Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Кыйл гыйбадәт, Ходаем, дип

Кыйл гыйбәдәт, Ходаем, дип,
Мөхәммәт өммәте булсаң,
Даим әйткел салаватны
Мөхәммәт өммәте булсаң.
Төннәрендә уяу торгыл,
Аллаһ диеп тәһлил әйткел,
Уянып тәһарәт алгыл,
Мөхәммәт өммәте булсаң.
Зекре кылгыл зекерләр тик,
Шөкер кылгыл сабилар тик,
Ятма гәфләт дөнъясында
Мөхәммәт өммәте булсаң.
Хакның кушканнарын тыңла,
Күңелеңне Хакка багла,
Ятма мордар үлек кеби
Мөхәммәт өммәте булсаң.
Таһәрәт ал, тәнең пакълә,
Саклан, зинһар, кулың пакълә,
Яман сүздән телең сакла,
Мөхәммәт өммәте булсаң.
Әгәр үлсәң егълашырлар
Җеназаңа килүчеләр,
Малың булса өләшерләр,
Мөхәммәт өммәте булсаң.
Әүлияләр, әнбияләр,
Бу дөнъядан алар күчди,
Бер үлем ширбәтен эчди,
Мөхәммәт өммәте булсаң.
Үтәр дөнъя, исәр җилләр,
Мосафирлар барча коллар,
Һәркем кыйлса андин хисап
Мөхәммәт өммәте булсаң.
Булыр бер көн ки һәр җаннар
Китәрбез без ерак юлга,
Ходай бирсен бакый иман,
Мөхәммәт өммәте булсаң.
Әҗәл угы каты уктыр,
Корылса атылмый калмас,
Күзләреңә ком тулмыйча
Нәфсең дөнъядан туялмас.
Җәһәннәм җиде мәҗмугый,
Каты яна аның уты,
Шул утлардан сакланыгыз,
Мөхәммәт өммәте булсаң.
Һаваларда очар кошлар
Тауларга ясый оялар,
Гафил булмыйк, гамәл кыйлыйк,
Фани бит бу дөнъялар.
Дөнъя, ди, ди, йөри күрмә,
Гыйбадәтең куя күрмә,
Гыйбадәтсез бу дөньядан
Барып гүргә керә күрмә.
Сират күперен үткән чакта
Пырак атка атландырсын,
Без Мөхәммәт өммәтләрен
Җәһәннәмдә яндырмасын.
Нәзер корбанның өстендә
Хәзерәте Фатыйма үзе,
Ул бит Рәсүлюллаһ кызы
Безне мизанга илтүче.
Хәзерәте Фатыйма үзе
Сират күпере янында,
Фатыйма түгәдер күз яше
Өммәтләренең хакында.
Рәсүлюлла күтәрмидер башын
Безнең өчен көеп-янып,
Сират күперен күчкәч,
Безгә шунда булыр шатлык.
Аллаһ, Аллаһ, дисәк иде,
Аллаһ, диеп үлсәк иде,
Җәннәтләргә керсәк иде,
Дидарыңны күрсәк иде,
Аллаһ, Аллаһ, дисәк иде,
Аллага кол булсак иде,
Мәрьям ана туйларында
Бергә-бергә булсак иде.
Ал тәһарәт, укы намаз,
Һәм салаватлар әйтегез,
Даим Ходаны искә ал,
Мөхәммәт өммәте булсаң.
Салаватлар әйтик әле
Рәсүлюлланың үзенә,
Кыямәт көне карарбыз
Рәсүлюлланың йөзенә.


Мәсгудә Шәмсетдинова архивыннан, 8 август, Arlington, WA.