Мәүлид. Бибиниса Әхтәмова Тәхәүтдин кызы (1914)
Бибиниса Ахтямова Тәхәүтдин кызы, 1914 елда Абдул авылы, хәзерге Тукай районында туган. 1995 нче елда Мәсгудә Шәмсетдинова тарафыннан язылган . М- Мәсгудә, Б - Бибиниса).
М - Мәүлидне Мәүлид аенда һәр көнне укыйсызмы? Б - Чакырсалар һәр көнне укыйбыз, чакырмасалар укымыйбыз. Кем тели – чакыра. М- Җыелгач... Б - Җыелгач исәнләшәбез, Әлхәм, Колхуны укыйбыз, аннан Тәхлил әйтәбез. М – Ничә мәртәбә Тәхлилне әйтәсез? Б - 99 мәртәбә. Ля иляһы илляляһы, ля иляһы иллялаһы, аннан азакта Мөһәммәдерәсүлюллаһы...Ансы иде Тәһлилнең азагы була. Ә бу (мәүлид китабына ишарә – м.) көйле. Мәүлидне укыйбыз. Аны белгән кеше катышып укый. Ул бүтән кешеләрдә дә бар. Башлап җибәрәбездә кушылып китәләр. Шигырь булмаган җирен укымыйбыз. 99 Тәһлилдән соң бисмилланы әйтәбез. Мәүлидне башлыйбыз. Әлхәмнәрне көйләп әйтәбез. Салкын су эчтем “аваз” юк әле.
Дин кардәшләр сөенеч сезгә, шатлык тулсын йөзегезгә, Нур балкысын йөзегезгә, изге Мәүлид ае туды.
Хак рәхмәте безгә бик зур, җирне-күкне каплады нур, Ачты безгә туры хак юл, изге Мәүлид ае тугды.
Шушы айда Рәсүл туды, дөньяда нур балкып торды, Күңелләргә шатлык тулды, изге Мәүлид ае туды.
Бу ай безгә бик зур бәйрәм, дөньяга ул бирде бер ямь, Хөрмәт ит син күңел белән, изге Мәүлид ае туды.
Кадерле ай бу ай безгә, иман нуры бирде йөзгә, Бу Аллаһыдан бүләк сезгә, изге Мәүлид ае туды.
Изгелек кыйл – бәхтең артыр, синнән иман нуры балкыр, Тәүбәң кабул булып кайтыр, изге Мәүлид ае туды.
Иман әһлен шатландырган, туры юлга сафландырган, Начар эштән сакландырган изге Мәүлид ае тугдый.
Аллаһ дусты алып килгән, Мөэминнәргә шатлык биргән, Һәр ел саен хөрмәт күргән изге Мәүлид ае тугдый.
Рәсүл исме – Ислам җаны, күкрәгеңдә сакла аны, Кушканнарын аның тагы. Изге Мәүлид ае тугдый.
Баштан аяк рәхмәт булган, мөэминнәргә куәт булган, Хакдин бик зур нигъмәт булган изге Мәүлид ае тугдый.
Бу ай бөтен айдан өстен, һәркем ихлас хөрмәт итсен, Хөрмәтләрдән савап көтсен, изге Мәүлид ае тугдый.
Котлы булсын ислам әһле, шатлык сезгә иман әһле, Сөенеч сезгә иман әһле, изге Мәүлид ае тугдый.
Моннан соң салават:
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Расулюлла, Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Хәбибулла. Салляллаһы галә Мөхәммәт, Салляллаһы галяйһи вәссәлим, Җа Расуле саләмен галяйк, Җа Хабибе саләмен галяйк, Җа Нәбие саләмен галяйк, Салаватуллаһы галяйк. Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Расулюлла, Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Хәбибулла, Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Нәбиулла, Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Шәфигулла, Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Хәбибулла, Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Нәбиулла, Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Шәфигулла.
Барыбыз да шушыны көйләп әйтәбез (салаватны – м).
