Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Каргалы. Исемнәр.

Отредактировать:



  1. Октябрь Татар Каргалысы, 28 июнь, 1991 ел.
    Аетова Хөсниямал Нигматулла кызы. 1910 нчы елда 10 нчы майда туган: Чебенледә Мостафаның кызы Оркыя иде, Оркыяның кызы китап чыгарам дип әйткән, бабасының китабы аңарда. . Монда Сәгыйть Хәялин атаман бер бай кеше килгән. Аның иң беренче салган ике ятажлы (этажлы - МШ) өе бар иде. Сүтеп әрәм иттеләр. Хәлиулла Хәлфә Икра сүрәсе белән өшкерде. Күрше Мәхмүт бабай бар ие. Шул әйтәдер ие - белеп алган Икра сүрәсен, шуның белән өшкерә дә өшкерә, ди.
    Элек бәетчене яллыйларые туйларда. Әхмәтдин исемле кеше, ул почмакта бәет әйтеп утыра. Масипов Нургали скрипкада уйный ие, Хөсәен дә. Шул туган ике егет скрипкаларда уйнадылар. Бер Гариф абый дигән бабай, син укырга яратасың, дип китаплар бирә ие. Миңниямал апай дигән үзе ясап курай уйныйдыр иңде. Кыска ие. Кызы Миңзада исемле.


1991 ел 8 нче июль, Дәүләтьяров Мохтар Әхмәтхан улы. Каргалыда 1954 нче елны 1 гыйнварда туган.
60. Аитова Мәүдүдә (1931), Баширова Фирдәвес Хөсәен кызы (1928), Рәхимова Миңзада Рәхматулла кызы (1924), Дунай ягындагы Усман-скрипкачы.
Аитова Мәүдүдә, 1931 нче елда туган.
Хәдия әби бик матур йырлыйдыр ие бит.
61. Нуретдин Салимов Бүз Тургай, Нуретдин Сәлимов Мөхетдин улы 1897 нче елның 16 нчы октябрендә туган Сакмарда.
1897 нче елда туган: Исхаков Сәйфи дигән берәйсе, берсе Ибрагимов Гали дигән ие. Фәрхетдин Карый дигән карый бар иде монда. Мин шуның кулында күп тәрбияләндем. Аның улы бар ие Мөхәммәд исемле. Аның ике хатыны бар ие. Сания исемле кызга бирдем мин бу йортларны, бу бакчаларны совет белән. Шушы йортларга хуҗа Сания.
Фатыйма Габдрахманова, Вәлиулловна. 1927 нче елда туган. . Каргалының кайчан оештырылганын Мостафа бабай беләдер иде. Үлде инде. Бу Маһиямал кызы Сахипямал җиңгидән язылган. Мин аңардан гарәпчәне алып барып попросить иттем. Ул укыды. Ул дәфтәр бер әбекәйнеке иде. Кем икәнен белмәдек. Бер берсеннән йөри инде. Күчереп биргән Сәйфулла кызы Фатыйма. Ул Ташкентта яши. Сәйфулла кызы Фатыйма Гайшә апайның моңын-зарын күчергән. Надыйрова Гайшә Каргалы авылында яшәүче ханым. Укытучы бабайның хатыны. Үлде инде Гайшә апа. Гайшә апаның дәфтәре гарәпчә язылган. Гөлкәй аның килене. Надыров Ленис бар монда. Парторг та булып эшләде. Бригадир. Ана шул Ленисларда микән инде ул дәфтәр, кемдәдер инде. Сәйфулла кызы Фатыйма.


1991 нче ел, Шәмсия апа Миннегали кызы Гаффарова. 1905 нче елда туган: Балаларыннан аерым яшәгән ана чыгарган бу мөнәҗәтне.
Ике көйгә әйтелә. Берсе озынырак. Гөлбануда барысы да бар. Каргалыда скрипкада уйнаучылар бар. Бәширов фамилиясе. Бездә скрипкачы Габделхак, Габдулла барые.
63. Гайшә Садретдин кызы Мөлекова, 1913 елда туган. Максутова Мәрвәр Галимҗан кызы, 1926 нчы елгы.
64. Сәлимова Маһибадәр Гариф кызы, 1903 нче елгы. Нуретдин Сәлимов Мөхетдин улы 1897 нче елның 16 нчы октябрендә туган Сакмарда. Карәле, Шәмсеҗиһан, мин сине ифрат дәрәҗәдә яраттым бит әле. Минем белән иптәшләшмәссеңме? Гайшә исемле уйнашчы катын барые. Аны бер Хәметдин исемле бер җегет белән икәвесен тотып шуннан аларны мәчет алдына алып барып муллалар суктырдылар. Гөлфия: Әптерәүф дигән бабай, мәчет каравылчысы
65. Әбүбәкирова Фәридә. Рауза Исхакова Фатыйх кызы, кыз фамилиясе Солтанова (1927), әнисе Рәйхан, Әнинең әнисе – Кәмилә, Әтинең әнисе – Мөкәррәмә, әтисе Муллахмәт. Ядгаров Зиннатулла Рәхмәтулла улы (1924). 18 яшендә сугышка киткән. 13-14 яшьтән колхозда эшләгән. Сугыш ветераны, 2 группа инвалид. Әти-әниләр барысы да Каргалыныкы. Әнисенең исеме – Фаизә.
Гармунны Хамидуллин Оренбургда ясап бирде. Фатихова Римма, әтисе Рәкыйп. Хәзер Надыйрова Римма. 1942 нче елгы. Дәүлетъярова Фәүзия Сәлим кызы (1927). Әти-әниләр Каргалыныкы. Мин детдом кызы. Әби-бабай алып үстергәннәр (Гадулова Шәрифә һәм Сәлим). Мин Каргалыныкы түгелдер. Мине 3 яшьтән алып үстергәннәр. Оренбург детдомыннан. 42 ел торабыз Заһит Дәүлетъяров белән.
66. Мусина Диләфрүз. Татар Каргалысы.
Диләфрүз – Сәгыйть атаман токымыннан.
Әхмәт бәетче. Шаукат. Мусина Диләфрүз Хөсәен кызы, әнисенең исеме Рәбига. 1930 нчы елда туган. Бабайлары Хәялиннар. Әбиемнең әб- бабалары Хәялиннар була. Оренбургда Хәялин Рафаэль кинога төшереп йөри. Ибраһимов абый председатель. Фәридә Бакирова Вәгыйз кызы (1931 туган елы). Сакмар очында туган. Әбүбәкирга кияүгә чыккан. Әнисе Гыззикамал. Әтинең әтисе Сәлих, әтисенең әнисе Сәйдә, әнисенең исеме Шәмсекамал, әтисе – Вагыйзь.
Мин Габделхак хәзрәткә Оренбурга барып укыдым. Яшерен генә, качып.
67. Озын көйгә бик матур итеп җырлый Бәдрүш. Дунай ягына чыгасың басма белән. Бәләкәй генә аның өе. Мин әйтте дип әйтмә. Бәдрүш апа сине бик матур йырлый дип әйттеләр дип әйтсәң йырлый ул. Чапаев безнең Каргалыда салдатлар (солдатлар - МШ) белән бик йөрде. Башында каричневый (коричневый - МШ) шапка иде, аты җирән кашка. Агы барые атының. Җырлап үтәләрие Каргалыдан. Мыеклы, матур кешеие.
68. Мөрсәлимов Фәрхетдин (1950) Мөрсәлимова Шәмсинур (1929): Сигез бала үстердем. Әби-бабайларым барысы да Каргалыдан. Ләкабебез – Голова, иремнеке. Үземнең девичьи – Ногай кызы, Гыйззатулла кызы булам. Карагуҗага барсагыз Мөслим туганнары дип сорасагыз, алар бик матур йырлыйлар. йырчылар.


