Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Үлем ширбәтен мин бер эчәрмен

Үлем ширбәтен мин бер эчәрмен,
Якты дөнъядан мин бер китәрмен,
Якты дөнъяны күреп туймадым,
Күреп туйсам да мәңге тормамын.
Хәлләрем бетсә җаннарым чыгар,
Ясин укырга вакытлар җитәр,
Мөшкеллек икән җанны бирүе,
Авыр хәл икән гүргә керүе.
Шатланыр идем атна кич үлсәм,
Җомгага кадәр гүрләргә керсәм,
Җаным алынсын атна кичендә,
Нурлар чәчелсен кабрем эчендә.
Дога кылыгыз, дуслар, мин үлсәм,
Рухым шат булыр догалы булсам.
Газиз туганнар, якын дус-ишләр,
Актык сулышта күреп калдылар.
Озак тормамын, мин бер үләрмен,
Актык сүземне кемгә сөйләрмен,
Килер дусларым, якын кардәшләр,
Туганнар күреп егълый башларлар.
Зифа буемны үлчәп алырлар,
Тәнем пакъ булгач кәфен салырлар,
Зинһар, тәнемне каты тотмагыз,
Озак тормамын ашыктырмагыз.
Ерак җирләрдән күрергә килгәннәр,
Күреп калсыннар якын күргәннәр.
Йөрдем дөнъяда озак вакытлар,
Салкын туфраклар булыр ястыклар.
Караңгы гүрдә ишек-тәрәзә юк,
Салып ятырга түшәге дә юк.
Кабрем өстенә чатыр корыгыз,
Агач утыртып нурландырыгыз,
Яфраклар ярсын, кошлар сайрасын,
Рухым шат булыр, тәһлилләр барсын.
Үләннәр үсәр кабрем өстендә,
Йөзем нурланыр кабрем эчендә,
Кабрем эчендә гел сары балчык,
Алай булса да күрәм бик ачык,
Ташлар утыртып исмем языгыз,
Тәһлилләр әйтеп озатып калыгыз.
И туганнарым, дога кылыгыз,
Кыямәт көнне бергә булырбыз.
Рәсүлюлланың чыкмыйк юлыннан,
Кәүсәр шәрабен эчик кулыннан,
Салават әйтик Рәсүлюллага,
Кыямәт көнне күрербез “анда?”
Рәсүлюлланы күрсәм төшемдә
Һич булмас идем дөнъя эчендә.
Мине туганнар күрергә килгәннәр,
Кайтмас бу диеп, күрик дигәннәр.
Зифа буемны сузып салырлар,
Туганнар күреп хәйран калырлар.
Гамәл кылмадым яшь вакытларда,
Ничек ятармын тар ләхетләрдә.
Иманга килеп без тәүбә кылыйк,
Тәүбәгә килеп гыйбәдәт кылыйк.
Газраил килер, җанымны алыр,
Алсу йөзләрем саргаеп калыр.
Ходаем, безгә җиңеллек бирсәнә,
Иманлы булып үтәргә язсана,
Актык сулышта Ясин чыгыгыз,
Калганнар безгә Коръән укыгыз.
Туган кардәшләр, якын дус-ишләр,
Бәхил булыгыз, актык кичләрем.
Нурлы йөземне карап калыгыз,
Үлегем өстендә тәһлил әйтегез.
Үлем хәлендә сулар бирегез,
Шайтан су биреп имансыз үлмик.
Бу дөнъяны без иманлы үтсәк,
Сират күперен сөальсез кичсәк,
Әби-бабйлар, ата-аналар,
Газиз туганнар, газиз балалар,
Гамәл дәфтәрен уң кулга алсак,
Рәсүлюлланы, оҗмахны күрсәк,
Мөэмин-мөселман, гыйбәдәт кылыйк,
Ходамнан без шуларны телик.


Мәсгудә Шәмсетдинова архивыннан. 8 август, 2018, Arlington, WA.