Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Таң Суы

Таң Суы
Биктимерова Мәрвәр Латыйп кызы (1929).
Күз тигән кешеләргә Таң Суы алганнар инде. Аның өчен өлкән генә бер әби таң алдыннан елгадан су барып алырга тиеш булган. Аяк тавышы ишетелергә тиеш түгел инде Таң Суы алган вакытта. Шуннан шул Таң Суы белән инде күз тигән кешене коендырганнар, җылытып шул Таң Суы белән юындырганнар инде. Шуннан икенчесе, курыккан кешеләргә куркулык койганнар бит инде. Бер әбиебез барые, Маһиямал исемле, бик әйбәт андый эшкә, бик оста ие инде. Мин эттән курыктым да авырдым, даже сөйләшә алмадым мин берникадәр вакыт. Шуннан миңа җиде мәртәбә куркулык койдырдылар. Шул әби Таң Суы алып кайтадырые да, элек вахытны учак иде бит инде, шул җиде даганы беренче көнне берсен, икенче көнне икене, өченче көнне өчне, шулай итеп җиде көнгә, җиденче көнне җиденче даганы салып, мине вич ябындырып утырталар баштан аяк белән, калын әйбер белән, башыннан аягыңа кадәр томалап утырталарые. Түбә өстенә куяларые табак шул Таң Суы белән, шул табакка даганы ут кебек итеп кыздырып учакта ямкә белән алып шушы табактагы суга сала торганнарые. Теге чыжлап китә торганые. Әйбер ябып утырту ни өчен – чөнки пешмәс өчен инде. Җиде мәртәбә ниттеләр.
МШ: Ямкә, ни дигән сүз ул?
БМ: Ямкә – прихват кебек әйбер. Кисәү агачны ямкә диләр. Кисәү агачы көл ала торган була. Ямкәсе – күмер чүпли торган, уттан әйбер ала торган.
МШ: Шул таң суын чыжылдатканда әби укыйдыр идеме?
БШ: Укыйдырые. Нәрсә укыганын мин белмим. Таң суы алган вакытта да укып алалар бит инде, бик кыен булды алуы, артымнан ат килгән кебек булды, дип, лап-лап итеп бер нәрсә килде, атмы, этме , белмим, әйләнеп тә карарга ярамый бит инде, әбинең әйткәне шул хәтеремдә. Әби коендыра инде. Өйдәге членнар карый, ярый карарга. Суны әзерәк авырган кешегә эчерәләр дә инде. Елгада, аккан судан алалар. Хәзер ала бирәбез бит инде колонкадан.
МШ: Бер генә урыны булды микән Таң Суы ала торган, кайдан да ярады микән?
БШ: Безнең әби үзебезнең бәкедән ала торганые, ә башка кешегә барса инде Сакмар инде Сакмар суыннан ала торганые. Бер чиләкме, ярты чиләкме, күпме кирәк үзенә шулай алып килә торганые әби Таң Суын. Көндез эшли торганые, пичкә ягарга кирәк, әйберләрен әзерләргә кирәк, кыздырырга кирәк, бик иртүк түгел, шул көндез эшли торганые.
МШ: Дагалардан соң су җылынгач сезне чишендереп юындыралар идеме, күлмәкчән идеме?
БШ: Чишендереп юындыра шул әби. Кул белән баштан алып аякка кадәр юа торганые, учы белән суны алып, комганга салып, комганнан салып тораларые. Минем хәтеремдә шул.
Дога формасында укый ие. Башта эчерәдерие, аннан куркулыгын коядыр, аннан юындырадырые. Сөртмичә шул көе киендерә торганнарые. Күлмәкне кидерәдерие дә, төреп яткыра торганнарые. Җиде көн суны ала бит инде, җиде көн свежий суны эчерәләр. Көндез вакытлары булмаса, эштән кайткачта куркулыкны коя торганнарые. Вакыты ничек.
МШ: Кургаш белән булганмы?
БШ: Кургаш белән дә булган, шәм белән дә булган инде. Шәмне эреткәннәр дә шул суык суга салганнар инде. Нинди фигурага ни килә, кешедән курыкканмы, эттән курыкканмы, белгәннәр инде кем нәрсәдән курыккан. Бу да Таң Суы белән. Шул ук процедура. Кургашны күргәнем юк, шәмне күргәнем бар. Шундый әбиләр барые. Агай-эне арасында гына. Элек законнар каты иде.