Усман хәлфә дигән байлардан калган укытучы булды. Башка таягы белән кундырып ала торганые.
Мин Гүзәева Гөлминур, 1957 елгы. Мин Шәмсинур кызы. Рушанбану Әбҗәлилова Гыйбадулла кызы (1907).
69. Рәбига апа: Шәмсия апа белән яздык Манара бәетен. Абдукаева Гөлшат Шәрифулла кызы (1921). Әхмәтов Ягъфәр Әхмәтҗан улы (1923) Каргалыныкы. Атаклы бәетченең улы. Әтисенең бәетләрен белми. Хатыны Сафура.
Исламов Фәрит (1959).
Әтиләрне байлар кулына китергәннәр. Муллада малай булган. Әни Мәдхия, Каргалыныкы, Әти Башкириянеке – Нурмөхәммәд исемле.
Күршеләребездә Мансур исемле абый бар. күршебез Габдрахман бабай Башкириядән хатыны үлгәч башкорт әбиен алып килде.
70ю Аитова Хөсниямал: Бу мөнәҗәтне язучы Сагыйтдин кызы Сәгыйдәбану булган, ошбу мөнәҗәтне күчереп язучы Шәрифҗамал кызы Хөсниямал дип белерсез. Укып дога кылырсыз Менә монда мәчетнең ишек алдында бер сарай, шул сарайга үлгән халыкны җыйнап шуны бер Бакый дигән кеше өч йөз мәет күмде зиратта.
Зөһрә Аглеевна Исмагилова, 1932 нче елгы, әтисе Балыклы авылыннан - Башкортостан, әнисе Рәдүт авылыннан, Сакмар буеннан).
71. Нуретдин Сәлимов. Ногайбәк Хәйбулласы бар иде Каргалыда. Балалары берсе Гыйсматулла, Һидиятулла. Нугайлар җыеныннан калганнар. Газулла исемле кеше тота да елга аша чыгып мынча утырган җиргә чыгып утыра. Моны Дунай Газулласы дип атаганнар. Искедән килгән кешеләр – ногайбәкләр нәселләнеп киткәннәр ие. Гыйсмәт – художник – ул ногай нәселе инде.
Наурузов Йосып бай – Каргалы бае.


Наурузов Рахимьян дигән егет бар иде – коммунист иде. Үлеп китте.
Хәялин йортындагы торган Буранбай Абдулласы скрипкачы иде. Буранбай исемен шуңа биргәннәр – ул Буранбай көен җырлаган һәрвакыт. Ризван улы Вәлирахман Арысланов.
100дән узган улю Гумерова Маһирә Гибадулла кызы. 1902 нче елда туган.
72. Хәялина Хәерниса. Әтинең әтисенең исеме Гомәр. Әниcе Алмалыныкы.
Без татарлар, элек мөселман дип язганнар. Гөлчирә абыстай, Каргалы абыстае. Хәялин Габделгазиз – 1906 нчы елда туган. Атаман токымы. Габделгазиз абыйның әтисе Гыйбадулла, әнисе Нәфисә.
Абдрахманова Фатыйма Галиулла (1927) кызы дәфтәреннән. Галиулланың әтисе Хәмидулланың әтисе Хәлиулланың әтисе Хәйрулланың әтисе Насрулла:

