Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Сәвәләй ансамбле репертуарыннан

Зәй районы, Сәвәләй авылы. Җитәкчесе – Ольга Трофимова
Москов Баян, Трофимов Яков, Черкасов Анатолий – гармунчы
Әре узсаң да кер, туган,
Бире узсаң да кер, туган,
Әй, атларың армас, туннарың тузмас,
Безнең исәнлекне бел туган.


Күкнең кабаклары ачылса
Күк эчләрен бергә күрербез,
Ходай бәхетләрне ким язмаса
Гомерләргә бергә булырбыз.
Сезнең белән безнең арада
Үскән, диләр, чуклы тал,
Чуклы талның чугын өзмәек,
Берләр беребездән бизмәек.
Нарат асты
Алдым трантас, җиктем пар ат,
Куйдым талларын тарап,
Биеп-җырлап җөрей[к]гәле,
Торсыннар безгә карап.
Зәңгәр чиләкләргә җыйдым
Биек тауның чиясен,
Тау башына менсәм
Күренер күк тиясең.
Машиналар кү[п]бәле,
Барда җәшел түбәле,
Аузы белән кош тоталмый,
Бар да безнең кү[к]гәле.
Мәләкәс көе
Фуражкаңны күтәреп ки,
Мәләкәсләр дисеннәр,
Гармуныңны тартып уйна -
Матур кызлар сөйсеннәр.
Җыйдым җиләк, җыйдым җиләк
Бөрлегәннәре белән,
Без җөрибез Сәвәләйдә
Бер дигәннәре белән.
Уен җыры
(Боламык бәйрәменең уен җыры. Яңгыр яумаганда боламык пешереп ашаганнар. Шуннан яңгыр яуган.)
Эзейнең сулары ай тирәндер,
Тирәндер җирләре билдәндер,
Уен башлаулары ай бездәндер,
Күтәреп алуы сездәндер.
Клинкурлар алдым ай җиләнгә,
Көмеш инә кирәк җөйләргә,
Яхшы адәмнәр килгән җыр тыңларга,
Габрәт (гыйбрәт-МШ) җыры кирәк җырларга.
Тәтемәле көе (авыл исеме)
Белмәсәк тә җырлыйк әле
Тәтемәл көйләренә,
Җыелышып төшеп китик
Җәмле Зәй буйларына.
Яшь чагымда күкрәгемә
Чәчәкләр кадамадым,
Чөнки җәшьлек үзе чәчкә –
Кирәк дип санамадым.
Таудан барабыз (5 әби җырлый башлый, Кушымтада калганнар кушыла. Агапова Е., Фомина Е., Кудряшова Т., Москова Пелагия, Слепөова Анна)
Җырлап кына җырлап без карыек,
Килешерме безнең көебез,
Таудан барабыз,
Таудан барабыз,
Җырак арабыз.
Килешерләр булса көйләребез
Гомерләргә бергә җөрербез,
Алма түгәрәк,
Алма түгәрәк,
Җөрик бергәләп.
Кәләй авылы көе
Кәләй урамнары ла озын урам,
Баш-башында тимер лә ай, һайла, кулиса,
Эндәшәм, эндәшәм дә аваз бирми,
Кәләй урамнарында ай, һайла, җугыйсә.
Эзей буйларына ла без төшәрбез,
Колачларны ла җәеп лә ай, һайла йөзәрбез,
Кычкырыр ла күке лә, сайрар былбыл,
Шул чагында ничек лә ай, һайла, түзәрбез.


Туй күренешләре


Биекәйләр икән баскычыгыз,
Сафиян итек белән басарбыз,
Көмеш булмаса алтыны бар,
Алтын ачкыч белән ачарбыз.
Биекәйләр тауның башларыннан
Тәгәрәпләр килә бер мичкә,
Кодачалый булып килгәннәр иек –
Урын бирмәссезме бер кичкә.
Садның бакчасына кергәнием,
Сад бакчаларында түтәлләр,
Өстәл башлары диеп килгән иек –
Өстәл башларында бүтәннәр.
Иртәләрдә торып печәннәр чаптым
Биеккәй тауларның кашларын,
Зур өметләр белән килгәнегез –
Бушатырбыз өстәл башларын.
Зәңгәр һавалардан очып бара
Җепкә тезгән кебек торналар,
Кодачалый булып сез килгәнсез –
Утырыгыз инде, кодалар.
Безгә кодалар ай килгәннәр,
Барсында постаулар кигәннәр,
Күпләр килмәгәннәр, аз килгәннәр,
Бар да без дигәннәр килгәннәр.
Ай, ил килдек инде, ил килдек,
Кырык чакрымнар килдек без,
Кырык чакрымнар без килмәдек –
Җуйган малны ла эзли лә килдек без.
Бормаларда борма менеп киткән
Безнең кәнсәләрнең баскычы,
Алтыннарда микән, көмешләрдә микән
Безнең кыяматлык ачкычы.
Иртәләрдә торып тышка чыксам
Күк күгәрчен йөри өрлектән,
Без элмибез сезгә күңел көрлектән,
Дәүләтебез сезгә сөрлектән.
Акыкларда салдым акмаска,
Каләнбәрләр салдым батмаска,
Бу да әйберләрне без эләбез
Кире генә әйләнеп кайтмаска.
Садның бакчасына кергән идем,
Садның бакчасында кибәннәр,
Рәхмәтләр яусын кодаларга –
Бигерәкләр зурлап килгәннәр.
Эзей буйларында егетләр йөри,
Ак укадан үргән камчысы,
Егетенә карап кызлары үскән –
Алтын көмешләрнең тамчысы.
Бакчаларда бадиян чәчәк ата,
Кулым белән тотып тараттым,
Егет акылларын безләр белмибез,
Буй сыннарын күреп яраттык.
Биеккәй тауларының башларында
Чистай каласының дегете,
Моңаймагыз әле, борлыкмагыз,
Хур итәрлек түгел егете.
Аклы читса белән күкле читса
Мамык мендәрләрнең тышлары,
Сөеп алган белән сөеп барган
Очтымакның асыл кошлары.
Гомерлеккә безләр ай килмәдек
Болай зурлап кадер итүне,
Китәр вакытыбыз җитеп бара
Чыңарыгыз безнең ипине.
Түгәрәк күлләрнең уртасында
Үрдәккәйләр белән каз гына,
Безнең күчтәнәчләр зурдан түгел –
Ипекәйләр белән тоз гына.
Биеккәй тауларның ай башларында
Ак кләтләргә урын юк,
Аягыбыз арды, кулыбыз талды,
Өстәл башларында урын юк.
Яңа өйләремнең өйләр почмагы,
Почмагында аның учагы,
Аягыгыз арса, кулыгыз талса –
Әнә сезнә өстәл почмагы.
Биеккәй тауларның башларында
Бөгәрләнеп ята бер тәкә,
Татулыклар белән без бүләрбез –
Кеше саен җитәр бер тәңкә.
Кояшлар да чыгар мартиннан,
Мартин тауларының артыннан,
Арттыра торсын Ходай дәүләтләрен
Без ашаган-эчкән артыннан.
Тәрәзләрне ачып мин сызгырдым
Болан печәннәре кипсен дип,
Болын печәннәре кипкәндер,
Безгә кайтыр вакыт җиткәндер.
Атларымны җигеп юлга чыктым,
Юлның буйларында юа бар,
Аталардан бала аерылу
Әвәледән калган йолалар.


Мәсгудә Шәмсетдинова архивыннан