Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Аллаһ исмени яд идәем. Мәүлид китабыннан

Аллаһ исмени яд итәем,
Суңра башлап һәр эшкә керешәем,
Эш башында һәр кеше аны яд итәр,
Ул эшен Аллаһ аңа асан идәр.
Аллаһ исмен яд итеп эш башламак,
Һәркемгә ваҗиб тиештер аңламак,
Булса Аллаһ исме берлән һәр эшең
Бушка китмәс эшләгән һәрбер эшең.
Шу килә Аллаһ дисә кемнең тели,
Түгелдер һәрбер гөнаһ япрак кеби.
Пакъ улыр пакъ исмени яд әйләгән,
Ирешер максудына Аллаһ дигән.
Чын күңелдән килегез Аллаһ диик,
Күзебездән яшь түгеп без аһ диик.
Шуйла кыйлсак буш кыйлмас Аллаһ бези,
Рәхмәте киң, ярлыкар барчамызи.
Бердер Аллаһ берлегенә шөбһә юк,
Сөйләгәннәр яңлышын дөнья тулук.
Барча галәм юк икән ул бар иде,
Таазәлдән бай иде җәббар иде.
Җен фәрештә һәм адәм берсе дә юк,
Һәм тугыз фәләк һичберсе юк.
ГаАллаһ исмени яд итәем,
Суңра башлап һәр эшкә керешәем,
Эш башында һәр кеше аны яд итәр,
Ул эшен Аллаһ аңа асан идәр.
Аллаһ исмен яд итеп эш башламак,
Һәркемгә ваҗиб тиештер аңламак,
Булса Аллаһ исме берлән һәр эшең
Бушка китмәс эшләгән һәрбер эшең.
Шу килә Аллаһ дисә кемнең тели,
Түгелдер һәрбер гөнаһ япрак кеби.
Пакъ улыр пакъ исмени яд әйләгән,
Ирешер максудына Аллаһ дигән.
Чын күңелдән килегез Аллаһ диик,
Күзебездән яшь түгеп без аһ диик.
Шуйла кыйлсак буш кыйлмас Аллаһ бези,
Рәхмәте киң, ярлыкар барчамызи.
Бердер Аллаһ берлегенә шөбһә юк,
Сөйләгәннәр яңлышын дөнья тулук.
Барча галәм юк икән ул бар иде,
Таазәлдән бай иде җәббар иде.
Җен фәрештә һәм адәм берсе дә юк,
Һәм тугыз фәләк һичберсе юк.
Гареш көрси ай кояш һәм юк иде,
Барча җандан әүвәлүк ул бар иде.
Кодрәт илә бунлары бар әйләде,
Берлегенә барча икрар әйләде.
Бу хосусда күп сүзе хаҗәттә юк,
Бер вә бар Аллаһ бар ул башка юк.
Гәр шәфәгать лязим исә эзләгез,
Ул рәсүлнең сөннәтеннән бизмәгез,
Әй Мөхәммәт Мостафа син әй рәсүл,
Кыйл шәфәгать безләрә яумин нәзүл.


Мәсгудә Шәмсетдинова архивыннан. 9 август, Арлингтон, Вашингтон.