Мәрхүм Латыйп абыйның кызы Зөләйха апайның моңнары. Хисмәт охотник Каргалыга мөнәҗәтләр чыгарган кеше ул. Яңлыш кулын аткан. Шәмсинурның биеме Зәйнәб әби безнең әнигә барадырые җәяүләп, әнә шуның җырын язып алганием. Зәйнәп Мөрсәлимованың җыры ул. . Оренбург хәзрәте – Габделбарый. 1962нче елгы. Яшь хәзрәт.
73. Исмәгыйлова Өммелхәйрәт Сәйфетдин кызы (1914). Әтисе Башкорт ягыннан килгән, кыз фамилиясе Бикчантаева. Әниcе Хәялин нәселеннән. “Сәгыйть Хәялин минем бишенче буын инде”. Рәхилә – Хупҗамал Гыймадыева, ул шул кадәр яхшы уйныдырые, Галиябануны да уйнады, Маһирә роледә Сәрвәр Бикчантаева, минем апам. Уфа татар театрының администраторы Рәхиләнең ире ролендә – Гумерский, Мөхәммәт Миңлебаев, Хлопуша – театр мөдире, Шатский, Сәгыйть Ягъләров, Мөхәммәди мулла кызлары. Мөхәммәди мулла үзенең кызының исемен кушкан миңа Өммелхәйрәт диеп. Кудашев-Ашказарский килеп йөргән Каргалыга. Бик шәп театр куяларые. Хупьямал Кайсаровада карточкалар бар Ашказарскийның.
Укытучы Ибраһимов Усман абый бик яхшы скрипкачы ие. Скрипкачылар күп ие. Гармунчылар, пианино, мандолина янында, зур рояль ие клубта, 5-6 кеше оркестр булып уйныйлар ие. Никакой нота юк, күңелдән уйныйлар иде. Хәбибуллин Малик абый бик яхшы уйный ие. Абдулла белән Фаварис Абдуллиннар. Хупҗамал апай бик күп белә, Бәдрүш белә. , Хупҗамал апайның сеңлесе уйнады, Мөкәрәмә дигәне. Биби, уйнады. Ундүрт-унбиш яшьлек кызлар уйнады. Саттарова Сара уйнады, Оренбург театрында уйнады соңыннан. Әле генә туктады уйнаудан. Хисмәт уйнады. Ул сугышта үлде. Гаяз Исхакыйда Хәбирә апай уйнады.
74. Әбҗәлилова Раушанбану Гыйбадулла кызы (1907), әнисенең исеме Әдия.
Оренбургта Рәбига исемле көмеш-алтыннан бизәнү яракларын ясаучы булган.


Мәүдүдә Рамазанова Батыргәрәй кызы (1907). Әгисенең исеме Фәрхиямал Тимербайдан. Әтисе Башкириядән. Монда тормышка чыктым. 1921 нче елда мин Каргалыга килдем абыем янына. Афзалтдин исемле кешегә кияүгә чыктым.
Камәрия Мөрсәлимова Хәйретдин кызы (1927).
Колхоз чыккан елда тудым. Әнием Оркыя, әтием кайсыдыр авылдандыр: Каргалыда минем Мөхлисулла исемле бабаем булган. Кымыз тоткан ул. Әбҗәлилов Мөхлис исемле.
Кунафиева Хәдичә Хәкимбай кызы (1924). Каргалыда туган
Абдракипова Зәкия Афзалетдин кызы (1952).
?75. Cәрвиямал Бадалова, Әбдерәшитова Мөнәвәрә Нәгыйм кызы (1908)
76. Мурсалимова Марьям: Безнең Каргалыда колмактан дрожжи ясаучы бер генә кеше. Мөкәрәмә исемле әби Дунай ягында тора. Рәйханбану Хәнәфия кызы Ягъфарова (1924).
Ногай кызы Шәмсинур Мурсалимова (1929). (Кыз фамилиясе Муртазина).
Үзем Шәмсинур, кызларым исемнәре миңа якын булсыннар дип бирдем– Гөлзиннур, Гыйлминур, гыйлфан-мыйлфан дип исем биргән балалар үлде, кабил, шамил, фәрхәт исемле улларым бар иде. Галиябану исемле кызым бар иде – тормадылар, үлделәр. Әтиләренең исеме Сәгыйтдин, малайларга исем бирдек – Фәрхетдин, Гымадетдин, Насреддин.
Батталова Мәрзия Тухватулла кызы (1916). Улы Мидхәт вафатына бәет язган.
77. Тимеркина М.Г. 1912 елда туган, Чебенле авылында 1991, 4 июль, Оренбург өлкәсе, Сакмар районы, Үрге Чебенне, Тимеркина Миңсылу Гатаулла кызы (1912). Әти-әнисе 100 гә хәтле яшәгәннәр. Үрге Чебенле (авыл кешеләре Чебенне диләр - МШ). Рәшит Шәриф улы Искәндәров, 1929 нчы елда туган:
78. Чебенне: 2019Мөнәвәрә Гыйсмәт кызы Абубакирова (1924), әти-әниләре, бабайлары да шушы Чебенне авылыннан. (Ике көй бирде, беркайда ишеткәнем юк бу көйләрне, искиткич табыш - МШ).
Рәхмәтуллина Зөһрә Һәдият кызы, 1923 нче елда туган.
79. мөнәвәрә. Рәхмәтуллина Галиябану Мөдәрис кызы (1966). Бохарада туган, әнисе Котлыбүкәштән, Балык бистәсе районы, Татарстан; әтисе Борай районы, Кушманак авылы, Башкортостан. 1987 нче елда Каргалыга килгән. ХХ кызы Хәмидә апа
80. Үрге Чебенне. Станса Чебенне. Хәзер колхоз Дружба.
Рәхмәтуллин Сәмигулла Хисмәтулла улы (1905). Әнисе Казаннан, Базарлы Ашат дигән авылда туган, әтиебез казачий.
Моны мин язмадым, язды минем каләмем, ихлас илә укыганга, мең салават, сәләмем. Моны язучы Галимә Мулюкова.
Дәфтәрне укыды Аитова Хөсниямал.
81. Мурсалимова Мәрьямнең әнисенең сеңлесенең дәфтәреннән.
Габдулла казый Әминов мөнәҗәте:
Уразов Сираҗетдин мөнәҗәте тәмам булды.
1. Бер туган Хөсниямал дигән апайлары да бар иде. Ул да сукыр булды. Бу әби дә сукыр булды. 1973 нче елда үлгән майның сигезендә. Туганым Хөсниямал гүр иясе булды. Шул әби язган. Аның Нурьямал (Гөльямал?) исемле сеңлесе бар иде. Шул язгандыр инде. Ул әби күзе күрми.
Озак авырып ятмады, теләге кабул булды.
2.

