Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Атаклы табиб

Безнең әтәебез Шәмселислам Шәмсетдин улы атаклы табиб булган. Мин аны бөтенләй диярлек хәтерләмим. Миннән олыраклар хәтерли, миннән яшьрәкләр әти-әниләре аша бәлки хәтерлиләрдер. Дөнья куып, Советлар Союзын аркылы-торкылы кичеп, борынгылардан истәлекләр, риваятьләр, көйләр җыеп, укытып, музыка язып, балалар үстереп, мәшәкатьләнеп үземнең кадерле әтәемә вакытымны бирмәгәнмен. Мин алты яшьтә калдым аңардан, ул 1961 елда 38 яшендә вафат булды. Апам Рәхилә әйдәде бу интервьюларны эшләргә. Бик күп истәлекләр җыя алмасам да әтәем турында авылдашларыма истәлек булырлык булды бу. Безнең авылларда бик матур тел сөйләме сакланган. Башкортостанның төньягының диалектын үзгәртмәдем (идене ие, дидер иде – тидер ие, бу кадәр – бу хадәр... һб). Ничек сөйләделәр шулай калдырдым. Бик рәхмәтлемен апам Рәхиләгә, җизнәм Рифганга, авылдашларыма. Әтәем турында хәтирәләр югалмас зәзер.
Сәлимова Мәрзия Хафиз кызы, Олы-Елгада яши иде (Төпөрәле кызы). 1961 елда Әтәем Шәмселислам дөнья куйгач фельдшер булып эшләгән Яңа Казанчыда (Аскын районы).

Мәсгудә: Мәрзия апа, бөтен халык сөйли бит безнең әтәебезне бик яхшы врач иде, дип.
Мәрзия: Бик укыйдыр иде ул. Врач китапларын, терапевт китапларын, медицинский справочниклары бар иде аның бик калын. Мәскәүләрдән алдыра иде. Менә болай бөкләп куя да, шушыларны укы әле, Мәрзия сеңлем, яме, - тидер ие. Җитешкән арада әзерәк укып аласың инде. Бик күп ие китаплары. Бөтен чирләр турында, шуңа күрә дә бөтен чирләрне аңлап беләдер ие. Бик ягымлы ие. Кешегә кычкырып дәшергә белмәйдер ие ул. Бик вежливый сөйләшә ие. Яратадыр ие үз эшен бик. Сәгать бетте, вакыт бетте, ник киләсез димәде. Көне юк, төне юк. Аңа киләләр ие инде. Төпөрәле дә, Малах та, Мутабаш та, Асаул да.... Кем азакта, кем азакта, тиеп, учырыт занимать итеп куялар ие. Җәй көннәре тышка да чыгып утыралар. Кешеләр бик күп быладыр ие. Акыл да бирә ие, йөгерергә дә куша ие, гимнастика да эшләргә куша ие. Анекдотлар да беләдер ие. Кешене көлдерә торган. Үзе карап кына тора ул кеше көлгәндә. Үзе көлмәй, миңа күзен кысып куя. Анекдотларга да бик оста ие. Кызык-кызык әйтеп куя ие дә без кычкырышып көлә иек. Бик акыллы ие. Инсафлы ие. Эштән соң да киләләр ие киңәшкә.
Рәхилә: Яшәүне ярата ие. Яңа-Казанчыда бер кешенең бауга менеп гомерен өзгәнне инәемә сөйләде. Монда чир белән көрәшәсең, үлем хәлендә дә кеше үлем белән көрәшә, ник менеп асылынган инде, ул тиеп.
Мәрзия: Проверка белән еш киләләр ие, яхшы диеп китәләр ие. Анда да мине мактаган була ие. Менә минем уң кулым, диеп. Йөгереп кенә йөри инде, тигән булып.
Мәсгудә: Тагын да шәберәк йөгерәсез инде.. Сез аны рәхмәтле итеп кабул итәсезме?
Мәрзия: Рәхмәтле итеп кабул итмәй ни, ул күп нәрсәне өйрәтте миңә. По-женскому да, по-мужскому да өйрәтә ие. Шулай булса шулай була, болай булса болай була, тип. Карап тор тиеп. Кеше күп килә уколга. Укол ясаем. Мәрзия, килеп кит әле ике генә минутка, карап тор әле. Киләм дә, карап торам да.
Рифган: Настоящий табиб.
Мәрзия: Кулларны карап әйтәдер ие, ревматизм, полиартрит түгелме. Бик әйбәт ие, бик күп белә иде, бик грамотный ие. Бөтен чирләрне дөрес иттереп әйтдер ие. Мин аңардан бик күп өйрәнеп калдым. Практика. Син ничек соң шул хәтле беләсең, тип тә врачлар сорайдыр иде. Мәрзия, бөтенесен дә сиңә өйрәтәм, тидер ие. Бөтенесенә дә сөенеп кенә тор. Врачлар белмәгән чирләрне дә өйрәттем инде тиде. Бер заман бизгәк чыккан ие, Малахтан килгәннәр ие, берсе утыра торгач барды да төште. Ул припадочный икән. Укол казап, яткырып аңына китердек инде. Телләрен чәйнәп бетерде. Инъекцияләр внутримышечный каза диде. 4 ме, 5 ме укол казап айнытып кайтарып җибәрдек. Әллә атна буе йөрде ул, шуннан сөйләшеп нитеп төзәлде, терелде. Шәмселислам үлгәч марҗа килеп сорашып йөрде, нәрсә казадыгыз, мин табаммы, юкмы, тиеп. Бөтенләй терелдем тиде, килеп рәхмәтләр әйтеп йөрде. Өйрәндем. Аты юк, техникасы юк. Кышлау белән Яңа Казанчы арасында роды принимать иттем әле. Февраль ае әле ул. Әтәең үлгәч килеп йөрделәр, Малахлар да туктамады. Сине үрәткән (өйрәткән – үрәткән, сөйләшкән - сүләшкән - җирле сөйләм) инде ул тип киләләр ие. Ачуланма инде, ул сине өйрәтте бит, тип. Олылар киләләр ие таякларга таянып. Әйбәт ие Шәмселислам абый, бик күпкә өйрәтте ул мине. Ничек кенә булса да, нинди вакытың булуга карамастан, үзең кайгылымы син, йоклаганмы, йокламаганмы, түлке йомшак тел. Тәмле тел, әйбәт кенә, вежливый гына, тәмле тел белән кеше терелеп китә ул тидер ие. Балаларны ярата ие, башларыннан сыпырып, көлдерергә тырышып.