Туйда Җен Куу
Мөрсәлимова Шәмсинур Гыйззәт кызы
Инде синең дә балаң бар, минем дә балам бар, кызыксынып һәркайсысы пумала ясап ир балаларын пумала яндырырыга алыр чыгалар. Анда да яндыралар пумала, монда да яндыралар пумала. Хәзер кияү акча сибә бит, шуңарга җыела балалар. Җен куарга пумала бөтен җирдә яндыралар бит. Халык йөреп кенә тора пумала белән. Шуннан кәрәчин кабып убыр ебәрәләр. Теге пумала тотып торган бала пуф, дип, шешәдән каба да кәрәчинне сибеп тә ебәрә, янып торган пумаланы тоталар, әллә кая сибелеп китә инде теге убыр, убыр, диләр инде аны. Авызга кәрәчинне ала. Ут чыгып китә, җеннәрне куа. Убыр ебәрәбез, убыр ебәрәбез, диләр. Хәзер асылынып, салынып, сөйрәлеп бик көчкә кияүне бик көчкә ат белән алып керәләр дә, күтәреп алалар. Теге атлар ыргып-ыргып чаба. Гайрәтләнә, берсе дә тоттырмый. Авып бетәләр, дөбер-дөбер тагын төяләләр. Шундый кызык була. Шуннан кияүне барып аһылдап дүрт-биш кеше кыз ягыннан барган кешеләр камап, егетнең башын да күрмисең, аягы җиргә тими ул кияүнең бахырның. Ап барып кияү өенең баскычына бастыралар. Кияү өенең ишекләре ябылган. Шуннан мылтык атып ебәрәләр дөмбер-дөмбер итеп ике мәртәбә, җеннәр качсын диеп. Кызның я әтисе, я абыйсы ата. Кызның якыннары. Җеннәр кушылып кермәсен, балалар яхшы булсын, дип, мылтык аталар. Мылтыкны атып та еббәрәләр, ишекне ачып та еббәрәләр, җизни, акча кой, җизни, акча кой, җизни ярлы, җизни акча чөйми, ишек бавы йөз тәңкә, безнең тутый мең тәңкә, диләр. Әнә шул пумала, костер яндыдырга йыйналган балалар әйтә инде. Аннан кияү чөеп тә ебәрә, ишекне бәреп, ватылса ватыла, кияү егетләре кияү өенә кереп китәләр.
Йорт хуҗасы күчеп йөрергә тиеш түгелдер. Бичура гына күчә. Бичура бер бәләкәй генә йонлы нәрсә була. Нәрсә икәнен белмибез. Кичтән ашагачтын ашарга калдыдырга кушалар аның өлешен. Ашарга куймасаң табак савытны дөберрр, дөберрр шалтырата, ди, ябып куйган савытларны. Шул бала-чаганың таслап, порядокка салып куйган киемнәрен, сандыктан алып затлы киемнәрен бала чагаларның төне буе уйната, имеш. Иртән көне болай-болай тутырылган була сандыкка. Борчылап бетә икән. Бер кыз йылап сөйли торганые, безнең белән үскән кыз ие. Минем киемне каралтып бетерәләр әбинең бичуралары, дип сөйлидерие. Үзем сандык өстенә менеп ятам, мине өстәл өстенә куялар да сандыкны ачалар ди торганые. Урыслар сандыгы ие. Бу кыз – урыс кызы ие. Әбисе дә марҗа. Татарчасы су кебек, безнең татарның динен тоталарые. Шул бичураны Мәскәүдән апаем алып килде, ди ие. Күренми диләр. Бәләкәй генә, җонлы, морҗадан йөриләр дип сөйли торганые. Йорт хуҗасы булган җирдә генә була, йорт булмаган җирдә булмый. Йорт хуҗасын алып китсәң бу йорттан монда ни кала?
Чикләвек чәчәк атканны күргән кеше сихырчы була икән. Ата да йомыла икән. Күз ачып йомганчы. Эрбет чикләвеге кебек. Сары чәчәк ата, ди ул. Теләгән теләге кабул була икән. Меңдән бер кеше күрә икән. Аягымны ат иттем, кулымны камчы иттем, үзем сәбәп иттем барлыкка шушы дөньяга. Сәбәп итмәсәң Ходайдан сорап яту белән генә Аллаһы Тәгалә бирми. Сәбәп итсәң Аллаһы Тәгалә бирә.


Мин Гүзәева Гөлминур, 1957 елгы. Мин Шәмсинур кызы. Тордык Ульяновскийда. Мишәрләр. Биемем миңа сөйли, ул 1929 нчы елгы. Әни белән бер елгы. Маллар авырый бит, сарыкларымы авырса, бием бәләкәй генә күмәчләр пешереп сарайга чыгарып киштәләргә куя. Алар иртүк исчезали. Әйтә ие бием, Ходайга шөкер, алып ашаган икән йорт хуҗасы дип. Аларның Каратау дигән җирләре. Ул текә дә түгел. Ат менгәндә шундый мыльный була иде ди. Җен утыра. Шунда әшәке сүзләр әйтеп сүгенмәсәң атны мучать итә. Иске Атлаш авылы, Старо-Кулаткинский район, Ульяновский өлкәсе. Бием әйтте, машинага төялгәч, миңа да, улына да – йорт хуҗасы утырыгыз безнең белән, дип әйтегез, диде. Икебез дә әйттек, алар картлар бит инде. Без аларның по обычаю.


