Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Каргалы (59-65)

+++ 59. Татар Каргалысы, 28 июнь, 1991 ел.
Аетова Хөсниямал Нигматулла кызы. 1910 нчы елда 10 нчы майда туган. Әти-әниләре “яланда ятып” иген үстергәннәр, малчылык, кымыз белән эш иткәннәр. Әти-әнисе дә шушында туып үскән. Колхозда эшләдем. Тормышка чыктым 15 җан семьялы кешегә. Биемнең 8 баласы бар ие. Иремнең әнисе миңа би була. Ә әтисе – биатай.
Яза Мәсгудә Шәмсетдинова.
(Татарча Мәүлид, Салаватлары матур) (колхуалланың ярдәме турында, пигамбәрне сихырләү турында, сихырчы Агзам турында, Ән-нәс сүрәсе белән котылган сихырданнарны сөйли - МШ). Чебенледә Мостафаның кызы Оркыя иде, Оркыяның кызы китап чыгарам дип әйткән, бабасының китабы аңарда.
М: Хөсниямал апа, каян килгән халык бу авылга?
Х: Казаннан килеп утырган ди бу халык. Кәгазе бар иде инде, гәзит кисәге. Монда байлар булган, куйлар, ничәшәр мең зур күтле сарыклар асраганнар. МТС диләр инде хәзер ул урынны, анда өй хәтле зууур казаннар белән май эреткәннәр баскычларга менеп. Малның карынын һәйбәтләп юганнар да ертмыйча гына, йонны ягын тышка куеп эч ягына эрегән майларны тутырып юкә белән бәйләп, аслы-өсле куеп читкә җибәргәннәр, сәүдә иткәннәр. Әниемнең әнисе Казаннан шунда сарык йоны юарга килгән, тормышка чыккан. Кайсы эчәк юган. Күп кеше Казаннан килгән. Байлар бардак ачканнар. Безнең бабайлар инде, Фәридәнең әниләре, Сәрви бар Сакмар очында, ул белә инде ничек килгәннәрен. Сәрви Бадалова. Әбиләрнең ничек килгәннәрен, ничек тормышка чыкканнарын ул белә. Ул бездән өлкән. Монда Каргалыга килеп чыкканнар байлар повозкалар белән. Казан ягыннан килгәннәр урын эзләп. Нәрсә исеме бирик, бер көтү каргалар килеп чыккан, Каргалы дип бирик исемне, аннан соң бер көтү куй килеп чыккан. Бу куй - дәүләт, бәхет. Аннан бер көтү эт килеп чыкканда – последний вакытында этләргә калачак икән бу авыл. Монда Сәгыйть Хәялин атаман бер бай кеше килгән. Аның иң беренче салган ике ятажлы өе бар иде. Сүтеп әрәм иттеләр.
М: Сакмарга ничек исем биргәннәр?
Х: Белмәдем. Анда Каргалы суы да бар. Монда ничә мең, ничә мең куй йөреткәннәр. Байлар күп иде монда. 12 мәчет булган. Байларны лишать итеп төрлесен төрле якка җибәрделәр. Сөендековларның байлыгы минеке хәтле дә түгел иде. Кеше яллагач дип сөрделәр. Алтын көмешле байлар түгел. 1919 да пожар булды, 1921 нче елны ачлык булды. Чикерткә канаты да юк. 5 десятина иде җир безнең – шуның күкрәп үсеп утырган заманыннан саламы да калмады. Кап-кара җире генә калды. Халык бәрәңге чәчә белмәгән элек, ачтан бик күп кешеләр кеше ашадылар. Бер нәрсә үсмәсә хәзер хөкүмәт икенче җирдән китереп бирә бит.
(Коръән укый. Мәкаме матур ). Пәйгамбәргә салават әйтәләр, әгәр дә әйтмәсәң укыганың кабул булмый ди. Салават мәкъбүлә. Карт мулланың абыстаеныкы. (Салават укый). Абыстай сөйләгәнен сөйлим.


Миграҗында күргәнсең ике галәм дәүләтен,
Өммәтенә булсын өчен сигез оҗмах дәүләте
Бер көн эчендә йөретте биш намазның нәүбәтен.
Бер ишарәт белән ярды айны бармак тибрәтеп,
... тиз җуелды шикәр балның кыйммәте.
Шәфәгате шул кадәр иде өммәтенә даимә,
Теләмәде ата-анасын, теләр иде өммәтен.
Даимә әйткел салават, зекер, ... исмен аның,
... насыйп булыр сиңа Кәүсәренең ширбәте.
...
Күп салаватлар әйтсәк ... булырсың һәм өммәте.
Сөхбәтен сәхабәләр белән күрсәң бер заман,
Үзе якты ай кебек, әсхабләре йолдыз сыман.
Телә...языгын
...
...
...
Мин Мөхәммәд өммәте дип булма мәгърур идани
Кыйл раббыңа гыйбәдәт, тот Рәсүлнең сөннәти.

Шәригать әмерен йөрт, Алланың хөкемен тот,
Бәс булырсың өммәтле, ирешер Аллаһ рәхмәте.
Я Илаһи, бир хөрмәти Мөхәммәдин Мостафа,
Җан бирү хәлдә аерма бездән иман дәүләтен.
Бер кеше әйтсә салаватны ихлас белән күп итеп,
Таки җәннәт эчрә чыккан төрле ... нигъмәте.
Хәмди бихәмди ул Ходайга хәмедләр булсын бу көн,
Безгә җибәргән Рәсүлгә сәламнәр булсын бүген.
Тугды бу көн нуры әхмәт сәламнәр булсын бүген,
Күп салават тәхиятләр мәдехләп әйтик бүген.
Килсен мәүледен .. гыйззәти җан илә ихлас илә
.. хөрмәтен.
...........................................
(Мәүлид мәҗлесләрендә укыла торган татарлаштырылган Сөләймән Чәләбинең вариантын көйләп укыды. Башы, багышлаулары татарча. Cалаватларның озын вариантлары белән - МШ.)
Михрәбига абыстайдан алынган Мәүлид. Абыстай һәм мулла абзый Каргалыныкы түгелләр. Каян килгәннәре билгесез. Мулла абзый сугышта булган. Монда күчеп килделәр. Кунакларда абыстай Мәүлед укып йөрде. Башка кеше аны укымады. Мин мулла абзыйдан сорап алдым бу мәүлидне. Абыстайның көе икенче иде. Минеке икенче. Һәркемнең үз көе була. Ул мәүлид күп ул. Монсы кыскача. Сәрвидә (Сәрвиямал Бадалова - МШ) әллә ничә төрле ул. Бадаловада. Сәрвидә әйбәт, борынгыча. Ә моны абыстай кыскартып кына язган. (инналаһевәмалә салават белән башлый. Көйләп Коръән укый. Ясин - МШ)
Бездә салават итмичә Коръән башламыйлар. Китапларда әйтә бит, салаватны әйтмәсәң укыган Коръәнең дөрес түгел ди. Кыямәт көндә безгә бер ярдәмче дә юк. Әниебезгә барабыз, әтиебезгә барабыз. Алар әйтер үз хәлебез хәл. Шуннан пигамбәрләр дә әйтер үзебезнең хәлебез хәл дип. Шуннан соң ахырзаман пигамбәре иң соңытын туган пигамбәр безгә шәфәгатьче шул пигамбәр. Без шуңа салават әйтергә тиешбез. Көненә йөз Тәхлил укырга куша. Ля Иляһы илляллаһ, тәсбихтан чыгасың Тәхлил. Хет әтиең, хет әниең үлгән икән шул тәхлилнең укыган савабын әтиеңнең-әниеңнең әрвахына багышлыйсың. Гөнаһлыларны ярлыка, кыямәт пигамбәренең шәфәгатен насыйб ит, дип, син дога кыйлсаң ата-анаңның кыйлган гөнаһылары ярлыка. Бер бәндә зиратка менеп 100 тапкыр Тәхлил укып ди, шушы кабер әхелләренә багышласа, бөтен кабер әхелләренең гөнаһыларын ярлыкыйм ди. Китап укымагач, белмибез бит. Кайбер кеше хәер бирми, әти-әниләрен искә алмый, әнә бер бәндә, ди, 3 колхуалла укыса, колхуалланы укып үзегезне үзегез мәсихлап ятыгыз. Кай җирегез авыртса да колхуаллланы укып сыпырыгыз, шул авырткан җирегез бетәр ди.
Хәлиулла Хәлфә Икра сүрәсе белән өшкерде. Күрше Мәхмүт бабай бар иде. Шул әйтәдер иде - белеп алган Икра сүрәсен, шуның белән өшкерә дә өшкерә ди. Кемне алып килсеннәр шуларны лечить итәдерие. Кулларын бәйләп куеп дулаган кешеләрне өшкереп терелтә. Тиле кешенең маңгаена КПСС дип язылган иде ди. Авыруларым агып китсен дип кулъяулыкларын ташлаган суга. Терелде, эшләде бухгалтер булып эшләде. Алты Бармак дигән китап буенча фал ачты кызы, Кияве мулла – Оренбургта мулла булып эшли.
Минем китап ачтырганым булмады. Без өч кенә ай укыдык. Бер көн тәҗвидкә кердек, бер көн хәдискә кереп калдык. 1932 нче кияүгә чыктым. Ач вакыт. Ирне күрмичә иргә бирделәр. Хатын аерган кеше булган. Бер күрше апа әйтте, бар да куй, ач вакыт. Кулында ирнең 6 баласы, бер атна ашаттылар. Аннан соң бетте ашлары. Ул вакытта байлар юк иде инде. Кичке уеннарга йөрмәдек. Элек бәетчене яллыйларые туйларда. Әхмәтдин исемле кеше, ул почмакта бәет әйтеп утыра. Аның күкрәге киң иде. аны атка утыртып. Төнлә кияүне алып киләләр, бәет әйтеп. Кыңгыраулар белән, чәчәкләр белән матурлап атларны. Яшьләрдә гармун булган. Скрипка булган, Масипов Нургали скрипкада уйный ие, Хөсәен дә. Шул туган ике егет скрипкаларда уйнадылар. Кунакка чакыралар ие. Сөннәт туена тик туганнар килә. Скрипкачылар бармый сөннәт туена.
Коръән багышлау:
Бисмиллһиррахмангиррахим, Я Рабби укыдым мин, шушы каләми шәрифне үзеңнең ризалыгың өчен, атабыз Адәм, анабыз Һаваның арвахына багышлыйм. Үзеңнең дустың, хәбибең Мөхәммәд Мостафа сгв нең газиз рухларына ирештер. Бөтен әүлия вә әнбияләрнең бөтен мосафирларның бөтен дини юлда … булган шаһитләр, вә салихларның, вә заһитләрның, вә габитләрнең ... рухына ирештер. Бөтен мөэмин мөселман ирләр һәм мөэминә хатыннарның үлекләр рухына ирештер ... Пигамбәребезнең күз нуры Фатыйма разыйаллаһыганһеның, Хәсән-Хөсәен газыйаллаһыларның рухына ирештер. Анабыз Һаваның балалары, Хәдичәи Кобра, Гайшә, Әминә, сөт анасы Хәлимә разыйаллаһы рухына ирештер. Һәр терекләребезгә тыныч, сау-сәламәт, бәласыз казасыз киң ризыклы тормышта туры юлга күндер. И Раббым ... син безнең теләкләрне кабул ит. Бөтен югарылык, бөтен бәрәкат иңдерүче Син, үзең кабул ит. Хосусән әтиләремнең, әниләремнең, бөтен әби-бабаларыбызның, бөтен ир, бөтен кыз кардәшләребезнең рухларына безнең укыган каләм шәрифенең савабын ирештер. Бөтен картларыбызның, шулай ук үлгән яшьләребезнең гөнаһларын гафу ит. Терекләребезне бәладән, михнәттән саклап тугры юлга күндер. Тәуфыйкъ, истикамәт бир, үлеп тә газапта ятучыларның газапларын гафу итеп газаптан коткар. Газапсызларның савапларын арттыр. Бездән дога өмет итүче дога кыйл дип васыять итеп үлүчеләрнең рухына ошбу укыган каләм шәрифнең савабын ирештер. Амин, кабул ит. И рәхмәтле Аллам, без фәкыйрь бәндәләрең хәбибең Мөхәммәди Мостафа саллалаһы галәйһи өммәтләренең рәхмәт назырың белән карап гөнаһларыбызны гафу кыйлып, тәуфыйк һидият бир. ... пигамбәребезнең сөннәтен тотып, кыямәт куркуларыннан халәс кыйлып оҗмахның вә дидарыңны насыйп вә мияссәр әйлә. Амин.


Килеп кердем өегезгә, тәсбих күрдем чөегездә,
Безне каршы алган өчен рәхмәт яусын үзегезгә.
Кунак булдым өегездә, зекер әйттем түрегездә,
Иман нуры йөзегездә, нур балкысын гүрегездә.
Хөрмәтеңә канәгатем, Рәсүлемә салаватым,
Җөмләбезгә насыйп әйлә рәсүлемнең шәфәгатен.
Салаватлар әйтик әле өмет итеп савабыни,
Салават күбрәк әйтсәк җиңел кыйлыр җавабыни.
Иртән торып салават әйтик, күңелләребез пакъләнсен,
Кабуллыгы күккә ашып рәсүлебез дә шатлансын.
Салаватлар әйтик әле, бу мәҗлес нур белән тулсын,
Бу мәҗлесне ясаучыга сигез оҗмах ачык булсын.
Ходаем зурласын сезне, сезнең белән дәхи безне,
Безне хөрмәт иткән өчен хурлар каршы алсын безне.
Рәсүленең мәкамен насыйб әйләсен күрергә,
И Ходаем, насыйб әйлә Фирдәвесләрдә йөрергә.
Салаватулаһы галәйхи вә галяйхи әҗмәгыйн җөмләбезгә рәхмәт әйлә я Иляһы галәмин.
Рәхмәт яусын сезләргә, мәҗлесләргә килдегез,
Бер Ходайның рәхмәтеннән мәхрүм булмыйк дидегез.
Алланың рәхмәте яусын мәҗлесләргә килдегез,
Бакый дөньяларга баргач җәннәт булсын урныгыз.
Балаларым, туганнарым, зекер әйтик Аллага,
Хәерең булса бир шуңарга, сөт имезгән анаңа.
Әти-әниең булмаса, аның туганнары бар,
Ата-анаңа хәер биреп җәннәтеңне сатып ал.
Туганнарың да булмаса бир анаң кордашларына,
Ахирәттә сез йөрерсез җәннәт араларында.
Туганларым, ата-ананы онытмаек һич кенә,
Башка көнне уйламасак уйлыйк атна кич көнне.
Ата-анаңа хәер бирсәң каберләре нур булыр,
Дөнья ахирәт үзегезнең кадеребез зур булыр.
Ата-ана догасы – пигамбәрләр догасы,
Ата-анага хәер бирсәгез җәннәтләрдә буласыз.
Хәер гамәлне озайта, казаларны озата,
Хәер бир дә сынап кара – көннән көн бәхтең арта.
Гомер буе күкрәгемдә авыр хәсрәт сакладым,
Әллә риза кыйлмадыммы ата-анамның хакларын.
Өй хуҗасынa:
Догаларымыз ... булсын, әрвахларыгыз шат булсын,
Фирештәләр амин дигән сәгатьләргә тугры килсен.
Укыйм әле, укыйм әле – күңелләрегез ачылсын,
Сигез җәннәт эчләрендә ризыкларыгыз чәчелсен.
Укы дигәч, укыйм сезгә, тыңлыймын сезнең сүзегезне,
Бер Ходаем нурлы кыйлсын кыямәттә йөзегезне.
Карасам йөзегез якты, тыңласам – сүзегез татлы,
Дөнья гизеп эзләсәм дә табылмас бу мәҗлес хәтле.
Дин исламның кадрен белеп, бер ходайга зекер әйтик,
Дин исламда булганлыкка шатланышып дога кыйлыйк.
Безне җыеп зурладыгыз бу мәҗлес хөрмәте белән,
Җәннәт сезне каршы алсын Ходаның рәхмәте белән.
Безгә хөрмәт иткән өчен җәннәт булсын урыныгыз,
... форсат бирсен тиз булмасын үлемегез.
Коръән укып өегездә, зекер кыйлдык түрегездә,
Иман нуры йөзегездә, нур балкысын гүрегездә.
Амин, ярабби галәмин, илаһым кабул ит.