Аның аптекасында бар дарулар да барые. Кышлаулар киләләр ие, Малахлар киләләр ие даруга Шәмселислам абыйга. Бик күп белә ие, барысын да аңлайдыр ие кешенең сүләгән сүзеннән. Бик вежливый ие. Кычкырып та дәшмәде кешегә. Бәбәй караган кебек карай ие кешене. Даруларны белә ие, кешенең чирен аңлай ие. Бер шәптә тереләләр ие кешеләр. Әллә кайлардан, Малахтан да, Асаулдан да киләләр ие, Төпөрәлеләр дә киләләр ие, Иске Мутабашлар да яхшы врач диеп. Бер авыл карасы урынга, барысын да карай ие. Кешегә бер генә тапкыр да кычкырып дәшмәде ул, бала көйләгән кебек яткырып, бөтен ерне карап, тыңнап, тотып карап. Кулың да шифалы синең, дип әйтәләр ие әтәң турында. Яткызып караса, торгызып, аркаларыннан сыпырып куядыр ие. Сөеп, сәламәт булыгыз диеп. Кулларым шифалы булсын, диеп. Бер вакытта да ачуланмады. Аллаһы тәгаләгә ышангандыр ул. Нәрсә булса да, “Алла кушса, Алла бирсә шулай булыр әле, Мәрзия сеңлем”, тигән буладырые. Мин Аскынга (район үзәге) бара башласам да: “И Алла”, тидер ие, озак торсам. Учырыт белән алабыз бит даруларны, юл юк. Күбесенчә атка атланып йөридер ием бит инде. Кыз-хатын бит. Тотам да чыгып китәм. Кайтмай торсам, Рәфига (Шәмселислам хатыны, безнең инәебез - МШ), әллә ат ташлады микән Мәрзияне, юк бит, юк, тип тәрәзәдән тәрәзәгә карап йөридер ие, ти, көеп, ти инәң әйтә. Ташламас, ташламас, ир-бала кебек чатырдап ябешә ул атка, тип, әйтәм, ти, инәгез. Яңа-Казанчыда өегезнең яртысында медпункт булды.
Рахматуллина Роза (ире буенча Саттарова). Кышлау-Елга:
Ыскарлатина белән чирләгән ием. Шуннан инәем әтәеңә алып барды. Ул башта игътибар белән тыңнай, кайсы җирең авырта. Ничек эндәшергә белә. Бала-чаганың күңелен белә. Шул хәтле с душой эшләде инде ул. Минем андый кешене очраганым да юк. Хәзер андый кешене табып та булмай. Бөтен кешеләр аның кебек эшләсәләр чирле кешеләр дә әз булырые. С душой. Үзенең эшенә җанын-тәнен биреп эшләде инде ул. Шулай ыскарлатина белән чирләгәч барган иек. Башта баланың күңелен белергә кирәк бит. Бала-чагага бала-чага итеп, олы кешегә олы кеше итеп дәшә ие. Бар яктан әйбәт ие. Берничек тә алама яктан искә алып булмай. Аның шулай яхшы итеп эшләгәненә карап Кадим абый да китеп укыды инде. Врачлыкка укыды Шәмсетдинов абыйга карап Ленинградта аспирантурада укыды. Шәмселисламга тәбигатьтән бирелгәндер, яхшы укып кына ул хадәрле нитеп булмай кешегә относиться итеп кайсы яклап эндәшергә. Ул тел белән, күпчелек тәмле тел белән лечить итә ие. Башта кешене ихтибар белән тыңлайдыр ие. Аңа подсказывать итеп торганнардыр инде фирештәләр шулай, шулай эшлә диеп. Төшендә дә күргәндер ул. Кешенең үзенең организымында лечить итә торган ниләр бар, шуларны уятадыр ие ул (иммун системасы - МШ). Чынлап ышанырга кирәк. Бер бала елаган да елаган, бер врач та белмәгән нигә елаганын. Ә бу Шәмсетдинов абый җентекләп карагач баланың култык астына энә кадалган булган. Аны алып күрсәтеп биргән инде, менә нәмә өчен елаган ул, дип. Врачлар, балагыз таза, үзе елай, дигәннәр инде. Бөтен ниенә кереп лечить итә торган кеше ие бит инде ул.