Сәлимов Нуретдин
Сихырчы димиләр, багучылар диләрие аларны. Кәрт салалар. Кәрт белән әйтә. Кәрттән сөйли. Бәгъзылар ышана инде. Бәгъзы – кайберсе дигән сүз. Табибчылар Коръән сүрәләрен укып өшкерәләр. Гореф-гадәт. Бәгъзеләргә килешә. Зәхмәт кагылу – паралич сугу дигән сүз. Кеше тумыштан җитешмичә туа. Аны терелтеп булмый. Пәриләргә, шайтан-җенгә ышанмадым. Минем туганнан бирле күргәнем юк андый нәрсәләрне.


Шәмсия Гаффарова.
Еланчык тавында еланнар күп булгандыр. Елан тимәсен өчен, еланның күңелен йомшата торган икән сүз: Камчы, Камчы. Еланны үтергәндә дә Камчы, Камчы, дип үтерәсең. Күз тия.
Сокланып карасаң күз тия. Күңеленнән сокланып карый да күзенең угы төшә. Яратып караганга төшә. Аның догалары бар, өшкермичә аруланмый ул. Догалары: Алла хөлләзи хадакал самавәти вал аруз, Әлхәм, Колхуалла, Аятелкөрси, Кол Агузе Бирабиннас, Фәләк – шулар күз тигәннең догалары.
Йолдызнамәдә фал ачып была (була - МШ). Фал китабы да әйбәт была. Бардыр инде хәзер, чыгаралардыр хәзер. Хәзер авылда юк. Элек булды. Укыган кешеләр күп иде, китаплар күп иде. Мин күберәк төшкә карыйм. Төшемнән сорап ятам, шул керә төшемә. Начар булса начар керә, яхшы булса – яхшы төш керә. (Улының төше турында сөйли, улы төшендә күргән кайда хата булган фермага электр үткәргән). Төшкә ышанырга кирәк.


Рәбига Мусина
Аятелкөрси Коръәннең йөрәге. Бер кеше кайтып килә икән. Керергә квартир эзләгән. Кертәлмим, дигән өй хуҗасы. Өем бик начар. Теге сәяхәтче таба алмагач башка йортны, кертегез инде, башка җир таба алмадым, дигән. Шуннан төнлә ишектән бер кара кием кигән. Хифзөхөмәне укыган. Теге йортка кергән кеше исән булган, ә Иблис көл булып коелып төшкән.


Хәялин Габделгазиз Гыйбадулла улы (1906).
Мәчетнең ишегенең кайсы якка ачылганын белмәгән кешеләр мәчеткә җеннәр оялаган дип әйтә. Шушы мәчеттә ике ай охран тордым, бер нәрсә дә юк анда. Кешеләр ут яндырып ята, утлар яндырабыз, адашабыз ди. Бер җен дә юк монда. Өшкерү – дөрес ул. Сихыр – дөрес түгел дин буенча. Элек сихыр булган, хәзер юк. Урыста булган ул. Урыс сихыры белән сихырләгәннәр, моны кайтарып булмый, дип әйтә иде Хәмидә. Аны йозаклап суга салганнар, ди. Татарда сихыр булган. Күрәзәлек ярамый. Муллалар яратмый аны. Мин сугышта вакытта колмак салдырган карчык. Дин буенча ярамый. Газиз абый кайта. Пул белән кайта, дигәннәр.
Хәялина Хәерниса Гомәр кызы:
Агач ага, - төш күрәм. Шуннан килеп шуны кул астына тыктым. Берсе китте, берсе калды. Утырып еладым, иртән торгач. Берсе ирем, берсе улым. Сугыштан ирем кайтты, улым кайтмады.


Тимеркина Миңсылу
Ахрызаман була. Йолдызлар, сулар вис су була. Җирләр, күкләр. Бер бисмилла әйткән кеше булса булмый ахрызаман, дип әйтә Рәсүлюлла. Кояш чыкканда бер бисмилла әйткән кеше булса булмый Ахрызаман. Булмасын инде.


Абубакирова Мөнәвәрә (1924) Үрге Чебенле авылы,
Шәмсетдинова Мәсгудә – МШ
МШ: Килен төшкәндә мылтык атулар булганмы?
АМ: Булган. Имеш инде җен качсын. Җен булган дип әйтәләр бит инде әби-бабайлар.
МШ: Каян качсын?
АМ: Кызның җене качсынмы, я былмаса, бу өйдә бәла-каза булмасын. Җен шайтаннар булмасын, я убыр булмасын дигәннән китереп аталардырмы инде. Капкадан кергәч, бусагадан өйгә керә торган вакытта мендәр салганнар киленнең аяк астына. Мылтыкны кыз йортына кияүне ап килгән вахытта капка төбенә килеп егетне кертәбез дигәндә мылтык атканнар. Имеш җен качкан порох исенә.
