Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Татар Каргалысында исемнәр

Абдрахманов Әбдерәшит,
Агишева Мәхмүзә Рәхмәтулла кызы (1925).
Агишева Мәхмүзә Ахмадулла кызы (1925):
Абдракипова Зәкия Афзалетдин кызы (1952).
Абдукаева Гөлшат Шәрифулла кызы (1921).
Аитова Мәүдүдә (1931);
Аетова Хөсниямал Нигмәтулла кызы (1910);
Абдрахманова Фатыйма Галиулла кызы (1927)
Бадалова Сәрвиямал
Бакирова Фәридә Вәгыйз кызы (1931)
Батталова Мәрзия Төхвәтулла кызы (1916)
Баширова Фирдәвес Хөсәен кызы (1928);
Биктимерова Мәрвәр Латыйп кызы (1929).
Биктимерова Галия Сәгыйдулла кызы (1935)
Биктимерова Галимә (1905).
Бакирова Гөльямал Мәүмүт кызы (1907)
? Бакирова Гөлҗамал (Бакирова Гөльямал Мәүмүт кызы (1907)?
Вәлитов Җәүдәт (1929).
Вәлитова Әминә Нәбиулла кызы (1932)
Габдуллин Габделханнән Галләм улы (1910).
Гүзәева Гөлминур (1957)
Гумерова Маһирә Гибадулла кызы (1902)
Давлетьяров Гобәй Габдерахман улы (1912).
Дәүләтьяров Мохтар Әхмәтхан улы (1954);
Дәүлетъяров Ягъфәр Гобәйдулла улы (1951).
Дәүлетъярова Фәүзия Сәлим кызы (1927);
Ибрахимова ... Бариевна
Ибрагимова Шәрәфәт Мөхәммәтшәриф кызы (1908),
Ибраева Фәрзәнә Гали кызы (1926). Илецкий район, Нижнеозерныйда туган.
Исхакова Рауза Фатыйх кызы (1927);
Искәндәров Рәшит Шәриф улы (1929)
Исламов Фәрит (1959).
Исмагилова Зөһрә Аглеевна (1932)
Исмәгыйлова Өммелхәйрәт Сәйфетдин кызы (1914).
Кунафиева Хәдичә Хәкимбай кызы (1924).
Махмутов Апдулла (1929),
Мөрсәлимова Галия Шакир кызы (1926)
Мөлекова Гайшә Садретдин кызы (1913);
Максутова Мәрвәр Галимҗан кызы (1926);
Мусина Диләфрүз Хөсәен кызы (1930) .
Мөрсәлимов Фәрхетдин (1950)
Мөрсәлимова Шәмсинур Гыйззәт кызы (1929)
Мөрсәлимова Камәрия Хәйретдин кызы (1927).
? Мөрсәлимова Мәрьям ? Кем кызы, ничәнче елда туган?
Мурсаянов Фәтхерахман Фәйзерахман улы (1936).
Мөрсәлимова Галия Шакир кызы (1926).
Мөрсәлимов Рафаэль Фәрхетдин улы (1925
Мортазина Сәүдә Газиз кызы (1929),
Мусин Дамир Әбдерәүф улы (1952),


?Мусина Рәбига апа (1912): кем кызы, ничәнче елгы?


Муртазин Гыйсматулла Гыйззатулла улы (1923);
Мөрсәлимова Мәдинә Сәйфетдин кызы (1928).
Басыйр Муфазалов (1948). Роберт Муфазалов – 13 яшьтә,
Надыйрова Римма Рәкыйп кызы (1942);
Насыйрова Сәрвиямал Гыйззатулла кызы (1903)
Нигмәтуллин Рәхмәтулла Гыйззатулла улы (1903).
? Рамазанова Мәүҗидә ? кем кызы, ничәнче елгы?
Рамазанова Мәүдүдә Батыргәрәй кызы (1907);
Рәхмәтуллина Галиябану (1966)
Рәхмәтуллин Әгъзәм (1962)
Рәхматуллин Сәмигулла (1905). Сакмар районы, Станция Чебенле.

Рәхмәтуллина Шәмсия Мөхәммәдсадыйк кызы (1929):
Рәхмәтуллина Зөһрә Һәдият кызы (1923)
Рәхмәтуллина Галиябану Мөдәрис кызы (1966).