Бер Гариф абый дигән бабай, син укырга яратасың, дип китаплар бирә ие. Кибетләр күп ие, базарга барганда кибетләр тезелгән инде. Элек исергән кешеләр юк ие. Минем әнием сөйли ие, бер хатын зина кыйлып йөргән икән, аны ишәккә атландырып, алама себеркеләр тагып, чиләкләр тагып бөтен халык урам-урам мәсхәрә итеп йөреткән Каргалыда.
Дөя асраган кешеләр булды. Атлар, үгезләр асрадылар. Сакмар зур булган. Көндез бер кеше су кермәде. Хәзер на Бог насрал. Патшадан да курыкмыйлар. Сабантуйларына киләләр иде. Шул вакыт үлмичә китмиләр иде. Без ятим үстек. Кайсына идән юып, тиф, пожар чыкты. Әнигә 5 бала калды.
Бәет – шигырь кебек, кайгыларыннан чыгарган ни була. Минем, әйтик, ирем үлгән икән, шуңа минем моңнарым, кайгыларым турында шигырь язам. Шул бәет була. Аны көйләп укыйлар. Мөнәҗәте дә шундыйдыр турында. Аллаһы тәгаләгә язылган шигырьләрне мөнәҗәт диләр. Миңниямал апай дигән үзе ясап курай уйныйдыр иңде. Кыска ие. Кызы Миңзада исемле. Курай беләдер ие. Концертларга йөрмәдек. Тормыш авыр булды. Кубызда да уйныйлыр ие. Гыйбәдәтел Исламия китап, Иман шарты китапларын бер әби алып чыгып китте. Кыйсса Сәләмбия Сәрвиямал Бадаловада.
1991 ел 8 нче июль, Дәүләтьяров Мохтар Әхмәтхан улы. Каргалыда 1954 нче елны 1 гыйнварда туган.
Бөтен токымыбыз шушы авылда. Безнең авыл Татар Каргалы дигәчтен, татарбыз. Соңгы вакытта болгар дип аңлатып карыйлар. Без бабалардан ишеткәнебез юк. Татар, мөселман. Күптән түгел генә ишеттек болгар дигән сүзне 3 ел гына элек. Казаннан килеп чыкты бу сүз. Безгә аны аңлатып карадылар. Күңел белән кабул итмибез, аңламыйбыз болгар дигән сүзне. Руслар әйтә, 1737 нче елны беренче таш салынган бу авылда, дип. Елизавета Икенче рөхсәте белән Сәгыйть Хәялин 200 гаилә белән килеп поселение ясаган. Без аны белән дөрес дип санамыйбыз. Безнең халык саный, безнең авыл иртәрәк килгән. Без уйлыйбыз, монда булган башкорт җире. Кыргыз халкы кочевать иткән. 1710 нчы елларны булган дип уйлыйбыз безнең авылны. Кабер ташларын тикшерделәр Казаннан килеп, бер нәрсә дә безгә әйтмиләр. Киләләр дә китәләр.
Безнең авылыбыз Татарстаннан читкә яшәгәнгә безнең үз сүзләребез бар. Башка җирләрдә безне аңламыйлар. Мәсәлән, яшьләр үзләренең яратканнарына “кәс” дип дәшәләр. Өч дүрт җегет жыйналалар да, кәсләр янына барабызмы, диләр. Кызлар янына барабызмы, дигән сүз. Кызлар җыйналып, “кәсләр янына барабызмы”, дип сөйләсәләр, яраткан егетләрен аңлата.
Сабантуй.
Мохтар: Язгы чәчү беткәч шул куанычтан сабантуй ясыйлар. Ял көне ясыйлар. Төрлечә көрәшләр була, батырлар була. Баганага менәләр. Биек багананы сабын белән сылап менми торган итеп ясап куялар да су сибеп шунда менәләр. Зур ләгәнгә катык салалар да аның эченә акча ыргыталар. Көмеш акча. Төрле акча ярый, бакыр да ярый. Ул кызык өчен, баер өчен түгел. Аны авыз белән алырга кирәк, телең белән эләктереп алырга кирәк. Ул бик кыен. Катыкка чумуы авыр. Бездә ул тукталды, ун ел элек катыкка чумып бездә бер бабай вафат булды. Без хәзер кулланмыйбыз. Тын алган бабай чумган вакытта. Ул бик күптәннән килә торган катыкка чуму. Атлар чаптырабыз. Безнең авыл атларны бик ярата. 300 гә якын ат бар. Кымыз ясыйбыз бия савып. Җәй көне 100 ләп кеше ял итә. Казан татарлары алар дала татарлары түгел бит. Без дала татарлары. Беренче бездә ат. Атың булса син кеше. Безнең авыл урнашкан ике елганың бергә кушылган җирендә. Зур елга Сакмар, уң ягыннан Каргалы дигән су килеп кушыла. Шуңа карап Сакмар ягында торган авылның очы Сакмар очы дип атала, Каргал буенча торган авылның очы Каргалы очы дип атала. Нигәдер аскы очыбыз Дунай ягы дип атала. Каян килгәндер. Анда күбесенчә производственный зона. Машина - тракторный мастерской. Бәлки, Сакмар белән Каргалы кушылгач киңәеп киткәндер. Дунай сыман. Шулай дип тә әйтәләр. Элекке вакытны алсак Каргалы бик тыныч иде. Чит кешене керетмиләр иде авылга. Анда милиция дә юк иде. Үзебезнең ата-бабалар үзләре шуны карый торганнар иде. Урманга барсаң бер эт-адәм булмый торган иде читтән килгән. Куркытканнар, ата-бабалар нык торганнар. Алар көне-төне саклаганнар. Ничек саклаганнарын әйтергә кеше дә юк инде хәзер. Хәзерге вакытта су буена барсаң машина тора, машина юалар, суны пычраталар. Урман эчендә урман тулы халык. Таптыйлар үләнне, тирәкләрне өзәләр. Менә хәзер юкә чәчәк ата, юкәне вич ботакларын өзеп йолкып вич халык йөри шунда. Күбесенчә шәһәрдән киләләр. Атсаң гына аңларлар иде. Хәзер андый законнар юк. Бернишләп тә булмый. Бер закон чыгарга тиештер.
Әйтеп китәргә кирәк, безнең авылда ата-бабаларның гореф-гадәтләре беркайчан да тукталганы юк. Никях укытып, яучы җибәреп, туйлар ясап – борынгыча бара. Әбиләр йөри яучы булып. Атларны бизәп баралар. Ыштан балагын кыстыралар яучылар. Егетләр ягыннан мәһәр сандыгы килә. Кием салым була, мал-туар кәгазьдә язылган була. Ул тауар киленнеке. Аның эше нишләтсә дә. Килен төшкән вакытта киленне бастыралар мендәргә. Тоттыралар сарыкка, аннан йортка кереп китә. Безнең мөселманда сарык бит – йоны да булсын, ите дә булсын, дигән мәгънәдер инде.
Нәселләр күп, әмма барысы да бертигез. Бездә Бүре дигән нәсел бар. Безнең исем Каеш. Безнең Мостафа бабай күннән каеш ясаган. Бәетче Әхмәт нәселеннән Шәүкәт.


+++60.Редакция адресы: 460040. г.Оренбург
ул. Алтайская,5/4
Тел:8(3532)27-91-45
e-mail: vaqit@mail.ru
Кеy words: Tuy (wedding) rituals, Games, Believes and rituals in supernatural power…
Kлючевые слова: Свадебные ритуалы, игры для молодежи, магические ритуалы...
Турында: Туй, туй җырлары, Әйлән-бәйлән, йөзек салышлы, боз киткәндә теләк теләү, Дунай ягындагы Усман-скрипкачы, Бака белән елан сугышканда кешенең кулын чайкатып эчү,
Катнашучылар: Аитова Мәүдүдә (1931), Баширова Фирдәвес Хөсәен кызы (1928), Рәхимова Миңзада Рәхматулла кызы (1924), Дунай ягындагы Усман-скрипкачы.
Аитова Мәүдүдә, 1931 нче елда туган. Әтисе сугышта вафат.
Нужа күреп яшәдем. Прицепщик булып эшләдем колхозда. Шушы Каргалыда тудым. Биш колхоз иде безнең Каргалыда: Сталин, Сабанчы, Буденный, Калинин, Чкалов колхозлары.
Туй.
Туй бер атна кыз ягында була, шимбәдән башлана. Беренче көнне утыралар, уйныйлар. Икенче көнне килеп хәл белешәләр. Яучыдан соң мәһәр китерәләр. Кыз ягындагы туганнар мәһәр күрсәткәч кызга ярдәм булсын дип, акча бирәләр. Ризык бирәләр. Ләвәш бирәләр, каз бирәләр. Ит салганы бәлеш дип атала. Туй ашы. Ул вакытта аракылар юк, бал коялар, төсен матурларга чөгендер салалар. Икенче көнне бөтен кыз ягыннан ярдәм иткән халыкларны, пилмән пешереп һәйбәт итеп, мунча ягып, кунак итәләр. Йөзәйдә икенче төрле. Атна буе туй мунчасыннан көндә туганнарын кертеп кунак итәләр. Әби-чәбиләр еларга кушмыйлар кызга, түзәргә тырышып, әти-әнисе белән матур итеп саубуллашып китәләр. Бездә хәтта алып киткәндә ат белән артка карарга кушмыйлар йортка төшкәндә. Әбиләр дога укып калалар. Кыз белән егет чыгып киткәннән соң Аллаһ әкбәр дип әйтеп калалар, Тәкбир әйтәләр. Мактап йырлыйлар.
Кодалар йыры:
Биек икән тавыгыз,
Каршы ява карыгыз,
Без килдек тә кунак,
Хәзер үзегез барыгыз (җырлый).
Хәдия әби бик матур йырлыйдыр ие бит. Егет ягыннан килгән кодалар йырлыйлар:
И икегез, икегез дә,
Икегезнең битегез, шул,
Икегезнең битегез,
Икегез дә пар килгәнсез,
Тигез гомер итегез.
Биек икән тавыгыз,
Каршы ява карыгыз,
Без килдек тә кунак булдык,
Хәзер үзегез барыгыз.
И икегез, икегез дә,
Икегезнең битегез, шул,
Икегезнең битегез,
Икегез дә пар килгәнсез,
Тигез гомер итегез.
Йырлыйк әле, йырлыйк әле,
Йырламый тормыйк әле,
Йырла дигән кодачаларның,
Сүзләрен тыңлыйк әле.
Тамак җитми.
И тулдыйнде, тулдыйнде лә,
Буразнасы булдыйнде, шул,
Буразнасы булдыйнде.
Сез кодачалар, кодалар җырлагач
Күңелләребез булдыйнде.
И кодакаем, йырладың,
Йырлап безне зурладың,
Безне зурлаган өчен
Оҗмах булсын урыннарың.
Бу көйнең исеме Алмагач. Җиңел көй. Озату, Таң атканда, Сарман, Идел – көйләре авыр.
1930 нчы елгы. 55 нче елдан бу авылда. Шарлык авылыннан, Йөзәй авылы.
Карурманнан чыккан чакта
Карадым мин каерылып,
Карамас идем каерылып (3 тапкыр)
Калды авылым аерылып.

Биетәбез, биетәбез,
Биетәбез без сине,
Үзебезнең тирәләргә
Килен итәбез сине.
Алларында алырбыз,
Гөлләрен дә алырбыз,
Үзебезнең күршеләргә
Килен итеп алырбыз.
Ал булмый булмас инде,
Гөл булмый булмас инде,
Бер болганмый су да тормый,
Болганмый булмас инде.
Их дускаем, килдеңмени,
Күрмәдем килгәнеңне,
Туган айларга охшатам
Елмаеп көлгәнеңне.
Су буена төшкән идем,
Яшәргән суганнарым,
Яшәргән суганннар кебек
Яшәгез туганнарым.
Күктәге аклык белән,
Сез дусларны тәбрик итәм
Бүгенге шатлык белән.
Туйларда җырлый бирәсең инде. Бию аерым иде инде. Биетәбез, биетәбез без сине.
Ул вакытта егетләр кызларга тимәделәр. Бер кызда авырлы булып чыкмады ул вакытта. Менә кияү өенә керә бит кыз. Шунда егет белә инде кызның хәлен. Егет ягыннан кыз ягына хәл белергә киләләр парлап. Шул кияү җиңгәсе әзерли, шул вакытта простыняларын күрсәтә. Аннан соң чәк-чәгигә пычак кадыйлар – кыз булса. Кыз булмаса – чәк-чәгине икегә аера. Ә хәзер бит инде авырлы булып баралар. Бер кешене сөйләделәр. Исемен әйтмим. Хатыны өстеннән ире йөргән. Шуннан соң хатыны авырлы булган. Ике кызы булган. Өченчегә авырлы. Теге хатынын кайтарып ебәргән. Тегенең йөргән хатыны белән ишәккә атландырганнар да, ишәкнең койрыгына бау тагып бауга бәйләгәннәр дә теге йөргән хатынын урамда йөреткәннәр. Ыстрам итеп йөргәннәр. Аңарга да карамаган, барыбер бу хатын белән торган. Авырлы хатын кайтып киткән. Шуннан соң торган, йөргән хатыны үлгән, теге ир инде мунчага кереп бөгәрләнеп үлеп калган. Тәрбиясез үлгән. Әни сөйләде шуны.
Рәхимова Миңзада Рәхматулла кызы, 1924 нче елда туган. Егетләр китте сугышка, без киттек ФЗУ га, биш ел сугыш белән үтте гомер.
Кулъяулыклар ыргытасың боз акканда теләкләр теләп. Әйлән-бәйлән уйнадык яшь вакытта. Йөзек салышлы уйнадык. Ике якка утырабыз, фантик җыябыз. Бу фантикка ни наказ, дип кычкыралар. Дунай ягында Усман исемле эскрипкәче бар иде. Үлде инде. Бик матур уйный иде эскрипкәне. Балалары читтәләр. Бака белән елан сугышканда әни аларны аерган. Андый кешенең кулы дәва була дип әнинең кулын чайкатып эчәләр тде. Кемнең эче авырта, кем тышка чыга алмый, кем сиялми, әнә шундый халыкка кулын чайкап бирә. Бисмилласын әйтә иде. Таяк белән елан белән баканы аерган. Бер нәрсәдән дә курыкмый иде әни.
Бәширова Фирдәвес Хөсәен кызы, 1928 нче елгы. Каргалыда туган.
Сөембикә сикергән мәчет башыннан. Сәрвиямал Бадалова әйтте, хәзер Сөембикә журналында дөрес итеп язмыйлар, диде.


