|
|
Мәсгудә Шәмсетдинова. Мәхди.
- Фатиха сурәсе.
- Кардәшем, Әхмәт Гадел сүзләре
Кардәшем, әй, кардәшем, Идел ни ул җанашым, Суы салкын, иңе киң, Шулмы Идел, җанашым? Тишек итек аякта, Әйтегезче, Болгар кай якта? Аза-туза салкын төн, Аза-туза салкын көн, Ят кешеләр кул бирмиләр, Ялвар-ела һәм үтен. Кардәшем, әй, кардәшем, Идел ни ул җанашым, Суы салкын, иңе киң, Шулмы Идел, җанашым?
- Ага-Базар
Болгар-базар, олуг базар, Болгар базар, киң базар, Алтын сата, елкы сата, Мәрҗән сата бу базар. Гарәп килгән, Кытай килгән, Ногай килгән, Һиндлар килгән, руслар килгән, Кыпчак килгән. Болгар базар, Олуг базар, Болгар базар, бай базар, Көмеш сата, күннәр сата, Энҗе сата бу базар. Очраштыра, дуслаштыра Болгар базар, Ага Базар, Болгар базар, Кайный базар, бай базар, Туй итә Болгар базар.
- Бәет
Сәлам улсын сиңа Болгар, Олуг данлар күтәрдең, Мәдәни шәһәр улдыгың Яурапага күстәрдең. Синең изге балаларың Китапларын алдылар, Наданлык вә җәһаләтне Аяк аска салдылар, Иске ташлар, тирән базлар Ятыр анда бер заман, Әгәр кайтып күрер булса Танымас иде аны хан. Җиһанны тетрәтмеш иде Синең олуг куатең, Кайда милкең, кайда гыйлмең, Кайда биек дәүләтең? Габдерахман коесының Төбе тирән, суы күп, Шәһре Болгар сахәбәнең Исме калган, үзе юк. Шәһре Болгар манарасы – Сиксән-сиксән баскычлары, Анда барган адәмнәрнең Ташкын агар күз яшьләре.
- Болгарның тар-мар ителүе
Чолгады күк йөзен кара болыт, Куркынычлы яшеннәр узды ялт-йолт, Күк күкрәп яшен, яңгыр ява, Үзәк өзгеч күкрәү берлән адәмләр җиргә ава. Тетрәде җир, ачылды тирән ярлар, Бу сугышта һәлак булды бик күп җаннар, Шашынып үкерде Иделнең упкыннары, Арысландай килде чабып дулкыннары. Кара болыт якынлап көн урнына төн булды, Бөркелеп чыккан тузаннан Җир белән Күк бер булды. Ата улны белмәде, Ана кызын белмәде, Кем урдасы кем якта Явыр явын белмәде. Елады Ай, килде Идел шашып, Галәм бу мәхшәрдән калды шашып.
- Газиз балам, синең аһың
Минем йөз нурларым алды, Йөркләрем яраланып Сагыш утларында калды. Агачларның башын киссәң төбе кала, Төпләренә утлар салсаң көле кала. Яшел яфрак гомер икән, Ботаклары бала икән, Бу хәсрәтнең ачылары Йөрәгемнән китәр микән. Агачларның башын киссәң төбе кала, Төпләренә утлар салсаң көле кала. Айә, балам, йөрәк парәм, Ике күзләремнең карам, Аһларыңда янам, Синең аһларыңда янам. Агачларның башын киссәң төбе кала, Төпләренә утлар салсаң көле кала. Кашың кара сызылмыштыр, Тешең энҗе тезелмештер, Йөрәгемнең бәгырьләре Синең өчен өзелмештыр. Агачларның башын киссәң төбе кала, Адәмләрнең үзе үлсә моңы кала, Моңы булган илдә ташлар сулыш ала, Бу хәсрәтләр бетәсе юк, сабыр бирсен үзе Аллаһ.
- И мөкатдәс, моңлы сазым,
Уйнадың син ник бик аз, Син сынасың, мин сүнәмен, Айрылабыз ахрысы. Очты дөнъя читлегеннән Айрылып күңлем кошы, Шат яратса да җиһанга Ят яраткан Раббысы.
- Җир, Җир, бир, бир, көчең бир,
Ябага тайның көчен бир, Тамырыма ныклыгың бир, Җир Атасы – Җирән Сакал, Җир Анасы – Җирәнбикә, Җир! Бир! Тамырыма ныклыгың бир!
- Таравих.
- Син яшәгән якка юл сорагач
Асыл гөлләр тора аптырап, Әнә, диләр, аның тәрәзәсе, Якты йолдызлардан яктырак бит, Якты йолдызлардан яктырак. Изге Болгар дигән Ай шәһәрнең Тәрәзәсе саен якты шәм, Шулай җырлап мин гөлләргә түгел, Йөрәгеңә синең эндәшәм, әй, Йөрәгеңә синең эндәшәм. Күрешергә әле Ай бирмәде Фатихасын безгә дисеңме, Сөя диеп әллә бөтен кошлар Тәрәзәңә синең килсенме соң, Тәрәзәңә синең килсенме?
- Кара да гынай урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк үтәргә, Карурманны чыккан чакта Кисеп алдым куш каен, Ай, айрылмаек, дускаем. Заманалар авыр, юллар ябык, Дус-иш кирәк гомер итәргә, Карурманны чыккан чакта Кисеп алдым куш усак, Ай, айрылмаек, дус булсак. Кара да гынай урман, караңгы төн, Нинди юллар белән үтәрбез, Дус-иш белән бергә эш иткәндә Теләкләргә тизрәк лә җитәрбез.
- Әй, Идел-йорт, Идел-йорт,
Идел эче имин йорт, Атам кияү булган йорт— Иелеп тәгъзим кылган йорт; Анам килен булган йорт— Иелеп сәлам әйткән йорт; Кендегемне кискән йорт, Керем-коңым юган йорт; Бия сауган сөтле йорт, Кымыз эчкән котлы йорт; Идел—Җаек арасы Елкы белән тулган йорт, Казан — Болгар арасы Кала белән тулган йорт; Ашлы белән Ибраһим Ашлык белән тулган йорт, Ата-бабам тоткан йорт, Котлы булсын туган йорт!
- Фатиха Сурәсе.
Мәхдигә кергән текстлар. Мәсгудә Шәмсетдинова тарафыыннан тупланды. Кайбер строфалар минеке. Мәсгудә Шәмсетдинова.
|