Аннан соң:
Башланыр бисмилла әйтеп һәрбер эш, Аңласаң – бисмиллалы эштә уңыш.
Аллаһ исме берләдер эш ләззәти, Аллаһ исме берләдер эш нигъмәти.
Аллаһ исме булмаса уең яман, Эшең ахры, бел, хәерсездер һаман.
Шөкрана кыл Аллаһның биргәненә, Һәм сабыр ит син каза килгәнинә.
Нигъмәтенә шөкрана ит тә әйт аңа Һәрвакытта дәр белән һәмдәсенә.
Рәсүленә әйт салават һәм сәлам, Әйт бу сүзне чын күңелдин син һаман.
Җә илаһым, рәхмәтең сал дустыңа, Алина асхабина һәм барсына.
Без Рәсүлнең Мәүледен искә алый, Аллаһыга шөкрана әйтеп барыйк.
Искә алсаң Мәүледен җанга хозур, Хөрмәт итсәң савабы анда зур.
Иң мөбарәк кыйсса Мәүлид кыйссасы, Тыңлаганга зур өлеш бар кыскасы.
Мәүлид уку изге эш ки, изге савап, Һәм юмарт кыйлсаң аңа зур савап.
Мәүлидин зурлап әгәр бирсәң тагам, Максудына җитер шиксез ул адәм.
Чын күңелдән хөрмәң итсәң Мәүледен Хак тәгаләдән табар ул максудын.
Мәүледенең кыйссасын яд итәбез, Тыңлаганнар күңелен шад итәбез.
Аңлатыйк без изге Мәүлид кыйссасын, Мостафаның пакъ мөбарак сыйфатын.
Чын күңел ихлас белән тыңлагыз, Зур саваплардан өметсез булмагыз.
И, дин кардәшләр, беләсез ни янә, Ошбу ай безгә мөбарак ингәнә.
Чөнки бу ай рабигаль әүвәл үзе, Тугды бу айда нәбиләрнең нуры.
Аллаһ дусты туган ай дип таныйк, Каршилә хуш зат туган ай дип аны.
Мәүлид ае безгә ул бик мөхтәрәм, Тугды бу айда гали изге адәм.
Мәүлид сөенеч, зур сөенеч аедыр, Коръән уку, зекер, тәсбих аедыр.
Тугды бу айда Мөхәммәт Мостафа, Шунда аның нуры күкләргә аша.
Килде дөньяга бүген изге адәм, Рухына йөз мең салават илә сәлам.
Теләгең булса гына эштән азат Һәр вакыт әйт ихлас илә салават.
Я Иляһым, рәхмәтең сал дустына, Алина, әсхабинә һәм барсына.
Салават:
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Расулюлла, Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Хәбибулла. Салляллаһы галә Мөхәммәт, Салляллаһы галяйһи вәссәлим, Җа Расуле саләмен галяйк, Җа Хабибе саләмен галяйк, Җа Нәбие саләмен галяйк, Салаватуллаһы галяйк. Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Расулюлла, Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Хәбибулла, Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Нәбиулла, Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Шәфигулла, Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Хәбибулла, Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Нәбиулла, Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Шәфигулла.
Бу яратылмыш бөтенләй буш иде, Бер Ходадан башка бер ни юк иде.
Бер Хода юктан бар итте дөньяны, Мостафаның нуры белән нурлады.
Һәм бар итте элек шул нурны ул, Һәм барлыкның зурысы булды ул.
Ошбу нурдан күк йөзенең сафлыгы, Ошбу нурдан җир йөзенең барлыгы.
Гарше Көрси ул шул нурдан бар була, Дөньяның күрке шушы нурдан гына.
Булмаса ул булмас иде берни дә, Һәм яратмас иде җирне, күкне дә.
Булмаса ул булмас иде бер адәм, Һәм яратмас иде дөньяны тәмам.
Яратылды аның өчен һәммәсени, Аның өчен бар итте бәндәсени.
Хак яратты хәзрәти Адәмне ул, Балкыды һәм маңгаенда бер нур.