Җеннәрнең патшалары була. Иң көчле Зәхмәт. Иң әшәке, көчле. Хәлиулла Хәлфә мәчеттә йоклаганга калган. Хәмидә апа ашарга алып килгән. Ураза тотып, гыйбәдәт кыйлып бишәр көннәр торган мәчеттә. Безнең мәчеттә мөселман җен –пәриләр тора. Алар намаз укыйлар. Кешегә күренмиләр. Җен ияләшсә өйгә кеше торалмый анда. Шакылдаталар, сыерны асып куялар. Хәмидә, нишлим, дигән бер әби. Җеннәр асып куйганнар сыерын. Карама аларга, алар белән аралашма. Ул сыер шартлаган, бер нәрсә дә калмаган. Мынчада яшиләр, мынчаларда, тегермәндә күмәк яшиләр. Мәҗлесләре шунда. Аларның ризыклары ат бугы, көл, күмер, балчык. Атны яраталар. Ат тора, тирләп бетәләр, атта йөриләр. Тирләп беткән булалар. Мең бала китергәч кенә җен-хатын үлә. Алар бик акыллы була. Алар Аллаһы Тәгаләгә ышаналар. Фәрештәләр күктә, җеннәр аста. Һәрнәрсәнең границасы бар. Җеннәр бик любопытныйлар, фирештәләр нишлиләр икән дип, күккә менгәндә аларны Аллаһы тәгалә тартып төшерә. Фирештәләр чыкмый границадан. Җеннәрнең үз юллары бар, кешегә күренмәс өчен, кагылмас өчен алар үз юллары белән йөриләр.


Мөрсәлимова Мәрьям апаның мынчачы Фәхриямал апа турында хикәяте: Шуннан шул мынчадан чыккан Хәлиулла Хәлфә, аны Хәллә дип кенә йөртәләрие. Хатыны булмады. Ул апа уйлый икән эченнән, инде чыкты инде бу, бөтен суны бетерер инде. Суны көянтәләп ташый, утынны урманнан ташый. Ул вакытта юк су. Каргалыдан су ташый. Тиз чыкмас инде бу дип уйлаган. Теге 15 минутта чыккан да, менә тиз чыктым, суыңны да бетермәдем. Тегенең уйлаган уен белеп торган. Шулай итеп сөйлиләрие кешеләр. Шуннан Хәллә Чебеннедә дә торган бит ул. Шул вакытта берәү барган лечениега аңа. Алып барган әйберләр подарокка. И, бөтенесен дә бирсәм моның күп була инде. Яшереп калдырган. Барган, каралган, теге әйберне биргән. Теге печән төбендәгесен онытма алырга кайтканда, дип әйтә ди. Шулай итеп кешенең уен белә торган. Без белә белгәннән карт ые инде. Хәмидә кызына ошаганые. Җен кебек тиз атлап йөрерие. Менә үлгәнче көндә тора да яланга чыгып китә, көндә вак-вак усакларны алып кайтадырые. Яр буена төшә дә. Ул алардан дару ясагандырмы? Җәй көне алып кайтадырые яфраклы усакларны. Кыска гына кисеп. Әллә тамылары дәва булган, әллә яфрагы дәва булган. Дарулар да ясып бирәдерие. Дару ясагандыр инде. Үзе Каргалыныкы ые. 100 ләргә җитмәдеме икән. 1958 нче елларда үлде. Өшкерәие, кешеләрне карыйдырые. Без якын тордык. Шул вакытта монда килгән кеше! Вокзалдагы кебек яталарые. Атналар буе яталарые. Сорап алмасые, кем ни бирә. Өшкерә, әйтеп кенә дә чыгара торган булган. Даутов Хәлиулла ие исеме. Өшкереп ашата диләр ие. Я тоз, я шикәр. Тәлинкә яздырып алаларые. Өр яңа 7 тәлинкә алып килә дә, шул 7 тарелкага зәгъфран белән, суда җебетәләр дә аны, кара белән язган кебек язалар. Шуның белән сап-сары итеп язалар. Ул кибә. Шуны чайкатып эчерәләр доганы. Хәлләдән тәлинкә яздырып эчтем, дип сөйли торганые әни. Бабай язып бирә ие. Дога яза ие. Нинди дога, белмим. Я йоклый алмыйча аптырый кеше, күзенә әллә нәрсәләр күренә, җен кагылган, дип әйтәләрие.
Җен кагылды дигән сүз – нервный авыруы. Я башы бик нык авырта кешенең, я әллә нәрсәләр күренә күзгә. Әни әйтә торганые, күземә зәхмәт кагылды дип. Түбән Әрәмә дигән җирдә боларның җирләре булган, ашлык чәчкәннәр. Кайтып килгән вакытта ат белән ди, төйнәгән төенчегем төшеп калды, ди. Шуннан атта утырган кеше атларны туктата алмый, ди. Атлар чабалар, туктата алмый, ди. Шуннан сикердем дә төштем, ди. Арбадан капланып төштем ди. Менә шул вакыттан башлап күземә, ди, күренмәгән нәрсә калмады, ди. Төнлә, ди, кеше башы өстенә, кеше башлары, кеше, кеше, кеше. Кеше, кеше, бер туктаусыз кеше башлары күренде дә торды, ди. Шунда зәхмәт кагылды күземә, ди. Хәллә өшкереп бирде тәлинкәләр. Шуның шаукымы калган инде. Улы үлеп калганга да күп елады. Күп каравыл торды, бакчада, төнлә көнне күзне ял иттермәү зыян бирә бит инде. Зәхмәт кагылган, син Зәхмәтнең өстенә егылгансың дигән Хәлиулла Хәлфә. Түбән Әрәмә диелгән җирдә җен бар, дип сөйлидер ие әни. Үзләре ел саен участокларны обрабатывать итеп ятканнар. Нәрсәдер сизгәндер инде. Сакмар буенда юк җеннәр. Менә Нәгыймә исемле хатын бер-ике ел каравыл торды. Ул бер заман дингә ышанып китте, шушы мәчеткә килеп, хезмәт итеп, куна-төнә ятты. Аннан бизде, хәзер аяк та басмый мәчеткә.