Рәхимова Миңзада Рәхмәтулла кызы (1924);
Сәлимов Нуретдин Мөхетдин улы (1897);
Сәлимова Маһибадәр Гариф кызы (1903) Исәнгилде авылы, Александровский район.
Сәлихова Саҗидә Мөхәммәтзакир кызы (1903)
Султанова Гөлнихәят Мөхәммәдгаян кызы (1927).
Тимеркина Миңсылу Гатаулла кызы (1912).
Тукаева Гөлшат Шарафулла кызы:
?Гөлфия?
?Әбүбәкирова Фәридә;
Әбҗәлилова Рушанбану Гыйбадулла кызы (1907).
Әхмәтов Ягъфәр Әхмәтҗан улы (1923)
?Әхмәтова Сафура?
Әбдерәшитова Мөнәвәрә Нәгыйм кызы (1908)
Әпсәләмова Гөлсем Вәли кызы (1903).
?Әтинең исеме Гизатша, Әнисенең исеме Оркыя. Кем исеме.?
Әбүбакирова Мөнәвәрә Хисмәт кызы (1924).
Ленис Абдрахманович (Фамилия и туган елы ?).
?Хәялина Хәерниса Гомәр кызы .
Хәялин Габделгазиз Гыйбадулла улы (1906)
Әбҗәлилова Раушанбану Гыйбадулла кызы (1907)
Ядъгаров Зиннатулла Рәхмәтулла улы (1924);
Ядъгарова Мөнирә Рәфкать кызы (1954)
Ягъфарова Рәйханбану Хәнәфия кызы (1924)
Яппарова Шәмсекамәр Сираҗетдин кызы (1910).
?Шәүкәт?.


Аитова Хөсниямал: Чебенледә Мостафаның кызы Оркыя, Оркыяның кызы китап чыгарам дип әйткән, бабасының китабы аңарда.
Монда Сәгыйть Хәялин атаман бер бай кеше килгән. Аның иң беренче салган ике ятажлы өе барые. Сүтеп әрәм иттеләр.
Хәлиулла Хәлфә Икра сүрәсе белән өшкерде. Күрше Мәхмүт бабай барые. Шул әйтәдер ие - белеп алган Икра сүрәсен, шуның белән өшкерә дә өшкерә, ди.
Элек бәетчене яллыйларые туйларда. Әхмәтдин исемле кеше, ул почмакта бәет әйтеп утыра. Масипов Нургали эскрипкәда уйный ие, Хөсәен дә. Шул туган ике егет скрипкаларда уйнадылар. Бер Гариф абый дигән бабай, син укырга яратасың, дип китаплар бирә ие.
Миңниямал апай дигән үзе ясап курай уйныйдырые. Кыска ие курае. Кызы Миңзада исемле.
Бу мөнәҗәтне язучы Сәгыйтдин кызы Сәгыйдәбану булган, ошбу мөнәҗәтне күчереп язучы Шәрифҗамал кызы Хөсниямал дип белерсез. Укып дога кылырсыз
Менә монда мәчетнең ишек алдында бер сарай, шул сарайга үлгән халыкны җыйнап шуны бер Бакый дигән кеше өч йөз мәет күмде зиратта.
Дунай ягындагы Усман-эскрипкәче.
Хәдия әби бик матур йырлыйдырые


Сәлимов Нуретдин: Исхаков Сәйфи дигән берәйсе, берсе Ибраһимов Гали дигән ие.
Фәрхетдин Карый дигән карый барые монда. Аның улы барые Мөхәммәд исемле. Аның ике хатыны барые. Сания исемле кызга бирдем мин бу йортларны, бу бакчаларны совет белән. Шушы йортларга хуҗа Сания.
Карәле, Шәмсеҗиһан, мин сине ифрат дәрәҗәдә яраттым бит әле. Минем белән иптәшләшмәссеңме (Нуретдин бабайның кәләше - МШ).
Гайшә исемле уйнашчы катын барые. Аны бер Хәметдин исемле бер җегет белән икәвесен тотып, шуннан аларны мәчет алдына алып барып муллалар суктырдылар.