+++61. Нуретдин Салимов Бүз Тургай, Озын көйнең үз сүзләре була.
1897 нче елда туган.
1991 ел, 30 июньдә языла.
Нуретдин бабай:
Агыйделкәйләрне ай кичкәндә бер йырладым ишкәкләрем ишкәндәй,
Әй, бер җырладым, дусларым, бер йыладым, узган гомерләрем искә төшкәндә, ди.
Ирәндеккәй буйлары бигерәк матур ак тирмәләр корып җәйләргәй,
Әй, кайларга ла барма дуслар ла булсын, каршы чыгып атларың бәйләргәй, ди.
Башкортостанда армиядә булдым. 16 нчы елны хезмәткә алындым. Мәгариф Шурасы дигән урын бар иде Каргалыда. Шунда эшлидер ие безнең Каргалының аң-белем белгән җегетләрдән ике егет, Исхаков Сәйфи дигән берәйсе. Берсе Ибрагимов Гали дигән иде. Шуннан бер вакытны болар безне армияга чакырганны ишетәләр дә безне чакыралар үзләренең утырган җирләренә. Нуретдин, әү, менә сез армияга китәсез, ләкин, без кушканча бар да. Менә без сезне Башкортостанга җибәрәбез караңгы почмакларга аң-белем тарату өчен. Ай, ярар, дип каршы килмәдек. Алар безгә документлар, подводалар бирделәр дә юлга чыктык та киттек. ... Фәрхетдин Карый дигән карый бар иде монда. Мин шуның кулында күп тәрбияләндем. Аның улы бар иде Мөхәммәд исемле. Аның ике хатыны бар иде. Шул карый кичләрендә озак итеп җырлар җырлый торган ие. Мәсәлән (җырлый):
Дөньядыр бу, дөньядыр бу, бик вафасыз дөньядыр,
Күп кешене алдап йөртеп мәхрүм иткән дөньядыр.
Аның сүзләре күп. Фатыйма Абдрахманова дигән кызда аның бөтен сүзләре бар.
Дөньяга мәгърур улып без йөрибез алданып,
Бу шикаятьне укырга мәҗбүр иткән дөньядыр. Шикаять – бу шигырьне, бу сүзләр дигән сүз.
Сүзләре озын. Фатыймада тулысы белән бар. Карыйның укыганнары күп-күп иде. Коръән оңгае белән укыла иде. Бәет – кызганып әйтәләр. Фатыймада аның сүзләре инде. Такмак – биешәләр, үзенә лаякатьле сүзләре була. Такмак – биетә торган сүзләр. Лаякатьле – шуңарга лаек, дигән сүз.
Я мактап, я хурлап, я матур биюләрен сөйләп ебәрәләр инде. Борын заманда тальян гармун булган Каргалыда. Муллалар урамда тавыш чыгарырга кушмыйлар ие. Аерым кешеләр генә озын көйләрне җырлый ала. Озын көйнең үзенең сүзе була. Бозыла, башка сүзләрне кертсәң. Урам көйләрендә урамнарда теләсә нәрсә әйтеп җырлыйлар инде. Гармунчы, скрипкачы дип йөртәләр. Башкортларның озын көйләрендә һәрбер көйнең исеме бар, шуның исемнәрен әйтеп-әйтеп җырлыйлар. Мәгафүр Хисматуллин бик күп җырлый. Татарда андый матур җырлаучылар юк. Татарларның урам көйләре. Искитәрлек җырлары юк аларның.
Мәсгудә: Нигә икән?
Нуретдин: Аны булдырыйк дигән адәм булмаган татарда, башкортныкы булган. Сибай контон дигәннәр, аны Солтанов җырлый. ХХ турында: Бәгъзе берләре, ХХ өшкергән иде, үләннән ясап бирә иде даруларны. Үлән белән, дога белән. Хәмидә кызы шөгыльләнде. Кеше өстенә әйтергә ярамый, күз тия диләр. (Җырлый):
Карадым су төбенә,
Су төпләрендә кара юк,
Хак язганга чара юк, менә Каргалының простой гына көе, Алмагач көе диләр моны.
Ерла, ерла, дип әйтәсез.
Ерсыз егет мин түгел,
Кычкырып ерлап ебәрсәм,
Ерчылардан ким түгел.
Өй артындагы талларны,
Яратмасаң кисәрсең,
Мин сагынсам тәрәзә ачам,
Син җил булып очарсың.

Уф инде,
Нишләсәм дә шушинде,
Ни дисәмдә, ни әйтсәм дә,
Уйлауларым буш инде.
Зимагурлар талчукта,
Кайгырмыйлар мал юкка,
Кайгырсалар кайгыралар
Тәмәкеләре юкка.
Элек әйтәләр ие, кесә талап йөрүчеләр, кешенең кесәсенә төшәләр, аларны зимагур диләр ие. Алар хатын кызның башыннан шәлен тартып алып китәләр, зимагур диләр шундый кешеләрне. Зима – кыш, гур – кайгы. Алтын, көмеш, гәүһәр, якут җаныем бармаакларында. Теләсә нинди көй белән егетләр җырлый бирәләр инде. Салкын чишмә ул бер җыр исеме. Салкын чишмә, ятып эчмә, күкрәгеңә чир булыр, дип, ерлый торганнар ие шикелле. Көе теләсә нинди көйгә ерлый бирәләр ие. Башкортларда ерлана торган ие Гөльямал. 20 ел көттем инде. Көтәм дә көтәм һаман, дип ерлана. Базарларда сатыла торган маллар кебек безнең хәл, Гөльямал, дип әйтәләр иде.
Мендем биек тау башына,
Утырып яллар иттем ташына,
Әгәр исән-сау кайтсам илләремә,
Тарих язар идем ташына.
Озын итеп җырланган җырның сүзе генә инде монсы. Фатыймам, йөгереп бара торган җирләр түгел, кәккүк чакыра торган җир түгел, йөгереп барып кайтыр идем, Фатыймам, атлап кайта торган җир түгел. “Сибай”да җырлыйлар бугай моны.
Алдап алдым бер көтүченең кара кыз баласын (хатыны Нуретдин бабайның). Башын таба алмыйм бит. Балык килешми. Как балык күрдем –авыруым яңара. Шулай иттереп үзенең төшен үзе юрый. Бәгъзе берләре табибчыларга бара. Менә мин төш күргән идем, дип, табибчыдан сорый. Табибчы күңеле булырдай матур сүзләр кайтарып җибәрә.
Үзебезнең шушы урамны
Кабат-кабат урадым,
Башымда бер кош сайрады,
Бәхетемә юрадым, дип җырладым.
...Очкан ай сар микән (сар дигән кош, оясы сазда була. Күгәрчен кебек.- Нуретдин)
Кунар җире аның саз микән,
Эй, нишләп кенә эчләрем лә поша,
Әллә гомерләрем лә аз микән.
Ана дия, менә дия,
Үтә минем гомерем,

Үтә лә үтә гомерем,
Күтәрелми күңелем.
Җөгереп җитәлмадым,
Үрелеп тоталмадым,
Әллә ни булды телемә,
Сау бул, дип әйтәлмадым.
(Зиләйлүкне җырлый, Әллүки дип уйлый.)
Таң ачысында бер кош Сак, Сак дип кычкыра. Согы үлде диделәр ул авылның кешеләре. Бер хатын балаларын кызганмыйча каргап җибәргәнлектән хасил булган кошлар булганнар.
Сөембикә бахыр.
Мәхбүс – төрмәдә күп төрмәдә ябылып яткан кешене әйтәләр. Ничә еллар бу бинада ялгыз ултыра башым, бер савыт су, бер телем икмәк иде минем ашым. Шул чакта бер кош килә … Сөембикәнең дә бит аның матур җырлары бар. Чыга торган идем аугай, башыма таҗлар киеп, инде таҗ урнына калды, бу озын кара сачем (моңлы сазым көенә). Бу – Сөембикә. Күп аның шигыре.
Кайда китте яшь вакытым,
Назлы үскән чакларым,
А ягы тәмам
Б ягы:
(Туган телне җырлый). Сания исемле кызга бирдем мин бу йортларны, бу бакчаларны совет белән. Шушы йортларга хуҗа Сания. Эч пошу – күңелсезләнү. Муса Җәлил Хөсәения мәдрәсәсендә директор булырлыкка укыган, бахыр. Атасы Мостафа. Мостафа авылыннан чыгып киткән. Муса Җәлил шул чагында 6 яшендә булган. Бездә 26 лап яхшы байлар бар иде. Мөхәррәмов Рәхмәтулла – иң өлкәннәре иде байларның. Алар турында сөйләгәндә тавыш колагымнан чыга. 15 меңгә кадәре куй алып Минауныйга әнә шул Минауныйдан алып кайтып, казахлар белән Еланчык тавында көттереп җәй буе шуларны кассапта суйдырып безнең Каргалы кешеләре ике ат белән итен-маен ташый торганнар ие. Мәхмүт бай, Әхмәт байлар миллионерлар. Безнең Каргалы байлары шикелле түгел. Мин каравылга кердем халык бакчасына. Шунда балага исем куштырырга мулланы чакырдык. Карбуз, кавын. Революцияга хәтле халык бакча утыртты. (Йөзек салыш турында сөйли).
Фатыйма Габдрахманова, Вәлиулловна. 1927 нче елда туган. Әллә җидесендә, әллә алтысында тудым шушы айның. Кызым белә инде. Чүлмәкче Хәмидулла дигәннәр бабаемнарны. Бер җирдә алып барып сатканнармы. Әтиемнең әтисе. Әни яклары бик ярлы булганнар. Май чүлмәкләре, сөт чүлмәкләре. Каргалы кешеләре. Каргалының кайчан оештырылганын Мостафа бабай беләдер иде. Үлде инде.
Ялгыз аккошны күрсәм,
Өзелә бәгырьләрем,
Нигә белмәдек икән без
Яшьлекнең кадерләрен.
Иркәм юкларга үпкәләп
Ятларга китерсең бит,
Уйла, мине, үзеңне дә
Бәхетсез итерсең бит.
1986 нчы елны 18нче мартта язылган.
Языйм микән, җитәр микән, язу файда итәр микән,
Бу кайгылар бетәр микән, гомерлеккә китәр микән.
Кызыл гөл булмаса икән, чәчәген коймаса икән,
Балаларыңнан аерылып торулар булмаса икән.
Эчем пошса укыйм китап ачылмасмы күңелләр дип,
Исәпләсәм хәйран булам, киләчәк бу үлемнәр дип.
Мин шулай өзелеп сагынганда йокы алмый минем күзләрем,
Күңелем белән сезгә хатлар язам, кала инде әйтер сүзләрем.
Сезне сагынып өзелеп утырганда моңсу итеп йомшак кар ява,
Ташладыгыз балам, оныттыгыз ана барлыгын,
Үстергәндә һич белмәгән идем күңелегез шундый тарлыгын.
Әни дигән кеше бик кадерле акыллары булган балага,
Сәлам хатларында кызганалар ялгыз торып калган анага.
Аераласын белгәнмендер үстердем сезне бик яратып,
Төннәр буе сөеп ята идем кайгыларым бергә таратып.
Тирән уйга чумып карап торам сулый (сузылып) үскән матур каенга,
Әллә яфракларын койганга ул да чумган кебе кайгыга.
Аннан ерак түгел башкалар да тезелешеп бергә утыра,
Ялгыз каен никтер башын игән төшкән кебек ул да кайгыга.
Түзалмадым, аңа тиң булыйм дип йөрәк әрнеп бардым янына,
Яфракларын селкеп моңлы җилләр китмә әле диеп ялына.
Шулай икәү яшел аланлыкта без туйганчы утырып сөйләштек,
Ялгызлыктан авыр ни бар диеп моңсу айга карап серләштек.
Каенга әйтәм синең ботакларың әле яшел яфракта,
Сагыну сәламнәре сирәк килә, балаларымның башы еракта.
Каен белән икәү сөйләшкәндә кәккүк килеп кунды каршыма.
Моңсу тавыш белән ул кычкырлы, моңсу уйлар төште башыма.

Каен белән кәккүк озатып калды, ялгыз башым китте аерылып,
Йөрәк әрнеп, сагынып карап куйдым балаларым киткән якка каерылып.
Барып җиттем матур су буена, күрдем анда казлар йөзгәнен,
Ялгыз ана үзе генә белә кайгыларга ничек түзгәнен.
Кышлар үтте, матур язлар җитә, кояш нурын һаман арттыра,
Сигезенче мартта килеп җитте, аналарны янына чакыра.
Сигезенче март ялгыз аналарны үз куенына алып җылыта,
Ә нигәдер шундый матур көндә аналарны балалар оныта.
Өзелеп көтәм, балам, хатларыңны, моңсу айга карап йокламыйм,
Ә шул чакта ана күзләреннән кайнар яшьләр ага туктамый.
Сезне шулай өзелеп сагынганда йоклый алмый минем күзләрем,
Күңелем белән сезгә хатлар язам, тагын кала әйтер сүзләрем.
Синең белән аерым узган көннәр унөч елдан артып киттеләр,
Арык бармакларым белән яза-яза тамырлары калкып беттеләр.