Вильсор Саттаров: Медпунктка бөтен җирдән киләләр инде. Сезнең өегез матур ие. Ак каеннар үсә ие. Хәзер нурлы түгел инде (без авылдан чыгып киткәч әтәем утырткан каен белән шомырт агачын кискәннәр). Бала чакта таяк белән йөгергәндә таяк керде дә китте күзгә. Күз килеп тә чыкты. Таяк Мәймүнә апаларның тәрәзәсенә аркылы кадалды. Ватмады үзе. Инәемнәр өйдә югые, урактамы булганнар. Теге әбиләр карап торганнар. Күз килеп чыкты, күзем учымда (җылый). Мәймүнә әби, мәрхүм, чыгып, нәмә булды, тиеп, учымда күземне күрде. Күздән кан ага. Мине күтәреп медпунктка йөгерде.Тапчанга әтәң яткырды да, кулын юып килде дә әкрен генә күзне кертеп куйды (җылый). Кертеп куйды да дару салып бәйләп куйды. Бер атна йөрдем дә (җылый)...

Роза: Әле дә шул күз белән йөрисең бит инде, күз күрә.
Рәхилә: 32 ел бугалтер булып эшләдең, күз күрә.
Мәсгудә: Әтәем утырткан күзе белән җылап утыра. Яшьләре бар, әеме? Хирург булмаган бит әтәем, авыл врачы.

Роза: Шул күзе белән ничә ел эшләде. 7 яшьләр тирәсе бала булган инде. Әтәң кебек кеше очрауга бик сирәк. Меңгә бердер булырга мөмкин, бәлки юктыр да. Ул күзне әкрен генә җайлап кына кертергә кирәк бит инде.
Вильсор: Уфага бардым болницага, күз каратырга. Бер кабинетка керетте дә врач, олы яшьтәге врач, караңгыга, уңга кара, сулга кара, ди. Утны кабыздылар, чыктым камерадан, белеки чагыңда күзеңә травма булмаган идеме, ди врач. Бәрелгәнең булмадымы, ди. Уйлап кара, ди. Олы гына бер карт врач. Шулай, шулай, булган иде дип сөйләдем моңа. Күзең күчкән, ди. Шулай, шулай сөйләгәч, нинди кеше иде ул, диде. Авыл кешесе инде, тим. Даа, бик нык белемле кеше булган, ди. Даһи кеше булган, ти.
Мәсгудә: Ничек тыгылып китте соң ул таяк күзгә?
Вильсор: Таякка атланып йөгергәндә, таяк керде дә китте, күз астыннан. 40 ел эшләдем шул күз белән, кәгазь эшләре, нумерлар белән (бухгалтер). Күзлек кимәдем. Картайгач кына кия башладым күзлекне. 60 тан соң гына. Бер заман трахома басты авылны, яше-карты. Бетереп трахома лечить итте ул. Бөтен мәктәп балаларын Аскынга алып барып карап чыга ие. Кышлау, Яңа-Казанчы, Вашьязылар, Төпөрәлеләр... Хәзер кешене синең әтәең кебек карамайлар. Күкташын кырып күзгә сала иде. Каләм формасында яшел төстә ие. Шуның белән күзне вич кыра ие. Ни икәнен белмәймен, күк таш ие инде. Бала чакта кем уйласын. Хәзер ул күк ташны күргәнем юк. Чистартып зәңгәр су сала ие күзгә. Каян алганын кем белсен (медный купорос, сopper sulfate, халык медицинасында конъюктивит, витилиго, рак чирләрен дәвалауда кулланылган - МШ)
Роза: таудан ала ие.
Мәсгудә: Ул медосмотрны медпунктта үткәрә идеме, өйдән өйгә йөри идеме?
Вильсор: мәктәпкә бара ие, беренчедән башлап җиденче класска кадәр бер-ике көндә карап бетерә ие.
Мәсгудә: Петләрне дә карай идеме?
Вильсор: Ансы чепуха иде инде аның өчен. Чутка да кермәде. Авыл тулы пет ие. Тормыш әйбәтләнгәч пет бетте.
Роза: Петтән бер төрле карандаш сөртәләр ие. Ансы серый төстә. Дуст түгел. Бармак юанлыгында. Әтәең бөтен нәрсәне карайдыр ие.
Вильсор: Бөтен җирләрне карай ие, тыңлап, карап через үткәрә инде.
Мәсгудә: Әтәебезгә авыл халкы бик рәхмәтледер. Авылның тазалыгы сагында торган бит.
Роза: Кругом.
Мәсгудә: Аңа приказ бирделәр микән? Үзе шундый булды микән?.
Вильсор: Бөтен урыс авылларыннан агылалар иде әтәеңә. Малахлардан, Чернушкаларадан, кем бирсен ди аңа приказ. Яраткан эшен. Эчең авыртса барасың, ниндидер порошук төреп бирә ие.
Роза: менә бу иң әйбәт дару, тереләсең шушыны ашасаң дип әйткәч кеше теге даруны ашай бит инде ул. Ашагач терелә. Әллә дару, әллә акубур биргән.
Рәхилә: Исегездәме? Балаларга балык мае эчерә ие. Дәү бутылкада балык мае тора ие.
Вилсор: Рахит ие миндә, күкрәгем килеп чыккан ие, шул балык маен эчереп Шәмселислам абый бетерде. Кайда кеше җыела аларга доклад сөйләй иде. Нинди чир бар бөтесен дә лечить итте.
Мәсгудә: Туберкулез бар идеме?
Вильсор: Иии, булмаган ди.