Ногайбәк Хәйбулласы барые Каргалыда. Балалары берсе Гыйсматулла, Һидиятулла. Нугайлар җыеныннан калганнар. Газулла исемле кеше тота да елга аша чыгып мынча утырган җиргә утыра. Моны Дунай Газулласы дип атаганнар. Искедән килгән кешеләр – ногайбәкләр нәселләнеп киткәннәр ие. Гыйсмәт – художник – ул ногай нәселе инде.
Наурузов Йосып бай – Каргалы бае.
Наурузов Рахимьян дигән егет бар ие.
Хәялин йортындагы торган Буранбай Абдулласы скрипкачы ие. Буранбай исемен шуңа биргәннәр – ул Буранбай көен җырлаган һәрвакыт.
Ризван улы Вәлирахман Арысланов.
Беренче мәхәллә, аның мулласы – Усманов Хәйрулла хәзрәт. Нәфисә исемле кызы, абыстай, үлеп китте. Аның хәзер Гобайдулла исемле улы бар, ул хәлфә булып йөри торганые үзләренең мәдрәсәләрендә.
Дәүләтъяров Гомәр мулла, үзе казыткан кое. 1926 нчы елны, расклучивать итеп аны алып килеп КПЗ га ябалар. Ул мулла не поддаюсь мин сезгә дигән фикергә килә дә, качып кайта да үз-үзен шул коега ата. Киемнәрен салып шул кое янына куя. Габдерахман, Габделхәй исемле балалары барые. Алар сәүдәгәрләр, кибетчеләр ие. Анда Сәхәбетдинов Фатыйх исемле сәүдә итте. Сәхәбетдиновның туган кызлары бар. Шул магазинда алар хөкем сөрделәр, сәүдә иттеләр.
Габдулла байның коесы барые. Ул тәгәрмәчле ие. Тәгәрмәчен әйләндереп, бадъясы барые, шул бадъя белән суны чыгарып көн итә торганнарые.
Мәхәлләнең базар мәчетенең хәзрәте Хәйрулла ишан. Нәфисә абыстай аның кызы ие. Ул бишенче мәхәлләдә Мотыйгулла дигән хәзрәт кешегә кияүгә барды. Аларның калган балалары барые. Мотыйгулла Хәзрәт Дунай ягында мулла булып торды берничә ел. Раскулачиваниедан соң Еланчык тавында эшләп йөргәндә үлеп калды ул мулла.
Шундый әшәке еланнар, телеграм баганасы кебек багана белән башын кадап үтергәннәр. Менә шундый еланнар булгалаган анда. .
Пәри Күз Әхмәт бай раскулачиваниега эләкте. Муллалар бөтенләй, берәм-берәм, 20 мулла киттеләр. Беренче мәхәлләнең мулласы Усманов Хәйрулла ие, икенчесенеке – Зәки мулла, өченчедә - Хәйрулла мулла. Аръякта Гали мулла. Фәрхетдин казый
Габдрахманова Фатыйма Вәлиулла кызы (1927): Каргалының кайчан оештырылганын Мостафа бабай беләдер ие. Үлде инде.
Бу Маһиямал кызы Сахипямал җиңгидән язылган. Күчереп биргән Сәйфулла кызы Фатыйма. Ул Ташкентта яши. Сәйфулла кызы Фатыйма Гайшә апайның моңын-зарын күчергән. Надыйрова Гайшә Каргалы авылында яшәүче ханым. Укытучы бабайның хатыны. Үлде инде Гайшә апа. Гайшә апаның дәфтәре гарәпчә язылган. Гөлкәй аның килене. Надыров Ленис бар монда. Парторг та булып эшләде. Бригадир. Ана шул Ленисларда микән инде ул дәфтәр, кемдәдер инде. Сәйфулла кызы Фатыйма.
Абдрахманова Фатыйма Галиулла кызы (1927) - Галиулланың әтисе Хәмидулланың әтисе Хәлиулланың әтисе Хәйрулланың әтисе Насрулла.

Мәрхүм Латыйп абыйның кызы Зөләйха апайның моңнары. Хисмәт охотник Каргалыга мөнәҗәтләр чыгарган кеше ул. Яңлыш кулын аткан.
Шәмсинурның биеме Зәйнәб әби безнең әнигә барадырые җәяүләп, әнә шуның җырын язып алганыем. Зәйнәп Мөрсәлимованың җыры ул. . Оренбург хәзрәте – Габделбарый,1962нче елгы.