Нух пигамбәр бик озын булган, 1000 ел яшәгән дип сөйлиләре. Кәмә ясап, һәрбер хайванны алып кергән, шунда ишәк кире булып аякларын терәп тора икән кәмәгә кермичә. Кер шайтан, дигән Нух пигамбәр. Шайтан шуннан кергән, ди. Ә, мине чакыра икән, дип шайтан кергән. Шунда ишәк аяк терәп тормаса, шайтан кермәс иде икән. Күгәрченнең аяклары кызыл булып калган, чөнки балчык тапкан.
Бер Оренбургның началнигы йортны салып бирдерде, бер прораб җибәреп. Аны лечить иткән Хәллә. Алланың обращениесы: И адәм белән җен, нигъмәтләрнең хаклыгына ничек инде ышанмыйсыз! И адәм белән җен! Адәм белән җен бергә йөри инде. Җене белән бергә йөри дип әйтәләр. Җеннәнә, җеннәре бер, җенем бер аның белән, җенем сөйми диләр. Тәк сөйләргә чыккан сүзләр түгелдер.
Бала-чага югала. ... (милләт исеме -МШ) бер сектасы – баланы бикләп куялар да ди, табанын тишәләр, ди. Шуннан каны тамып тора, ди. Шул канны алып һәммәсе шуны кабып карыйлар, ди. Кан кардәшләр булалар инде янәсе. Бала кансырап үлә. Шундый диннәр бар. Шуңа кешеләр аларны яратмыйлар инде. ... ((милләт исеме -МШ) бала урлыйлар, диләрие.
Бер кеше кайтып килә икән. Керергә квартир эзләгән. Кертәлмим, дигән өй хуҗасы, өем бик начар. Теге сәяхәтче таба алмагач башка йортны – кертегез инде, башка җир таба алмадым, дигән. Шуннан төнлә ишектән бер кара кием кигән кеше килеп кергән. Шуннан теге кунарга калган кеше Аятелкөрсине укыган. Хифзөхөмәне укыган. Теге йортка кергән кеше исән булган, ә Иблис көл булып коелып төшкән.
Рәхмәтуллин Әгзам:
Җен белән очрашу минем бик бәләкәй вакытта башланды. Бәләкәй вакытта алар миңа күренделәр, рәхмәт яусыннар инде. Әни әйтте күргән җенне. Кинәт кенә килеп басты, яшел чапан, яшел – җен белән сөйләшергә ярамый, башыңны борырга ярамый. Ирем китте шулай, квартирантлар кая, - театрга. Мине нишләтсәм дә эшләтәләм, ди. Карадым – юк булды җен. Алты яшьтә беренче вакыт очраштым. Мәчеттә яттым йокларга. 5 минуттан уянып киттем. Бөтием бар ие Хәмидә ападан. Ат ялын үрә җен. Мине бәйләгәннәр ат ялы белән.
Әни әйтте, су түгәргә чыктым, ди. Азан тавышы килә. Ишекне карасам, йозаклы. Азан әйтәләр ди җеннәр. Әни җеннәрдән курыкмый. Минем куркыш бар җеннәрдән. Минем двоюродныйлар бар, Аллага ышанмыйлар, җеннәргә ышаналар. Аҗдаһаны баглап алып менеп китәләр күккә фәрештәләр. Сөннәт бу – бер агач утыртырга, бер елан үтерергә, бер мәет юарга тиеш. 7 мәет юарга тиеш. Еланны үтерергә – иблис килгән вакытта елан килгән. Елан өчен Адәм гсм җәфа күргән. Җирнең дәппәтел арзы дигән җирдән кыямәт көнендә бик күп әшәке ниләр чыгар дип сөйләде әни. Бик әшәке җәнлекләр. Бер колагы белән ябыналар, бер колагын түшиләр ди. Стена аша үтәлмиләр ул әшәке нәрсәләр. Фәрештәләр аҗдаһаларны шунда атып ташлыйлар икән. Чыгалмасыннар өчен. Яшеллекне ашап үтәләр ди, аларны ашатмасаң. Без мәетне күмгән вакытта балчыкны өскә чыгарабыз. Өстә сары була. Алар барлыгы адәм бугын гына ашамаслар ди. Мәетләргә тимәс өчен шул өстенә иң аскы балчыкны иң өскә куярга кирәк. Кыямәт көнне аларга рөхсәт була. Алар яшеллекне, җәнлекләрне ашап бетерәләр, ди. Әби сөйләгән, әнигә. Тәүбә капкасы ябыла. Син бер ни эшли алмысың. Эш беткән. Ахрызаман җитте дигән. Кояш батыр ди, тагын чыгып, тагын батыр ди. Гайса гм төшәр ди кылыч белән, кяферларны аерыр ди мөселманнан. Мөэмин – иманлы халык, динле халык. Балык өстендә үгез, үгез мөгезендә җир тора. Бик зур үгез. Кыямәт көнне булганнан соң анабыз Марьямнең туе булыр. Шул үгезне суеп кунак итәрләр. Имам Газали генетика турында үз вакытында язды, кеше үзе гаепле түгел, аның баба бабалары гаепле, дип. Үзе генә гаепле түгел. Булган начарлыкларны күчермәскә балаларына. Безнең җиребез находится в созвездии быка, который находится в созвездии Рыбы. В магнитном притяжении. Шул нәрсә күптән билгеле булган.