Мурсалимова Мәрьям:
Дәфтәр Масагутова Гөльямал апайныкы. Ул минем әнинең бертуган сеңлесе.
Аларның бер Хөсниямал исемлесе бар иде.
Гөльямал апайның әнисе Хәдичә исемле булган, әтисе – Бакый исемле. Әтисе мөәзин булып торган Каргалының бер мәчетендә. Монда 11 мәчет булган. Алар 4 кыз, бер малай үскәннәр. Иң өлкәннәре Мөхәммәдгали исемле, ул 60 яшендә үлде. Иң кечеләре Хөсемхәят исемле иде. Ул баладан үлде. Ятим булып аның 4 баласы калды. Шуннан соң Гөльямал апай да, әни дә, Хөсниямал апайда барысы да әтиләреннән өйрәнгәннәр. Абыстайда йөрегәннәр. Хәдия абыстайда укыдык дип сөйлиләрие. Гөлчирә абыстайда укыдык дип сөйлиләрие. Каргалыда туып үскәннәр, шунда кияүгә чыкканнар. Барысыда Каргалылар. Сугышка алдылар 18 яшьлек Сәйфелмөлек исемле малалайларын, аннан соң ирен алдылар. Ире бик авырып кайтып үлде. Шуннан ул 4 баласын ияртеп Оренбурга китте. Мин әти ягынан Исмагилова, әни ягыннан Мортазина. Мортазин Бакый. Ирем ягыннан Мурсалимова инде. Муртазиннан барысы да дини булганнар. Исмагиловлар знаменитый байлар булганнар. Хәзер амбулатолрия бит, шул Исмагиловларның өйе булган. Ишек аллары.
Кайсаров Рахматулла, Ахмадулла, Закирә, Рәкыйп, ике Рәхмәтулла, Каһәрман. Барысы да үлделәр. Яруллин байлар булган, Гали бай булган, Султан байлар булган. Әни сөйли торганые, Сакмар очларын башкортлар дип йөреткәннәр, алар Башкирия ягыннан килгән булганнар, Масагутовлар, Мөлековлар, алар барысы да башкортка ошаганнар, кап-каралар алар. Дунай ягында Кара Бәдрүш апай тора бит инде. Шуның бу ягында Мунчачы Фәхерниса дигән әби тора ие. Ул шул менә Казан ягыннан килгән дә, абыйсы алып килеп саткан бу якка. Ятим булган. Оренбургка килгән вакытта Казаннан, ат белән килдек ти, ничә көн буена, Оренбурга барып җитмәгәчтен туктаганнар Каргалыга, кунарга. Сәгыйдулла дигән ир-егет кеше булган инде. Шуңарга димләп моны бер төн эчендә кияүгә димләп биреп калдырган. Саткан инде абыйсы. Ничә сум алгандыр. Шул, гомер буена абыйга рәнҗим дип сөйли торган ие.
Башка кызларны Оренбурга алып барып теге фәхешханәгә сатканнар. Фәхешханәдән алып кайтканнар да ирләр үзләренә хатын итеп, шунда үлделәр алар. Татарлар ие. Берсе Махруй исемле ие, берсе Гайшәме.. Шул Фәхерниса апа сөйлидер ие. Мунчачы Фәхриямал дип әйтәләр ие аны. Былтыр гына үлде. 95 яшендәме ие. Фәхриямал мунча ягадырые, бөтен авылны мунча кертәдерие акчага.
82. Нижние Чебеньки Түбәнге Чебенне Мидхат Абузаров – бик оста гармунчы. Әнисенең исеме Миңзада. Миңзифа Хафиз кызы Абдуллина (1922). Саба районында туган.
Монда кияүгә чыктым, 1950 нче елда Фәттах Абдуллинга.
Шәмсекамәр Сираҗетдин кызы Яппарова (1910). Әнисенең исеме Әсхапъямал. Шушы авылдан әти әниләре. Ире Харис исемле.
83. Роберт Муфазалов – 13 яшьтә, Басыйр Муфазалов 1948. Матвеевский район, Азаматоводан әтисе. Бала Оренбургта туган. Менә Нәгыймә исемле хатын бер-ике ел каравыл торды. Ул бер заман дингә ышанып китте, шушы мәчеткә килеп, хезмәт итеп, куна-төнә ятты. Аннан бизде, хәзер аяк та басмый мәчеткә. Мәсәгутова Габидә апайлар, башкортка ошаганнар, татарлашканнар. Шәмсинур апалар – ногайлар. Типтәрләр – татарлар алар. Бер төрле мишәрчәрәк сөйлиләр типтәрләр. Рәбига апа (1912). , деревня Имангулово 2.