Сине сагынып ярсып торганда моңсу итеп йомшак кар ява,
Шул чагында ялгыз ана утырып сезгә шигырьле хатлар яза.
Ташладыгыз, балам, хәзер оныттыгыз ана барлыгын,
Үстергәндә һич белмәгән идем күңелегезнең шулай тарлыгын.
Син үзеңдә хәзер ана булдың, балаларың сиңа кадерле,
Җылы сүзләр белән юат инде, өзмә, балам, минем бәгъремне.
Гомер үтәр, вакыт җитәр каберләргә туфрак салырлар,
Балаларын күралмады дип күпләр җылап калырлар.
Үкенерсең, балам, шул чагында як-ягыңа карап җыларсың,
Шушы язганнарны искә алып авыр итеп моңсу суларсың.
Аераласын бәлки сизгәнмендер, сине үстердем бигерәк яратып,
Кулларыңа алып бер укырсың үстергәннәремне искә алып.
Сез бит минем аткан чәчәкләрем, сез бит минем тормыш гөлләрем,
Чәчәкләрең койгач сабак корый, шуның кебек минем көннәрем.
Бу Маһиямал кызы Сахипямал җиңгидән язылган. Мин аңардан гарәпчәне алып барып попросить иттем. Ул укыды. Ул дәфтәр бер әбекәйнеке иде. Кем икәнен белмәдек. Бер берсеннән йөри инде. Күчереп биргән Сәйфулла кызы Фатыйма. 1986 нчы елда, 2 нче сентябрьдә. Ул Ташкентта яши. Сәйфулла кызы Фатыйма Гайшә апайның моңын-зарын күчергән. Надыйрова Гайшә Каргалы авылында яшәүче ханым. Укытучы бабайның хатыны. Үлде инде Гайшә апа. Гайшә апаның дәфтәре гарәпчә язылган. Гөлкәй аның килене. Надыров Ленис бар монда. Парторг та булып эшләде. Бригадир. Ана шул Ленисларда микән, кемдәдер инде.
Син, картлыгым, нигә килдең, мин картайганны син кайдан белдең,
Яшьлек вакытым кайда киттең син, картайтып мине ямьсез иттең син.
Яшь чак матур чак, көч-куат бар чак,
Өзелеп сагынамын яшьлегемне һәрчак.
Яшьлек дәвере бик тиз үтә икән, алсу йөзләреңнең нуры китә икән,
Яшьлек гөлләре чәчәк атканда күңел кошлары канат какканда,
Күңелле икән нәкъ шул вакытта, әйләнеп кайтмый яшьлек тагында.
Ул вакытларны булмый күрергә, төштә күргәндәй калды күңелдә.
Картайгач күңел канатланмый ул, бер узган яшьлек кабатланмый ул.
Кая китте минем яшь вакытларым, яшел яфрак, зәңгәр чәчәкле чагым.
Күңел сизми, йөрәк белми киләчәктә ни күрәчәген.
Яшь чагыңда йөрәк чәчәк кебек, инде хәзер шиңәлер, (ул хатын үзбәк, үзбәкчәрәк язган – Ф.)
Ботаклары сынып корган кебек безгә әз гомерне бирәләр.
Сәхраларга карап торам – төрле чәчәк төрле төсләрдә,
Чәчәк кебек яшьлек вакытыбыз күрә алмыйбыз инде төштә дә.
Сәхраларда аткан чәчәкләр дә башын ия гомер узды дип,
Уйлыйсызсы якты дөньяларны ташлап китәр вакыт җитте дип.
Уйлап утырсаң да бик аз калды безнең гомерләр,
Авыр сүзләр, авыр кайгыларны күтәрә алмый безнең күңелләр.
Яшь чагында йөрәк киң була ул, инде хәзер тарайды,
Кызыл гөлләр кебек нурлы йөзләр сары яфрак кебек саргайды.
Кара ефәк кебек чәчләрем үсүеннән туктады,
Үткен күзләр никтер аз күрәләр, күңлем гамьсез генә йоклады.
Күңлем йоклый шуңа гамьсез, сизде ул үзенең картлыгын.
Рухы төште, аңы китте, онытты ул яшьлеген.
Кара чәчләремә чаллар керде, көчләремдә бетте эшләргә,
Тарихымны уйлап хыялланам, белмим инде ниләр эшләргә.
Исегезгә алып бер укырсыз, язам күңелемдәге хисләрне,
Ялгыз гына мендем тау башына, үткән гомеремне уйладым,
Күз алдыма килде шунда бар да, озак карап тордым – туймадым.
Кайгы кайда, кайгы кайда, кайгы йөрәк башында,
Булмас иде йөрәк башында булса сердәшләрем каршымда.
Чыга идем сәхраларга, күңелле иде минем карашым,
Сайрый идем киң урманнарда, яңгырый иде минем тавышым.
Акрын гына чыгып карап торам моңсу гына айның батканын,
Кайгыларым авыр, йоклый алмыйм, көтеп алам таңнар атканын.
Нинди алсу, нинди моңсу, нинди ямьле таң ату,
Сагынуларым шул кадәрле минем – мөмкин түгел сезгә аңлату.
Узган гомерләр артта калдылар, күңел түреннән урын алдылар,
Картлык хәлләре килеп җитә китә, бөтен әгъзадан куат китә икән,
Күңел картаймый, без картайсак та, йөрибез чыгып – хәлдән тайсак та,
Килер бер вакыт – ташлап китәрбез, караңгы гүрдә нихәл итәрбез.
Күчереп яздым истәлек өчен Сәйфулла кызы Фатыйма. Ул да молодец диде Фатыйма апа.
...әйләнә һаваларда,
Әнекәем үлде – сүзләре калды йөрәкне дәваларга. Мин үзем шулай уйлап җырлармын дип яздым. “Безнең бакчада миләш, күңелем иләс-миләс, кемнәргә итим киңәш”. Матурларга кирәк.
Авызың кызыл, борының кызыл,
Помидормы ашадың,
Битләреңә пудра сөртеп
Кеше күрми башладың.
Аклы күлмәкләр чыдамый,
Минем киюләремә,
Ревизия ясамагыз
Минем сөюләремә.
1979 нчы ел 31 нче январь да Куандыкта бер хатынның моң-зарын язып алган. Балалары сукыр туган. Әллә ике, әллә 2 баласы да сукыр туган. Шуның сүзләре:
Һаваларда очкан аккошларның
Канат очкайлары кайрылган,
Минем балаларым кебек булмас инде
Күзкәйләреннән аерылган.
Очтым, очтым, очалмадым,
Очып тауга куналмадым,
Газиз балаларымның күз нурларын күреп
Күзем туялмадым.
Менәр идем, аяк тала,
Күземнән канлы яшь ага
Йөрәк бавырын өзә икән.
1991 нче ел, Шәмсия апа Миннегали кызы Гаффарова. 1905 нче елда туган. Үскәне 6, туган балалары 9. Бишек көен көйли:
Йокла балам, йом күзең, йом йом күзең йолдызым, кичтән йокың кала да елап үтә көндезең.
Аллаһу, Аллаһу, кәҗәләрне тауга ку, кәҗәләре көртләсен, тау башлары буклансын. Алар күп иде инде. Бәү,бәү итәр, бәү итәр, улым йокыга китәр, йокламаса улымны бүреләр алып китәр. Бохарага барыр бу, мулла булып кайтыр бу, шулай итеп бер җиргә хәзрәт булып калыр бу.
“И туган тел”не җырлый.
Бөтен дөнья ап-ак булып кар яуганда,
Кайтып килә безнең бабай,
Безгә төрле-төрле уенчыклар ул алган да,
Шатланышып без әйтәбез, рәхмәт, Бабай.
Кар-яңгырга карамыйча
Безне шатландырмак өчен
Йөри шулай.
Күп ел гомер бирсен Ходай, дигәннәре дә бар иде. Онытылган. Чыршы без зурая башлагач булды ул. Яңа елны каршы алу юк иде ул без укыган вакытларда. Мәктәптә укудан туктый торган идек яңа елда. Минем укыткан абыстаем борыңгы түгел иде, тарихлар да укыта иде. Хисаплар да чыгартадыр ие. Үнәр дә (һөнәр) дә өйрәтәдер ие. Урыслар гына алып кайта иде чыршыларны. Тукайның китабында бар иде чыршы турында. Мин күп укый алмадым. Мине бишенче класска чыккач революция чыкты да мине әти белән әни урысча малайлар белән кызлар бергә укый икән дип туктаттылар. Мин әнә шул укымый калганыма бик гарьләнеп бик елап гомер иттем. Минм хәсрәтем шул гына булды. Шуңа күрә үземнең балаларымны укытырга тырыштым. Шул вакытларда мин нинди китап күрсәм шуны укыдым. Латинчаны да белмим, яңалифне дә белмим. Тик гарәпчәне генә.
Без курчаклы уйныйдыр иек күберәк. Курчакны үзебез ясыйбыз да шуның белән уйныйбыз, тәтиләр җыябыз, яңгыр яуса яланаяк елганың аккан җиреннән йөгереп йөреп тәтиләр җыядыр иек. Чынаяк ватыгы. Курчаклы уйнаганда өстәл ясыйбыз да, шуңарга тезеп-тезеп куябыз. Курчакны корамадан ясыйдыр иек, кисәктән, корама – тауарның кисәкләре була бит, кусоклары. Аны корама дибез. Ир балаларын да ясыйбыз, кыз балаларын да ясыйбыз. Мин инде күбрәк вак балалар ясыйдыр идем дә абыстай булып укыгыз дип, кыйнап уйный торган ием. Настоящий курчак ала алмыйдыр идек инде без, аны байлар аладыр ие. Аны алып бир дип әйтмибез дә әти-әнигә, үзебез ясыйбыз да ясыйбыз, уйныйбыз. Күз томалашы (бездә сукыр тәкә - мш) дип уйныйдыр иек. Берәрсенә кунарга барсак күз томалашы уйныйдыр идек инде. Малайның заты да кермидер ие безгә. Малайлар тук, тук дип, кычкырып-бакырып йөри торганнар ие. Берсе тегендә кача, берсе монда кача, шуннан бер җиргә килеп тук-тук дип сугалар, кем элек суга. Туплы уйныйлар ие. Тәгәрәтеп. Туп кибеттә була торган ие. Уенчык күп иде кибеттә элек. (Көйләп): Яңгыр яу, яу, тәти кашык базарда, майлы ботка казанда, иләкләп, чиләкләп, пирәмәчләп, коймаклап. Шулай дип йөри торган иек. Су сибешеп тә уйный торган идек. Единоличник иде халыклар. Яз көне чыгып китәләр чәчүгә, шуннан соң чәчүне бетереп кайтып килгән вакытларында аларга су сибә торган идек. Даже әниләр дә сибә. Олылар сибә. Бочканы тутырып сулар алып кайталар ие. Әниләр бер чиләк сипсә тегеләр бочка белән сибәләр ие. Әниләрне лыч итеп кертә торганнар ие. Өйдә сызгырырга ярамый, мәет чыга ди торганнар ие. Мендәрне башка күтәрергә ярамый, мәет чыга ди торганнар ие. Үлем була дип. Яңгыр булмаса укымышлы әбиләр тәхлил укып суга таш салалар ие. 41 ташны җыйный да, 41 ташның 41 енә тәхлил әйтеп өшкерә дә бер савытка, шуны төйни дә билдәле генә ергә суга сала, шуннан яңгыр ява ди торганнар ие. Кулыннан килгән кеше эшли. Аны да берсе ялындырып кына эшли. Вак таш, кырчын таш. Су буендагы вак ташны кырчын ташы диләр. Сакмар буеннан җыялар. Карга боткасы бездә юк ул, Мостафа авыллары ягында бар диләр. Бездә бәйге бар. Халык җыйналышып көрәшәләр, җырлыйлар, йөгерәләр, баганага менәләр. Бөгелеп-сыгылып торган тирәккә сарыкны бәйлиләр дә юан ягыннан барып сарыкны чишеп алалар. Аңа подарка бирәләр. Исән сарыкны. Тик тормый әле ул сарык, селкенә. Бу башыннан егыла-егыла бара кеше. Өскә менә торган баганага флаг куялар да, шул сабынлаган баганадан менеп-менеп шул флагны тотса шул баганага менеп җиткән була. Ат чаптыралар. Чәчү беткәч бәйге була. Җыен дип собраниены әйтәләр иде бездә. Киңәшләшә торган. Нәстәгә кирәк, шунда киңәшләшәләр инде. Үзләренең волост тигән ере бар ие, зур өе җыела торган. Бик зур йорт иде. Төрмәсе дә шунда, конторы да шунда, глава да шунда. Собрание да шунда. Шул җыенга авыл картлары җыела, әбиләр бармыйлар ие. Дөнья көтү ягыннан. Революция чыккач та яшьләр картлар белән киңәшләшә торганнар ие. Өмә гомер буе булды. Каз өмәсе, шәл бәйләүчеләр өмәсе, ит салучылар, сарай салсалар да. Дебетне аялыйлар, тазарталар, дебет диләр пухны. Шуны тазарталар, тазарткач хуҗа эрли, бәйли инде. Әле мин дә бәйләп ятам әле шал. Кәҗә тотканы кәҗә тотадыр ие, тотмаганы сатып ала торган ие. Бодай кебек тезелеп утыра торган ие авыл, пухлар калада сатучылар. Кәҗәне тарап эшлиләр, карап торуга ул пух менә дигән була. Эшләгәч кенә күренә аның яхшысы-начары. Аерып булмый. Халык бик остарып китте инде. Волгоградка барып алалар. Волгоградның пухы бик яхшы була.