Атеистлар көлделәр аңардан Хәлиулла Хәлфәдән. Аны бер урыс чакырган Беловкага. Бик яраткан атка пәри ияләшә. Чияләтә. Хәлиулла Хәлфә килгән дә караган да нәрсәдер укыган. Урыс яшеренеп яткан да печән артында күргән – төн уртасында зур үрмәкчә кебек бер нәрсә килеп чыкты ди. Атны кытыкларга тотынган. Урыс нидер укыган. Үзеңне белдермә. Чыкма, тавыш бирмә. Бик куркыныч булса да түзгән. Теге иртән сөйләгән Хәлиулла Хәлфәгә. Чәчләре ап-ак булган урысның.
Минем бабай сөйләгән әнигә: курыккан вакытта, бастырылган вакытта аякның баш бармагын кыймылдатыгыз. Мунча – җен оясы, элек-электән әйтелгән. Җыелышалар, совещаниелары. Кояш баеганнан соң анда кермәсәкә кушканнар. Шунда киләләр. Хәзрәт әбие белән кич белән мунча керергә киткәннәр. Бәләкәй генә малай килеп кергән. Мынчада еш кына бер кешене кыйнаганнар җеннәр. Мынчада гармун уйнау өйрәнүе җиңел. Егетләр терәп куйганнар терәү белән. Теге гармун уйнаучы җеннәрдән гафу үтенгән, башка килмәм дип. Әнинең туганы сөйли, йоклаганда шален тарталар икән җеннәр. Мылтык алган, караса, ишекләр бикле. Әрләп җеннәрне кирегә яттым ди. Хафаза, дип кычкыра ди күршенең тавышы белән җен. Киттем абзарларны карарга, бер мәртәбә генә кычкырган. Тургайны букка буяп өйгә кертеп җибәрәләр. Фырр итеп очып йөри тургай. Тыкваның эчен алып шәмнәр куеп кешене куркыталар. Әни сөйли иде, кешене урлыйлар җеннәр. Үсмер балаларны урлыйлар. Алар мөселман җеннәр. Тау тишегендә укыган дигән сүз бар. Как отшельник. В пещере. Аларны алып китәләр җеннәр. Җеннәрдә укыгач 10-15 елдан кире кайтаралар. Хәлиулла Хәлфә укыган диләр тау тишегендә Аллаһы тәгалә әйтә Нур сурәсенең азагында бар – 1000 елны бер секундка кертә алам, 1 секундны мең ел ясый алам. Димәк, ул властитель времени. Вахыт хуҗасы. Мин үзем заман ди, Аллаһы Тәгалә. Тәфсирдә. Без өйрәнгәнбез – һәрнәрсәнең чите бар, дип. Алла өчен чит юк. Мөхәммәд миграҗда очты, шул сөйләде ни булганын. Аллаһы Тәгалә гыйбрәт бирә миграҗга ышанмаган кешегә. Суга китә бу кеше – суга чума кире чыккач бу хатын кыз кыяфәтендә чыга. Бер көтүче аны хатынлыкка алып китә. Балалары туа аларның, бер заман килә бу шул су читенә су алырга. Бу чумып алыйм әле дип суга чума. Кире чыкса бу теге беренче ир сыйфатында. Беренче алып куйган сулары калтырап утыра. Хатыны әйтә син ничек тиз кайттың ди. Шуннан бу хайран калып кире иманга кайта. Вакыт кодрәте Алла.


Рәхмәтуллина Галиябану (1966),
Галиябану: Кешеләр җеннәрне төштә күрә алалар. Аларны кеше өндә күрсә бик курка. Алар бик куркыныч. Алар кешегә я эт, я песи сыйфатында күренәләр. Үз сыйфатларында күренмиләр. Кеше күрсә җенне үз кыяфәтендә йөрәкләре ярылып үлә. Кешеләрнең үз җеннәре бар, алар башка җеннәрне керетмиләр, кешене саклап йөриләр.
Мәсгудә: Зәхмәт кешегә махсус кагыламы, ялгыш кагыламы?
