Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Рәсүлюллаһ (гс) әйтте

Я Рәсүлюллаһ, минем иманым дөрес булса иде.
Рәсүлюллаһ (гс) әйтте: халыкка йөзеңне ачык тоткыл, иманың дөрес булыр.
Я Рәсүлюллаһ, көннән көнгә гөнаһым аз булса иде.
Рәсүлюллаһ (гс) әйтте: күп укы әстагафируллаһ дигән сүзне. Явызлыгың аз булгай.
Я Рәсүлюллаһ, Тәңрегә якын булсам иде.
Рәсүлюллаһ (гс) әйтте: халыкка рәхмәтле булсаң Аллаһыга якын булырсың.
Я Рәсүлюллаһ, тамугы уты мине газаб кыйлмаса иде.
Рәсүлюллаһ (гс) әйтте: кешенең гаебен кичерсәң газабы кыйлмагай.
Я Рәсүлюллаһ, догам мостаҗаб булса иде.
Рәсүлюллаһ (гс) әйтте: үзеңә хәләлне теләсәң, харамнан ерак торсаң теләгең кабул бугай.
Я Рәсүлюллаһ, халык арасында сөекле булсам иде.
Рәсүлюллаһ (гс) әйтте: яхшы гамәлләр кыйлгыйл, дөреслек белән йөргел.
Я Рәсүлюллаһ, Кәүсәр суларын эчсәм иде.
Рәсүлюллаһ (гс) әйтте: каты сусап гаҗиҗ булган кешегә су биргел, Кәүсәрдән эчәрсең.
Я Рәсүлюллаһ, Кыямәт көнендә гаүрәтем ябык булып килсәм иде.
Рәсүлюллаһ (гс) әйтте:
Я Рәсүлюллаһ, кыямәт куркынычыннан сакласаң иде.
Рәсүлюллаһ (гс) әйтте: ике талашканны килештер, сине Ходай саклар.
Я Рәсүлюллаһ, гареш күләгәсендә булсам иде.
Рәсүлюллаһ (гс) әйтте: ата-анаңны хөрмәтләгел, гареш күләгәсендә булырсың.
Я Рәсүлюллаһ, Кыямәт көнендә йөзеңне күрсәм иде.
Рәсүлюллаһ (гс) әйтте: галим-гарибләргә шәфәгатьле бул.
Я Рәсүлюллаһ, җан ачыларын күрмәсәм иде.
Рәсүлюллаһ (гс) әйтте: Хасталар хәлен күп сорагыл.
Я Рәсүлюллаһ, гүр газабы күрмәсәм иде.
Рәсүлюллаһ (гс) әйтте: