|
|
Бәйрәм бүген
Бәйрәм бүген, Бәйрәм өчен тулган Җиһан ямьдер бүген, Җәбраил Шәфкать канатын дөньяга җәйгән бүген. И Дусларым, тәбрик итәм сезне бүген Бәйрәм белән, Тулган Ай күк ак кына күңлемдәге пакь ямь белән. И Дусларым, тәбрик итәм Ислам нуры Кәгъбә белән, Кәгъбәгә барча тарафдин килгүче Сәҗдә белән И Дусларым, тәбрик итәм Бәйрәм китергән Таң белән, Җирдә Бәйрәм көнне Шәфкать берлә тулган Җан белән. И Дусларым, тәбрик итәм, Корбан күтәргән Җир белән, Шатланым тәбрик итәм моңлы аваз Тәкбир белән.
Masguda Shamsutdinova: Бу шигырьнең авторы билгесез. Мәрҗәнинең оныгыннан туган Наҗия апа Ильясова бирде мин "Адәм Балалары" н язганда. Ул әсәр Ибраһим пәйгамбәребез (гс) һәм аның улы Исмәгыйльгә (гс) багышланган. Швециядә чиркәүдә башкарылгач (ул әсәрдә Аллаһу Әкбәр, дип күп әйтелә) мөхтәрәм Төркәр абый бугай, и Аллам, безне Швециядән сөреп чыгармасалар ярар иде, диде.
|