Masguda I. Shamsutdinova's site


 

теләсә нәрсә

Урам җырларын ир-егетләр башкара, моңлы көйләрне = хатын кызлар, эт сөяккә барган көй -исерекләр.
Куль агузе - 41 мәртәбә, 7 - әлхәм, 7 - колху, - өшкереп су эчәргә.


Моннан 300 еллар элек нинди хәлләр бар иде,
Ятка хезмәт итми идек, үз ханыбыз бар иде.
Мөселманнар арасында күркәм тереклек бетте,
Бу хәбәрне ишеткәч тә Иван килеп тә җитте.
Мәчетләрнең башларына кыңгыраулар тактылар,
Манарага тәре кагып чиркәү итеп кактылар.
Мин мөселман, дигәннәрне корбан итеп чалдылар,
Менә шунда бик күп халык кяфер булып калдылар.
Җир астына тәре куеп диварлар шартлаттылар,
Мөселманнар башын кисеп җирнең өстен яптылар.
Хан сараен күрделәр дә, гаҗәпләнеп тордылар,
Нинди җирдә торган икән кабәхәтне, диделәр.
Аннан бик күп алтын алып слава Богу, диделәр.
Менә безнең хәлләребез, чүт чыкмаган җаныбыз,
Башкаларның казнасына ктитте безнең малыбыз.
Ания Туишеваның әнисеннән язылды.


Исемдә, бик көлгән идем кемдер сөйләгәч бу мәзәкне. Хәтта язып алганмын. Менә хәзер укыйм – бер дә көләсе килми.
«Ветеринария Академиясендә бер Cтудент экзамен бирә, бернәрсә дә белми, блоха турында гына белә (блоханың татарчасы ничек икән инде). Экзаменатор сыер турында сорый. - Сыер – җәнлек, аның йоны бар, анда блоха бар – ди дә, тагын блоха турында сөйләп китә. Шуннан аңардан эт турында сорыйлар – шул ук хәл. Нихаять, экзаменатор балык турында сөйләргә куша. - Балык суда йөзә, аның йоны юк, йоны булса блохасы булыр иде, дип, тагын блоха турында тезеп китә студент».


Иске Гришкино. Бигеш крәшен халык ансамбле, Комарова Людмила - җитәкче. Репертуар: Озын көй, Сәйтәк көе, Ак балыклар, Ак калфак, Мәрьямкәй, Әкрен кирәк, Такмаклар, Тугай-Тугай, Ыштыр-ыштыр. Кушаматлар: Настя - Начтый; Анна - Анный, Василий - Вәчели, Вәче; Николай - Миколай, Григорий - Гөрей, Мария - Марҗый, Иосиф - Учып, Евдокия - Аудакия, Пелагея - Палый, Прасковья - Параска, Леонид - Лонька, Михаил - Михайла, Владимир - Падимир, Екатерина - Катей, Ирина - Урина, Матрена - Мщтщй, Ульяна - Улҗый, Наташа - Натальҗа, Илья - Ильҗә... Әре узсаң да, кер, туган, ,бире узсаң да, кер туган, әй, атларың армас, туннарың туңмас, безнең исәнлекне дә , бел, туган. Күкнең кабаклары ачылса, күк эчләрен бергә күрербез, Ходай бәхетләрне ким язмаса, гомерләргә бергә булырбыз. Николай Григорьев. Сезнең белән безнең арада үскән, диләр, шушы тал, чуклы талның чугын өзмәек, берләр беребездән бизмәек.


Кем дә кем яшен ташларын күргәне бармы? Безнең авылда еш була иде. Бер вакыт минем аяк арасыннан тәгәрәп чыгып
китте. Сизмәдем үзем. Әйттеләр. Йолдыз атылганда - Аллаһы Тәгалә шайтаннарга ут ата, дип, сөйлиләр иде.


Илһам Шакиров: Мәсгудә, мин сине комыңнан таныймын. (Әйтсә әйтә инде Илхам абый)


Коръән ашына җыелдык. Хуҗаның оныклары татарча белмиләр, русчалары да чыктым аркылы күпер. Урта буын русчалата, инглизчәләтә гәпләшә, - катнаш гаиләләр. Туган телләрен исләренә төшерим, дип, татарча сөйли башласам, оныклар, шалт, кулларын догага күтәрәләр.


Дөнья йөгәннәрен кысып тоттым,
Гомер атым очты кайларга,
Күк Капугы ачылмасмы, диеп, көттем
Тезгеннәрен бәйләп Айларга.


Аткаемның көмеш тояклары
Дулап какты Җиһан капкасын,
Көлде Мизгел, кызганмады,
Рәнҗеп җиргә иңде чал башым.