Рәхилә: Иске Мутабаштан Фәйзелхан карт күптән түгел үлде. Кайнатам. Шул туберкулез чире белән чирләгән сугыштан соң. Аскын больницасында да яткан. Әтәемә килгән сугыштан кайткач. Әтәем әйтте, ти, түлке син нарат урманында йөре, син гел һавада йөре, тип әйтте, ти. Шул вакытта синең туберкулезың бетә, син тап-таза кеше буласың, тип әйтте, ти. Шуны сөйләйдер ие 90 яшенә җитеп. Миңә нарат урманы ярдәм итте, тип.
Роза: Андый яхшы кешене Аллаһы Тәгалә үз янына ала.
Мәсгудә: Аның үлүенә 50 елдан соң мин инде билгеле композиторга әйләнгәч тә кайтканда – мине бер кем белмәй, әтәемнең исемен әйтсәң бөтен ишекләр ачыла ие миңә. Укыган чакларда да юлларда йөргәндә кешеләрнең капкаларын кагып, аның исеме, Шәмселислам кызы, дисәм, , мине ашатып, йоклатып, исән-сау йөретте.
Наҗия Сафина 1936 елда Яңа-Мутабашта туган (Миннебаева ир фамилиясе), Кышлауда яши:
Мәсгудә: Сез әтәемә рәхмәтле бит инде, әйеме?
Наҗия: Мең-мең рәхмәтле. Икенче баламны Зөлкәфине тапканда балниста өч кеше эшләйдер ие. Берсе бала таптыра торган. Шәмселислам абзый дәүе. Ул баш кеше ие. Шуннан мин бик авыр хәлдәмен, шуннан Шәмселислам абзый үзе мине бәбәй таптырырга килде. Бәбәй чыкты бит, арт чыкмады (плацента - МШ). Хәзер Шәмселислам абый дәү тастымалны кәштәгә бәйләде дә, Наҗия, тор әле, чәй бирәм, ти, мия (миңа). Мин тегеңә ябешеп торам тигәндә теге арт чыгып та китте. Алдашып торгыза. Опытный шулкадәре. Аңарга кыругом кеше килә ие бит. Тәҗрибәсе күп булган. Ул белеп эшләй торган ие һәрнәрсәне. Мәрхүмкәем. Чәй ясап бирде, мине шулай итеп көйләде. Мин Рәфига янына барып киләем әле, тиде. Якынбыз бит инде. Аннан шикәр алып килгәндерме мияргә, шикәрләп мияргә чәй бирде. Шикәр дә юк, хәл дә юк. Кешелекле ие, мәрхүмкәем. Шундый әйбәт ие.
Мәсгудә: Наҗия апа, ул бит яшь булган, син яшь кыз. Оялгансыңдыр, әйме?
Наҗия: Оялу кайгысы бармени. Кул да тидермәенче таптырды. Менә шул тастымал тагып, әйме. Хәзергеләр кулын тыга да ала, гарип балалар туа. Менә нинди опытный булган ул, белгән. Ул бөтен җирне чөпрәк белән тота. Астан. Оят кая анда. Үләм бит. Оят кайгысы бармени. Соңыдан, көйләнгәч, Шәмселислам абый как килә башлады исә кача ием. Минем күтне күрде ич. Яңа-Казанчыга киткәч иркеннәдем, мәрхүмкәем. Шулкадәре белсен әле аны. Аның белү тәҗрибәсе күп булган аның. Шул хадәре ярдәм итте ул. Уку белән түгел бит ул, Мәсгудә. Аңарда кыругом зиһен булган. Кыругом аңа урыс авыллары килә ие. Элек үпкә чирләр күбие. Туберкулез. Аларны бигерәк личить итә торган ие, мәрхүмкәем. Дарулар белән, үләннәр белән. Үләнне белә ие. Үзенең зиһенендә булган аның. Ышанган. Ул бит сине дә декламацияне үзе уйлап сөйләтә ие. Өстәлгә бастыра да сөйләтә. Кишер кереп киткән, әллә нәмә кереп киткән, күтәненә, тип.
Рәхилә: Мине бастырмай ие, Мәсгудәне бастыра ие. Минем булмаган талант, ул Мәсгудәнекен күргән, белгән.
Наҗия: Хәл итеп килә ие (тумыштан йөрәк чире булды әтәебездә). Безгә килеп җиткәч безгә керә ие, мәрхүмкәем, мине якынырак күргәндерме инде. Җизнәй кеше бит инде. Йөрәктә булган, мәрхүмкәем. Шәмселислам абзыйны белгәннәр хәзер үлеп беттеләр. Аның лечить иткән кешеләре дә үлеп бетте хәзер. Минем 50 гә дә җитәсе килми дә соң, 70 не узып киткәнмен.
Мәсгудә: Миннән сорайлар, кемнән сиңә керде музыка таланты, дип. Инәем бик матур җырлайдыр ие бит?
Наҗия: Ой, Рәфигаттәй! Каты матур җырлайдыр ие. Ул бит магазинда да эшләде яшь чагында. Каты матур ие, озын чәчле, яшел – соры күзле. Әтәең изгелекле булган ул. Шуңа да ул яшьләй киткән. Тегендә дә әйбәт кешеләр кирәк, ти, анда да.
Миннегали: Син бала тапканда .... нең дә хатыны бала тапты. Ул баланың сияргә тишеге булмаган, шуннан кире әтәең барып шуны тишеп кайтты әле ул. Шул ук көнне Кышлаудан Яңа-Казанчыга барып..
