Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Роберт Әхмәтҗанов. Туган илем туфрагы

Көлсу туфрак та, кара туфрак –
Туган җирем туфрагы,
Дага эзе иңгән яудан,
Тарих үзе эзен салган –
Туган илем туфрагы.
Кара туфрак та, кызыл туфрак –
Туган җирем туфрагы,
Йөрәгеннән каны тамган
Бабам буразнага ауган,
Туган илем туфрагы!
Комлы туфрак та, моңлы туфрак –
Туган җирем туфрагы,
Буыннарның моңы калган,
Оныкларың отып алган –
Туган илем туфрагы!
Көлсу туфрак та, ярсу туфрак –
Туган җирем туфрагы,
Сабан ярган, уклар яуган,
Күкрәгеңдә уклар янган
Туган илем туфрагы!
Татлы туфрак та, ачы туфрак –
Торган җирем туфрагы,
Яңгырлар вә күз яшь яуган,
Гел язларга карап барган
Туган илем туфрагы.
Сиңа күчкән ата-анамның җиңел улсын туфрагы, түшәк улсын туфрагы, Амин!
(кулъязма миндә саклана - МШ)