Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Котлау

Хөрмәтле Мәсгудә апа! Туган көнегез котлы булсын! Халкыбызның нечкә күңелле, батыр йөрәкле моң сандугачы, алай гына да түгел, аның үзе дә белеп бетермәгән музыкаль мирасын барлау, эшкәртү, дөньяга таныту кебек изге эш башкаручы сөекле тырыш кызы булып озак-озак еллар яшәгез! Илһамлы озын гомерегезгә җитәрлек сәламәтлек, гаиләгезгә иминлек, сүрелмәс яшәү дәрте, саекмас илһам чишмәсе, мул иҗат уңышлары бирсен Сезгә Ходай! Бәйрәмегез мөбарәк булсын!


Асия Маликова