Наҗия: Хәзергеләр тастымал белән хер бала таптырырлар. Агач кәштәгә бәйләде тастымал. Наҗия, шуңа тотынып бас әле тиде. Шулай итә башлаган ием, теге арт чыкты китте. Кулы белән дә тотынмай. Элек пирчәткә булмагандыр әле ул. Сулы чөпрәк белән генә тотына минем күткә, мәрхүмкәй. Ул, юморной иде. Матур ие, достоин ие, аккуратный. Каты матур. Бер дә ямьсез кыланып чыкмас ие. Шуннан ул, кыз-катын урамга бер дә ямьсез киенеп чыкмасын , тидер ие ул. Шахмат та уйнай ие (мин дә бик яратам шахмат уйнарга - МШ).
Дәүләтова Равиля Кашаевна 1952 Төпөрәле авылыннан Базанчатта яши:
Мин белеки идем, кардонда тора идек. Яңа-Казанчы кардонында. Нык эчем авырта, костым, тычтым. Өч көннәп яттым инде. Шуннан мине арбага салып әтәем дигән кеше Кәшәфетдин, мине Яңа-Казанчыга алып китте врачка. Әтәегез мине карады, дарулар казады. Шушы казаган даруларны, Шәмселислам абый инде, мин аны бик ярата идем инде, шуларны миңа кулыма биреп кайтарды. Шул ампулаларны мин ничәләр көн төшермәдем кулымнан. Ничәләр айлар төшермәдем. Ул нәмә казаганын да белмим. Нәрсә эшләткәнен дә белмәем. Мия бары алты яшь ие. Джунглида яшәгән кеше идем. Безнең кардун джунгли. Кардунда урман, кояш та төшмәй, кеше яшәмәй дә кермәй дә.
Мәсгудә: Нигә ул ампуланы тотып йөрдегез соң?
Рәвия: Әллә. Шуны тотып йөрсәм авырту бетәдер кебек ие.
Клара Суфиярова (инәем энесе Гарифулла абыйның хатыны): Шәмселислам абзый юк шул. Бөтен нәмәне беләдер ие. Мөнзилә кызым чирләде. Өч сәгатьтән бер укол казарга кирәк. Сез Яңа - Казанчыда торасыз, Орхул ызбасында. Безне Гарифулла анда илтеп куйды Мөнзилә белә. Бер атналап тордык Яңа - Казанчыда.
Мәсгудә: Бездә ята идегезме, гостиница бар идеме? (шаярам)
Клара: Рәфиганың гостиницасы да ярар әле. Безнең бала яшь, доверенный кеше булмаган укол казатырга Кышлауда, шуңа Шәмселислам абзыйга илтеп куйды безне Гарифулла. Терелтсә баланы җизнәм терелтә, үтерсә җизнәм үтерә, тиде ул. Двухсторонее воспаление балада. Аскынга җибәрмәде, үзем лечить итәм, диде, Шәмселислам абый. Рәхмәт яугыры. Шприцны Рәфига апа кайната, әзерләй, Шәмселислам абый йоклай, шуннан кире, электр да юк, газ да юк бит әле, утын ягып кайната. Шәмселислам, шприц әзер, укол казайсыңмы, Рәфига, үзең казап куясыңмы? Ярар, ярар, Шәмселислам, йокла. Торма, үзем казаем. Өч сәгать тагы үтә бит инде. Рәфига апа белән икәүләшеп йөрибез часовой кебек. Шәмселислам абыйны да уятмаска кирәк безгә, баланы да елатмаска. Рәфига апа орден бирә торган кеше ие ул. Төн булмады, көн булмады Рәфига апага. Шәмселислам абый арыйдыр иде инде ул. Курс лечениены анда алдык инде. Как больница иде инде йортыгыз. Рәфига апаның нервылары таш булган. Беләсезме аны? Таш булган ул. Шәмселислам абзыйны күпме көйләргә кирәк. Күпме балаларны көйләргә кирәк. Картыегызның аяклары алама иде аның. Сул аягы. Экзема иде. Әтәегез шуңарга да тапты дару соңыдан.
Мәсгудә: Гарифулла абый, Мансур абый (инәемнең энеләре, әтәем вафат булгач безгә бик булыштылар) хөрмәт итә иделәрме әтәемне?
Клара: УУу, андый хөрмәт башкаларга эләкмәде. Җизнәм, дип кенә торалар ие. Түтәй, түтәем, ди, иде инәгезне Гарифулла. Мөнзилә беркайчан да чирләмәде әтәең терелткәч. Әгәр дә до конца лечить итмәсәк Мөнзилә үлгәнче этләнә үпкәсе шешеп, тиде.
