|
|
Мәүледен-нәби. Безнең өчен килде Рәсүл, белдеңезме?
Бер Ходайдан Коръән иңде Рәсүлигә, Яхшы аңлап ихлас илә сал күңлеңә. Өммәтнмә насыйб булсын җәннәт диде, Безнең өчен килде Рәсүл, белдеңезме? Коръән укы, намаз укы иртә, кичтә, Рәсүлебез шәфкать итәр мәхшәр көндә. Салават әйт яшь китереп ике күзгә, Салаватны көтәр Рәсүл, белдеңезме? Салават әйт Рәсүлигә сулау саен, Безнең өчен килде Рәсүл, белдеңезме? Бу дөньяда гамәл кыйлсак оҗмах сорап, Мәхшәр көндә булмас бездән Рәсүл ерак. Гамәл кыйлсак әзер булыр анда Пырак, Безнең өчен килде Рәсүл, белдеңезме? Гамәл кыйлсак кабул булыр инша Аллаһ, Күңлебездән Коръән хәдисләрен алма. Хәзер булыр анда безгә җимеш бакча Өммәтемә диде Рәсүл, белдеңезме? Алван, алван(?) хәзерләнгән нигъмәтләрем, Сезгә бирәм теләсәләр өммәтләрем, Иман укып пакъләсеннәр калебләрен, Иман өчен килде Рәсүл, белдеңезме? Хак тәгалә сүзе диеп Коръән сүзен Бәян кыйлды Рәсүлюлла хәдисләрен, Мәңге җәннәт булсын диеп өммәтләрен, Өммәт өчен килде Рәсүл, белдеңезме? Иңде мәгълүм Коръән сүзен тоттыгызмы? Яхшы, яман бергә булыр мәхшәр көндә, Өммәтем дип егълар Рәсүл, белдеңезме? Ислам дине кадерле дин, белдеңезме? Кадрен белеп шөкер хамед кылдыңызмы? Галимнәрнең мәҗлесендә булдыңызмы? Ни гамәлең дип сорарлар мәхшәр көндә. Егълый-егълый ике күзе беткән иде, Кадәм торып аяклары шешкән иде, Өммәт өчен кайгы-михнәт чиккән иде, Безнең өчен килде Рәсүл, белдеңезме? Өммәт булыр Рәсүл кадрен белдеңезме? Тән-җан булып сөннәтләрен кылдыңызмы? Шул Рәсүлгә салаватлар кылдыңызмы? Безнең өчен килде Рәсүл, белдеңезме? Айя, дуслар, моны белгән өммәт кайда, Әгәр белсәң мондыйн артык нигъмәт кайда? Кыямәттә андыйн изгә(?) шәфкать кайда? Кемнәр өчен килде Рәсүл, белдеңезме? Туган чакта тел тибрәтеп өммәт диде, Гомре буена өммәт диеп кайгы чикте. Үлгәндә дә, аһ, өммәтем ул һәм диде, Кемләр өчен килде Рәсүл, белдеңезме? Бер Ходаем, хупладың син өммәтләрең, Бик тырышып тоттык аның сөннәтләрең, Кыямәт көн өмет итик шәфкатьләрен, Безнең өчен килде Рәсүл, белдеңезме? Әгәр аңа чын-чын өммәт булыйк дисәк, Ихлас илә салаватны күп-күп әйтсәк, Инша Аллаһ кыямәт көн кыйлыр шәфкать, Безнең өчен килде Рәсүл, белдеңезме? Салават әйт Рәсүлигә һәм әлинә, Көчебезне жәлләмибез Хак юлына, Мөнәҗәт язарга утырдым мин сезгә, Ярдәм итсен Аллаһыбыз барчабызга. Догаңыздан безгә бүләк итеңезләр, Хата булса төзәтеп лә китеңезләр, Хата диеп хатамызны орма йөзгә, Хаталардин хали улмас Хакдан үзгә.
Мәсгудә Шәмсетдинова архивыннан. 8 август 2018, Арлингтон, Вашингтон.
|