Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Баскан ботагым әйләнде

Сахраларга чыккан чакта ничә төрле чәчәк күрдем,
Карадым да елап алдым шушы чәчәкләр өчендә.
Шундаен гаҗәп гөлләрнең әйләнәсендә күл икән,
Күлгә кунып кошлар сайрый, алар да кайгылы микән.
Бу кошларның сайраулары мәгълүмдер лә бер Ходайга,
Канатын салып сайрый ул чыдый алмый хәсрәтенә.
Баскан ботагы әйләнә, яфрагы җиргә коелган,
Газиз балаларын җуеп минем кебек мәхрум булган.
Үзем шул кош кебек булдым, баскан ботагым әйләнде,
Ялгызлык хәсрәте берлән йөземә сары коелды.
Бер Ходаем, сабыр бир син, сабыр бирсәң хәтер бир син,
Кыямәт көн җәннәтендә шатлык бирсәнә, Ходаем.
Бу дөнья мәңге түгелдер, бәндәләр кайгысыз түгелдер,
Әгәр шуларны уйласам бераз юанадыр күңел.
Иляһи, рәхмәтең киңдер, үзем кереп йөзәр идем,
Кыямәттә әҗер бирсәң, бу дөньяга түзәр идем.
Дөнья куып йөри күрмә, гамәлеңне куя күрмә,
Гамәл куеп гафил булып гүрестанга керә күрмә.


Мәсгудә архивыннан (август 7, 2018)