Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Чыгып киттем мин сәхрәга

Чыгып киттем ки сәхрәгә,
Йөрәгем чыдамаганга,
Менедем бер биеке тауга
Йөредем күпме заман, мәулам.
...
Каләмнәрем камыш иде,
Эчем тулы сагыш инде,
Вафат булды газиз бәбкәм.


Мөнәҗәтләр булса бетмәс,
Кәгазь илә кара җитмәс,
Күземдин яшьләрем китмәс,
Шәфагать я, рәсулюлла.


Кабер дигән мәхкам сарай,
Ишеге юк кереп булмай
Эчендәге әрвахларның
Нә кыйлганын белеп булмай.