Алны гөлгә тибрәндереп
Күңел кылым сызды Җир моңын,
Гүр туфрагы иркәләде, сөйде
Һәм пышылдап диде:
Бир тезгенең, мин соңың...
(кәгазьләр арасыннан килеп чыкты. Шагыйрьнең исемен язмаганмын)


Мәрхум Фуат Мансуров репетициясендә язып утырганмын: 10нчы октябрь, 2001.
Вас в Израиль не возьмут.
Я потерял стыд и совесть – мажу как милиционер (относится не ритмично играющим музыкантам)
Вам бы в Ренессанс.
Здесь же все хвосты обрезаны (о продлении звука)
В пять лет прижег мне палец Отто Оттович.
Есть образ, есть безобразие (привел цитату Товстоногова)
Я потомок Чингизхана учу вас русскому языку.
Придирасты (от слова "придираться") найдутся изменить штрихи в Стравинском.
У нас с тобою должно быть обоюдное желание вместе с оркестром играть (к трубачу Сереже обращаясь)
25 японцев, 25 корейцев в европейском оркестре.
У меня два недостатка: Я старый и у меня пятая графа.


“This song is dedicating to you.” Piece for ensemble of violins and piano. The Student ensemble of Kazan music college (Republic of Tatarstan, Russia.) Maria Burdo – Artistic director.
“Parties of a marriage of Geese.” Song-Dance for women choir. The Student choir of Kazan Pedagogical University. Natalia Sokolova conductor.
“Step variation.” The student orchestra of Tatar national instruments, Kazan conservatoire. Conductor – Rinat Khalitov.
Poem for violin and piano. Adilia Rakhimova – violon, Munira Khabibullina – piano.
“Diary of Love.” Vocal cycle for tenor and piano. Georgee Eebushev – tenor, Munira Khabibullina – piano.
Waltz for clarinet and string orchestra. Symphonic orchestra of the Republic of Tatarstan (Russia.) Naum Rusin – conductor.
Fairy tales by Tukai. The Symphonic Suite (4 pieces.) Symphonic orchestra of the Republic of Tatarstan (Russia.) Sergey Kalagin – conductor.
Symphony #1. Symphonic orchestra of the Republic of Tatarstan (Russia.) Rashit Skuratov – conductor.


Яңгыр. Сәгыйть Әхмәтҗанов шигыре


Мине аңлар тик авылда үскән генә...
Һәр яңгырның, белсәң, төсе, исе була.
Изге җан ул, хуҗа авылыбызда,
Аллабыз да яңгыр, муллабыз да...


Барына да өлгерә ул суын сибеп:
Үләннәргә, мал азыгы итеп,
Икмәк өлгерсенгә кырда ява, бакчаларга коя,
Елга-инешләрне тутырып тора, урманнарны юа.


Яңгырларның була кыегы да, турысы да,
Кояшлысы була, сукыры да,
Бала-чага куандырып, ләйсәне дә сибә бик корыда.


Хәтәр яңгыр килә төнгә каршы, өермәле яктан,
Үзе белән бәла-каза, үлем алып килә хәтта,
Ераклардан шаулап, ялтыр-йолтыр давыл алып.
Әби, пышылдауга күчеп, әйтә иде андый чакта:
Усалларны ходай шулай кисәтә,дип,
Ваемсызга җаза бирә өчләтә, дип.
Әгәр йөрсә шунда берәр җен я пәри,
Яшен белән яктырта да, күрсәтә, ди.


Рас та килде күп тапкырлар күрәзәи ул пышылдау:
Я йорт янды, я берәрсен яшен сукты.
Һичкемнән дә ишетеп түгел,
Эчке тоем белән үзем,
Мин төп-төгәл беләм, сизәм –
Авыл тынды, өнсез калып,
Һәрбер җанга курку керде,
Һәркем төбәп күз карашын ялтыраган тәрәзәгә,
Бөтен уен, бөтен гамен бер ходайга юнәлдерде.
Секунд кына ары аңа Алла иде берни тормый,
Хәзер менә башын иеп: “И, Ходаем, Аллам”, диеп,
Иреннәрен кыймылдатып, нидер сөйли, ярдәм сорый.
Укыналар, чукыналар, бар белгәнен тукыналар,
Чардакларда күкләр күкри, калтырана бүрәнә өй...


Ә мин бала!
Тыныч, гамьсез!..
Хәтта бәхетле, беләмсез!
Кылганым юк усаллыклар, мин әлегә бер гөнаһсыз!
Усаллыкны әле үзем
Күргәнем юк, белмим йөзен.
Бик зурдыр ул, чирканычтыр,
Бар Рәсәең укынырлык, чукынырлык куркынычтыр.


Кешеләр ни?!
Агачлар да ботакларын аска иде,
Кырда икмәкләр егылып, башаклары җиргә тиде,
Гүя алар да ялварып Җир анадан шәфкать сорый.
Давыл гына тынмый дулый.