Насыйбуллин Фаиль, Насыйбуллина Зөбәрҗинә (Яңа-Казанчы):
Зөбәрҗинә: Мин Кышлау-Елгага җәяү йөреп эшләдем. Сезнең өегез авыл очында ие Кышлауның. Мин кайтканны-киткәнне Рәфига апа карап йөргән инде. Зөбәрҗинә, ти, бер каршыма чыкты да кайтканда, чирләйсеңме син, бик әкренәйдең, бик ябыктың, тиде Рәфига апа. И, Рәфига апа, бигерәк ашказаным авырта, мин ашаялмаем да. Нигә балнисага бармайсың? Барган ием дә бер нәрсә дә тапмадылар, кайттым, тидем. Син, тиде, кайткан чагыңда безгә кер әле, тиде. Болар, Шәмселислам абый белән көтеп утырганнар мине. Шәмселислам абый мине утрытып вич сорашты. Ничек авырта, кай төш авырта. Бер нәмә ашаялмаем менә, ярты ыстакан сөт белән китәм, ярты ыстакан сөт кайтып эчәм. Менә шулай йөрдем ничә көннәр. Шешеп авырткан кебек авыртты. Бер нәмә кабалмай ием. Бер литр балны чыгарып бирделәр. Менә шушы бер литр балны бер аш кашыгы җылымсыланган кайнаган ярты ыстакан суга эретеп эч тиде. Шуны мин эретеп эчә башладым. Бер атна эчкән ием мин каты чирләдем. Шул суны эчеп тә бетәм авып та китәм авыртуына чыдар хәлдә түгелмен. Мин боларга тагын килдем, Шәмселислам абый , мин моны эчмәем, тидем, үләргә ятамын. Тир чыга баштан, тидем. Юк, тиде, сеңлем, син моны эчеп бетер, тиде. Шуннан сүләшербез, тиде. Көнгә бер, иртәнчак. Эчәм дә тәгәрәп китәм. Шуннан эчкәч авыртуы бетә башлады. Теге, егылмаем инде. Бер 15 көннәп булгандыр. Бер нәмә дә ашамаем әле. Мин куркам. 20 көннән мин кабыштыра башладым. Капкач теге төш авыртмай башлады минем. 20 көннән соң ашай башладым. Күп ашама, тиде инде ул. Әзләп-әзләп кенә кабыштыр, тиде. Бигерәк ябыккан ием. Аш та каба башлаганмындыр инде. Теге бер литр балны эчеп бетердем, ул бер айга сузылгандыр. Шушыны эчеп бетергән ием мин шап-шактай кеше булдым. Тфү-тфү, шуннан бирле ашказаным авыртканы булмады. Шайтан ишетмәсен. Чиста бал. Сезнең кортыгыз барые. Сезнең бал, инәң корт карай ие бит. Бала кортның балы тиде ул. Менә шуны бер дә онытмаем. Быел аерылган яшь кортлар. Карт кортларның балы түгел. Аерганда карт ана чыгып китә, яшь ана кала.
Инәң-әтәң икесе бергә белгәннәр инде. Алар мине бик яраталар ие. Мин Шәмселислам абыйга гел лечениегә кереп йөри торган ием. Инәң әтәңнән дә әйбәтерәк ие, ул. Ул хатын-кыз, мин хатын-кыз. Инәең аңлатып, кешегә положительный сөйләшә ие ул. Шулай иттертеп мин лечитсә иткәч алар мине чакыртып мине бигерәк яраттылар. Менә маладис, тырыштың, без кушканны үтәдең, менә ничек килеште, тиеп. Нык сөенделәр алар әнә шушылай терелгәнгә. Аларның кушканнарын үтәдем бит инде үземчә, тырыштым. Авыр булды аны эчүе, җиңел түгел. Ышану, убедить итәләр ие алар. Нык убедить итәләр ие алар. Аннан кире, шайтан ишетмәсен, ашказаным бер дә авыртмады. Тагын бер чирләдем. Бер әбиләргә абитка кайта ием. Бу әбиләр кура җиләккә барганнар. Кура җиләк ашадым да, чәй эчтем дә, әзерәк черем итеп 10 минут черем итеп алдым. Ээме. Шуннан сикереп тордым да соңга калдым эшкә диеп йөгердем. Эй, йөгерә-йөгерә барам, бөтен җиремнән тир ага. Шуннан коедан су алып кереп ята правлениедәге техничкабыз. Ул кертеп салды суык суны, мин шушыны бер кыружка күтәреп эчтем. Теге кура еләкләп чәй эчкән тирләгәнгә – бу миңә воспаление булган. Шуннан мин кичкә җәелеп төштем каз баласы кебек. Чак кайттым авылга. Яңа-Казанчыга чак кайтып җиттем. Ничек итеп кайтып җиткәнемне дә белмәем, кайтып җиттем дә, аудым да. Температура үлчәү югые бит инде. Ул вакытта Шәмселислам абый чирләп монда кайткан ие, Яңа-Казанчыга. Орхулла абзыйның өендә торалар ие. Шуннан кире мине ирем Фаиль алып төште аларга. Шәмселислам абый әйтте, рентгенга бармай былдыралмайсың, пожалуй, тиде. Фаиль мине ат белән Аскынга алып китте. Көлдергеч тә кызганыч та бу. Ат белән Аскынга киттек арба җигеп. Әле генә 40 км, элек урап барырга, 70-80 км идедер әле