|
|
Ходаның дусты
Ходаның дусты пигамбәр туган көн бу , мөселманнар, Бу көн бәйрәм бик зур шатлык мөкаддәс бу шәриф көндер. Туган Мәккә шәһәрендә рабигаль әууаль аенда, Дүшәмбе көн төн икенче сәхәр вакты таң алдыннан. Рәсүлюллаһ туган чакта сөннәтле күзе сөрмәле, Йөзе тулган айдай якты балкып дөньяга нур чәчте. Рәсүлюллаһ туган чакта гаҗәп хәлләр заһир булды, Сәйдә нәһил суы бетеп Сәмәдән сулар чыкты. Рәсүлюллаһ туган чакта дөньяга нурлар тулгандыр, Кяферләрнең эче китеп канчасы һәлак булгандыр. Һидаять юлларын ачты, сәгадәт нурларын чәчте, Чыгып тәүхит кояш нуры ширкъ болытларын ачды. Мөбарәк иде йөзе аның Мөхәммәд бине Габдуллаһ Диябез чын күңел берлән Мөхәммәд рәсүлюллаһ. Җирнең һөзе нурга тулды, барча мәхлук җарын улды, Көфер зөлмәт бетерелде, ислам дине нурга тулды. Бу көн бәйрәм, шатлык көн бу, и кардәшләр, бәйрәм көн бу, Өч йөз алтмыш сыннарынң бары какшап ауган көн бу. Бәйрәм-бәйрәм-бәйрәм көн бу, и кардәшләр, бәйрәм көн бу, Аңа өммәт булу берлән хөрмәтләде безне Хода, Чын күңелдән өммәтем дип хәбәр бирде кәләмулла. Салават булсын рәсүлгә, дәхи аның әһеленә, Бер җан түгел, мең җаныбыз фида булсын Хак юлына. Рәсүлюлланың юлыннан һәмишә барыйк без шуннан, Кәүсәр шәрәпләрен эчик Рәсүлюлланың кулыннан. Динебез хак ислам дине, рәсүлебез Мөхәммәттер, Рәсүлюлла туган чакта мөселманнар шат булгандыр. Бәхетле без мөселманнар, мөселманнарны Хак саклый, Шәригатьтән адашмасак безнең юлларыбыз якты.
Мәсгудә Шәмсетдинова архивыннан. 10 август, 2018, Арлингтон, Вашингтон.
|