Башта түбәне төйде ул, аннан тәрәзгә, ишеккә
Бәргәләде, сыный-сыный һәр келәне, һәм ничек тә
Өйгә керергә теләде.
Төне буе шулай яңгыр бөтен авылны өркетте,
Һәркемне урнына куеп, таңда тынды...
Давыл үтте.
Халык урамга ашыкты...


Биргән кирәген авылның!
Абзыйлар да,
Алла дими, мулла дими, төрләндереп,
Бирде кирәген давылның!


Баганалар утыртылды,
Капка басты.
Койма торды,
Ә балалар көлә-көлә кәгазьдән көймәләр корды.


Була тагын көзге яңгыр,
Гөнаһларны юар яңгыр,
Өлкәннәрнең сынамышын хак итүче юмарт яңгыр.
Ходайның ул һәр көнендә сынамышлы яңгыр-кары,
Арасында иң назлысы - балачагым яңгырлары.


Андый яңгыр атна ява, тәрәзләрне шакып ала,
Түбәләрдә вальс бии, җанга рәхәт сеңеп кала.
Я әкерен, я тизәя, хыялларың алга килә,
Киләчәгең уч төбендә, сөяр ярың уйнап көлә.
Төштә кебек, ләкин өндә.
Тып-тып иткән назлы көйгә
Өкрен генә, рәхәт кенә син йокыга талдың менә.
Ә төшеңдә
Син күрәсең бу тормышта күрәчәгең,
Яшел болын, дала-кырлар, матур җырлар – киләчәгең.


Кем авылда туган, шунда үскән,
Аның мәңге хәтерендә калыр
Гомеренең һәр көне һәм...
Тыпырдавык,
Көйле, телле - яңгыр.


План музыки Масгуды Шамсутдиновой к спектаклю “Итил суы ака торур” (Нурихан Фаттах романы буенча, Рәшит Заһидуллин - режиссер):
1. Занавес;
2. Волчица;
3. Выход шаманов;
4. Ударные инструменты живьем;
5. Поэт вызывает государства;
6. Текст поэта;
7. Вызов Духов;
8. Выход Духов;
9. Атилла;
10. Выход Су Иясе;
11. Игры с коромыслом;
12. Выход воинов;
13. Бөрлегән;
14. Обливание Наркис;
15. Смерть Наркис;
16. Без-без –Зомби;
17. Текст Духов;
18. Танец Салимы;
19. Питье Воды;
20. Молитва- Сбор;
21. Подьем в Гору
22. Гимн-марша басабыз.


Җил кагылды иңнәремә,
Күз яшьләрем чиртте кылларын,
Киек аһәң кисте яраланган
Һәм адашкан гомер юлларым.


Юл чатында гомер эстәп
Үлем сыртын кимерә-кимерә
Шыр ялангач Газыраил
Җан йолкыйдыр гүя эскәк.


музыка к Черной Бурке:


1) Притча; 2) Бал в лесу; 3) Танец собак; 4)Любовь Собаки и Волчицы; 5) Блюз; 6) Отара домой; 7) Пастухи; 8) Танго; 9) Танец в деревне; 10) Зов предков; 11) Ария Волчицы и Старого Волка; 12) Прощальная песня Собаки; 13) Крольчиха.
сентябрь 23-28 - 2013 - член жюри международного фестиваля театров кукол Шомбай FEST
"песни любви" - хоровая программа 2.10.1998 для Государственного Ансамбля Песни и Танца республики Татарстан.
февраль 2003 года - Сак-Сок - дл я Казанского Татарского Государственного театра юного зрителя.
ноябрь 1994. Зулейха для Уфимского Государственного Татарского театра Нур
Март 1994. Председатель жюри Окружного Фестиваля исполнителей татарской и башкирской песни. (Ямало-ненецкий округ - Салехард)


Изге Чишмә


Рафикъ Марданов сүзләре, Мәсгудә Шәмсетдинова музыкасы


Изге Чишмә суларында юган идем күзләрем,
Һәр ел саен кайтырмын дип биргән идем сүзләрем.


Куш.
Изге Чишмәм, Изге Чишмәм, Изге Чишмәм түземле,
Җиргә ятып суын эчәм.
Изге Чишмәм юата күңелемне.


Булды шундый заманалар – сөймәделәр үзеңне,
Читтән килеп кара йөзләр капладылар үзеңне.


Куш.
Изге Чишмәм, Изге Чишмәм, Изге Чишмәм түземле,
Җиргә ятып суын эчәм.
Изге Чишмәм юата күңелемне.


Күмгән җирне ярып чыккач үзгәрттеләр исмеңне,
Үзгәртсәләр дә исмеңне – үзгәртмәдең җисмеңне.


Куш.
Изге Чишмәм, Изге Чишмәм, Изге Чишмәм түземле,
Җиргә ятым суын эчәм.
Изге Чишмәм юата күңелемне.


Изге Чишмә суларында юган идем күзләрем,
Һәр ел саен кайтырмын дип биргән идем сүзләрем.
(кушымтасыз)