Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Кеше өчен иң әүвәле намус дигән

Кеше өчен иң әүвәле намус дигән,
Намусыңны сатып итмә табыш дигән,
Байлык өчен илен, көнен саткан кеше
Ике дөнья эчендә ул явыз дигән.
Икенче иң кыйммәтлесе гакыл дигән,
Гакылсызда тәуфыйкъ ягы такыр дигән,
Гакылсызда намус та юк, иман да юк,
Ялганга ант итеп барын сатыр дигән.
Өченче иң кыйммәлесе әдәп дигән,
Әдәп көчле мәхәббәткә сәбәп дигән,
Әдәпсездә бәхет тә юк, тәуфыйкъ та юк,
Кеше исме күтәрүе гаҗәп дигән.
Дүртенче иң кыйммәтлесе күңел дигән,
Күңле бозык кеше кеше түгел дигән,
Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы дигән,
Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел дигән.
Бишенче иң кыйммәтлесе сабыр дигән,
Сабыр кеше зур бәхетләр табыр дигән,
Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу
Бер кайгыдан икенчегә салыр дигән.


Мәсгудә Шәмсетдинова архивыннан. 8 август, 2018, Арлингтон, Вашингтон.