Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Мәхәббәт әфсеннәре

Табигать кешегә сөю хисе биргән. Ойс, кеше һәрвакыт сөюгә, мәхәббәткә, гаилә иминлегенә, кыскасы, бәхеткә омтылып яшәгән. Сөю хиссиен яшәеш имгечен, кешелек асылын, яшәү мәгънәсен тәшкил итүме ип мөһим, иц серле, илаһи коч-тылсым булуын тойган, белгән ул. Шуңа күрә дә, бик борынгыдан кеше әзмәвердәй ирләрне үксетеп елата, үсмер кыллардан ил хакиме ясый алырдай бу илаш көчне аңларга, хәтта, анык белән идарә итәргә омтылган. Борынгы мәҗүси догалар, әфсен текстлары, сөйдергеч, биздергеч бөтиләр, ырым — йолалар — шуның ачык дәлиле.


Сөю-мәхәббәтән бәхетле яки бәхетсез (җавапсыз) булуына карап, мәхәббәт ырымнары ике төргә бүленәләр. Бер очракта мәхәббәт авыру-чир буларак карала һәм имче, өшкерүче тарафыннан бу чирдән дәвалау өчен яисә сөйгән кешенең күңелен яулау максатыннан махсус текстлар уйлап чыгарганнар. Икенче очракта, тигез мәхәббәтне саклап калырга теләп, яки аны арттыру-көчэйтү өчеп, сөйдергеч догалар унлап тапканнар.


Тагын бер тор магик текстлар хакында әйтергә кирәк. Аларпы «кара сихер» һәм «биздергечләр» дип тә әйтергә мөмкин. Мондый ырымнарны күбрәк кара магия белән шөгыльләнүче карчыклар башкарган.


Мәхәббәт ырымнары да, им-томнар һәм офсен-төфсеннәр кебек, мифологиянең бер жанры буларак каралырга хаклы. Ул да, башка жанрлар кебек ук, рухи мирасыбызның иң борынгы катламнарыннан килүче Ябраз-сурәтләрне, күзаллауларны мул саклап калгал. Мондый ырым текстларында бүгенге укучыны да гажәнкә калдырырдай гыйлемлек билгеләрен очратырга мөмкин. Кем дә булса сөйгән яры хакында «Җиһандагы Ли тик әйләнсен, Кояш тик әйләнсен» дип әйтә икән, бу аның Галәм төзелешендә дә, шулай ук кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә галәми кичләрнең тәэсире хакында да шактый мәгълүматлы булуы хакында сөйли.


Шуңа күрә, һәр ырымны, һәр әфсенне без хорафат дип кенә түгел, рухи мирасыбызның бер мөһим катламы итеп кабул итәргә тиешбез,


МӘХӘББӘТ ӘФСЕННӘРЕ


1


«Җир йөзендәге чаян, еланның телеп алып телемә куйдым, тешен алып тешемә куйдым. Ул чаян, еланның теше ничек үткендер, бу минем утыз (сиңа ничә яшь, шуны әйтергә тиешсең) елдан бирле өйрәнгән телем шулай үткен булсын!


Ошбу огълә тәңренең энҗе ташы ничек катыдыр, бу минем утыз елдан бирле өйрәнгән телем шулай камыр итсен.


Югары торган фәрештәнең торган җирен, урынын Адәм угланнары ничек күрмидер, вә һәм ул фәрештәнең Адәм угланнары буен-төсен ничек күрмидер, бу минем утыз елдан бирле өйрәнгән телемне шулай күрмәсен! Бу минем тешемнән чыккан телем чаян теше тик үткен булсын вә һәм Гали кылычы тик үткен булсын вә һәм Мәлик чукмары тик куәтле булсын!


Ул Газраил фәрештә ничек олугдыр, ничек куәтледер, ошбу җир йөзендәге җитмеш җиде тврле пәриләрнең куәте Газраилда ятыр.


Ул Газраил фәрештә белекчедер, бу Адәм углының жанын башында, вә һәм кулында, вә аягында, вә һәм йөрәгендә —барын ничек аладыр, бу минем утыз тешемнән чыккан телем шулай алсын!


Газраил җан алганда Адәм угланнары ничек күрмидер, бу минем утыз елдан бирле өйрәнгән телем шулай күренми барып алсын!


Бу дәрьяның суын җеп белән, богау белән богаулап, йозак белән йозаклап кайчан туктатса, бу дәрья суы җеп белән бәйләп, богау белән богаулан, йозак белән йозаклап ничек тукталмыйдыр, бу минем, утыз елдан бирле өйрәнгән телем шулай туктамасын!


