|
|
Өч эскерипкә туздырдым
Разыйфа Дәүлиева (Балык бистәсе, Янчык авылы):
Җырлаган вакытта көйнең яме, матурлыгы самый менә шул борылышларда килеп чыга. Ул бит гел турыдан-туры сыптырсаң көйне любой кеше җырларга может. Аның менә борылышларында бөтен матурлыклары көйнең. Озын моңлы көйләрне җырлаган вакытта менә борылышлар була бит. Көй матур чыксын, моңлы булсын өчен ясыйлар борылышны. Көй моңлы итеп җырламагач матур чыкмый инде ул. Борылыш булсын дип җырламыйлар, ул үзеннән үзе килеп чыга. Борылышсыз гына нинди көй булсын инде. Һәрбер җырлаучы кеше үзенчә җырлый, үзенчә бер моңлылыгы килеп чыга. Менә шул ук бер көйне ничә кеше җырласын төрлесеннән төрлечә чыга. Борылышны ясаганда хәрефләрне тутырырга кирәк, ул хәрефләр чыгып җитмәсә ул борылыш борылышка охшамый инде ул. Урынында бормыйлар, урынында борасыны икенче җиргәрәк боралар шул. Ул нәрсәдән торамы? Ул тора җырчының мәгънәсезлегеннән, моңлы итеп җиренә җиткереп җырлый белмәгәнлегеннән. Кешенең үзендә тирән моң булмаса ул ни хәтле тырышса да аның килеп чыкмый инде барыбер. Кайбер кешенең моңы булмый. Әйбәт кенә җырлаган җиреннән бүтәнчәрәк җырлап җибәрүчеләр бар. Кешенең яхшылыгы-яманлыгы җырга-моңга катыш түгелдер. Чишмә буенда торам икән, име, чишмәнең чылтырап агуыннан үземә бер көй табам. Моңлы түгел кешеләр аны уйламый да. Менә мин шундый гына юк нәрсәләрдән көй чыгарам. Көз көнеме, яз көнеме инде сызгырып җил исүләренә хәтле бер моң-көй чыгарып киткән төсле була. Моңлы кеше нәселдән килә. Өч эскрипкә туздырдым гомерендә. Дүртенчесен туздырырга Ходай гомер бирсен.
Безнең татар капка төбендә утырмады Разыйфа Дәүлиева (Балык Бистәсе, Яншык авылында язылды - МШ): Урыслар күпчелек частушка яраталар. Урысларга җиңелерәк яшәве. Урыс халкы күпчелек укый. Әүвәл әүвәлтеннән алар укыганнар. Надан калмый урыс халкы. Бездә бик сирәк, безнең татардан зур кеше чыккан кешеләр. Бездә бит я шагыйрь дә я җырчы, я журналист - я гармунчы. Надан кала безнең татар халкы, эшкә бирелгәннәр алар, шуның өчен укый алмыйлар. Безнең татар халкы шикелле эшләүче белмим кайда гына бардыр. Татар халкы бик эшчән халык ул. Мөмкинчелек юк, наверное, укырга. Аларга гел тамак туйдырырга, киенергә, тормыш алып барырга. Урыслар.. Әйтәләр бит, есть ладно, нет ладно, дип. Урысларга булса ярый, булмаса ярый. Безнең татар үлә-бетә, эшләп эштән кайта кич белән, өендә тагын егылып эшкә тотына. Ә урыслар инде капка төбендә утырып семечка ашыйлар. Безнең татар капка төбендә утырмады. Әйтәм ич, урысларга булса ярый, булмаса ярый. Сөте бар икән сөтен чөмерә дә, тозлы кәбестәсен ашый бәрәңге белән. Ә безнең татар чтобы яхшырак булсын, киенергә булсын. Эшли дә эшли безнең татар халкы. Укыса яхшырак инде, минемчә. Нәчәлник була, күп акча ала, почетлы була укыган кеше. Укымаган надан кешене санга сукмыйлар. Син анда маңгай тиреңне сыпырып чәчең белән җир себерсәң дә, никадәр хәтле эшләсәң дә сине барыбер санга сугучы юк. Надан калырга ярамый, наданнарны басалар.
|