Галиябану: Ялгыш та, махсус та кагылырга мөмкин. Кеше аның юлында торса мөмкин. Бала туганда зәхмәт кагылырга мөмкин. Яңа тугач та баланы калдырсаң, зәхмәт кагыла, бала аксак кала. Җеннәр күбрәк малайларны яраталар. Әгәр сизсәң баланы җен алыштырганын, ул баланы кыйнарга кирәк акыртып. Җен үз баласын жәлләп кире бирә алмаштырып алып киткән баланы. Җәлләсәң җен баласын, ул синең балаңны үстерә, син аныкын. Җен баласының сөякләре күренми. Алар кеше сыйфатында йөриләр, аларның сөякләре күренми. Ат бугын кимереп утыралар. Мөселман җеннәре кяфер җеннәрне керетмиләр. Җеннәрнең границалары бар. Алар кешеләрне карыйлар.
Урысның сихырын ватарга кыенырак. Алар бик көчле итәләр. Кешенең эченә сихыр китсә кеше кибә, үлә. Хәмидә апа сихырны кайтара иде. Ташкент ягында сөйләделәр, бер кыз как кич башлана җенләнә, урын табалмый, көндез әкрен генә йөри. Кояш баегач иң көчлесе килә. Таңга хәтле йөриләр. Әби әйткән 3 көн гомере калган. 3 көннән үлде. Шайтан котырта. Явыз иблис. Һәрбер кешенең йөрәк янында шайтаны йөри. Малның, кош-кортның йөрәк арасында урыны бар шайтанның, шуңа күрә без аны кисеп ташлыйбыз, хәрам ашарга. Шайтаннар да күмәк яшиләр. Һәрбер кешенең 40 шайтаны була. Төрле әшәкелекне өйрәтәләр. Аларның патшалары Иблис. Шайтаннар белән җеннәр беләләрме, белмиләрме бер-берсен, аны мин белмим. Аллаһы Тәгаләдән бирелгән акыл белән Шайтан котырта кешене. Шайтан коткысы диләр.

Хәлиулла Хәлфә шәһәргә барган вакытта бер вакыт машинага утырмады, җәяү йөрде. Әйдә мулла абзый, утыр, без сине алып барабыз, юк, кирәкми, үзем барам, дип әйтә. Шәһәргә кергәндә теге машинадагылар аны күрәләр, ул тагын машинадан алда бара Алланың рәхмәте белән. Ул үлгәндә бер аккош каберенә кереп китте, диде Хәмидә апа. Без күрмәдек аны, каян килеп чыкканын, диде. Фирештә булгандыр. Җиңел үлгән.
Җеннәр өйрәнә балалардан, бииләр, җырлыйлар.
Суны эчкәндә утырып эчәргә кирәк, дога укып (догасын укый). Басып эчсәң 70 төрле яктан бәла килә, ди.
Әгъзам Рәхмәтуллин, 1962 нче елда туган. Әтисе Үрге Чебенленеке, әнисе Зианчура районыннан, Башкорт Үргене дигән авылдан. Коръән ул сезгә шифа. Мин сезгә авыру да бирдем, дәва да бирдем. Шифа бирдем. Үзегез эзләп табыгыз. Хәлиулла Хәлфә кебек кешеләр тапканнар, Шәмгун хәзрәтләр. Коръәннең тиешле аятьләрен галимнәр тапканнар шифа өчен. Өшкерү – кайсы сүрә, алар язылган. Әлеге аятъне алып, шул аять шифа икән. Кеше үз тәҗрибәсе белән таба. Безнең иң Тип китабы – медицина китабы, өшкерү китабы. Россия галиме Бартольд әйткән – мы должны благодарить ислам, что находимся на данной ступени развития человечества.
Ал-Фараби килгән патша янына, уйнаган сазда. Бөтен вәзирләр елаганнар, икенче настрой биргән – биегәннәр, перестроить иткән – барысы да йоклаганнар.

Җен ул бәндә кебек бер зат, безнең күзгә күренми торган зат, безнең кебек иман китереп, аларга кодрәт бирелгән безгә караганда күберәк. Шайтан бәндәләрне котырта. Ул безнең канда таралган. Агып йөри канда. Адәм баласы нәфесенә бирелсә шайтанга бирелә. Без малны суйганда йөрәк җиреннән шайтан урнашкан җирне кисеп алабыз. Кешенең җене була җен ияләшсә. Ялгыз яшәгән кешеләргә ияләшә җеннәр. Мөселман җеннәре никах укыталар. Җен беркайчан да үз кыяфәтендә күренми. Бик ямьсезләр алар. Аллаһы Тәгалә яраткан җеннәрне һәм адәм балаларын. Әни сөйләде, аны җеннәр йөреткәннәр. Урген су буена бардык, ди. Бер җирдә җеннәр фәкыйрь ди, икенче җирдә баерак җеннәр яши икән. Минем дәү әнине шулай йөреткәннәр. Өшкергән вакытта көчең җитмәсә шул авыру сиңа күчә. Защитаң булмаса. Хәмидә апа бер көчле авыруны караган ул. Тегенең ачулы җеннәре Хәмидә апаның аягы авырттырган. Көчле җеннәр бозганнар. Җеннәрнең төрләре – ачулы зәхмәт җеннәре була. Фәкать им-том белән генә лечить итеп була. Врачлар булыша алмый.