элек. Аскынга бардык, рентген эшләмәй диделәр. Барың Тәтешлегә. Без кайттык кирегә Яңа-Казанчыга. Чирле кешемен бит инде, үлеп ятам. Шуннан икенче көнне ат җигеп тагын Тәтешлегә киттек. Бардык, барсак рентгентта эшләүче каядыр киткән укырга повышениегә. Телефон районда да югые әле ул. Кайдадыр кундык. Ат кайталамени. Икенче көнне Аскынга бардык. Дару выписывать иттеләр. Шул дарулар белән тагын килдек Шәмселислам мәрхүмгә. Мин, тиде, бик авыр булса да казармын, Зөбәрҗинә, тиде. Түлке син иренмә, безгә килеп йокла, тиде. Хәзер мин Шәмселислам абзыйларга кунарга төшәм, кунып ятамын инде анда укол казатып. 4 сәгать саен казарга кирәк. Үзе үләргә ята, үзе мине тергезергә тырыша. Әлеге мин Зөбәрҗинә. Төн дә казай. Их, ти, тагын бер 4 укол булса, ти, терелеп бетә идең, тиде. Шул гомердән башлап яшәем бит әле. Аның бер төрле чувствиеләре бар идеме икән Заһит (әтәемнең энесе) белән. Аңлаталмаем инде. Үзләренең белә торган ниләре булган. Ипле генә аңлата ие. Төбенә кереп, кеше ыштубы аңласын, шушыны белсен дип аңлата ие. Менә шушылай мин ике кабат үлгәннән калдым инде. Шул кадәр кешегә итәгатьлне, шәфкатьле, изгелекле кеше ие. Кешегә шифалы ие. Аның кулы да шифалы диләр ие менә. Кеше дә сөйләй ие менә. Сәүдәттәемне ничек личит итте. Сәүдәттәемнең күзләре бөтенләй йомылган ие. Күрмәй башлаган ие. Медпунктта техничка булып эшләде бит ул. Элек дару югые. Шәмселислам абый Москвадан дару выписать итеп укол казады. Шуны бик хәтерләем, потому что мин Сәүдәттәйгә кереп ашап йөри торган ием. Алоэ уколларын табып-юнәтеп шуңа уколлар казап шуны күзләндерде бит. Күреп йөреде, күреп эшләде. Син миңә изгелек итәсең, син мине карайсың, карау була бит инде техничка булгач, Москвадан дару белән Сәүдәттәемне лечит итте. Алар бер-берсенә бик рәхмәтлеләр ие, Шәмселислам абзый белән Сәүдәттәем. Хәзерге начальникларга техничкалар бер кем түгел. Ул кешеләрне аермай ие. Ул мондый кеше, бу тегенди кеше димәй иде. Олы кешене дә санга сугып Москвадан дарулар соратып аны лечит итте. Ирем Фаиль армиядә чагында инәсе чирләгән. Тәнзилә Гыйлманша кызы. Тәнзилә инәй чирләгән булган. Шәмселислам абзый Аскынга җибәргән моны, салмаганнар да балниска, личит тә итмәгәннәр. Бу кайткан. Тагын барган бу Шәмселислам абыйга Кышлауга, шулай-шулай, тип. Ярар, Тәнзилә апа, лечить итмәсәләр итмәсләр, үзем попробовать итеп караймын, тигән. Көчем җитсә мин сине личит итәм барыбер тигән. Шушы Шәмселислам абый личит иткән. Аннан эшләп йөреде. Ул женский белән чирләгән. Ул эшләй алмаган, яткан. Шуны Шәмселислам абый, мәрхүмкәем лечить иткән.
Фаиль: Шулкадәр кешене ихтирам итә ие. Бик яхшы кеше ие, бөтен кешене ихтирам итә торган кеше ие ул. Кешене эченнән аңлап, хәлеңне белеп сөйләшә торган кеше ие ул. Картәтәгез Шәмсетдин бабайның кешегә бер хыянәте дә югыйде. Колхозларда печән чабу чаклары була, чалгы тапарга, чалгы үткерләргә олы булса да өмәгә бара ие. Ярдәм итә ие.
Зөбәрҗинә: Мин акча тарата торган ием. Акча таратырга кайттым Яңа-Казанчыга. Авыл саен йөреп таратабыз бит инде. Мин Шәмсетдин бабайга 50 сум артык биреп чыгарганмын. Бу ишек төпкә барды да тора да тора. Нигә Шәмсетдин бабай чыгып китмәй икән дип уйлап торам инде. Кәм бирдем микән әллә дигән фикерем белән күңелемә кыен булып тора бу миңә. Шуннан кире торды торды да минем яннан кеше киткәч, балам, ти. Ния, бабай, тим, кәм биргәнменме әллә, бабай, акчаңны, тидем. Юк, балам, син миңә артык акча бирмәдеңме икән, мә, чутлап кара, ти. Әле, акчаң җитмәсә көярсең, ти. В самом деле 50 сум артык биргәнмен. Шуны бирергә көтеп торган мине, менә. Бу бит бик зур ни. Ихлас күңелле кеше булган менә. Менә моны мин гомер буена онытмадым. Әтәңнең әтәсе, Шәмсетдин бабай, мәрхүмкәем. Камалетдин малайлары Шәмсетдин белән Хәйретдин, Зыяслам, Сәләхетдин.