Ялтырады маңгаенда ошбу нур, Шул сәбәпле мәртәбәле булды ул.
Ошбу нур итте хәлифә һәм аны, Һәм фәрештәләргә юлдаш итте аны.
Сәҗдә кыйлды бар фәрештә сул сәбәп, Күккә ашты хөрмәти һәм шул сәгать.
Соңра бу хәл бар баласына күчеп, Килде Габдуллага хәтле ул үсеп.
Һәм аның да маңлаенда чыкты нур, Нәкъ кояш күк ялтырады ошбу нур.
Вакты җиткәч күчте нур Габдулладан, Балкыды ул хәзрәти Әминәдә.
Йөкле булды ул Хәбибнең анасы, Җитте туар вакты энҗү данәсе.
Килде җәннәттән ике изге хатын, Берсе Мәрьям, берсе Асия аның.
Һәр ягындан Әминәне сырдылар, Һәм кирәкле хезмәтен башкардылар.
Йөкле булу вакты тулды шул сәгать, Басты шунда дөньяга бер хуш аять.
Мәрхабә я фәхре галәм мәрхабә, Кыйл шәфәгать я Мөхәммәт Мостафа.
Хәзрәти Гайса соңында бер заман, Дөньяда артты бозыклыклар һаман.
Хакны белгән җир йөзендә юк иде, Һәм дә азгынлык бозыклыклык күп иде.
Бер тәхлимдә хаҗәт бик зур иде, Хак Тәгалә салды рәхмәте үзе.
Ул җибәрде җир йөзенә бер Рәсүл, Булды нәбиләр нурысы ул Рәсүл.
Ул килеп Коръән хөкемен уздыра, Һәм нәбиләрнең заманын торгыза.
Бирде өммәткә шәригатьне һаман, Дөньяга хак динени белдерде тәмам.
Мәккәдә Ислам динени нигез сала, Һәм Мәдинәгә күчеп шунда кала.
Ул эшен гайрәт белән итте дәвам, Утка табынуны бетерде ул тәмам.
Бик зур эшләргә кереште көн төни, Анда вакытта җәйде ул Ислам динен.
Хаклыкына күнде дөнья шул сәгать, Һәм фәрештәләр сөенде шул сәбәп.
Ул юк итте бар кяферлек бинасын, Һәм ул юк итте бар бозыклык дөньясын.
Утырышым нәкъ егерме өч сәна Һәм ышануның сараен ул сала.
Дин тарату аркасында дөньяга Барча мөэмин вә мөселман көч ала.
Күп сугышлар күрде ул хак дин өчен, Хак ризасына багышлап һәр эшен.
Ул тырышты Алла ризасы өчен, Тәкъвалыкка куйды ул барлык көчен.
Тәкъвалык ит, син аның өммәти, Барлык эшленең тәкъвалыкта кыйммәти.
Өммәт итсән Мәүлидин зурла һаман, Һәм дә әйт һәр заман салават илә сәлам.
Тугды бу айда Мөхәммәт Мостафа, Шунда аның нуры күкләргә аша.
Килде дөньяга изге адәм, Рухына мең салават илә сәлам.
Теләгең булса газабыңдин азат, Һәрвакыт әйт ихлас илә салават.
Я Иляһым рәхмәтең сал дустыңа, Алина, асхабина һәм барсына.
Салляллаһы галә Мөхәммәт, салляллаһы галяйһи вәссәлим, Аллаһөммә салигалә вәссәлимә вә Мөхәммәдин вә бәрик галяйһи
Аллаһының дусты Рәсүлнең сыйфатын Тыңлагыз сезгә сөйлибез кыйссасын.
Пакъле сыйфаты иң мөбарәк зат иде, Төрле яктан да гүзәл һәм саф иде.
Иң гүзәл күркәм яратты бер Хода, Шундай юк күркәм диди холкыда.
Бар гүзәл сыйфатны ул җыйган иде, Барча яктан мөхтәрәм кыйлган иде.