Бу дәрьяның ике яры бер-беренә ничек кушылмыйдыр, уртасыннан бу дәрья суы ничек агадыр, күкрәп-яшьнәп килгән фәрештә, ул күкрәп-чатнап килгән фәрештәнең һиммәтеннән дәрьядагы балыклар сайдан тирәнгә ничек качадыр, бу җир йөзендәге җитмеш җиде төрле пәриләр, җеннәр, шайтаннар тау тишекләренә ул чатнап килгән фәрештәнең һиммәтеннән качып ничек керәләрдер, бу минем утыз елдан бирле өйрәнгән телем шулай керсен!..»


2


«Җитмеш җиде кат су өстендә мөгезле илек торыр, ул илекнең башында ут яна торыр. Ул илекнең баласы бар. Илек бала1 сын күрмәсә, чыдый алмый ничек ул баласына киләдер, бу фәлән мине күрмәсә, эче-җаны, бавыры, йөрәге белән тартылып, торса торып түзмәсен, утырса, утырып тормасын, миңа килсен! Кара еланнан вә һәм кара диюдән Адәм углы ничек куркып ак сарайларына качып керәдер, бу (фәлән) үз уйнашларыннан шулай качып минем куеныма керсен!»


3


«Җитмеш җиде кат күк өстендә аждаһа елан торыр. Ул аждаһаның башында ут яна торыр. Ул аждаһаның баласы бар. Ул аждаһа баласын күрмәсә, чыдый алмый ничек киләдер, бу (фәлән) мине күрмәсә, эче, җаны, бавыры, йөрәге белән тартылып, торса торып түзмәсен, утырса утырып түзмәсен, миңа килсен, уң битем көн булсын, сул битем ай булсын, сөйләгән сүзләрем бал-шикәр гик булсын. Йөрәген ярып чыккан баласын ничек кочып-үбәдер, гаң сәгатендә вә һәм көн сәгатендә, вә һәм төн сәгатендә булса да мине сорасын, сагынсын!»


4


«Җитмеш җиде кат җир өстендә арыслан киек торыр. Ул арыслан башында ут яна торыр. Ул арысланның баласы бар. Ул арыслан баласын күрмәсә, чыдый алмый ничек киләдер, бу (фәлән) мине күрмәсә, эче, җаны, бавыры, йөрәге белән тартылып, торса, торып түзмәсен, утырса, утырып түзмәсен, миңа килсен! Бу сары майны чалып утка, эссе табага салгач, ул ничек кайныйдыр, бу (фәлән) миңа түшен-түшкә куймаса, телен телемә куймаса, фәрәҗен зәкәремә куймаса, көнлек сәгатьләрендә — һәрбер сәгатеңдә бу (фәләннең) җаны ут кебек; йөрәге янып-көеп түзәлмәсен!»


5


«Җитмеш җиде ел үлеп череп яткан кешенең башында ут яна торыр. Ул кешенең баласы бар. Ул кеше баласын күрмәсә, чыдый алмый ничек киләдер, бу (фәлән) мине күрмәсә, эче, җаны, бавыры, йөрәге белән тартылып, торса, торып түзмәсен, утырса, утырып түзмәсен, миңа килсен! Әйләнеп-тулганып көн йөреп, диңгезнең төбенә кояш керәдер. Ул диңгез төбеннән кояш әйләнеп-тулганып төшлеккә килеп ничек утырадыр, төшлеккә утырып, кояш җир йөзенә, беткән үләннәрнең өстенә төшкән чакта ничек киптерәдер, яндырадыр, бу (фәләнне) миңа шулай сыгындырсын!»


6


«Җитмеш җиде ел үлеп череп яткан аюның башында ут яна горыр. Ул аюның баласы бар. Ул аю баласын күрмәсә, чыдый алмый ничек киләдер, бу (фәлән) мине күрмәсә, эче, җаны,


бавыры, йөрәге белән тартылып, торса, торып түзмәсен, утырса, утырып түзмәсен, миңа килсен! Үлем гыйшыклыгымны, үлем ирсәклегемне, вә һәм йөгрек киекләрнең, вә һәм очар кошларның гыйшыклыгын китереп салдым, Ходай Тәгаләнең кодрәте берлә ошбу ачы тозга китереп салдым, ошбу ачы тоздан башка татлы тәгамнәрнең ләззәте ничек тәме булмыйдыр, миннән башка ошбу (фәлән) һичбер адәмнәрнең ләззәтен тапмасын! һәртөрле әдәмнәр күзенә күренмәсен! Ошбу (фәләннең) уң ягында ут килсен, сул ягында су килсен, арт ягында бүре килсен, алдында аю килсен!» {Бу ырым сүзләрен әйтеп, сөйгән кешесенең йөргән юлына тоз яисә бал-шикәр сибәләр.)


