Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Көләчә

Блинны татарчага тәрҗемә итеп маташканда башымда "көләчә, тәекмәк, чынаяк, җәйпеч, күбәтә" дигән сүзләр пәйда булды. Чынаяк - чиннардан килгән инде, җәйпеч - чәйне салып эчә торганы, җәелеп ята. Нигә килеп чыкты соң күбәтәсе, дип уйланып торганда инәемнең көләчә пешергәндәге сурәте хасыйл булды. Караңгы, тышта буран, инәем мичтә көләчә кыздыра - пешерә, чаж-чож май сикерә табасында, аяк арасында песи сырпалана. Сал әле күбәтәсенә сөт, дигәне яңгырады бүгенге колакларымда. Шул көләчәне бал белән ашый идек. Авылда умартачы тик инәй генә. Тик бал ашыйбыз, мин, сабый, көрсенеп: Бәхетлеләр шикәр ашый, без генә мескеннәр, бал ашыйбыз, дип уйлаганым хәтердә.
Көләчә - сүрелә башлаган мичтә тиз генә пешереп ала торган тәекмәк (тәбикмәк, блин)
Кем дә кем Истанбулда соңга калса самолетына Transfer Desk ка баргач дөньяның нинди генә дә почмагына шалтырата торган телефон бар. Бушка. Казаннан минем самолет Истанбулга ике сәгать чамасы соңга калды, пилот инглизча әйтте һәм төрекчә әйтте "төтенли" диеп. Самолеттагылар ни төрекчә, ни инглизча аңламадылар, шым утырдылар. Бер рус ханымы, ник русча әйтмиләр, алар бит Россиядә, дип маташты. Нью-Йоркка оча торган самолетка соңга калдым. Тurkish Airlines ның Transfer Desk стойкасына барып бастым. И халык чаба, нервныйлар. Нигериядән Нью-Йоркка оча торган бер ирнең күзләре акайган. 500 долларга тагын билет алырга кушканнар. Янда икенче ханым Грециягә соңга калган, тагын бер ир Египетка. Өчесе дә скандал Тцреклщркуптардылар. Судить итәбез компанияне, дип. Миңа самолетны Сан-Франциско ашага алмаштырдылар. МеЩнә шул вакыт бушка шалтырата торган телефонны күрдем. Киләләр дә шалтыраталар, китеп баралар. Берсе дә шалтырта алмады кирәк җирләренә. Бик игътибарлы булырга кирәк шалтыратканда. 9 - системага керәсең, 163472- пароль, билет номерың (235 тән башлана) - 2357265702672, аннан соң 1, аннан соң өч номер булырга тиеш, минеке 001, вход в Америку, аннан соң кирәк кешенең телефоны. Чираттагыларны барысын да өйрәтеп бетердем . Теге Нигериядән килгән африкнецны өйрәтә башладым, ничек 500$ түләмәскә. Әйттем, Америка законнарын оныт, син Төркиядә. Бу сплошной Төрекләр иле. Монда все за всех, все за одного. Америкада гына судить итеп була компанияләрне. Компания сотрудниклары белән бик игътибарлы, ихтирамлы,, хөрмәтле сөйләш, дип. Яннан гына бер мәһабәт төрек китеп бара иде, шул егетне туктатып Америкага очучы нигериецның хәлләрен сөйләп бирде вата-кыра төрек телен. Сез бергәме, ди, юк, минәйтәм, жәл кешене, 500$ аңа зур акча. Әллә 5 тапкыр нигериец килеп яныма рәхмәтләрен укыды билетын бушка кулына төшергәч. Мин аңа антропологиядән дәрес бирдем шулай. Следующий ханым, Эфиопиядән, бәйләнә генә бит күреп алгач нигериецка булышканымны! Бер сүзен аңлап булмый. Ябеште миңа. Үзе мөселманча бөркәнгән. Аллаһуәкбәр, дигәч, башын каты селки башлады. Димәк, мөселман, гарәпчә дә беләдер. Мөселманча бөркәнгән төрек ханымын чакыргач икесе дә гарәпчә сөйләшеп китеп, бу Эфиопиянка да төшерде билет кулына. Египетка китүче гарәпкә булышмадым, һәм Грек хатынына да. Алар булышуның теге ягына чыгып акыралар иде. Минем арттан бөтен мәхлуклар тезелде, чөнки бөркәнгән төрек ханымы, инглизчәдә, төрекчәдә, гарәпчәдә белә иде. Ул профессионал иде. Сез профессионал, минем билетны да китерегезче, дигәч, китереп бирде ярты сәгатьтән. Минем случай авыр иде, чөнки минем исемем астында Истанбулдан кемдер очкан Нью-Йоркка. Система күрсәтә - мин һавада. Ә мин басып торам Истанбулда. Шуңа күрә көтәргә туры килде, ул бәндә очмаса минем исемем белән шиш нигериец бушка очар иде. Сан-Францискода төшеп елдырттым United Airlines ка. United та тикшерим әле, на всякий случай, Казанда биргән чемоданым арттан килә микән, дип. United әйтә, чемоданыгызны калдыргансыз бuт багажлар отсекында. Мин әйтәм, Казан аэропортында чемоданыңны алырсың Сиэтлда, дип. Дөрес әйтмәгәннәр Казаныңда, алырга тиеш идең чемоданыңны монда, һәм күчерергә тиеш идең United ка. Борчылмагыз, бу рейс белән килмәсә чемоданыгыз, икенче рейс белән килеп җитәр. Сиэтлда я көтәсез килгәнен, я өйгә китереп бирәләр. Ышанмадым. Чемоданда 5 пачка Марилар чыгарган гриляъяж да кием-салым. Югалса югала инде дип шөбһәләнгән идем, икенче көнне билгеләнгән вакытка китереп куйдылар чемоданымны ишек төбенә. Рәхмәт төшкерләре. Барысы да. Кайтуга социаль челтәрләргә керсәм Американ ата-аналары дәүләттән өч теллелекне даулыйлар. Дөнъядан артка калабыз дип. Безнеңчә.
Бу язмам үзем өйрәнгәннәр белән уртаклашу. Самолет соңга калса - беренчедән, бушлай гостиницага урнаштыралар, ашату да авиакомпания өстендә; икенчедән - бушка шалтыратып була, кая телисең; өченчедән - багажың да артыңнан килә, китереп бирәләр; дүртенчесе - Тurkish Airlines яхшы компания. Почти что безнеңчә сөйләшәләр, тәмле ашаталар.
Безнең авылда ашыйсы килсә, корсак ачты, диләр. Казанда, тамак ачты, диләр бугай. Корсак күзәнәкләре ми күзәнәкләренә информация бирә ашыйсы килгәндә. Ничек тамак күзәнәкләре белә икән ашыйсы килгәнне? Ә сездә ничек?
Ашыйсы килә, ашак кели - виртуал аңлатмалар, ә нигә ашыйсы килгәннең сәбәбен корсак ачты, карын ачты бирә. Димәк, карын, я дә корсак буш. Тутырырга кирәк дигән күрсәтмәләр ми күзәнәкләренә команда бирә ризык эзләргә.
Халык әйтсә хак әйтә. Әйткән дә куйган инде - корсагым ачты, дип. Карын дигәне юк безнең якларда. Карын да корсак та ризыкка юлларын ачты. Шул яктан тамак ачтыга да мәгънә бар. Тамак ачылмаса корсакка, карынга ризык төшми.