Хак яраткач пакъ олуг зат улды ул, Әнбияләрдән югары торды ул.
Мәрхәмәтле һәм гамәлле тәкъва иде, Нәкъ сыйфаты айрата башка иде.
Ул түбәнчелекле иде һәр заман, Булса да түбән аңардан һич җиһан.
Ул ефәк атлас киемен һич кимәде, Арпа икмәген туярлык җыймады.
Һич вакытны җамалы дип көймәде, Һәм фәкырьләргә бирергә димләде.
Кулына мал керсә дә чиксез заман, Ул таратты ярлыларга шул заман.
Патшалардан күп бүләкләр килсә дә, Ул өләшә барды мохтаҗ кемсәгә.
Сәхабалардан узып һич йөрмәде, Кем бүләк бирсә дә алмыйм димәде.
Йорт эчендә хезмәт итте ул үзе, Бар кешегә бар иде тәмле иде сүзе.
Сөйләгәне изге сүз булды һаман тәмам, Һәм хәләл харамны белдерде һаман.
Җамый иде ул киемен ертыгын, Ярлыларга бирде хәтта актыгын.
Кайда булса да гарип вә бер ятим, Һәм аларга һәрвакыт булды якын.
Шәфкать итте барча мескеннәргә ул, Алдына кем килсә дә итте кабул.
Мин халыкның бер колымын һәм диде, Кол кебек ашыйм утырам һәм диди.
Пакъ сыйфатын күпме язса да каләм, Ул турыда сүз һаман булмас тәмам.
Ни кадәр язсаң үтеп булмас барын, Пакъ сыйфаты барчасы олуг аның.
Өммәт өчен фидакый итте үзен, Чикте өммәт кайгысын кич көндезен.
Дөньяга килгәндә ул өммәт диде, Киткәндә дә һәм шулай хәсрәт җыйды.
Өммәт итсәң син дә ит фида үзең, Сөннәтен тот, үтә аның һәр сүзен.
Тугды бу айда Мөхәммәд Мостафа, Шунда аның нуры күкләргә аша.
Килде дөньяга бүген изге адәм, Рухына мең салават илә сәлам.
Я Илаһым, рәхмәтең сал дустына, Алина, әсхабына һәм барсына.
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Расулюлла, Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Хәбибулла. Салляллаһы галә Мөхәммәт, Салляллаһы галяйһи вәссәлим, Җа Расуле саләмен галяйк, Җа Хабибе саләмен галяйк, Җа Нәбие саләмен галяйк, Салаватуллаһы галяйк. Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Расулюлла, Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Хәбибулла, Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Нәбиулла, Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Шәфигулла, Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Хәбибулла, Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Нәбиулла, Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Шәфигулла.
Мәүлид кыйссасын укыдым. Һәммәсенә багышлыйбыз, егерме буынга чаклы әрвахларга, шушы йортта вафат булганнарга, ике як күршеләргә.
(Коръәннән сурәләр укый һәм багышлый):
Я Раббел бер Ходаем үзеңнең ризалыгың белән Мөхәммәд Мостафа. Ошбу укыган мәүлид кыйссаларыбызны укыган аятьләребезнең савабын багышладым бер Ходаем үзеңнең ризалыгың белән Мөхәммәд Мостафа сгв шәрифенә багышладым. Атабыз Адәм, Анабыз Һавага багышладым, әүлияләргә багышладым, әнбияләргә багышладым, фәрештәләргә багышладым, шәһитләргә багышладым. Шушы йортның хуҗаларына багышладым, әти-әниләренә, әби-бабайларына, ир-туганнарына, кыз-туганнарына, нәсел-нәсабында булган әрвахларга, җиде буынга чаклы булган әби-бабайларына, Мөхәммәд өммәтеннән булган барлык зират әһелләренә багышладым. Я Раббым, я Рабббым, я Раббым, я Ходам, кабул ит. Амин, Аллаһ әкбәр.
|