Рәсимә Суфиярова (инәемнең энесе Мансур абыйның хатыны, җиңгәчәй): Кешегә гомер бик аз бирелгән. 100 гә җитсә дә тыныч кына яши мәңгелек йортка киткәч онытыла. Шәмселислам абый 38 ел гына яшәсә дә , үлүенә инде 50 еллар үтсә дә урны безнең йөрәк түрендә. Аның сүзләрен мәкаль итеп, көлдергәннәрен көлеп искә алабыз. Мактаулар зур итә алмай хезмәтең зур булмаса, хурлаулар хур итә алмай халкың сөеп зурласа. Күп яклы табиб иде ул. Сугыштан соң авыр вакытта, авыр елларда аңа Кышлау - Елга авылында эшләргә туры килде. Әтәгез универсальный табиб иде. Район ерак, хәзерге кебек кеше саен машина юк, телефон юк. Ат белән йөресә дә дарулардан өзмәде. Балалар еш чирләй ие. Төнгелеккә өенә барып куналар ие балалар белән. Чөнки ул һәр 4 сәгать саен төнлә уятып балаларга укол казайдыр ие. Тормыш иптәше шприцлар кайнатып, уятып артыннан йөридер ие. Микробларны бетермәй торып уколны туктатмай иде. Ул берүк вакытта гинеколог та, психолог та, уролог та, невролог та, тешне дә ала иде, шешкән бармакны ярып бәйләргә генә тора иде, акушер да. Чирне сыразу белә ие, берәр эш эшләсәң ул сыразу белә ие. Чирләп барсаң нәрсә эшләдең. Бармакны бал суыртканда өздем, ул шуны тегеп куйды. Кешеләрне, туганнарын, тормыш иптәшенең туганнарын ярата ие. Исемнәрен туганнарына куштырып бетерде. Мансурны, Нәфиганы, Әлфидәне, Рәмиләне... Исем кушарга олы туганнарын чакыралар ие. Бәбәй бүләге тиеп бүләк биреп кайтаралар ие. Хәзер әби-бабайлар үзләре бүләкләр алып баралар. Тормыш иптәше әйтә ие: 70 яшьтәгендә, 15 яшьлегендә үзенә гашыйк итә ие, тип. Анекдотлар сөйләп авыртуларны аның янында оныта идең. Кызганычка каршы, бик яшьләй дөнья куйды. Яхшы кешене тиз алам тигән Ходай Тәгалә. Начар кешегә озын гомер бирәм тигән. Аның эшләрен санап бетерлек кенә түгел. Руслар да килә иде, күрше татар авылларыннан да киләләр иде. Аны күмеп кайткач ирләр дә елашты.
Зөһрә Сагадиева (Нуриева): Җир йөзеннэн кеше үзе мәнгелеккә китсә дә, анын яхшы эшләре кала диләр халык телендә. Мин бу сүзләрне Шәмселислам абый Шәмсетдинов турында әйтер идем. Әнкәем хәрвакыт медработниклар турында сүз чыкса, Башкортстаннын иң төпкел районнарынын берсе булган Аскын районы гына тугел, анын ин төпкел авылында - Кышлау - Елгада яшәгән һәм аның авыл халкына армый -талмый хезмәт иткэн Шәмселислам абый Шәмсетдиновны искә алмый калмый иде. Әткәем 1958 елның февралендэ ат жигеп Аскынга, мәктэп укытучыларына зарплата акчаларын алырга киткән. Ара ерак, 35 км. Шул вакыт җылытып, яңгыр явып киткән, әткәем пима кигән килеш карлы суны ерып кайкач, үпкәсе шешеп чирләп киткэн (плеврит). Хәле үтә дә авыр булып, өмет тә юк иде терелүенә, ди иде әнкәем. Больницага алып барырлык юллар булмагач, Шәмселислам абый әткәемнен авызы аша трубка төшереп үпкәдән 2 литрдан артык су суыртып алган. Обезболивающий укол урынына авызына икенче яктан спирт тамызып тордылар, дип искә ала иде әнкәем. Ул алтын куллы гына түгел алтын батыр йөрәкле кеше булган. Мин хәтерләмим ул вакытларны, миңа ул вакытта 3 яшьтә тулмаган булган. Әткәем шуннан терелеп аякка баскан. Бер нинди аппаратурасыз, дарусыз дөрес диагноз куеп аны үлемнән коткару бу узе бер батырлык һәм чын докторларга гына хас сыйфат дип уйлыйм мин. Шундый кешелэр күбрәк булсын иде. Әткәем күптән юк инде, әнкәем дә безнең арада юк, шулай да аларнын шулай яхшы сүзләр белән Шәмселислам абыйны искә алулары безнең хәтер төбендә һаман да саклана.


Рәлиф Фәтхиев: Сезнең әтиегез миңа бер яшьлэр чагында бик каты суык тидергәч минем гомеремне саклап кала алды, дип сойләгән иде әни. Мин Яңа Мутабашта туып устем - Рәлиф Фәтхиев, Илдар Суфияров, Зөhрэ Нуриевалар минем классташларым булдылар. Әтиегезне гел Шәмсетдинов дип фамилиясе белэн генә әйтә булганнар булса кирәк. Без Кышлау-Елгага укырга килгэндэ сез юк идегез инде, күчеп киткәнсез (4 классны бетергәч мин Карагандага музыка укырга киттем).


Раушан Биктаһирова (ике туганым): Мәсгудә апа, исәнме?! Елый - елый, көлә - көлә укыдым бу истәлекләрне! Бала чакка, өйгә кайтып килгән кебек булдым хәтта. Рәхмәт сиңа! Инәем, мәрхүм, берәребез чирләп - нитеп китсәк:"Ииих, кая соң Шәмселислам?! Баламның кай җире авыртканын бер карауда әйтер иде!" - дия иде. Үзең беләсең инде, без тугыз бала үстек. Шәмселислам абый белән инәем арасында бик җылы, бер - берсенә хөрмәтле туганлык җепләре булгандыр, дип уйлыйм. Яшь аралары да зур түгел, бер фатирда торып, Бирскида бергә укып йөргәннәр. Шәмселислам абый, инәемә балалар турында бик матур, бик зиннәтле китап бүләк иткән булган. Ул китапны инәем сондыгында саклады. Хәзерге бәяләр белән чагыштырганда, ул китапның бәясе - целое состояние булырга тиеш. Һәрхәлдә, мин андый китапларга читтән генә сокланам.