Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Намаз хакында

Кем дә кем намазын кылыр кабре нур белән тулыр,
Аның кыйлган гөнаһысын пигамбәрем хакдин юлыр.
Намазның вакытын куймагыз, гасыйлардан һәм булмагыз,
Кыямәт көне булганда тәмуг эчендә калмагыз.
Намаз кыйлмак бик күп савап, кыйблага кыйлырлар тараф,
Кыямәт көне булганда инсан бирер сигез җавап.
Намазны һәм кыла күрегез, тугры юлдан йөрегез,
Кыямәт көне булганда нурлы булыр йөзегез.
Намаз кыйлмаган кәфердер, аның эче кара күмердер,
Кыямәт көне булганда аның улы җәһәннәмдер.


Мәсгудә Шәмсетдинова архивыннан. 10 август, 2018, Арлингтон, Вашингтон.