|
|
Көнче хатын
Кәләш алдым мин көләч дип, Ул көнче булып чыкты, Шушы көнче холкы белән Тынгы бирмәй йончытты. Үзе үскән иркә генә Күңелеңне эретә, Төскә дә бик чибәр генә, Әйтерсең бер кәртинкә. Кашы кыйгач, керфеге озын, Чәчләре ефәк мени, Ике бите тулып пешкән Кып-кызыл җиләк мени. Тавышы да чылтрап аккан Чишмәне хәтерләтә, Әмма көнләштеме Бөтен дөньяны дер селкетә. Гел тату гына яшәйбез Өйдә чакта аулакта, Тәки теңкәгә тия бит Барган чакта кунакка. Күз салганымны күрдисә Күршенең хатынына, Ул инде өстәл астыннан Чеметергә тотына. Җилсез көнне җил чыгарып Адашкандай буранда, Кунактан өйгә кайтабыз Икебез ике урамнан. Юк, уңмадым мин иркәмнән, Күрмәгәнне күрсәтте, Хәзер инде үкенәм дә – Тешләп булмай терсәкне.
Бер ирнең зары Бичәм белән килешә алмыйм, Яшәве кыен гына, Агәр аңа ирек бирсәң Атланыр муеныңа. Өйләнгәндә тыныч тормыш Табармын дип уйладым, Ә теләгем бушка чыкты, Хәзер авыр суладым. Тик бер сүнмәс өметем бар Күңелемдә, уемда, Үлгәч оҗмахка керермен Тәмугын күргәч монда.
|