+++62. Шамсия Гаффарова
Җырламагач өмә буламени. Уен ясый торган иек катыннар җыйналышып. Казга кушыла торганнар ие, каты хәлвәгә кушыла торганнар ие. Анда катыннардан гармунчы була торган ие. Шунда ерлыйлар ие, бииләр ие, уен ясый торганнар ие. Казга кушылу – акча салалар, 5 тәңкәдәнме, 3 тәңкәдәнме, җыйнап шул казны алырлык акча җыйныйсың да әнә шул кушылу була инде. Уен беткәч пешереп ашыйсың инде. Аулагөйдә шулай итәләр. Өмәдә хуҗа ашата. Аулагөйдә абсолютно егет булмый безнең Каргалыда. Егетләр җыелышып эчәләр. Аулагөйдә убырлы карчык ясап уйный торганнар ие. Киң күлмәкнең җиңенә ике таяк тыгасың. Күлмәкне ябынып ятасың. Сине берәү дә күрми, авызыңа шырпы кабасың, сакауланып сөйләнәсең теге таягыңны болгый-болгый. Кыйланасың, үтеп барганга кул сузган кебек теге таякны сузасың, бик көлке була инде ул. Беләләр инде кем икәнен. Йөзек салышлы уйный тоганнар ие. Җыйналып утырганнар була кызлар. Таш берәү генә була. Шуны берсенең итәгенә саласың, йөзек кемдә йөгереп чык, яныңдагын үбеп чык. Кызлар кызлар белән үбешә. Утырган халык наказание бирә. Я җырла, я бие. Тагын теге йөзек сала. Почта уены яңарак булды ул. Колакка әйтеп уйный торганы. Революция булгач кына булган уен. Җыйналып бересенең колагына берсе сүз әйтеп, шуннан почта, дип, тышка чыгып уйный торганнар ие дип сөйлиләр ие. Мин анысының парядкасын белмим. Революциягә хәтле урамда җырлап йөрүләр тик никрутларда гына ие. Никрутлар алар армиягә повестка килгән егетләр. Алар җырлап йөриләр ие. Никрутка сүз әйтү юк. Мин бәләкәй заманда 25 ел патша хезмәтендә.
Дунайдан килгән кешеләр торган диләр, шуннан Дунай булган. Каргалы очын – молодежный диләр.
Минем бабайны Юрга Сөләйман ди торганнар иде. Тиз-тиз йөри торган.
Туннарны әйләндереп Яңа Елда йөриләр. Революция чыккач. Әнә шулай киенеп клубка баралар. Уйныйлар, шунда җырлыйлар. Бүләк бирәләр инде. Әүвәле күрсәтми кем икәнен. Бүләкне алгач кына күрсәтә битен.
Морҗаларга тыгынчыклар тыгып йөрүләр элек булган. Хәзерләрдә аны куйдылар. Юк ул хәзерләрдә. (бәйге турында - сабантуй). Посевка чыккан вакытта күкәй буяп чыгара торганнар ие. Ат белән бит инде, ат бара-бара, бала-чагага буяган күкәйне ыргыта бара. Сабан сөрергә чыгып бара бит, авылдан чыгып барганда. Бала-чага куансын, ашлыгым уңсын. Кәнфит биргән кеше кәнфит бирә инде. Күкәе данлыклы ие инде. Суган кабыгына салып пешерәләр. Тырма күкәе диләр аны. Урыслар төрле буяуга буйыйлар пасхага. Урыс кермәде Каргалыга. Бер түрә кереп бөтен эшне бетерә ие. Хәзер төрле эшкә төрле түрә. Түрә булган авылның хуҗасы. Җиз тимерләр тагып йөргән инде түрә. Түрә түгел аның янында йөргән кешесен тыңлыйлар ие. Мулланыкын да тыңлыйлар ие. Бик тыңлыйлар ие. Ул вакытта бит картларның әйткәннәрн бик тыңлыйлар ие.
Кабергә агач утырту бик әйбәт савап инде. Агачка кошлар кунып сайрар. Хәзер генә тирәк утырта башладылар. Таш утыртканчыга кадәр тактага язалар ие каберләргә. Тирәк утыртмыйлар ие. Монда тимер рәшәткәдән куялар. Оренбург кешеләрен монда күмәләр. Алар моннан киткән кешеләр. Каргалыда Сәет дигән кеше булган бит. Шул йоклый, иртәнчәк торса нәстә күрсә шуның исемен куя. Безгә агачлар якын булгачтын карга күргән ул. Каргалы дигән. Чебеннеләр чебен күргән дә Чебенне дигән.
Мәсгудә: Ә кояшны күрсәләр?
Шәмсия: Андый вак-төяк исемне кояшка нитмәсләр ие инде аны.
Миндә булганнар башка әбиләрдә дә бар. Сугыш вакыты турында.
Безнең заманда сугыш башланды, авыр тормышлар өскә ташланды,
Ятсам еладым, торсам уйладым, бер Ходаемнан сабырлык сорадым.
Ач та булмадым, рәхәт тә күрмәдем, шулай булса да авыр димәдем.
Рәхәт яшь вакыт - эшләп ашыйсың, баштан кайгыны алып ташлыйсың.

Ятсаң йоклыйсың, торсаң эшлисең, кешеләр белән бергә яшисең.
Кеше уйласа дивана була, балаларына карап юана.
Бала бигерәк жәл, ташлап китмисең, авыр булса да аңар әйтмитсең.
Балаларымның өс башын карадым, тиз үссеннәр дип табып ашаттым.
Яшь вакыт үтте, балалар үсте, тормыш чәчәге коелып төште.
Анага бала бик якын тоела, үлеп китсә ул канаты сынып коела.
Ана кулында укып үстеләр, ана картайгач кош балалары кебек очып киттеләр.
Ана картайган ямьсез күренә, сөйләгән сүзе тәмсез тоела.
Әллә кайлардан сүзләр табалар, нахак җирләрдән бәла ябалар.
Бәхетсез ана рәхәт күрмәде, вакыт җитмичә гүргә кермәде.
Бәхетсез ана йокламый ята, озак та үтми сызылып таң ата.
Ничә еллар мин хезмәтем бирдем, яхшы булырсыз дип куанып йөрдем.
Балалар үскәч сөймиләр ана, кая куярга белмиләр аны.
Авыр йылларда сугыш вактында начар тормышлар минем катымда.
Ананың балаларына йөрәге әрнидер, балалар ананың хәлен белмидер.
Ана тырыша балалар өчен, бер дә кызганмый ахыргы көчен.
Һәрвакыт ана баласы өчен яхшы теләктә иртәсен-кичен.
Балаларымны күреп туймыймын, алар өчен мин бәхет телимен.


Монсы икенче төрлерәк көйгә китә инде:


Туганнарым, уйлап кара, якын микән ул бала,
Шулай якын күреп үстерә икән ана.
Бала дигән шундый газиз, эч бәгыреңне өзә ул,
Нужаларны күп күрсә дә ана дигән түзә ул.
Баланы ана тәрбияли көне-төне өзелеп,
Йөрәгендә бала сүзе тора аның тезелеп.
Ятим калып, нужа күреп сезне үстерде анагыз,
Хәзер тилмереп йөри ул анагызны карагыз.
Картайган инде анагыз, бар җирләре авырый,
Күңеле китеп, сагынып-сыгылып сезнең күзегезгә карый.
Каты сүзләр әйтмәгез анагызны кимсетеп,
Уйлый да җылый башлый, аның күңеле китек.
Исәнлегем булса минем кайгым да булмас иде,
Бу нужаларның берсе дә башыма кермәс иде.
Балаларны үстерәм дип ниләр күрмәде башым,
Уйласам йөрәгем шаша, сулай түгелә яшем.
Күпме бала булса да барысына бер ана,
Бала үсеп кеше булгач барысы да югала.
Бу дөнья бигерәк авыр, кыен мал табулары,
Мал табудан да авыру ананың табулары.


(Шәмсия апа әйтә үзем чыгардым, ди. Көйләп әйтегез дип сорагач, көем юк диде - МШ).


Балаларыннан аерым яшәгән ана чыгарган бу мөнәҗәтне.
Ике көйгә әйтелә. Берсе озынырак. Гөлбануда барысы да бар. Аңардан язгансыздыр бит.
Авыл көенә көйли:
Гел берүзем, гел берүзем,
Гел берүзем хат язам,
Гел берүзем хатлар язып
Хыялый була язам.
Тал бөгелә, тал бөгелә,
Әллә тамырсыз микән,
Сандугачлар булып барсам
Мине танырсыз микән.


Бөтен дөнья ап-ак булып кар яуганда,
Ишек алды, урам төбе агарганда,
Ап-ак булып килеп кайтып килә безнең бабай,
Безгә төрле-төрле ул уенчыклар ул алганда.


Шатланышып без әйтәбез, рәхмәт, бабай,
Сиңа тагы күп ел гомер бирсен Ходай,
Бабай мескен кар-яңгырга карамыйча,
Безне шатландырмак өчен йөри шулай.
Теләк шигыре (И туган тел көе):


И Илаһым, кыйл гыйнаят,
Барча эшкә сән кәфил,
Әнтә Рабби, әнтә хасби,
Әнтәни гомер вәкил.
Я Хода я, рәхмәтеңдин,
Безне мәхрүм кыйлма син,
Күңлебезнең ак күгәрчен-
-дәй теләген тыңла син.
Күңлебездә шул кадәрле тәм-
-ле теләкләр, Раббымыз,
Пакъ иман берлә тибә без-
-нең йөрәкләр, Раббымыз.
Мәңге мәгъсүм, мәңге нурлы,
Булса иде күңлебез,
Әкрен-әкрен, ямьле
Үтсә иде гомребез.
И Ходаем, без фәкыйрь бән-
-дәңне ал күз алдыңа,
Күңлемә сал гыйлем дәртен,
Бир гыйлем, Раббым, миңа.
Бир миңа зинһар гыйлем ам-
-барларының ачкычын,
Бир миңа шул сәгадәт
Тауларының баскычын.


Дин кардәшләр, сөенеч безгә изге Мәүлид ае килде,
Шатлык тулсын йөзебезгә, изге Мәүлед ае килде.
Ачты безгә Хак тугры юл, изге Мәүлед ае килде,
Шушы айда Рәсүл тугды, дөньяга нур балкып торды.
Күңелләргә шатлык тулды, изге Мәүлед ае килде.
Бу ай безгә бик зур бәйрәм, дөньяга уңды бик зур ямь.
Хөрмәт итсәк чын күңелдән, изге Мәүлед ае килде.
Кадерле ай бу ай безгә, иман нуры бирде йөзебезгә.
Бу Аллаһыдин безгә бүләк, изге Мәүлед ае килде.
Саллаһы галәйһи вәсәлләм.
Һәммә пигамбәрләрдән сөекле син Аллага,
Безгә күрсәтте бәхетләр, тугры юлны бәндәңә.
И Рәсүлем, сәламнәр һәм салаватлар улсын сәңа,
Итәмен бүген салават чын ихласым илә.
Менә бүген Мәүледеңә җыелыштык, я Рәсүл,
Тезләнеп барчабыз бергә, кыйл шәфәгать, дип, Рәсүл.
Я Илаһи, рәхмәтең кыйл, дип, дога кыйлам бүген.
И Рәсүлем, кыйл шәфәгать, дип нида кыйлам бүген.


Шул зар да моң инде, балам.


Менә тагын бер ятим карчыкныкы:
Моңаям айларга карап, ятимлек хәле бик харап,
Рәхим кыйлсын үзе Алла.
Ятимнәрнең күңеле боек, туры сүзләре дә кыек.
Сүзне сөйләп булмый кыеп, рәхим кыйлсын үзе Алла.
Канатларың сынык булгач туганнарың ят булайкән,
Күзләреңә яшь тулайкән, рәхим кыйлсын үзе Алла.
Менә шулай сыңар канат, коелса ул чыкмый кабат,
Сабырлык безгә зур канат, рәхим кыйлсын үзе Алла.
Аны уйлап, моны уйлап үтә безнең гомеребез,
Шатлык күрми күңелебез, рәхим кыйлсын үзе Алла.
Бала дип үтте гомерләр күтәрелмичә гомерләр,
Булды шундый авыр көннәр, рәхим кыйлсын үзе Алла.
Балалар белмиләр аны, җиңелгә саныйлар аны,
Алар безгә салкын карый, рәхим кыйлсын үзе Алла.
Авыр булды заманалар, үстердек бала-чагалар,
Хәзер безләрне кагалар, рәхим кыйлсын үзе Алла.
Бу балалар бала икән, кайсы-берсе чага икән,
Кайгыларга сала икән, рәхим кыйлсын үзе Алла.
Гомерле булдык, үлмәдек, дөнья рәхәтен күрмәдек,
Кешеләр кебек көлмәдек, рәхим кыйлсын үзе Алла.
Укуым булды юлдашым, кошлар булды киңәштәшем,
Сабырлык булды сердәшем, рәхим кыйлсын үзе Алла.
Тигезлек бик зурлык икән, сыңарлык бик зур хурлык икән,
Моңарга һич чара юк икән, рәхим кыйлсын үзе Алла.


Сыңар канат (бер әбидән күчердем):


Хактин безгә фарыз булган, ля иляһы илляллаһ,
Доганы мөстахап кыйлган, ля иляһы илляллаһ.
Һәрбер колга лязыйм булган, ля иляһы илляллаһ,
Ошбу вакыт биш намаз, ля иляһы илляллаһ.
Тәмуг утын сүндергән, ля иляһы илляллаһ,
Мәртәбәгә мендергән, ля иляһы илляллаһ.
Ошбу вакыт биш намаз, ля иляһы илляллаһ,
Гүр эчендә булганда, ля иляһы илляллаһ,
Бәндәдин язык булганда, ля иляһы илляллаһ.
Рәхмәтенә төшергәндә, ля иляһы илляллаһ,
Ошбу вакыт биш намаз, ля иляһы илляллаһ.
Хактин дога алганда, ля иляһы илляллаһ,
Газраил безгә килгәндә, ля иляһы илляллаһ.
Үлем бугаздин алганда, ля иляһы илляллаһ,
Иманыбыз хакына, ля иляһы илляллаһ,
Иман китерер биш намаз, ля иляһы илляллаһ.
Үлем ширбәтен эчкәндә, ля иляһы илляллаһ,
Кәфен төбен тишкәндә, ля иляһы илляллаһ,
Гүргә таба күчкәндә, ля иляһы илляллаһ,
Башы булыр биш намаз, ля иляһы илляллаһ,
Гүр эчендә ятканда, ля иляһы илляллаһ,
Гүрең караңгы булганда, ля иляһы илляллаһ,
Чырак булыр биш намаз, ля иляһы илляллаһ,
Гүр капагын япканда, ля иляһы илляллаһ,
Нәнкир, Мөнкир килгәндә, ля иляһы илляллаһ,
Сарунгы сөаль сорганда, ля иляһы илляллаһ,
Җавап бирер биш намаз, ля иляһы илляллаһ,
Мал мөлкеңдин айрылганда, ля иляһы илляллаһ,
Ялгыз гүрдә ятканда, ля иляһы илляллаһ,
Юлдаш булыр биш намаз, ля иляһы илляллаһ,
Җәбраил надә кыйлганда, ля иляһы илляллаһ,
Исрафил сурын өргәндә, ля иляһы илляллаһ,
Үлгән җаннар терелгәндә, ля иляһы илляллаһ,
Бергә кубар биш намаз, ля иляһы илляллаһ,
Тәрәзүне курганда, ля иляһы илляллаһ,
Гамәлләрең салганда,
... күрсәтер биш намаз, ля иляһы илляллаһ,
... сират корганда, ля иляһы илляллаһ
Халык ... кыйлганда, ля иляһы илляллаһ
Сиратка кадәм басканда ля иляһы илляллаһ
Асан кичәр биш намаз, ля иляһы илляллаһ
Намаз кылгыл, ля иляһы илляллаһ,
Намаз Тәңре бойрыгы, ля иляһы иллялаһ,
Ислам дине төзегәндә ля иляһы илляллаһ,
Пигамбәребезгә иш кыйлыр, ля иляһы илляллаһ,
Кыйлмак кирәк биш намаз, ля иляһы илляллаһ,
Намаз кыйлгыйл һәр көндә, ля иляһы илляллаһ,
Кичен, көндез һәм төндә, ля иляһы илляллаһ,
Шәфәгать кыйлыр биш намаз, ля иляһы илляллаһ,
Шәригатьтән чыкканда, ля иляһы илляллаһ,
Дин юлыннан екмагыл, ля иляһы илляллаһ,
Кыйла күргел биш намаз, ля иляһы илляллаһ,
Намазсызга өлеш юк, ля иляһы илляллаһ,
Намазсызга рәхәт юк, ля иляһы илляллаһ,
Намазсызга газап күп, ля иляһы илляллаһ,
Фарыз торыр биш намаз, ля иляһы илляллаһ,
Намазың кабуллыгы, ля иляһы илляллаһ,
Ихлас белән макъбүлдер, ля иляһы илляллаһ,
Я иляһи, рәхмәт кыйл, ля иляһы илляллаһ,
Хаҗәтемне рава кыйл, ля иляһы илляллаһ,
Кабул кыйлгыйл биш намаз, ля иляһы илляллаһ,
Ля иляһы илляллаһ, салма телдән бер заман,
Ля иляһы илляллаһдин аерылган кол бик яман.
Ля иляһы илляллаһы – гарше көрси баскычы,
Ля иляһы илляллаһы – сигез оҗмах баскычы,
Ля иляһы илляллаһның карамагыз азына,
Ля иляһы илляллаһы – мәңге бетмәс хәзинә.
Ля иляһы илляллаһы гаеп маллар таптырыр.
Ля иляһы илляллаһ кемнең ризкын арттырыр.
Ля иляһы илляллаһыны салма телдән бер заман,
Ля иляһы иллялладан аерылган кол бик яман.
Бу әйбәт зур дога. Ля иляһы иллялланы салма телдән бер заман дигән догалык. Ля иляһы илляллаһы димиенчә без мөселман булмыйбыз бит. Иман китерү, ятсак та, торсак та.