Габделханнән Галләм улы Габдуллин (1910). Беренче Имәнголда туган, аннан монда икенче, татарлар белән башкортлар сугышканнан соң.
84. Абдукаева Гөлшат Шәрифулла кызы (1921).
85. Әпсәләмова Гөлсем Вәли кызы (1903). Иманколда туган. Абдушев Халит Губайдулла улы (1941). Татар Каргалысы авылында туган. Әти Каргалыдан, әни – Башкириянеке. Әти – Абдюшев Гобәйдулла Абдрахман улы, әни – Абдюшева Миңниямал Шигап кызы. Аитова Хөсниямал, 7 июль, 1991 ел. Галимә биесенең дәфтәреннән.
86. Рәхмәтуллина Галиябану (1966), Рәхмәтуллин Әгъзәм (1962) 1991 нче ел, 7 нче июль. Әгъзам Рәхмәтуллин, 1962 нче елда туган. Әтисе Үрге Чебенленеке, әнисе Зианчура районыннан, Башкорт Үргене дигән авылдан..
87. OctoberГалимә Биктимерова (1905). Гөльямал Бакирова Мәүмүт кызы (1907).
88. 1981 нче ел, 8 нче июль. Рахматуллин Сәмигулла (1905). Әгъзәм хәзрәтнең атасы. Сакмар районы, Станция Чебенле. Рәхмәтуллина Шәмсия Мөхәммәдсадыйк кызы (1929): Рисалаи газизә китабы бар миндә. Инәй биргәйне, Уфа мәчетендә торганда Рәхимулла муллага биргәйнем, ул хәзер Чебоксарда тора. Ул әллә кайда кереп китте тиде дә куйды, ярар тидем инде мин. (Борынгы китапларны Рәхимулла исемле муллага биргән Уфада мәчеттә торган чагында, 1991 нче елда ул мулла Чебоксарда яшәгән. Китапларны Рәхимулла мулла кемгәдер биргәнме, үзенә калдырганмы - МШ). Әтинең исеме Гизатша, Әнинең исеме Оркыя – исемен язмаганнар.
89.
Мөрсәлимов Рафаэль (1925), Батталова Мәрзия, Мөрсәлимова Галия Шакир кызы (1926). Әтисе – Сулимов Шакир, әнисе Шакирә.
Мөрсәлимова Галия Шакир кызы (1926). Әтисе Шакир Сулимов Каргалыда туган, әнисе Шакирә дә Каргалыда туган. Мөрсалимов Рафаэль, Фәрхетдин улы (1925). Саратовский гармунда уйный бик матур. “Сабантуйда чыгалар. Җырлыйлар. Балаларны яланга алып чыга иек. Без подаркалар җыйдык. Тавар, сөлге. Булмаса, күкәй. Сельсовет комиссия төзи. Шулай подарка җыябыз. Шуны яланга алып киләбез. Кем көрәшә. Ат чабышы. Баганага менүчегә сарык бирәләр. Хәзер колхоз акча бирә. Сабаннан соң үткәрәләр.
Калада Кара Сабит Бәдри дигән кеше җырлый торганые Шәкүр Каракны, Ишкәкче Картны. Үзе Каргалыныкы. Махуп көе.
90ю Маһибадәр Сәлимова (1903). Каргалыда туган, Каргалыда үскән.
Исәнгилде авылы, Александровский район. Агишева Мәхмүзә Рәхмәтулла кызы (1925). Шушы авылныкы:
Хаҗиәхмәт дигән абзый барые. Ул Сарманай исемле татар авылыннаные. Каргалыда укып чыккан муллалыкка. Ике төрле Агишевлар булган. Карагош Агишевлар, сыер бугы Агишевлар булган. Карагош Агишевларның атай-бабайлары безнекеләр инде. Мин башкортмын. Инәемнең исеме Гөлзифа, шунда туган, шунда тормышка чыккан, шунда үлгән. Мәдрәсәдә укыган, татар абыстае укыткан. намазын калдырмады. Адәмнәргә Ясин укып йөрүче булды. Кендек әби булды. 100 кендек кырыккандыр. Шул хәтле бала тудырды.
Эчең пошканда укый торган. Зарлану. Күчерелде шул Хуҗиәхмәт абзыйдан. Хуҗиәхмәт абзый мин күчергәндә елап утырды. Зөбәйдә җиңгәемнән күчердем, аның фамилиясе Хамзина Зөбәйдә, Перволоцкий район, Оренбург өлкәсе, Алмалы авылы. Баягы Кәримә Бакаевадан (Перволоцк райлны, Алмалы авылында яшәүче) күчергән идем.
91. . Әхмәтдин Әхметов – бәетче, второй бригадтагы Яуфарның (?) әтисе. Ул беренче мәхәллә, аның мулласы – Усманов Хәйрулла хәзрәт. Нәфисә исемле кызы, абыстай, үлеп китте. Аның хәзер Гобайдулла исемле улы бар, ул хәлфә булып йөри торганые үзләренең мәдрәсәләрендә. Нуретдин: . Дәүләтъяров Гомәр мулла, үзе казыткан кое. 1926 нчы елны, расклучивать итеп аны алып килеп КПЗ га ябалар. Ул мулла не поддаюсь мин сезгә дигән фикергә килә дә, качып кайта да үз-үзен шул коега ата. Киемнәрен салып шул кое янына куя. Габдерахман, Габделхәй исемле балалары барые. Алар сәүдәгәрләр, кибетчеләр ие. Менә шулай иттереп ул мулланың хәзерге хозяйственный магазинның аръяк башы шул мулланың йортына керә. Анда Сәхәбетдинов Фатыйх исемле сәүдә итте. Сәхәбетдиновның туган кызлары бар. Шул магазинда алар хөкем сөрделәр, сәүдә иттеләр. Габдулла байның коесы барые. Ул тәгәрмәчле ие. Тәгәрмәчен әйләндереп, бадъясы барые, шул бадъя белән суны чыгарып көн итә торганнарые. Мәхәлләнең базар мәчетенең хәзрәтен Хәйрулла ишан. Нәфисә абыстай аның кызы ие. Ул бишенче мәхәлләдә Мотыйгулла дигән хәзрәт кешегә кияүгә барды. Аларның калган балалары барые. Мотыйгулла Хәзрәт Дунай ягында мулла булып торды берничә ел. Раскулачиваниедан соң Еланчык тавында эшләп йөргәндә үлеп калды ул мулла. Шундый әшәке еланнар, телеграм баганасы кебек багана белән башын кадап үтергәннәр. Менә шундый еланнар булгалаган анда. Раскулачивание 26 нчы елда башланды, иң беренче муллаларны бетерделәр, аннан зур байларны, аннан бәгъзе шул байларга ияреп сүз йөрткән адәмнәрне, сәүдәгәрләрнең бәгъзеләрен дә тотып ебәрделәр. Раскулачивание вакыты бик-бик дәһшәтле заман булды ул. Анда елаш-сыкташ, анда берсе-берсен күрсәтү, үтерү, асу, шундый хәлләр булды анда ул вакытта. Пәри Күз Әхмәт бай раскулачиваниега эләкте. Муллалар бөтенләй, берәм-берәм, 20 мулла киттеләр. Беренче мәхәлләнең мулласы Усманов Хәйрулла иде, икенчесенеке – Зәки мулла, өченчедә - Хәйрулла мулла. Аръякта Гали мулла. Фәрхетдин казый
Исәнгилде авылы, Александровский район. Агишева Мәхмүзә Ахмадулла кызы (1925): . Зөбәйдәнең кызы Кәримәдән күчердем. Үзе Янаулда кияүдә булды. Татар авылы Алмалы, Башкорт авылы Яңаул.
Бакаева Кәримә, Алмалыдан Зөбәйдә.
92. Сәрвиямал Бадалова. Шәрәфәт әби Ибрагимова (1908), әнисе Сәрвиямал, әтисе Мөхәммәтшәриф, Каргалыда тумаган. Рәхмәтулла Гыйззатулла улы Нигматуллин (1903). Газизә әнисе.
- Түбән Чебенне. Фатыйма- исемен язмаганнар. Түбән Чебенне.
93. Гөлҗамал Бакирова.