Гаффарова Шәмсия апа Миннегали кызы (1905);
Гөлбануда барысы да бар. Каргалыда скрипкада уйнаучылар бар. Бәширов фамилиясе. Бездә скрипкачы Габделхак, Габдулла барые.
Гөлфия: Әптерәүф дигән бабай, мәчет каравылчысы
Исхакова Рауза Фатыйх кызы (1927), әнисе Рәйхан, әнисенең әнисе – Кәмилә, әтисенең әнисе – Мөкәррәмә, әтисе Муллахмәт.
Ядгаров Зиннатулла Рәхмәтулла улы (1924). Әнисенең исеме – Фаизә: Гармунны Хәмидуллин Оренбургда ясап бирде
Дәүлетъярова Фәүзия Сәлим кызы (1927): Мин детдом кызы. Әби-бабай алып үстергәннәр (Гадулова Шәрифә һәм Сәлим). Мин Каргалыныкы түгелдер. Мине 3 яшьтән алып үстергәннәр. Оренбург детдомыннан. 42 ел торабыз Заһит Дәүлетъяров белән.
Мусина Диләфрүз Хөсәен кызы, әнисенең исеме Рәбига. 1930 нчы елда туган. Бабайлары Хәялиннар. Оренбургда Хәялин Рафаэль кинога төшереп йөри. Ибраһимов абый председатель.
Бакирова Фәридә Вәгыйз кызы (1931) Сакмар очында туган, Әбүбәкирга кияүгә чыккан. Әнисе Гыззикамал. Әтинең әтисе Сәлих, әтисенең әнисе Сәйдә, әнисенең исеме Шәмсекамал, әтисе – Вагыйзь. Мин Габделхак хәзрәткә Оренбурга барып укыдым. Яшерен генә, качып.
Озын көйгә бик матур итеп җырлый Бәдрүш. Дунай ягына чыгасың басма белән. Бәләкәй генә аның өе. Мин әйтте дип әйтмә. Бәдрүш апа сине бик матур йырлый дип әйттеләр дип әйтсәң йырлый ул.
Чапаев безнең Каргалыда салдатлар (солдатлар - МШ) белән бик йөрде. Башында каричневый (коричневый - МШ) шапка ие, аты җирән кашка. Агы барые атының. Җырлап үтәләрие Каргалыдан. Мыеклы, матур кешеие.
Мөрсәлимова Шәмсинур (1929). Ләкабебез – Голова иремнеке. Үземнең девичьи – Ногай кызы, Гыйззатулла кызы булам. Карагуҗага барсагыз Мөслим туганнары дип сорасагыз, алар бик матур йырлыйлар.
Усман хәлфә дигән байлардан калган укытучы булды. Башка таягы белән кундырып ала торганые.
Рәбига апа: Шәмсия апа белән яздык Манара бәетен.
Әхмәтов Ягъфәр Әхмәтҗан улы (1923). Атаклы бәетченең улы. Әтисенең бәетләрен белми. Хатыны Сафура.
Исламов Фәрит (1959). Әтиләрне байлар кулына китергәннәр. Муллада малай булган. Әнисе Мәдхия, Каргалыныкы, Әтисе Башкириянеке – Нурмөхәммәд исемле.
Күршеләребездә Мансур исемле абый барые. Күршебез Габдрахман бабай Башкириядән хатыны үлгәч башкорт әбиен алып килде.
Хәялина Хәерниса Гомәр кызы. Әтинең әтисенең исеме Гомәр. Әниcе Алмалыныкы.
Без татарлар, элек мөселман дип язганнар. Гөлчирә абыстай, Каргалы абыстае.
Хәялин Габделгазиз Гыйбадулла улы (1906) - Атаман токымы. Габделгазиз абыйның әтисе Гыйбадулла, әнисе Нәфисә.