Монсы самавыр бәете:
Самавырның чәе тәмне диеп сөйлиләр,
Нигә хәзер самавырны куймыйлар.
Тирләп-пешеп чәй эчәләр,
Самавыр утыра өйдә моңлы көйләргә көйләп.
Чәй эчкәндә кунак килсә каршы алалар ие,
Кадерле кунакларның каршына самавыр утыртып куялар ие.
Тимер чәйнүк самавырны корытты,
Гомер иткән урынына үзе утырып калды.
Самавыр әйтә, хурланам, үләм инде,
Хәзер инде кадерләрне шундый хөрмәтләрне кайчан күрәм инде.
Бар ие кадерле чагым, утыра идем өстәл башында,
һичкемгә дә үпкәләмим, чәйнүк җитте башыма.
Тимер чәйнүк борынын сузып утырып калды урнымда,
Минем теләк шул аңарга – ком тыгылсын борнына.
Самавырны куйдылар ышкафларның башына,
Ялкын суксын – чәйнүк җитте башыма.
Ышкаф башы начар түгел, куркып кына утырам,
Чоланга чыгарып куймасыннар дип куркып-куркып утырам.
Ул чоланда утыра-утыра миннән туярлар инде,
Искереп беткәч хурлап утильгә бирерләр инде.
Зур тимерләр өстемә бәрерләр инде,
Хәзер кая куярлар инде, белмим, белмим, белмим, белмим.
Шул тимерләр астында нинди рәхәт көн күрәм,
Бөтен күргән нужамны шул чәйнүктән күрәм.
Хәзер менә шундый заман чыкты – самавырны куймыйлар,
Чәйнүк чәе тәмле, диеп, берсе дә мактамыйлар. (Мин яздым, ди. 1985 елда - ШГ)


Тәүбә тәкъсир шигыре:
И Ходаем, гаҗәп ирмәс, ярлыкасаң гөнаһым,
Илаһым, бер... хакы өчен.
Мөхәммәд атлы дустың хакөчен,
Дәхи Адәм сәхиулла хак[ы]өчен,
Дәхи Ибрахим хәлил хак[ы]өчен,
Җәмигы әнбияләрның хак[ы]өчен,
Җәмигы әүлияларның хак[ы]өчен,
Җиде кат күк, җиде кат җир хак[ы]өчен,
Сигез оҗмах, җиде тәмуг хак[ы]өчен,
Илаһым мине дәхи әһвәлемне,
Атам, анам, улым, кызым,
Һәм мөэминнәреңне.
Үлем хәлдә рәхмәт кыйл үземне,
Кәлимәи шәһәдат кыйл сүземне,
Каберемдә асан кыйл җавабымны,
Тәрәзүдә авыр кыйл савабымный,
Гамәл дәфтәремне уңдыйн китергел,
Сыйрат үзрә асан күчергел,
Мәдәт бир сыйрат күперен кичәргә,
Насыйб ит Кәүсәр шәрабен эчәргә,
И Ходаем, и Ходаем, и Ходаем,
Мәңге бакан.. ит чыраем (?),
Тәүбә тәкъсир иманым,
Оҗмахта ит дидарым,
Күптер минем гөнаһым,
Гафу кыйлгыйл илаһым.


(Мин яздым, татар сүзләре белән - ШГ).
Монсы иман, үлгәч җавап бирә торган:
Иман шарт: Безне кабергә куеп киткәч, кешеләр кырык адым җир киткәч, шуннан килер икән ике фирештә, берсе Нәнкир, берсе Мөнкир. Алар киләләр дә, Кяфермы сән, мөселманмы сән? Җавап: Әлхәмделиллаһ, мөселман мән. Сәнең мөселманлыгыңда минем шигем бар. Синең шигең булса минем шаһитым бар. Шаһидың нә? Әшһәденнә иляһы илляллаһу вә әшһәде әннә Мөхәммәдән габдеһү вә рәсүле. Кайчаннан бирле мөселман сән? Әл мисактан бирле мөселман мин. Нә кыйлмак белән мөселман сән? Иман китермәк белән мөселман мин. Иман дип ни нәрсәне әйтерләр? (Гарәпчә). Кем колы торырсың? Аллаһы тәгалә колы торырмын. Кем өммәттә торырсың? Мөхәммәт галяйһиссәлам өммәттә торырмын. Кем дусты торырсың? Шәхриярлар дусты торырмын. Алар кемнәр? Абубәкир, Садыйк, Гомәр, Хаттаб, Госман, Гали разыйаллаһы ганһеләр. Кем зыярәтеннән торырсың? Адәм Сафиулла галяйһиссәлам зияратеннән торырмын. Кем милләтеннән торырсың? Ибрахим галяйһиссәлам милләтеннән торырмын. Кем мәсхәбеннән торырсың? Имам Агзам абу Ханифа көни рәхматуллаһы галяйһи мәсхабеннән торырмын. Мәсхәб ничә? Дүрттер. Әүвәле Имам Агзам, икенчесе имам Шафигый, өченчесе – имам Малик, дүртенче – имам Әхмәт хәмбил. Кем сәлсәләсеннән торырсың? Сәлсәлә ничә? Сәлсәлә дүрт. Беренче Хуҗа Әхмәт Ясави, икенчесе Габделхаләт Гаҗдуни, өченчесе – Шәйхе Нәҗметдин Кәбири, дүртенче – Әбү-Хасан Гашыйки сәлсәләсе. Халикиң кем – бер Алладыр, пигамбәрең кем – Мөхәммәд гсвдер, динең нә диндер – ислам динедер. Ят инде хәзер яшь кияүләр кебек тынычлап, дип, китәрләр ди. Яшь кияүдән дә рәхәт нәрсә бармыни? Моның китабы бар. Иман шарты дигән.
Догаи Гаҗәеп Әстәгафир. Бер кеше бик усал булган, намаз укымаган, ураза тотмаган. Гел-гел яман юлда йөргән. Бу үлгәч Пигамбәргә әйткәннәр, менә Габдрахман үлгән, дип. Җеназасына барырга ярамый, дигән пигамбәребез. Шуннан бер вакыт Җәбраил фирештәбез әйткән, Габдрахманның җеназасына бар дип. Барса бу аяк басарга урын юк ди, фирештәләр килгәннәр ди моның җеназасына. Моны җирләгәннәр. Шуннан буның өенә каткан безнең пигамбәребез. Катыныннан әйткән, Габдрахманның нинди гамәле бар иде кыйлган? Катыны әйткән, гел явызлык кына иде аның кыйлган гамәле. Тик бер аятьне укыйдыр иде көндә-кич. Менә моның риваяте: Мөхәммәд сгв заманында Габдерахман атлы бер кеше бар иде. Кичәләрдә таң атканчы угырлыкка йөрер иде. Көндез дә юл басып, каракчылык кылып, кешеләрне үтереп, малларны алып зинага вә шәраб эчәргә сарыф итәр иде. Унике ай намаз укымас ирде. Руза тотмас ирде. Фәсих вә фәҗүҗлектә (яманлыкта - ШГ) йөрер иде. Угырлык вә хурлыкларда йөрер ирде. Бер көн дөньядан үтте. Рәсүл гсв гә кешеләр килеп әйтте, я Рәсүлюлла, Габдерахман дөньядан үтте. Җеназасына барың. Тик хәзрәте рәсүл гс әйтте, урныңнан купма диде, әйткән кешегә. Хәзрәте Әбүбәкер, Сабир хәзрәте гс ганһе күрделәр, я, Абубәкер, Габдерахманның җеназасына бар әле, диделәр. Хәзрәте Әбүбәкер, Садыйк: я рәсүлюлла, ул кешенең җеназасына барып булмас, ул кешенең гамәле кичәләрдә юл йөреп, угырлык кыйлып, кешеләрне үтереп, малын алмак ул малны зинага вә шәраб эчәргә, хәмер эчәргә тотадыр иде. Намаз, рузасы булмагачтын, аның эчендә угырлык вә каракчылык шуннан даим яманлык белән гомерен үткәрде, диделәр. Андыйн соң хәзрәте рәсүл гс Габдерахманның җеназасына бардылар. Күрделәр, фирештәләр саф-саф торып ер йөзе хали ирмәс, дүрт мәграб фирештә канатын җәеп моның дүрт япанында торырлар. Хәзер булып торырлар. Бу вакыйганы хәзрәте Рәсүл гс күрдиләр. Аяк басыр һич ер юк.Мөбарәк аякларының очлары белән басып җеназага бардылар. Сәхабәләр җәмигы улып намазга хәзер булдылар, андыйн күтәреп ләхеткә алып куйдылар. Габдерахманның гүре бу дөнья чикле киң булды, ди. Иман чырагы ләхеттә янып торды, ди. Йөз фирештә юлдаш булдылар. Хурлар каршы килеп, кул кушарып хезмәттә тордылар. Андыйн соң бер тәхет пәйда булды. Ер-күк арасы нур белән тулды. Тәхетнең өстенә утырдылар, аның гүригә мең дәрәҗә ачылды, бәхишәт нурлары, оҗмах нурлары аның алдына куйдыйлар. Бәхшәтнең хөлләсен кидерделәр. Йөзе айның ундүртенче кичәсе тик булды. Хәзрәте Рәсүл гс бу хәлне күреп хәйран вәйран булып тәгаҗҗипкә калдылар. Андыйн кайтуп Габдерахманның өенә кәлделәр, андыйн соң сорадылар Габдерахманның өендә яхшы эш бармы, җавап бир, дип. Җавап булмады. Андыйн соң хатынындин сорадылар, и мазлума, ирең нинди бәхеш кыйлган гамәле вә тәгате бар иде. Мазлума әйтте, и Рәсүлюлла, атам-анам сиңа ... фида булсын, аның кыйлган яхшы гамәле юк, яманлыгы күп. Хәзрәте Р гс сорадылар, кем һич яхшы гамәл кыйлган эше юкмы, диделәр. Ул хатын әйде, ул һәр көндә бер дога укыр иде. Андыйн үзгә һич гамәле юк иде. Диделәр, и мазлума, ул доганы алып кил, дип. Мазлума алып килде. Күрделәр, укыдылар, бу догаи Гаҗәип Әстагъфир, диделәр. Вә әсхабе кәрам вә Ризван .. диделәр, доганың бәракәте. ..... И һәркем бу Гаҗәип Әстагъфирны укыса һәр көн, әгәр көндә укый алмый хәфтәдә укыса, әгәр хәфтәдә укый алмаса, һәр айда укыса, әгәр һәр айда укый алмаса, әгәр ай да укый алмаса, елда укыса, үзе белән тотса, асман вә зәмәндәги фирештәләр беткүче булсалар, бу җөмнә агачлар каләм булсалар вә яфраклар кәгазь булсалар, адәмнәр пиреләр язучы булсалар, гаҗәпкә калырлар иде буның савабын язып бетерә алмыйча. Бу догаи шушы булды инде. (Доганы укый. Озын, матур – Истигфар Тауба?). Бу бик хәсиятле тәүбә истигъфар кыла торган дога ул.


Җомга көннең бәете бар иде. Шул хәтле пожарга бер бәет чыгармадылар. Әйтсәң, әйтмәсәң. Бәет әйтмиләр, элек бәет әйтә торганнар иде, хәзер гармунга әйләнде.


Кияүне китергәч бәет укыйлар иде: Макъсудебез хасыйл улды, алхамделиллаһи шөкер, дип. Мостафа абзый бәетче иде. Әйбәт кеше иде Мостафа абзый. Бәет ул – китапча сүзләр. Мөнәҗәт китапча түгел. Китапча- коръәнчә. Бәет коръәнчәгә туры килә. Мөнәҗәт ул барсы да коръән сүзендә түгел бит. (буталды.) Кем белсен инде. Кем аны уйлап торсын язганда.


Җомга көн бәете:
Чын күңелдән гыйбәдәт кыйл бу мөбарәк җомга көн,
Зекер, тәсбих әйлә, ихсан, бу мөбарәк җомга көн.
Бир салават ул Мөхәммәд Мостафаның рухына,
Беренә мең язылыр ди бу мөбарәк җомга көн.
Тәхлил әйтеп Коръән укып изгелек кыйл җомга көн,
Кыйл зыярәт дусларыңа бу мөбарәк җомга көн.
Вир сәдака дусларыңа бу мөбарәк җомга көн
Изгелек кыйл һәр җиһаттан кальбеңә сал җомга.
Аз гамәлгә күп саваплар язылыр бу җомга көн,
Сурәи фатиханы укы ихлас белән җомга көн.
Шат кыйла күр әрвахларны бу мөбарәк җомга көн,
Ятимнәргә шәфагать кыйл бу мөбарәк җомга көн.
Җир күтәргән үгез итен безгә ашарга насыйб ит,
Мәрьям ана туеный без мескенгә насыйб ит.


Инандым мин Аллаһы тәгаләнең барлыгына, берлегенә, Ислам дине хаклыгына, йөземнең аклыгына, тәнемнең пакълегенә, Хәзрәте Фатыймага ... ит. Алда Аллаһы тәгаләм, артымда Газраил фирештәм, уң ягымда уң фирештәм, суң ягымда суң фирештәм. Я Рабби, гөнаһымны ярлыка, Я Рабби, гөнаһымны ярлыка, Я Рабби, гөнаһымны ярлыка. Бу иман китерү.