7


«Җитмеш җиде ел үлеп череп яткан әтиең башында ут яна торыр. Ул этнең баласы бар. Ул эт баласын күрмәсә, чыдый алмый ничек киләдер, бу (фәлән) мине күрмәсә, эче, җаны, бавыры, йөрәге белән тартылып, торса, торып түзмәсен, утырса, утырып түзмәсен! Миңа килсен! Таңдагы ак ташка иртән төшкән кырау Ходай Тәгаләнең кодрәте белән — эссе кояшка ничек чыдый алмый эридер, бу (фәләннең) өч йөз кырык сөякләрендә, эссе тәннәрендә, татлы йөрәкләрендә, сөйләр телләрендә, күрер күзләрендә — кояшмын!


Ул үтенә алып имләмәсен! Бу (фәлән) каты белән имлә-мәсә, бу (фәлән) имен тапмасын. Багладым!


Бу өшкергән телем бозылмаска алтын белән коршадым, көмеш белән күпчедем, җил белән китмәскә, су белән юылмаска, тәркыш белән бозылмаска, тәбесенә чыкканда бозылмаска, һәртөрле тел белән бозылмаска тикәндер. Бу минем телем булат кылычтыр. Бу минем телем телдән телгәдер вә авырдан авырдыр. Бу минем телем алтын йозактыр, вә һәм бу минем телем көмеш ачкычыдыр. Алтын йозак димәкем каты корычтыр, көмеш ачкыч димәкем булат кылычтыр. Шул нәрсәләр белән бу фирдәвесне бу (фәләннең) йөзенә йозакладым. Бу фирдәвес төн сәгатьләрендә, көн сәгатьләрендә бу (фәләнне) миңа сыгындырсын! Кайчан ошбу дөнья бозылса, бу (фәлән) миннән анда аерылсын! Аннан башка аеру алмасын, вә һәм ачкычы күк йозагы… Ул ачкычны алып имләмәсеннәр!»


8


«Алтын тауның башында алтын чыпчык оясы; оясында баласы. Баласы өчен анасы яна, көя, җандай сөя — шуның кебек мине дә сөйсен! (Өч тапкыр кабатлана.)


Көмеш тауның башында көмеш чыпчык оясы; оясында баласы. Баласы өчен анасы яна, көя, җандай сөя — шуның кебек мине дә сөйсен! (Өч тапкыр кабатлана.)


Бакыр тауның башында бакыр чыпчык оясы; оясында баласы. Баласы өчен анасы яна, көя, җандай сөя — шуның кебек мине дә сөйсен! (Өч тапкыр кабатлана.)


9


Хак Тәгалә яраткан күк диңгез,


Күк диңгезнең өстендә олы тау,


Олы тау астында тимер алачык,


Тимер алачык эчендә кара аю,


Кара аюның күзе күрмидер, колагы ишетмидер,


Янадыр, көядер, кара күмергә түнәдер,


Эче пошадыр, җаны ярыладыр, чыкадыр,


(Бу фәлән) миңа гашыйк булып, шулай янсын, түнсен,


Эче болганып, җаны ярылып чыксын.


Атасыннан, анасыннан, карендәшләреннән бигрәк мине сөйсен!


10


Ходай Тәгаләнең боерыгы белән диңгез,


Диңгезнең өстендә кара такта,


Ул кара такта ничек янадыр,


(Бу фәлән) минем артымнан шулай янып-көеп йөрсен.


11


Илаһи ният кылдым Үземә гыйшык кылмак өчен. Җаны-тәне белән, Эче-каны белән, Биле-култыгы белән, Толым буе белән, Сүзләр сүзе белән, Тотар кулы белән, Йөрәк парәсе белән, Күзләр күзе белән.


12


«Бу зәгыйфә кызы (фәлән) һәм эчәргә су тапмасын, янып-көеп йөрсей… Төн йокысын күрмәсен, көн яктысын белмәсен… Бер тамчы йотмасын, миннән үзгә сөйгәне булмасын… Мине күрми еласын, сыктасын, саргайсын, көйсен, бетсен, төгәнсен… Мине күрми аш ашап бармасын, су эчеп бармасын, атасыннан-анасыннан бизсен, карендәш-ыруыннан бизсен… Үзен-үзе белмәсен — миңа шулкадәр гашыйк булсын!..»


kursheru