  1. Султанова Гөлнихаят Мөхәммәдгаян кызы (1927). Балык Бистәсендә Котлыбүкәштә туган.

  2. Шамсинур Гыйззәт кызы Мөрсәлимова (1929). Тавышы бик матур

  3. Өммелхәйрат Сәйфетдин кызы Исмәгыйл кызы (1914): Әтием 1919 елны тифтан үлде. Сәйфетдин исемле ие. Мин инде иң кече балалары, Бикчәнтаев Сәйфетдин Бәдретдин улы. Сельсоветтан язып йөриләр бит яңа ел алдыннан. Шунда Бикчәнтаева, дип, әйткәч, минем кыз фамилиям Бикчәнтаева, әй, башкорт икәнсез, Бикчәнтаевлар, башкортлар алар, диде. Перепись вакытында. Башкорт ягыннан килгәннәр, диде. Шәриф Камал бер генә мәртәбә килде. Муса Җәлил еш киләдерие. 25 нче елны җәй көне киләдер ие. И матур итеп мандолинада уйный торганые, рояльдә уйныйдырые.

  4. Абдрахманова Фатыйма Галиулловна дәфтәреннән Фатыйма апа үзе укый:
    Мурсалимова Сагыйдә апайның Карахуҗа авылыннан күчеп килгән мөнәҗәте.
    Улым Зиннурны шулай йоклата идем.
    Әбделбарый хәзрәт сөйли, “һы” ны чыгарып әйтегез, Аллаһы дигәндә, ди.


Ибраева Фәрзәнә Гали кызы (1926). Илецкий район, Нижнеозерныйда туган. Хәзер Оренбургта улында тора. Әнисенең исеме Зариф кызы Мәрхәбә.
Улым Зиннурны шулай йоклата идем.
Әбделбарый хәзрәт сөйли, “һы” ны чыгарып әйтегез, Аллаһы дигәндә, ди.


Фатыйма апа Йосыф китабын укый. Йосып төше, татарчалаткан.
Добро Сибгатеннән ишеттем. Ул әби үлде инде, Каргалыныкы ие. Добро әбиеннән ишеттем бу көйне (Кол Гали китабы турында - МШ).
98. Шамсинур
99. Абдрахманов Әбдерәшит (АӘ), Ибрахимова ... Бариевна (АБ) Мш: Абдрахманова Фатыйма апаның тормыш иптәше Абдрахманов Әбдерәшит абыйның туган абыйсымы? Исеме ничек?
Аф: Абдрахманов Абдрахман. Куша биргән Иван Иванович, дип.
Мш: Кайдан ишеттегез бу көйне?

Аф: Снегом занесло.
Мш: Бу нинди көй?
Аф: Белмим мин аны. Нинди попал (Герман көенә көйли - МШ).
100. МШ: Озын көйгә җырлаган кешеләрне белмисезме Каргалыда?
М: Менә Бәдрүш апа инде. Сез былдыгыз бит инде анда, Бәдрүш апа йырлый торганые озын көйгә, Нурый абзый йырлый торганые озын көйгә. Шуннан Рәбига апай дигән барые.
МШ: Мусина?
М: Әйе, Мусина.
МШ: Рабига апа Мусинаның балалары калдымы соң?
М: Ике кызы бар. Берсе Фирдәвес. Фирдәвес тигәне йырлый аның. Булгансыздыр бәлки, Баширова Фирдәвес. Ул әйбәт йырлый. Зөмарә дигән кызы бар, ул йырламый. Сәхнәләргә чыгып йырлап йөргәне юк. Фирдәвесе сәхнәләргә чыгып йырлап ерде.
МШ: Мөхирәт апа Исмагыйлова җырлый идеме?
М: Йырлый, әнә ул да Сакмар буе дигән көйләрне йырлый, озын көйләрне йырлый ул да.
101. : Муртазин Гыйсматулла Гыйззатулла улы (1923); Апдулла (Абдулла - МШ) Махмутов (1929), Кунафиева Хәдичә, Рамазанова Мәүҗидә, Фәрхинур, Салават Юлаев, Сәгыйдулла Сафиулла улы, Сәүдә Газиз кызы Мортазина (1929), Мусин Дамир Әбдерауф улы (1952), әнисенең исеме – Сорур; Сәгыйть, Шәүкәт Рәфкать улы Мусин, Әбдерәхим, Кара Чикмәннәр. Биктемирова Галия Сагыйдулла кызы (1935), әнисе Фәрхинур; Миңсылу абыстай; шүрәкә ясаучы Закир абый; Мухамедъярова Наҗия; Әптәми – Абдрашитов Абделганилар. Биктемирова Галия Сагыйдулловна 1935 нче елгы, Сәгыйдулла Сафиулла улы – әтисе, әнисе Фәрхинур; Уразова; МШ – Мәсгудә Шәмсетдинова. Чәни - Галиевлар, абыйсы - Бодайлык, Ләпушки; Каз Күз - Маулюдовлар, Үрдәк Күт; Бочка Вагапов; Мортазин Ришат Маликның улы - Песи диләр; Голова диләр; Саләх, - Хаҗирә Саләх, Хаҗирә карчыкның Саләхе, Мидхәте, Малигы. Насыйров Наиль – Әтәмән; Кашаевлар – Кашайлар, Касимовлар – Кәчимнәр, Карачлар – Мулюковлар.
Муртазин Гыйсматулла Гыйззатуллович (1923), Сәүдә Газиз кызы Мортазина (1929).
Шүрәкәне агачтан ясыйларые. Аны специально, бер плотник барые Закир абый исемле, үлде инде. Шул ясып бирә торганые Башына яхшылап торып, кургашлар куеп торып. Хәзер юк. . Мухамедъярова Наҗия дигән барые. Әл дә бар. Исән әле ул. Шул җәдәшләште дә бер егет белән әнкәсенең казын алып яшерен рәвештә ашарга пешергән безгә.
Г: Әптәмин... Су керергә төшкәндә суга бата язган ине. Ап тисә суга төшеп китә, мин дисә калка. Шуннан китте инде Әптәми – Абдрашитов Абделганилар. Каргалы ләкабтән тора. Чәни - Галиевлар, абыйсы - Бодайлык, Ләпушки. Каргалыда күп Ләпушкилар, Каз Күз - Маулюдовлар, Үрдәк Күт. Каргалыда ләкаблар борынгыдан килгән. Кайсыберләре үзләренең ләкабен кайдан килгәнне дә белмиләр. Бочка Вагапов – аракыны күп эчә. Монауында бер әйбәт кенә тегүче бар – Мортазин Ришат. Маликның улы. Аны Песи диләр. Менә шулай итеп төрле ләкаб кушыла биргән. Основной Каргалы ләкабтән тора. Минем сеңелкәш чыкты бер кешегә - Голова диләр. Бернинди дә головалыклары юк аларның. Электән килгән – Голова. Шулардан ерак түгел тора – Саләх - Хаҗирә Саләх. Әниләренең исеме Хаҗирә. Күрәсең Хаҗирә карчык командовать иткән постоянно. Хаҗирә карчыкның Саләхе, Мидхәте, Малигы. Бар менә Насыйров Наиль — правлениедә эшли ул. Әтәмән диләр - ләкабләре.


