Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Сорасалар синнән мәләикләр җавап

И туганнар, и кардәшләр, беләсезме дөнья фани,
Андин артык кайгылар бар, аны белмәгәнегез кани.
Канча йөрсәң дә җиһанда бер көн гүрләргә керәбез,
Андый хәлләр бар диеп сез хисап кыйлганыгыз бармы?
Җан чыгар тәнне юарлар салдырып күлмәкләреңне,
Ак кәфенгә ураганда гыйбрәт алганыгыз бармы?
Бу дөньяда җан иясе, бар да дөньяны куярлар,
Без дә шулай бер күчәчәк, аны белгәнегез бармы?
Уйгангачтын без кабердә юк яныңда юлдашларың,
Чырак яндыр дип әйтергә яныңда юлдашларың кани.
Тар кабер эчрә салырлар, туфрак асларына безне,
Дөньяда яткан түшәгең, ястыгың юктыр каный.
Дөньяда иде йолдыз-кояш, бар кичә кәндил яктысы,
Юк кабреңдә һич яктылык, кыйлган гамәлләрең каный.
Ул кабернең эчләрендә караңгы зөлмәт кичәсе,
Яндырырга юк чырагың, шәмнәр, кәндилләрең каный.
Җан кереп килсә сорасалар синнән мәләикләр җавап,
Ни диярсең шул вакытта, кыйлган гамәлләрең каный.
Килер бер көн, ахирәт көн, гамәл дәфтәрләре бирелер,
Сул кулыгызга тапшырса – кыйлган гамәлләрең каный.
И дусларым, гафил булмыйк, бу дөньяда гамәл кылыйк,
Бу дөньядан үткән чакта бакый иман булуын телик.
Һәрберебез мөселман без, бу дөньядан үтәчәк без,
Дөнья фани, ахирәт бакый, кыйлган гамәлләребез каный.


Мәсгудә Шәмсетдинова архивыннан. 8 август, 2018, Арлингтон, Вашингтон.