Исмәгыйлова Өммелхәйрәт Сәйфетдин кызы (1914). Әтисе Башкорт ягыннан килгән, кыз фамилиясе Бикчәнтаева. Әниcе Хәялин нәселеннән. “Сәгыйть Хәялин минем бишенче буын инде”. Хупҗамал Гыймадыева, ул шул кадәр яхшы уйныдырые, Галиябануны да уйнады, Маһирә роледә Сәрвәр Бикчәнтаева, минем апам. Уфа татар театрының администраторы Рәхиләнең ире ролендә – Гумерский, Мөхәммәт Миңлебаев, Хлопуша – театр мөдире, Шатский, Сәгыйть Ягъләров, Мөхәммәди мулла кызлары. Мөхәммәди мулла үзенең кызының исемен кушкан миңа Өммелхәйрәт диеп. Кудашев-Ашказарский килеп йөргән Каргалыга. Бик шәп театр куяларые. Хупьямал Кайсаровада карточкалар бар Ашказарскийның.
Укытучы Ибраһимов Усман абый бик яхшы скрипкачы ие. Хәбибуллин Малик абый бик яхшы уйный ие. Абдулла белән Фаварис Абдуллиннар. Хупҗамал апай бик күп белә, Бәдрүш белә. Хупҗамал апайның сеңлесе уйнады, Мөкәрәмә дигәне. Биби, уйнады. Ундүрт-унбиш яшьлек кызлар уйнады. Саттарова Сара уйнады, Оренбург театрында уйнады соңыннан. Әле генә туктады уйнаудан. Хисмәт уйнады. Гаяз Исхакыйда Хәбирә апай уйнады.
Әбҗәлилова Раушанбану Гыйбадулла кызы (1907), әнисенең исеме Әдия: Оренбургта Рәбига исемле көмеш-алтыннан бизәнү яракларын ясаучы булган.
Мәүдүдә Рамазанова Батыргәрәй кызы (1907): Афзалтдин исемле кешегә кияүгә чыктым.
Мөрсәлимова Камәрия Хәйретдин кызы (1927): Колхоз чыккан елда тудым. Әнием Оркыя, әтием кайсыдыр авылдандыр. Каргалыда минем Мөхлисулла исемле бабаем булган. Кымыз тоткан ул. Әбҗәлилов Мөхлис исемле.
Мурсалимова Марьям: Безнең Каргалыда колмактан дрожжи ясаучы бер генә кеше. Мөкәрәмә исемле әби Дунай ягында тора.
Ногай кызы Шәмсинур Мурсалимова (1929): Үзем Шәмсинур, кызларым исемнәре миңа якын булсыннар дип бирдем – Гөлзинур, Гыйлминур, гыйлфан-мыйлфан дип исем биргән балалар үлде, Кабил, Шамил, Фәрхәт исемле улларым барые. Галиябану исемле кызым барые – тормадылар, үлделәр. Әтиләренең исеме Сәгыйтдин, малайларга исем бирдек – Фәрхетдин, Гымадетдин, Насреддин.
(?). Бохарада туган, әнисе Котлыбүкәштән, Балык бистәсе районы, Татарстан; әтисе Борай районы, Кушманак авылы, Башкортостан. 1987 нче елда Каргалыга килгән.
Хәлиулла Хәлфәнең кызы Хәмидә.
Үрге Чебенне. Станса Чебенне. Рәхмәтуллин Сәмигулла Хисмәтулла улы (1905). Әнисе Казаннан, Базарлы Ашат дигән авылда туган, әтисез казачий.
Мурсалимова Мәрьямнең әнисенең сеңлесенең дәфтәреннән.
Габдулла казый Әминов мөнәҗәте, Уразов Сираҗетдин мөнәҗәте.
Бер туган Хөсниямал дигән апайлары да бар иде. Ул да сукыр булды. Бу әби дә сукыр булды. 1973 нче елда үлгән майның сигезендә. Туганым Хөсниямал гүр иясе булды. Шул әби язган. Аның Нурьямал (Гөльямал?) исемле сеңлесе бар иде. Шул язгандыр инде. Ул әби күзе күрми.
Озак авырып ятмады, теләге кабул булды.
Моны мин язмадым, язды минем каләмем, ихлас илә укыганга, мең салават, сәләмем. Моны язучы Галимә Мөлюкова.