Сәүдә Газиз кызы Мортазина (1929). Туган Каргалыда. Әнисе Казаннан, әтисе Каргалыныкы.
CМ: Кашаевларны – Кашайлар, Касимовларны – Кәчимнәр, Карачлар – Мулюковлар. Абыйлары Бакый иде, Вагаповлар (композитор Мулюков – нәселе? МШ).
Мусин Дамир Әбдерауф (1952). Әнисенең исеме – Сорур. Каргалыда туган. Әнисе Башкортостаннан, әтисе – төп Каргалыныкы. Элек Пугачев турында, Салават Юлаевлар турында китаплар күп иде бит инде. Салават Юлаевның штабы монда булган, Каргалыда. Җир асты юллары турында бабайлардан түгел, китаплардан өйрәнеп казыдык. Погреб эченә төшеп казып киттек без. Ун яшьләр булганбыздыр инде. Сәгыйть исемле малай, Шәүкәт Мусин - ике туган абыем, Рәфкать исемле әтәсе, Әбдерәхим – Кара Чикмәннәр. Бер проход таптык инде.
Биктемирова Галия Сагыйдулла кызы (1935).
Биктемирова Галия Сагыйдулла кызы (1935). Сәгыйдулла Сафиулла улы – әтисе, әнисе Фәрхинур.
Кунафиева Хәдичә: Ирем Афзалтдинның бер апае барые., Рамазанова Мәүҗидә.
102. Кунафиева Хәдичә: Күршебездә бабайның, дәү әтием Газимъянның бер ахирәте барые. Шул күршегә тегенең ызнакомы киләдерие. Урыс бит ине. Кайсаров Рәхматулла Хәлил улының кызы Кайсарова Рауза (1932). Кияүдә – Рәҗапова Рауза.


