Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Мәүледен-нәби. Хак тәгалә чын яратты Адәми

Хак тәгалә чын яратты Адәми,
Кыйлды Адәмне мөзәйин галәми,
Сәҗдә кыйлды бар фәрештә Адәмгә,
Иллә Иблис кыйлмады сәҗдә аңа.
Диде Аллаһ ни өчен бу инкарең,
Юкса бармы монда бер-бер ифкарең?
Диде балчыкдан яраттың син аны,
Ни өчен сәҗдә кылыйм аңа диде.
Мине син уттан яраттың бит диде,
Утмы артык яки балчыкмы диде.
Куйды Адәм алдына ул бер Нурны,
Бел, хәбибем Нурыдыр бу нур диде.
Диде ул Нурга: аның алдында тор,
Калды анда ничә еллар ошбу Нур.
Соңра Һава анабызга күчди ул,
Торды анда ничә айлар, ничә ел.
Шис тугач та күчте аңа ошбу нур,
Аның алдында таҗәллә кыйлды зур.
Суңра Ибраһима Исмәгыйлә һәм,
Диде альхасыйл озаймасын каләм.
Шул рәвешчә күчә-күчә килүбән
Фахер галәм Мустафага күчди ул.
Галәмгә рәхмәт өчен килде бу Нур,
Килде төрде ул набидә ошбу Нур
Гәр шәфәгать лязим исә эзләгез,
Ул рәсүлнең сөннәтеннән бизмәгез.
Әй Мөхәммәт Мостафа син, и рәсүл,
Кыйл шәфәгать безләрә яумин нәзүл.


Мсгудә Шәмсетдинова архивыннаню 8 август, 2018, Арлингтон, Вашингтон.