Мурсалимова Мәрьям: Дәфтәр Мәсәгутова Гөльямал апайныкы. Ул минем әнинең бертуган сеңлесе. Аларның бер Хөсниямал исемлесе барые. Гөльямал апайның әнисе Хәдичә исемле булган, әтисе – Бакый исемле. Әтисе мөәзин булып торган Каргалының бер мәчетендә. Монда 11 мәчет булган. Алар 4 кыз, бер малай үскәннәр. Иң өлкәннәре Мөхәммәдгали исемле, ул 60 яшендә үлде. Иң кечеләре Хөсемхәят исемле иде. Ул баладан үлде. Ятим булып аның 4 баласы калды. Шуннан соң Гөльямал апай да, әни дә, Хөсниямал апайда, барысы да әтиләреннән өйрәнгәннәр. Абыстайда йөрегәннәр. Хәдия абыстайда укыдык дип сөйлиләрие. Гөлчирә абыстайда укыдык дип сөйлиләрие. Сугышка алдылар 18 яшьлек Сәйфелмөлек исемле малалайларын. Мин әти ягынан Исмагыйлова, әни ягыннан Мортазина. Мортазин Бакый. Ирем ягыннан Мөрсәлимова инде. Муртазиннан барысы да дини булганнар. Исмагиловлар знаменитый байлар булганнар. Хәзер амбулатолрия бит, шул Исмагиловларның өйе булган. Ишек аллары.
Кайсаров Рахматулла, Ахмадулла, Закирә, Рәкыйп, ике Рәхмәтулла, Каһәрман. Барысы да үлделәр. Яруллин байлар булган, Гали бай булган, Султан байлар булган. Әни сөйли торганые, Сакмар очларын башкортлар дип йөреткәннәр, алар Башкирия ягыннан килгән булганнар, Мәсәгутовлар, Мөлековлар, алар барысы да башкортка ошаганнар, кап-каралар алар. Дунай ягында Кара Бәдрүш апай тора бит инде. Шуның бу ягында Мунчачы Фәхерниса дигән әби тора ие. Сәгыйдулла дигән ир-егет кеше булган инде. Шуңарга димләп моны бер төн эчендә кияүгә димләп биреп калдырган.
Берсе Махруй исемле ие, берсе Гайшәме.. Шул Фәхерниса апа сөйлидер ие. Мунчачы Фәхриямал дип әйтәләр ие аны. Былтыр гына үлде. 95 яшендәме ие. Фәхриямал мунча ягадырые, бөтен авылны мунча кертәдерие акчага.
Мәсәгутова Габидә апайлар, башкортка ошаганнар, татарлашканнар. Шәмсинур апалар – ногайлар. Типтәрләр – татарлар алар. Бер төрле мишәрчәрәк сөйлиләр типтәрләр. Аитова Хөсниямал, Галимә биесенең дәфтәреннән.
Мөрсалимов Рафаэль, Фәрхетдин улы (1925). “Калада Кара Сабит Бәдри дигән кеше җырлый торганые Шәкүр Каракны, Ишкәкче Картны, Махуп көен. Үзе Каргалыныкы.

Агишева Мәхмүзә Рәхмәтулла кызы (1925). Исәнгилде авылы: Хаҗиәхмәт дигән абзый барые. Ул Сарманай исемле татар авылыннаные. Каргалыда укып чыккан муллалыкка. Ике төрле Агишевлар булган. Карагош Агишевлар, сыер бугы Агишевлар булган. Карагош Агишевларның атай-бабайлары безнекеләр инде. Мин башкортмын. Инәемнең исеме Гөлзифа, шунда туган, шунда тормышка чыккан, шунда үлгән. Мәдрәсәдә укыган, татар абыстае укыткан. намазын калдырмады. Адәмнәргә Ясин укып йөрүче булды. Кендек әби булды. 100 кендек кырыккандыр. Шул хәтле бала тудырды.
Эчең пошканда укый торган. Зарлану. Күчерелде шул Хуҗиәхмәт абзыйдан. Хуҗиәхмәт абзый мин күчергәндә елап утырды. Зөбәйдә җиңгәемнән күчердем, аның фамилиясе Хамзина Зөбәйдә, Перволоцкий район, Оренбург өлкәсе, Алмалы авылы. Баягы Кәримә Бакаевадан (Перволоцк районы, Алмалы авылында яшәүче) күчергән идем.
Тумыштан шушы Каргалыдан барыбызда. Әнинең исеме Шәмсия, Әтинең әтисенең исеме Мөхетдин.