Мөхәррәм аеның беренче өшкереп куарга кушыла җеннәрне. Безнең әбиләр заманында бер өйдән бер өйгә күчә, я булмаса бөтен нәрсәсен чыгарып ташлап өен я юа, я агарта, я нишли бит кеше. Шул вакытларда безнең әбиләр әйтә торганнар ие, дары белән куарга кирәк дип. Дары. Элекеке заманда очлы итеп тәмәке ясый торганнар ие бит кәгазьне урап. Шуны күк итеп ясап (воронка), Шуңарга әз генә даруны салып, шуны табага салып ут төртәсең дә үзең чыгып китәсең ди. Шул дары шартлый, шул вакытта шуңардан куркалар җеннәр диеп сөйли торганнар ие әбиләр. Мылтыкта дары бит инде. Элекке вакытта килен килер алдыннан мылтык ата торганнар ие. Кичендә. Элекке вакытта бит килен кич килә торган ие. Хәзер өйлә вакытында бара җомга көнне. Кич килә дә тыныч кына үтсен төн дип, шулай итеп тыныч яшәсен дип, икенчел көнне хәл беләргә киләләр ие. Уен көлке юк ие бит инде ул заманда.


Күршебездә бер апай бар ие. Шул апайның яшь баласы бар инде, бездә яшь бала юк. Тегендә монда киткәләгәндә баласын безгә калдырып тора торган ие. Бер вакыт шул апай керә дә әни белән пышылдаша, керә дә әни белән пышылдаша. Әйтәм, әни, нәстә сөйли ул Гөльямал җиңги, керә дә сиңа бер нәрсә сөйли. Нәрсә сөйли ул ул Гөльямал җиңги? Ния кирәк ул сиңа кыз кешегә? Эчемә ут төшеп китте. Бактың исә, аның энесе катынын аерган икәндә миңа яучыга кереп йөри икән. Шулай итеп яучылыйлар ие. Әүвәле егетне өйләндерергә булса агай-эне йыйналышып утырып кызны сайлыйлар әле алар киңәшләшеп абзыйлары, әбиләре. Арадан берсен яучыга сайлыйлар инде. Яучыга бара инде ул. Кияү белә. Шуннан бер бара, ике бара, өч бара. Шулай итә-итә берничә баруда я бирәләр я юк. Кияүнең өенә кермичә ул егетнең йөзен күрми кыз. Карт мужика бирсәләр дә. Әүвәле колак сөенчесе – эш башы. Зададка – колак сөенчесе. Әүвәле колак сөенчесен илтәлщр. Аннары туй вакытларын билдәләп сөйләшәләр ие. Кайчан мәһәр китерә, аннан кайчан туй була. Аннан ары кияү керә инде кызның куенына. Аннан ары элекке заманда бер ай була торган ие кияү кызның өендә. Хәзер бер якшәмбедә килә, икенчесендә алып китә инде. Колак сөенчесе – эшнең башы, ишетсен халык. Кыз алып качу юк ие. Кызлар җылый иде пышылдап, әрнеп, нинди ир булыр икән инде, дип.


Ясинны кеше үләргә ятканда укыйлар, төннә тәхлил укыйлар, шуны укыйлар да, шуннан мәетне югачтын аны багышлыйлар.


Бездә туланы кимәделәр дә, сукмадылар да. Бездә юк. Үзебездә пима басучылар бар ие.
Болгарлар турында ишеткәнем юк. Без мөселманнар, Казан татарларлары дип аталабыз. Башкортлар дип атаганнар, бераз тупасырак халык булгангамы. Телләре, кием-салымнары белән. Алар чабата киеп йөргән халык бит инде. Оренбурга якын булгангамы, бездә чабата кигән халык булмады безнең авылда. Ирләр – итек, хатыннар калошлар, читек кия. Үземнең 4 читегем бар. Башкортның фигурасыннан аерылып тора. Икесе бергә килсә татар белән – аерылып торалар. Һәрхәлдә Казан татарлары матурлар бит инде. Алар данлыклы матурлар. Менә Үзбәгестанда 18 ел йөрдем, Казан татарлары ди, бик данлыклы, бик матур халыклар дип, үзбәкләр Казан татарларын бик мактыйлар. Телләре чиста, дип. Икәвен бергә китереп куйсалар – татарны таныймын. Татарның йөзе нурлы. Мөселман икәне. Урыс урыс икәне аерылып тора. Татар күренә. Нурыннан таныйм. Нурыннан таныла. Үзбегистан якларында төрле нация. Бер дә белмәгән нәрсә булса да күренеп тора. Үзбәгестәндә инде яр-яр. Бездә Каргалыда юк ул. Зыр кубып киләләр туйда. Каргалыда скрипкада уйнаучылар бар. Бәширов фамилиясе. Бездә скрипкачы Габделхак, Габдулла бар ие. Скрипка данлыклы ие. Скрипканы сатучы күп ие. Күкрәккә куеп уйныйлар иде, муен астына түгел. Мандолина соңгы вакытларда чыкты. Иң беренче скрипка, чыкты, аннан гармун, аннан курай. Иң алда курай булган, скрипка, кубыз, аннан гармун. Гармун белән мандолина бергәрәк. Шундый асыл итеп уйныйлар иде кубызны. Асыл итеп курайны башкортлар уйныйлар. Безнең Каргалыда кубыз күп иде. Мулла кызлары соңыннан уйнадылар да, җырладылар да. Алардан чыкты инде чәч кисү дә. Театрлар, кинолар китте. Яшьләрне элек кыстылар. Бер җиңгине кыстырмыйча кызларны бер җиргә дә җибәрмиләр. Катыннардан гармунчылар була торган ие. Туйның аерым бәете бар ие. Бәет булмаганда тагын үзенең җырлары була иде инде: әй икегез икегез, икегезнең икегез.. Такмак: бие, бие, бие әле, биегәнең юк әле, биегәнең булмаса да матур биисең әле. Бие, бие, Хәйбулла, биегән кеше бай була, биегән кеше бай булса да – кесә ягы сай була.
63. Нәрсәкәй, монауының, селкәсең, апкайтырга кирәк, нугыт, сандугачлар сайрый талларда, җимерек өйдә ач бала тилмерә.


Гайшә Садретдин кызы Мөлекова, 1913 елда туган. Әти-әнисе Каргалыныкы.


Үзем турында сөйләсәм еларсыз инде. Ирем сугышта калды. Шуннан килеп төштем монда. Бабайның әбие үлгән, 5 бала. Биш балага ике бала алып килдем, бабайдан дүртне таптым.


Укытмадылар. Укуны кирәкми диде әти булган кеше. Укымыйсыз, ярамый. Шундый вакытка туры килдек. Әти белән әниләр крестьяннар, урдылар, чәчтеләр. Мин ат йетәкләдем, әти сабан күте тотты. Ашлык чәчтек, урдык, ашадык. Яшь чакта бернинди уенга катнашмадык. Тәрәзәдән менә болай читәнне үрделәр дә, урам карыйсыз диделәр. Чыгармадылар. Читән тәрәзәнең өе ягында булды. Бер йергә йөретмәделәр. Әти-әниләрдән башка бер йергә бармадык. Астыртын йөргән кешеләр булды инде. Каршыбызда гына мәчет булды, әнә шул мәчеткә керде, шул мәчеттән чыкты әти булган кеше. Инде тәравихка хәтле бер йердә йөрсәк – кайттымы, өйдәме? Әнә шундый тикшерүләр белән эш иттеләр алар. Шундый заманда без күрмәдек урамны. Нәрсә йырлый беләсең урамга чыкмагач. Әти кемгә бирсә, шуңа бардык. Яучы килде. Яучы әти-әни белән генә сөйләште. Ул кайтып киткәчтен – барасың менә шушы кешегә. Бардык инде. Әйтмәдек бер нәрсәкәй дә. 16 га гына чыккан идем. Елап тик утырдым, куркып тегеләрдән, нәрсә әйтерләр икән, дип. Еламыйча кияүгә бармыйлар инде. Менә шушы нигездәге бабай алмыш яшендә булган, Чебеннедән 18 яшьлек кыз алган. Энесен күрсәткәннәр, кияү өенә алып килсәләр монауының шикелле сакаллы бабай, ди. Йөрәгем ярыла язды, ди. Хәзер ул әбинең сөйләгәненә 45 ел үтте. Әби ул вакытта кәкрәйгән ие инде. Шуңардан дүрт бала китергән, өч ул, бер кыз китердем, ди. Менә шулай. Элек кияүгә биргән вакытта кызны - беләгең сынса җиң эчендә булсын, әйтмә бер кешегә дә, аягың сынса – ыштан эчендә булсын. Бер кешегә дә сөйләмә, кайтмыйсың - утырасың. Кыйнап кулны сындыра икән – ул җиң эчендә, җиң моның хәтле озын, аягың сынса – балак эчендә. Шул көе яшисең, шулай итеп гомер итәсең. Туйларда аш та, чәй. Никах укыганда зур ашны әзерләп килә муллаллар, моннан монда хәтле утыра ак чалмалы мулла. Һәйбәтләп никяхны укый да кайтып китә. Ә кичкә таба кияүне бәет әйтеп алып киләләр. Гармун да юк. Пар ат, бизәлгән, карарлык түгел матур. Шунда кияүне калдырып китә. Матур көйләр белән көйләп, җырлап калдыра да китә кияүне.


Бишек көе сүзләре:
Йокла балам, йом күзең,
Йом күзеңне, йолдызым,
Үскәч панамнар тегәрмен
Куеп сәвит йолдызын.
Аллаһу, Аллаһу,
Кәҗәләрне тауга ку,
Тау башларын ашасын,
Минем балам яшәсен.
Аллаһу, Аллаһу,
Кәҗәләрне тауга ку,
Тауның битен букласын,
Минем балам йокласын.
Менә шуны селкәсең, селкәсең дә, йоклатасың ине. Шул инде бишек йыры. Уен буламени чыгармагачтын. Урлап кына чаналар шуа идек. Тикшереп килә анда да: Утыралармы, өйдәләрме, чыгып китмәдеме. Курчак ясадык инде, бүрекләр кигертеп малаена, кызына яулыклар бөркәтеп. Курчаклы уйныйбыз инде. Кәгазьдән урыйбыз да. Уенчыгыбыз шул инде. Анда тәти бармени? Даганны уйныйдыр идек инде, качелле. Күләгәгә генә асып. Уйнарга вакытта юк бит инде. Яз булгач чыгып китәбез кырга. Унөч яшемдә булганмындыр инде ат етәкләп йөргәнемдә. Аннан кар яугач кайтабыз. Тегене урдык, төядек, апкайтырга кирәк ашлыкны. Анда уйнарга да вакыт юк, ашарга да вакыт юк. Землянка кырыена әз генә ятып алабыз, таң белендисә атны йетәкләп китәбез әти белән, чәчәбез, урабыз, апкайтабыз. Анда атны җигеп ул вакытта ындыр басабыз бит инде. Мин ат йетәкләп йөрим, әти салам күпертә инде. Сабан туйлары шул үзебезчә тирәк төбенә йыйналып, аш суы ясап ашап-эчеп, авылдан кунак булып киләләр. Кырда яшибез бит инде. Шунда утыралар, эчәләр дә, сабан туе шул инде. Уен фәлән булмады. Башкачасын белмим.


Яза белсәм китап язган булыр идем. Казак бабай өйрәтте: нугытны җыйныйм да шуннан китереп салам. Шуннан берәүдә кайгы бармы, берәүдә хәсрәт бармы, берәүнең югалганы бармы, әнә шулай итеп сөйлим ине шуның белән. Дөрес чыга.


Максутова Мәрвәр Галимҗан кызы, 1926 нчы елгы.
Ташландык авылда җимерек өйдә икмәксез бер бала тилмерә,
Әткәсе, әнкәсе ташлап киткән, ачлыктан йөрәге сызлана...
Шул бала берүзе бер авылда агач яфракларын кимерә,
Көндезен урамда чокыр казый, кич кайтып өендә тилмерә.
Бер вакыт берәү килеп керде дә сөялгән балага ташланды,
Әткәем, кайттыңмы икмәк алып, ач калган бала шатланды.
Урамда кошлар тавышы ишетелде, баланың гомере киселде.
Әллә урыс көе, әллә татар көе. Шушы бәетне әйтеп бишлеле алдым.
Аллаһу, Аллаһу – бишек көен көйли.
Кәккүк, чыпчык...
Сандугачлар сайрый талларда, сандугачлар сайрый талларда,
Сандугачлар, карлыгачлар килер әле язларда.
++++64.
Сәлимова Маһибадәр Гариф кызы, 1903 нче елгы. Әти-әниләре Каргалыдан. Ире сугышта вафат. Сигез баласы бар. (Салманова Гөлнара, Давлетшин Илфат язалар).


Салих хәзрәт заманы бер заман булды.
Тау кебек мәдрәсәләр балкып торды,
Исән булса иде хуҗагыз бу чакларда,
Исегездә булмас иде йозаклар да.


Мин иркә булдым, бер кыз булдым, бер нәрсә күрсәмәделәр миңа. Әнием бичара уналты угыл китергән. Кадерле булдым. Кызларга карандаш тотарга ярамый, егетләргә хат яза дип. Яучы килеп сорады. Бер генә ул үстергәнгә биргәннәр мине.


Скрипкалар, кубыз булды.


Мөхәммәт сгв исеме чыккан саен салават әйтергә кирәк. Әйтмәсәң ни була инде.


Элекке вакытта кенәгәләр муллада иде, хәзер сәвиттә.


Мәсгудә Шәмсетдинова яза: Нуретдин Сәлимов Мөхетдин улы 1897 нче елның 16 нчы октябрендә туган Сакмарда. Әтиләренең туган җирләре Алмалы авылында. Чыран Алмалысы диләр. Аларны җир казу галәмәте белән нык җәзалаганнар. Бер ничә хуҗалык аннан качканнар. Качып китеп минем әтиләрем Сакмарда торып калганнар. Урыска байга кереп хезмәт иткәннәр. Әтием шунда (әле амбулатория урнашкан – НС), Алимпий дигән урыска 30 ел хезмәт иткән.


Без татарлар. Казан татарлары - Иван Грозный заманында сугышып плен калган халыкларның балалары яшәп киткәннәр, дип белдек инде без аны.


Сөембикә турында балалар алып укый журналларда. Сөембикәнең историялары күп инде аның. Аны көчләп кияүгә биреп җәзалаганнар бугай. Манарасы булган икән, шуннан дошманны күзәтеп торган, дип ишеткәннәребез бар.


Илһам дигән нәрсәкәй адәм баласында зур роль уйнаган нәрсә бит ул. Илһам килсә генә бар да чыга әйләнеп.


