|
|
Фатыйма Абдрахманова дәфтәреннән (суга баткан Фәрит)
Сакмар районы, Татар Каргалысында Фатыйма Абдрахманова дәфтәреннән күчерелде. Авторы миңа билгесез, Каргалылар беләдер. 1989 ел, 7 апрель, баламның хәсрәтеннән йөрәгем янып язган мөнәҗәтем. Егерменче майда якшәмбе көн суга баткан көне, 1973 нче елда. Каләм алдым кулыма, мин язарга утырдым, Сине өзелеп сагынганда мин язуымны укырмын. Бардым кунакка берни уйламый, әҗәлләр җитсә бездән сорамый. Мин киткәч балам суларга баткан, мин кайтканчы ул моргка яткан. Йөрәгем яна, яшьләрем ага, кыска гомерле булган ул бала, Тар каберләрдә ята гәүдәсе, күз алларымда аның шәүләсе. Килеп керә иде елмаеп-көлеп, Ходай тәкъдирен булмый шул белеп. Абыйлары белән чыккан кырга, балам ашыккан җан тапшырырга. Машина белән алып барганнар, кире кайтмаган, суларда калган. Сөлек кебек бала ята кабердә, бу хәлләр булыр дип белмәдем бердә. Су төпләрендә җаннарын бирде, аны күмәргә дип күп халык килде, Ул күп халыклар озата киттеләр, дусларым юата мине, сабыр ит, диләр. Сабыр итәргә мөмкин түгел бит, утлар кабынды, чи ит янмый бит, Аның өчен мин риза үләргә, туганнарым юк кайгы бүләргә. Кабер эчындә ятар идем мин, ике баламны карар идең син, Үзем үлсәм дә үкенечем юк, балалар үсте, елар кешем юк. Хатының бик яшь, ике балаң бар, син үлгәчтен соң миңа ни ямь бар. Кемгә тапшырдың яшь хатыныңны, ялгыз калдырдың бәхетсез анаңны. Шимбә-якшәмбе килеп хәл белдең, әнкәем, диеп, юатып йөрдең. Үкенечләргә шулай булгансың, кыска гомерле булып тугансың. Сөекле хатының озата алмады, каберләреңә туфрак салмады. Родильный домда ята хатының, уйлап утырам – ничек кайтыр ул. Кемнәргә карар Фәритем диеп, баласын сөяр ятимем диеп. Кайткач өенә бик кыен булыр, ире булмагач күңеле боегыр, Уйлап ятадыр Фәрит өйдә дип, эштән кайткач та миңа килә дип. Көтмә, киленем, ул кайтмас җирдә, аерылдык Фәриттән инде гомергә. Кыямәт көнсез күрешү юк инде, балам хәсрәте алып китәр инде. Ишек алдында калды эзләре, йөрәктән китми әйткән сүзләре. Рәхимле сүзләр белән күңелем күтәрде, ике ял көнен миндә үткәрде. Нихәлләр итим, онталмыйм үзен, йөзләрен күреп туймады күзем. Кайчакта йөрәк сабырсызлана, түзәр хәлем юк, эчтә ут яна. Мәңге риза мин күршеләремә, һәр кайсылары хәл белеп керә. Бик зур хәсерәт, сабыр ит, диләр, озатып кайткач бар да киттеләр. Дивана кебек калдым берүзем, төн буйларына йоммадым күзем, Шигырь язарга төнлә уйладым, кабердә ята зифа буйларың. Зәңгәр күзеңне, якты йөзеңне кайлардан эзлим, балам, үзеңне. Күпме язсам да хәсрәтем бетмәс, минем зарымны балам ишетмәс. Нихәлләр итеп онтырмын үзен, и газиз Аллам, Раббым, Тәгаләм, түзем бир үзең. Шигъремне укып миннән көлмәгез, бала хәсрәтен сезләр күрмәгез. Исәпләсәм һәрвакытта шөкер итәм табылганга җансыз гәүдәсе. Иртә торса, кичен ятсам, күз алдымда балам шәүләсе.
|