Каргалыда бездә төрле хәлләр булды. Мәзәкләр күп иде. Туктале, эшләр зурга китте, Латыйп кайтсын әле, ди бер мәкаль. Бер исерек булган. Алаша Гарифе дип йөртәләр аны. Теге Афзалетдин дигән абзый йыр йырлый икән аракы турысында инде. Афзалетдин абзый, шул аракы дигән җирне тагын бер повторять ит әле, дип әйтә икән теге. Шул аракыны яраткачтыйн, йөрәгенә киткән инде.
Бу бәетне әни мәрхүмнәр ерлый торганые. Әниемнең исеме Шәмсия. Бакирова Шәмсия Әбүльмәрҗәм кызы. Каргалы кызы, Укый яза беләдерие, әтине дә өйрәтә торганые. Үзеннән үзе өйрәнгән. Ятим булган.
Сәйфел -Мулюков Гафият абзый казачийларда эшләгән. Бәрәңге Хисамы. Кашаевларны – Кашайлар, Касимовларны – Кәчимнәр, Карачлар – Мөлюковлар. Абыйлары Бакый иде, Вагаповлар. Шәмсекамәр Сираҗетдин кызы Яппарова (1910). Әнисенең исеме Әсхапъямал. Шушы авылдан әти әниләре. Ире Харис исемле.
Добро Сибгатеннән ишеттем. Ул әби үлде инде, Каргалыныкы ие. Добро әбиеннән ишеттем бу көйне (Кол Гали китабы турында - МШ).
Өммелхәйрат Исмәгыйл кызы (1914): Әтием 1919 елны тифтан үлде. Сәйфетдин исемле ие. Бикчәнтаев Сәйфетдин Бәдретдин улы. Муса Җәлил еш киләдерие. 25 нче елны җәй көне киләдер ие. И матур итеп мандолинада уйный торганые, рояльдә уйныйдырые.
Бәдрүш апа йырлый торганые озын көйгә, Нурый абзый йырлый торганые озын көйгә. Шуннан Рәбига апай дигән барые.
Әхмәтдин Әхметов – бәетче
Бәширова Фирдәвес. Ул әйбәт йырлый. Зөмарә дигән кызы бар, ул йырламый. Сәхнәләргә чыгып йырлап йөргәне юк. Фирдәвесе сәхнәләргә чыгып йырлап ерде. Мусин Дамир Әбдерауф (1952). Әнисенең исеме – Сорур. Каргалыда туган. Әнисе Башкортостаннан, әтисе – төп Каргалыныкы. Элек Пугачев турында, Салават Юлаевлар турында китаплар күп иде бит инде. Салават Юлаевның штабы монда булган, Каргалыда. Җир асты юллары турында бабайлардан түгел, китаплардан өйрәнеп казыдык. Погреб эченә төшеп казып киттек без. Ун яшьләр булганбыздыр инде. Сәгыйть исемле малай, Шәүкәт Мусин - ике туган абыем, Рәфкать исемле әтәсе, Әбдерәхим – Кара Чикмәннәр. Бер проход таптык инде.
Сәгыйдулла Сафиулла улы, Сәүдә Газиз кызы Мортазина (1929), Мусин Дамир Әбдерауф улы (1952), әнисенең исеме – Сорур; Сәгыйть, Шәүкәт Рәфкать улы Мусин, Әбдерәхим, Кара Чикмәннәр. Биктемирова Галия Сагыйдулла кызы (1935), әнисе Фәрхинур; Миңсылу абыстай; шүрәкә ясаучы Закир абый; Мухамедъярова Наҗия; Әптәмин – Әбдрәшитов Әбделганилар. Биктемирова Галия Сагыйдулловна Сәгыйдулла Сафиулла улы – әтисе, әнисе Фәрхинур; Уразова; Чәни - Галиевлар, абыйсы - Бодайлык, Ләпушки; Каз Күз - Маулюдовлар, Үрдәк Күт; Бочка Вагапов; Мортазин Ришат Маликның улы - Песи диләр; Голова диләр; Саләх, - Хаҗирә Саләх, Хаҗирә карчыкның Саләхе, Мидхәте, Малигы. Насыйров Наиль – Әтәмән; Кашаевлар – Кашайлар, Касимовлар – Кәчимнәр, Карачлар – Мөлюковлар.
Шүрәкәне агачтан ясыйларые. Аны специально, бер плотник барые Закир абый исемле, үлде инде.