Кайда саргый бүзтургай, куакның башларында,
Кайгы күп яшь башларымда, ди.
Агыйделкәй алкын, сулары дулкын,
Дулкыннары каршы йөзәлмим,
Кайда ла сайрый бүзтургай, гөл бакчаларда бугай,
Моңланып яшәйбез шушылай,
Моңланып яшәйбез шушылай.


(Килене: бабайның кайгылы вакытлары, улы үлде әле генә. 20 көн элек. 63 яшендә иде.)


Сандугачкай кара ла, муеннары ала,
Ник моңая икән соң бу бала,
И, моңаймас ла иде бу бала,
Күкрәк көче белән мал таба, икән шул.
Ай, агылай болытлар, ай агыла,
Таулар тауларгай кагылай,
И, моңаймас ла иде бу бала,
Күкрәк көче белән мал таба, икән шул.


Илһам килгән вакытта җырлап җибәрәм, үзем үземә сокланам. Каян килде бу җил, каян килде бу тавыш, дип. Шул кадәре адәм баласы...


(Килене: җырын белми, тота да җырлый).


Көйләр бик күп. Кай вакытта ниндисе туры килә йырлыйм да йебәрәм, то моңнап куям, то йыр белән күңелне юатам.


(Килене: аның йырын ничек йырлыйсың, төрле итеп йырлый бит ул. Сүзен дә үзе чыгара, ничек кирәк шулай итә бирә. Бер ике ай элек килсәгез ие ..)


Базарларга бардым, бадыян алдым,
Бадыяннарым булды каяулы,
Ииии, үз әткәсе, әнкәсе булмаганнар -
Кемнәр алар өчен соң аяулы.
Ике рәт янды Каргалы. Колхозның серкә кайнатучының өеннән чыккан ут. Правление янында гына. Шул ут җилгә каршы бер квартал янган.


Бәетләр бер кешедә бар инде ул бәетләр. Ул Габдрахманова Фатыйма. Ул катында борынгы бәетләр.


Правление урынында Фәрхетдин карый дигән карый бар ие. Бик моңны карый иде. Җырчы, бәетче ие. Мин аңарда тәрбияләндем. Ул байтак нәрсәләр өйрәтте. Син бәләнчә сәгатьтә теге байга әйтеп кил, без шул вакытта киләбез, дип. Шуннан мин байга барып салаватын, әйткән сүзләрен әйтәм инде. Менә шулай иттереп ул мине төн урталарында алып китә торган ие. Аның ике бичәсе бар ие. Шул абыстайларга суларын китереп бирәдер ием, утыннарын кертеп. Сыерларын куадыр ием. Карый дип әйтәләр Коръәнне ятлаган кешене. Бай чакырмый, карый үзе әйттереп бара. Коръән дә укый, шундый вакытлары була торган ие. Күңел ачып җибәрә торган мәҗлесләр ясап җибәрә торганнар ие. Ирләр чат саен басып торалар хатын-кызларны тикшереп. Җиләнне бөркәнеп йөрделәр 13 нче елларга кадәр. Хөсәеновларның миллионерлар. Аларның салган мәчетләре бар ие Каргалыда. Минауный дигән шәһәр булган. Шунда куйны җыйный көтү иттереп. Казахларны яллап Минауныйдан чыгарып җибәрәләр меңләгән куйларны. Еланчык тавы буенда җәй буена көтә торганнар ие. Сентябрьдә Каргалыда кассапта куйларны суялар ие. Бөтен Каргал халкының ике атлысы, өч атлысы итен маен калага ташып бирә торганнар ие. Каргалыда өч-дүрт төрле халык. Бай, сәүдәгәр, шәкертләр, ярлылар – шундый дүрт төрле халык яшәде монда. Сәгыйть Хәялин килеп утырган. Әле дә нигезе бар. Көймәле таш капкалы ие. Сәгыйть атаманның өенең сөяге-нигезе тора. Шул Сәгыйть бабайның зираты да бар. Язулары бар. Ташлары ишелеп беткән, язуы өстенә тут үскән, укып булмый.
Мин бик күп укыдым мәдрәсәдә 13 класс беткәнче, искене. Шул ваквытларда инде һәрбер кирәк нәрсәләрне ала иек. Шәкертләр ул чагында ифрат дәрәҗәдә тәртипле була, артык-бортыкны сөләми. 12-13 нче елларны шәкертләр намазга йөрү табигый нәрсәкәй. Чалма киеп кыр казлары кебек мәчеткә керәләр. Шул көйгә тезелеп мәчеттән чыга. Мәҗит мулла дигән мулла бар ие. Шуның мәхәлләсендә бигерәк тә күп казахлар, 200-300 каза шәкерте (казах - МШ). Скрипкада уйнау бик сирәк кенә килеп чыга торган ие. Шәкертләр биш вакыт намаз, тезелеп керә, тезелеп чыга мәчеттән.
Агыйделкәй алкын, сулары дулкын,
Ак үрдәкләр каршы ла йөзалмый, ди,
Эй, сез дусларым, исемә төшсә,
Бер җырламай күңлем түзалмый, ди.
Өй артындагы талларны яратмасаң кисәрсең,
Мин сагынсам тәрәз ачам, син җил булып исәрсең, ди.
Ай әттәгенәсе!
Һаваларда гына очкан ай күбәләк
Көмеш тәңкәләрдән түгәрәк,
Эй, үткән гомерләрем исемә төшсә,
Күз яшьләрем төшә шул тәгәрәп, ти.
Агыйлләрне кичкәндә
Җырлыйм ишкәк ишкәндә,
Бер җырласам бер җылыймын
Үткән гомерем искә төшкәндә.
Безнең Каргалы җиде-сигез мең население йорт, хуҗалык булган. Шуларның арасында муллалар да була инде. Менә шул халык һәркайсысы 2ике-өч ат иметь итә торганнар ие. Ике-өч десятина җир сөреп чәчә торганнр ие. Шуңардан алган ашлыкларыннан гошер бирә торганнар ие. Зәкят бирә торганнар инде. Гошер – уннан берен бирәләр,йөз пот бодайга – ун пот бодай.
Оренбурга кырык төрле исем биргәннәр. Урынбор да булган. Еланчык тавында телеграм баганасы зурлыгында еланнар булган. Без яшь вакытларда таш чыгара торган иек. Хөкүмәткә, кешеләргә бирә торган иек. Йортларны балчыктан ясыйлар. Ат белән бастыралар, басым була ул. Калыпка салып корыталар. Балчыкны сыегырак итеп өстән коялар. Камыштан куйганнар башны. Таштан кирпичтән байлар сала. Саманнан салынган йортлар Каргалыда. Яланга, су буеннан балчыкны күпертеп, ат белән бастырып, саман калыбына салып, кипкәннән соң йорт салып җибәрәләр. Саманның үзененең калыбы була.
Ата-анага ифрат дәрәҗәдә буйсынучан булган балалар. Буйсынмаса ата тал чыбыкны ала да сыдыра сиңа. Менә шулай иттереп күнектерә үз юлына.
Сакмар – ул казачий авылы. Борын борыннан казаклар. Әйбәт иттереп бөтеркәләп ярты якка куеп, чалбарга помпослар кызылдан яшелдән тарта торганнар ие. Казаклар Каргалылар белән бергә йөриләр иде. Элек ихтыяр иде авылдан авылга күчү.
Мин беренче өйләнгәндә Түбәнге Чебеннедән өйләндем. 1923 нче елны өйләндем. Туй галәмәт юк инде. Яланда ята торган идек инде. Бакча каравыллый торган идек җиңгәң белән икәүләп. Яучы галәмәт җибәрмәдем. Мин усал идем. Бардым да кызларны күзләдем. Өере-өере белән кызлар йөриләр шунда. Ул вакытта йөзләр ачык. Шул вакытта җиңгәң килеп керә бер өйгә. Шуннан чакырып алам бит тегене, ул килә. Нихәлең бар, әйбәт. Исеме Шәмсеҗиһан. Карәле, Шәмсеҗиһан, мин сине ифрат дәрәҗәдә яраттым бит әле. Минем белән иптәшләшмәссеңме? Ул инде авызын ерып кына көлде дә куйды. Менә шулай иттереп алдап кына алынган бер көтүченең кызы ул. Дөнья көтеп киттек. Ул унике бала анасы булып куйды. Әле ул малайларның бишәвесе шушы көнгә яшәде. Никахны яланга бакчага чакырып мулланы укыттык та куйдык. Байларның ни форма иткәннәрен кем белә. Алар көчле кешеләр. Урта хәлле урта хәллене ала. Һәр кеше үзенең тиңен таба.
Гайшә исемле уйнашчы катын бар ие. Аны бер Хәметдин исемле бер җегет белән икәвесен тотып шуннан аларны мәчет алдына алып барып муллалар суктырдылар. Тал белән икесен дә суктырдылар. Шуннан тегеләргә актыккы наказание – бер ишәге бар иде Кпаргалының, шул ишәккә атландыралар да урам йөреттерәләр. Җегет җитәкли, катын ишәккә утырган. Безнең кебек булмагыз, дип алардан кычкырттыралар. Урам-урам йөреттерәләр. Аннан соң ул бик күп еллар яшәде Гайшә.
Егет күзен кызга кыса, кыз егеткә. Шулай иттереп йөрешеп китәләр инде. Без шәкертләр аулагөйләргә йөрмәдек. Аулак өйләрдә бал эчә торганнар ие. Халык белсә сүз әйтми калмый инде. Кулга таш салып уйнаган галәмәтләр, берсе-берсен чакырып биешүләр. Ни генә кызыгы булгандыр инде. Сөннәт мәҗлесе була ие. Муллалар исем куша. Бәбәй туен кулыннан килгәннәр үткәрәләр.
Сихырчы димиләр, багучылар диләр иде аларны. Ярамый исемнәрен әйтергә. Ишетсә үпкәләр. Кәрт салалар. Кәрт белән әйтә. Кәрттән сөйли. Бәгъзылар ишына инде. Бәгъзы – кайберсе дигән сүз. Табибчылар Коръән сүрәләрен укып өшкерәләр. Гореф-гадәт. Бәгъзеләргә килешә. Зәхмәт кагылу – паралич сугу дигән сүз. Кеше тумыштан җитешмичә туа. Аны терелтеп булмый. Пәриләргә, шайтан-җенгә ышанмадым. Минем туганнан бирле күргәнем юк андый нәрсәләрне.


Каргалыда өлкәннәрнең беренчесе бәйле утыра. Үзенең урынында үзе ауный бирә. Сөйләшә сөйләшүен.
Иван Грозный Казанны алган да шунда пленга төшкәннәр, шулардан калган татарлар икән дип кенә ишеткәнем бар. Сөембикәне көчләп кияүгә биргәннәр.
10 мәчет булган монда. Шуңардан узганы юк. 1926 нчы елларда муллаларны раскулачивать иттеләр. Бер мулла кпздан качып кайтып китеп, үз үзен атып коега төшеп үлде. Манараларны кисеп тормадылар, тоттылар да ваттылар. Каргалы 8 мең йортлы булган башта. Бу китаплар бик күп мәгълүмәтләр бирәләр. Казанда 16 мәчет булган икән, шуларны эшләткән кешеләрнең исем-фамилияләре, данлы кешеләрнең адреслары һәммәсе бар. Укырга күз күрми. Аюп исемле кеше язган ул китапны.
Гөлфия: Әче камырдан, бездә самуса дигән бар. Ул майда пешә, эченә әйбер кыстырасың да. Ләвәшкә песокларны, майларны күп салабыз, күкәй. Торт кебек була ул. Эченә саласың да, ике катлы була. Инде ләвәш. Бүкән салабыз, бәлеш салабыз. Бүкән кабактан. Дөге белән кабак. Кабакка май белән дөге бүрттереп, эченә җимеш кушабыз. Майлы камырдан бүкән була. Кунакка бирәбез, өстенә ит куябыз. Бәлеш – зур аш. Өстенә ит куябыз муллаларга. Үзебез кискән токмачлы аш бирәбез. Шуннан бәлеш белән ит бирәбез. Өстенә каз итеме, үрдәк, тавык итеме куеп. Кисәбез дә өлешләп өстенә ит куябыз.
Өчесен, җидесен, кырыгын, илле икесен, еллыгын үткәрәләр. Кайбер кеше ярты еллыгын да үткәрә. Җидесе көнне бик ямансулый ди ул. Үз үзеңне суындырыр өчен үткәрәсең өчесен. Беренче көнне күмдем, икенче көнне аш әзерләдем. Монда эше бетмәгән. Кырыгында чери, илле икесендә тарала. Илле икесе бик авыр көне ди инде. Сөякләре таралып төшә. Илле икесендә су кертергә кирәк берәр әбигә. Ул бик интегер ди суга сөякләре таралганда. Риза булмаса төшкә керә диләр. Өчесе көнне минем бәлеш пешерергә хәлем булмады. Кырыгында ашны зур итеп әзерләргә кирәк. Муллалар килә. Өчесе, җидесе төн каравыллаган әбиләр килә. Бүлеп чакырасың аларны. Алар күп була. Туганнарыңны да чакырасың. Әбиләр төнлә тәсбих тарттылар, укыдылар. Эчтән генә. Ясинны тере вакытында укытасың. Яшереп кенә утыртып әбине. Кырыгында муллалар һәм кабер казыган кешеләр. Төн чыккан әбиләргә бүләкләр бирәбез. Алтмыш сигез кеше кабер казыды. Өйлә намазыннан соң кабер казыйлар. Әптерәүф дигән бабай, мәчет каравылчысы юды. Ачмыйлар, үзләре дә карамыйча юалар мәетне, простыня астында юалар. Кабер казылгач ләхет алына. Кемнең нәрсәсе бар, кирпичме, саманмы, тактамы, шуннан кертеп кенә куялар. Кирпичне куймаска тырышалар урысныкы дип. Күпчелек такта куялар. Мин саман куйдым. Колхоз бирде. Сөлге белән төшерәләр, ләхет алган кешеләргә аерым бирәләр әйбер. Мәчеткә бирелә мәеттән калган әйберләр. Аны саталар, бирәләр. Кырыгына хәтле Коръән чыгалар. Үзебезнең мулла укыды, Коръән чыкты. Элек әти укый иде. Безнең бабай муллаларны күрәлмый. Муллалар белән спорить итә.
Әгъзамның зарплатасын азайттылар. Оренбургта да эшли, әтисе дә авыру. Кырыгына хәтле чыккан Коръән укучыга бирәбез. Бездә үлгән кешегә иртәнчак тәравихлар әйтеп, кычкырып, намазлар укып чыгалар. Мин шуны эшләргә дип 100 сум акча бирдем. Мәчеткә ремонт кирәк. Минем эшләгән җиремнән 400 сум акча китерделәр. Барысына да тараттым 25 сум. Муллага 50 тәңкә бирдем.
.