Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Татар Каргалысында ләкабләр

Нәселләр күп, әмма барысы да бертигез. Борын ләкабсыз кеше булмаган. Ләкаб монда!!(безнең якларда кушамат диләр).
Бездә Бүре дигән нәсел бар. Безнең исем Каеш. Безнең Мостафа бабай күннән каеш ясаган. Бәетче Әхмәт нәселеннән Шәүкәт. Чүлмәкче Хәмидулла. Минем бабайны Юрга Сөләйман ди торганнарые, тиз-тиз йөри торган. Хисмәт охотник Каргалыга мөнәҗәтләр чыгарган кеше ул, яңлыш кулын аткан, шуңа Озотник. Бөкре Король дигән гармунчыбыз барые. Нуретдин бабай-Бүз тургай. Ногайбәк Хәйбулласы барые Каргалыда, балалары берсе Гыйсматулла, Һидиятулла, Нугайлар җыеныннан калганнар. Шәмсинурлар – Ногайлар. Ногайлар – татарның бер төре. Брамчы булган – паромчы булган Зөһрә апаның әтисе. Юнкир бабай, Күке баш, Кәми Гыйсматулласы, Чалкар. Буранбай Абдулласы скрипкачы иде, Буранбай исемен шуңа биргәннәр – ул Буранбай көен җырлаган һәрвакыт. Гыйсмәтләр, Типтәр дигән ләкабле бер генә кеше бар монда. Типтәр Хәсәне. Татардан аерылмыйлар, бөтенләй татарлар! Типтәр Заһит. Улы – Типтәр Хәсәне. Аның ике улы бар инде. Аларны Типтәр Хәмите, Типтәр Хәмзәсе дип әйтәләр. Кәҗәбашлар, Бүре Гобәе, Аюлар, Борча. Красный Три Рубля. Красный Три Рубля – су ташыган вакытта кәмә йөртә иде, шул кәмә чыгарган вакытта борынгы акчаның 30 тәңкәлеге кызыл буладырые 47 нче елларда. Шул чыгарган өчен красный три рубля сорый торганые. Балыкчылар - алар балык тоталарые. Танау Әхмие, Кара тавыклар, Кара Каш, Ак Каш; Сарылар бар, Сары Рәйсәсе, Сары Оркыясы, Сары Раузасы. Оркыя – әниләре. Үзләре кап-караларые. Әтиләрен Сары Садрислам дип йөртәләр ие. Куерыклар - элек сугыш вакытында онны суга болгатып кына аш итеп эчәләр ие. Әзрәк кыздырып кына. Шуны куермак дип әйтәләр ие. Әллә шуңардан әйткәннәр инде. Юан бук, Күгәрчен, Карга, Чыпчык, Сарыклар бар, Әҗдәк – Ягфаров фамилияле кешеләрне барысын да Әҗдәк диләр, Амаш - Амашев, Өч Казан - Три Котел, Кара тавык, Чүлдиләр, Мәҗит Мәүдәсе, Куян, Үрдәк Күт, Тире Үкчә Газизе, Чәмәти, Чикәтә, Даңгыр, Күркә, Каз Күз. Ләпүшки. Кайсы Мәрьям? – Ләпүшки Мәрьяме, Кенәз, Кенәз Рәхмие. Бәдрүш – Кара Бәдрүш, Карчыга, Аба, Әкәләр, Әтәч Наиль, Ялдәк.... Әптәмин – Абдрашитов Абделганилар. Чәни - Галиевлар, абыйсы - Бодайлык. Каз Күз - Мәулюдовлар, Үрдәк Күт, Бочка Вагапов, Песиләр, Голова. Саләх, - Хаҗирә Саләх, Хаҗирә карчыкның Саләхе, Мидхәте, Малигы. Насыйров Наиль – Әтәмән; Кашаевлар – Кашайлар, Касимовлар – Кәчимнәр, Карачлар – Мулюковлар. Газимьян бабаем Үзбәгестаннан кайткан да, мине үзбәкләр әкә дип әйтәләр ие дип сөйләгән. Тегене Әкә Газимьяны дип йөреткәннәр. Шуннан минем әти белән алар бертуган, икәүе. Инде минем әтине дә Әкә Хакимбае дигәннәр. Менә шуңарга без Әкәләр булып йөрибез; Кнәз Рәхматулласы; Итче Хәлил. Бездә төрле хәлләр булды. Мәзәкләр күбие. Туктале, эшләр зурга китте, Латыйп кайтсын әле, ди бер мәкаль. Бер исерек булган. Алаша Гарифе дип йөртәләр аны. Теге Афзалетдин дигән абзый йыр йырлый икән аракы турысында инде. Афзалетдин абзый, шул аракы дигән җирне тагын бер повторять ит әле, дип әйтә икән теге шул аракыны яраткачтыйн. Күкәйче Сәлим дигәннәр, Дегетче Зарый дигәннәр. Күкәй, май, бал сата торган булганга Күкәйче, Дегетче – дегет сатканга. Кара Чикмәннәр, Добро Сибгате, Добро әбие. Текә Бүрек - безнең әтиебез күпертеп бүреген кияргә яраткан. Калада Кара Сабит Бәдри дигән кеше җырлый торганые Шәкүр Каракны, Ишкәкче Картны, Махупны. Үзе Каргалыныкы. Бәрәңге Хисамы (бәрәңге утыртып ачлык вакытында исән калшаннар. Аңарчы бәрәңне утыртучылар булмаган - МШ). Ике төрле Агишевлар булган. Карагош Агишевлар, сыер бугы Агишевлар булган (Исәнгилде авылы).
(Мәсгудә Шәмсетдинова архивында)