Мухамедъярова Наҗия дигән барые. Әл дә бар. Исән әле ул.
Кунафиева Хәдичә: Ирем Афзалтдинның бер апае барые.
Рамазанова Мәүҗидә.
Кунафиева Хәдичә: Күршебездә бабайның, дәү әтием Газимъянның бер ахирәте барые. Кайсаров Рәхмәтулла Хәлил улының кызы Кайсарова Рауза (1932). Кияүдә – Рәҗапова Рауза.
Вәлитов Җәүдәт (1929). Әтисе Вәлитов Хәбибулла Каюм улы. Чыгышы белән Бөгелмә өязе Биш Мунча авылыннан, ул ятим калып 7 яшеннән Каргалыда булган. Әнисе Вәлитова Маһисәрвәр Хафиз кызы. Чыгышы Каргалыдан.
Абдрахман Габбасов Каргалыда писырда, волость писырында малайлыкта хезмәт иткән. Загидуллина Әминә Нәбиулла кызы. Хәзерге фамилия Вәлитова. 1932 нче елгы. Тозтөбә шәһәрендә туган. Каргалыга 1953 нче елны килгән. Хәдичә: (Пухартельдә эшләгән). Газимьян бабаем, Үзбәгестаннан кайтканда, мине үзбәкләр, әкә дип әйтәләр ие дип сөйләгән. Тегене Әкә Газимьяны дип йөреткәннәр. Шуннан минем әти белән алар бертуган, икәүе. Инде минем әтине дә Әкә Хакимбае дигәннәр. Менә шуңарга без Әкәләр булып йөрибез.
? Кнәз Рәхматулласы дип йөреткәннәр безнең әтине. Минем әти әйтә торганые, минем әти Итче Хәлил. Мин Итче Хәлил улы дип әйтә торганые. Минем әтием ит суйган, ит сатып йөргән Оренбургта. Шуңа күрә әйткәннәрдер инде.
Үрге Чебенле, Насыйрова Сәрвиямал Гыйззатулла кызы (1903), кыз фамилиясе Хөсәенова, Фатыйма абыстайда укыган.
Оренбургский-Южноуральский округ - генерал Белов.
Cәгыйть бабай минем әниемнең энесе. Гани байның приказчигы булган. Казалыда торган казахлар арасында. Кызыл-Ординская область. Казалинск. Сәгыйть абзыйның сөйләве. Гани бай улын өйләндерә Казан баеның кызына. Кодалар йөрешү була бит. Шул вакытта Мәхмүт байга Казаннан кодалар килә. Безнең бабайны чакыралар инде. Рахманкулов Зияетдин Мумедҗан улы.
Давлетьяров Гобәй Габдерахман улы (1912). Фәрхетдин мулла мәдрәсәсе диләр ие. Без укыган вакытта монда Сара Саттарова дигән кыз барые. Ул консерваториядә укыды. Хәйрулла ишан. Галикеев. Каргалыда Рәхмәтулла бай дигән беренче мәхәлләдә кызлар мәктәбе салдырган. Менә минем абыем Әхмәтсафа Дәвлетьяров.
Әбдерахман Рәхимов.
Иблиева Галимә.
Насыйрова Сәрвиямал Гыйззатулла кызы (1903), кыз фамилиясе Хусаинова, Фатыйма абыстайда укыган. Үрге Чебенле
Мөнирә Ядъгарова Рәфкать кызы (1954). Әтием Йосыпов Рәфкат Шәрәфулла улы. Әнием Рәвилә.
Хаҗәр Дәүлетъярова, үлде инде. Мөхтәр туганы. Улы Ягъфәр зоотехник булып эшли.
Бер әбиебез барые, Маһиямал исемле.
Саҗидә Сәлихова Мөхәммәтзакир кызы (1903). Әнисе Саидә. Үрге Чебенле. Сахибә абыстайда укыган.
Әбҗәлилова Раушанбану Гыйбадулла кызы (1907), әнисенең исеме Әдия.
Оренбургта Рәбига исемле көмеш-алтыннан бизәнү яракларын ясаучы булган
Габдуллина Нәсимә (1916).
Зарифа апай Кәлимулланың әнисе турында язган


Мәсгудә Шәмсетдинова архивыннан