Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Бердән нине беләсең?

Бердән нине беләсең? - Бер Алламны беләмен,
Икедән нине беләсең? - ике иңемдәге фирештәне беләмен,
Өчтән нине беләсең? - өч витрны беләмен,
Дүрттән нине беләсең? - дүрт шәһриярны беләмен,
Биштән нине беләсең? – биш вакыт намазны беләмен,
Алтыдан нине беләсең? - ата-ана хакын беләмен,
Җидедән нине беләсең? – җиде Тәмугны беләмен,
Сигездән нине беләсең? – сигез Оҗмахны беләмен,
Тугыздан нине беләсең? - 99 Тәсбихне беләмен,
Уннан нине беләсең? - уңны, сулны беләмен.