынып сөйләргә калдың,
Хәлем авыр, әнкәм, диеп, йөрәгемә ут салдың.
Кызларымның исемнәре Дилбәр белән Диләрә,
Исемнәре искә төшсә канлы яшем түгелә.
Казагыстан суларында кара күлмәгем калды,
Туфраклары шунда икән, дүрт балам шунда калды.
Шул илгә бер барсам иде, каберләрен күрсәм иде,
Каберстан өсләрендә утырып дога кыйлсам иде.
Языйм микән, җитәр микән, язып сүзләр бетәр микән,
Елый-елый дога кыйлсам, Ходай кабул итәр микән.
Балаларым, гәүһәр ташым, ничек онтаем сезләрне,
Ахыйрәттә җәннәт кошы булып көтәрсез безләрне.
Балаларым, газизләрем, оҗмах кошлары булыгыз,
Рәсүлюлланың кулыннан Кәүсәр шәрабен эчегез.
Кәүсәр шәрабләрен эчеп җәннәт хөлләсен киегез,
Кыямәт көне булганда безләргә каршы килегез.