РР: Безнең әти әйтә торганые, без элек үскәндә урыс гомер буенча бер балык башы белән бер таба күмәч ашап бетә торганые дә артыннан су эчә торганые.
Хәдичә: (Пухартельдә эшләгән). Газимьян бабаем, Үзбәгестаннан кайтканда, мине үзбәкләр, әкә дип әйтәләр ие дип сөйләгән. Тегене Әкә Газимьяны дип йөреткәннәр. Шуннан минем әти белән алар бертуган, икәүе. Инде минем әтине дә Әкә Хакимбае дигәннәр. Менә шуңарга без Әкәләр булып йөрибез.
? Кнәз Рәхматулласы дип йөреткәннәр безнең әтине. Минем әти әйтә торганые, минем әти Итче Хәлил. Мин Итче Хәлил улы дип әйтә торганые. Минем әтием ит суйган, ит сатып йөргән Оренбургта. Шуңа күрә әйткәннәрдер инде.
1992 ел, 9нчы Мурсаянов Фәтхерахман Фәйзерахман (1936). Тумыштан шушы Каргалыдан барыбызда. Әнинең исеме Шәмсия, Әтинең әтисенең исеме Мөхетдин.
Каргалыда бездә төрле хәлләр булды. Мәзәкләр күп иде. Туктале, эшләр зурга китте, Латыйп кайтсын әле, ди бер мәкаль.
Бер исерек булган. Алаша Гарифе дип йөртәләр аны. Теге Афзалетдин дигән абзый йыр йырлый икән аракы турысында инде. Афзалетдин абзый, шул аракы дигән җирне тагын бер повторять ит әле, дип әйтә икән теге. Шул аракыны яраткачтыйн, йөрәгенә киткән инде.
Бу бәет, әни мәрхүмнәр ерлый торган ие. Шул бәет итеп әйтеп торгнаннар ие. Әниемнән генә ишеттем, әниемнең исеме Шәмсия. Бакирова Шәмсия Әбульмәрьҗам кызы. Каргалы кызы, Укый яза беләдерие, әтине дә өйрәтә торганые. Үзеннән үзе өйрәнгән. Ятим булган. Хезмәте
Сәйфел -Мулюков Гафият абзый казачийларда эшләгән. Шунда моны бик обижать иткәннәр. Бу татар. Теге вакытта татарны казачийлар дошман күргәннәр. Казачийларның эт савытларыннан ашарга тиеш булганнар татарлар. Су ташучы булган бу. Бу чыдый алмыйча, бу гарьлеккә түзалмыйча боларга мин дә начарлык эшлим әле дип, суларына сиеп алып менгән. Алар мине дошман күрсә мин аларны шулай иттереп яберли идем дип, сөйли торганые Гафият абзый. Казачийлардан калган кличка сталовер (старовер - ?). Татар кушканмы аны. Колхозга керә башлаган вакыт. Без ындыр төзи башладык тау башында. Шунда материалны Махрый дигән лесхоздан бирәләр иңде. Шунда лесхозда үзебез кисеп, үзебез төяп алып кайтабыз материалны. Җәй көне, тирләп кайтып киләбез. Гурбин авылында безгә марҗа апайлары эчәргә су бирми. Алмагыз диләр. Сезгә ярамый, моннан су эчәргә тиеш түгел дип. Үзебезнең чиләк, үзебезнең кружка белән йөри торган булдык.
Кече баҗаебыз бер вакытны чучка алып кайтты. Ике чучка баласы. Әби, менә бу чучканы суйсак акча менә моннан бугаздан була ди. Әби ул йортны ташлап чыгып китте, бездә тора торган булды әби. 90 яшеньдә кайтты да егылды монда. Бер атна авырды. Чучканы бетермичә торып ул өйгә бармады.
Бәрәңге Хисамы.
103. Оренбургский-Южноуральский округ - генерал Белов, свадьба татарских Җәүдәт Вәлитов (1929). Каргалыда туган.
Давлетьяров Гобәй Габдерахман улы (1912). Фәрхетдин мулла мәдрәсәсе диләр ие. Без укыган вакытта монда Сара Саттарова дигән кыз барые. Ул консерваториядә укыды. Хәйрулла ишан. Галикеев. Каргалыда Рәхмәтулла бай дигән беренче мәхәлләдә кызлар мәктәбе салдырган. Менә минем абыем Әхмәтсафа Дәвлетьяров, Әбдерахман Рәхимов.
Искәндаров Рәшит Шәрипович Ленинская библиотекада эшләде Москвада. Чебенленең директоры. Верхний Чебенькиның һәм Каргалының историясен восстановить итте. Үз отпуска чутына йөрде.
Cәгыйть бабай минем әниемнең энесе. Гани байның приказчигы булган. Казалыда торган казахлар арасында. Кызыл-Ординская область. Казалинск. Сәгыйть абзыйның сөйләве. Гани бай улын өйләндерә Казан баеның кызына. Кодалар йөрешү була бит. Шул вакытта Мәхмүт байга Казаннан кодалар килә. Безнең бабайны чакыралар инде. Чөнки ул Гани байда Сезнең ихтибарыгызга Даутов Халиулла Газизулла улына багышланган язмамны тәкъдим итәм. Халык телендә Халиулла – халфә, әүлиәләрдән саналган кеше- имам, ишан, “шәйх” иде. Ул Үрге Чебенледә, минем туган авылымда, сугыш елларында яшәгән. Оренбург, Идел-Урал регионында һәм чит өлкәләрдә танылган, бик абруйлы шәхес. Рак, эпилепсия һәм башка авыруларны дәвалаган.
Рахманкуловым Зияетдином Мумеджановичем.
104. Дәүлетъяров Ягъфәр Гобәйдуллович (1951). Каргалыда туган
Мәдинә Мөрсәлимова Сәйфетдин кызы (1928). Әнисенең исеме Сәрвиямал Бадалова.
Иблиева Галимә, ул чыгарамы бәет? Муртазин Гыйсматулла Гыйззатулла улы (1923).
106. Тукаева Гөлшат Шарафулла кызы:
Минем белгәнем шул, шушы Каргалы авылында беркем булмаган. Шушында күчеп килүчеләр шушында утырыйк әле дигәннәр. Карга күргәннәр, ә, без моны атыйк Каргалы, дип. Ошамаганнары Башкирия ягына киткәннәр. Әниләребез сөйләде.
Мөнирә Ядъгарова Рәйкать кызы (1954). Каргалыда туган.
Әтием Йосыпов Рәфкат Шәрәфулла улы. Әнием Рәвиля. Мурсалимова Галия Шакир кызы (1926)
107. Биктимерова Мәрвәр Латыйп кызы (1929).
Хаҗәр Дәүлетъярова, үлде инде. Мөхтәр туганы. Улы Ягъфәр зоотехник булып эшли. Бик әйбәт уйный гармунны. Ул клубта да эшләде.
Бер әбиебез барые, Маһиямал исемле,
Саҗидә Сәлихова Мөхәммәтзакир кызы (1903). Әнисе Саидә. Үрге Чебенле. Сахибә абыстайда укыган
(Мөхәммәдияне укый - МШ).
Үрге Чебенле, Насыйрова Сәрвиямал Гыйззатулла кызы (1903), кыз фамилиясе Хусаинова, Фатыйма абыстайда укыган.
108. Әбүбакирова Мөнәвәрә Хисмәт кызы (1924). Кыз фамилиясе Гайнуллина Үрге Чебенне Бу көйне оттым Курманаев Һәдият дигән абзыйдан сугышка хәтле. Шул матур итеп йырлый торганые, мин аны шуңардан ишеттем. Аның исеме дә шул, җыры да шул, Мәдинәкәй. Курманаев Һәдият безнең авыл кешесе. 1905нчы елларда туган. Сугыштан кайтты, сугышка хәтле дә сугыштан соң да йырлады.
109. Вәлитов Җәүдәт (1929). Әтисе Вәлитов Хәбибулла Каюм улы. Чыгышы белән Бөгелмә өязе Биш Мунча авылыннан, ул ятим калып 7 яшеннән Каргалыда булган. Әнисе Вәлитова Маһисәрвәр Хафиз кызы. Чыгышы Каргалыдан. Абдрахман Габбасов Каргалыда писырда, волость писырында малайлыкта хезмәт иткән. Загидуллина Әминә – ЗӘ, Нәбиулла кызы. Хәзерге фамилия Вәлитова. 1932 нче елгы. Тозтөбә шәһәрендә туган. Каргалыга 1953 нче елны килгән.
110. Надырова Римма Ракиповна. Ленис Абдрахманович.