Жамбулда бер хәзрәт бар иде. Җеннәр әйтеп тора, ди ничек итеп лечить итәргә. Алар ничектер җеннәрнең ачкычларын беләләр. Башкириядә Мөҗәвир хәлфә барые. Аңа җеннәр хезмәт иткәннәр. Ярамаган кеше булса әрәмәдән үгезме, этме чыга тегене якларга. Ул җеннәргә приказ бирә. Шәмгун хәзрәт булган Башкириядә. Шул хәтле көчле булган өшкерүче. Әнигә бөти язарга өлгермәгән. Үлгән. Шуннан әни Мөҗәвир хәлфәгә баргач теге әйткән, менә Шәмгун хәлфә язарга өлгермәгән бөтине язып бирәм, дип. Әнинең үзендә. Әүхәди дигән кеше бар, ул бөти язып бирә. Чайкап эчәргә, дип язып бирде. Тамгалар язып бирә. Үзенә генә мәгълум ул тамгалар. Печән чабалар Мөҗәфир хәлфәгә җеннәр, тавышлары ишетелә, үзләре күренми. Ишек алдына керсәң, Мөҗәвир хәлфәгә утын ваталар, эшен эшләп йөриләр. Табибчыга чир күчмәсен өчен бик зур проблема.
Кешенең эчендә ышану булса ул җиңәлә чирне.
Бер хәзрәт булган, мәчеткә йөргән. Әбиләр, урыс әбиләре әйтәләр икән, хәзрәт, сез һәрвакыт изге киемдә, эштә, сенең янда бер шайтан да юктыр бит. Киресенчә, алар минем янымда кырмышып йөриләр, алар тулган минем янымда. Ә менә сезнең яныгызда алар юк. Сез азгансыз инде. Аларның эше эшләнгән инде. Шайтанның муенын сындыру - үзеңне җиңү. Өй иясе, бичуралар, зәхмәт – алар җеннәр затыннан. Аларның патшалары бар. Алар озак яшиләр, җен хатыны 1000 бала китермичә үлми. Хәзерге яшәгән җеннәр күп тәҗрибәле. Алар кодрәтле, безгә күренмиләр. Мунча пәриләре дә җеннәр. Йондыз төште дибез бит. Бик зур скорость белән йөриләр. Җеннәр фәрештәләр янына барып аларның секретларын урлыйлар икән үзләренә кулланырга. Шулвакытта Аллаһы Тәгалә аларга йондоз ата. Яндыралар җеннәрне. Звезда упала, диләр бит. Һәлак булалар. Метеоритлар башка. Яшен атканда шайтанны атыр Аллаһы Тәгалә. Яшеннәрнең хуҗасы – Микаил. Җәбраил – посредник. Әни яшен ташы дигән сүзне сөйли иде. Кара таш Кәгъбәда – яшен ташы. Ак еланның мөгезен тапкан кеше бай була ди. Яшен вакытында култыгыгызны кысыгыз диләр. Култык астына кермәсен өчен. Шайтанга атам дип кешегә ата икән. Я агачка тия. Шайтан шул заманны качып тора. Яшен ташы җиргә кереп китә икән. Таш кереп баштан кеше табаныннан килеп чыга.
Һәрнәрсәнең патшасы бар. Минем бабай күргән, намаз укыган вакытта ак елан килеп яткан. Бабай куган, теге елан киткән. Еланнарның патшасы ак. Аны үтерергә ярамый. Үтерсәң, алар шул кешене табып чагалар.


Султанова Гөлнихаят Мөхәммәдгаян кызы (1927). Балык Бистәсендә Котлыбүкәштә туган.
Инешкә төштек, ат коендыралар, әти бу якта. Су Aнасы утыра кечкенә, озын чәчле. Атларның каннарын суыра. Круглый. Озын чәчле. Ямьсез. Югала балалар кайвакытта. Су Анасы алган диләр. Тирән ергә керәләр, Cу Анасы ала. Аның канын эчә. Үлеп чыга су астыннан. Моны Су Анасы алган диләр. Кешене алыр алдыннан Су Анасы елый басмага чыгып, алырга җылый. Кеше аласы килгәндә Су Анасы җылый. Су анасы җылый ди, кеше алырга, ди. Кеше тавышы кебек җылый. Бүген Су Анасы кычкырды, җылады, диләр. Берәрсен алыр инде, диләр. Чокырлы җирдә ята икән Су Анасы.
М: Балалары бар микән?
Г: Булмыйча, һәр нәрсәнең баласы бар. Су Анасы яман. Алла тәкъдире, диләр. Урман ияләрен ишеткәнем юк.
М: Албасты?
Г: Ишеткәнем юк. Мунча иясе бар диләр. Күренми ул кешегә. Җеннәр ул мынча иясе. Әтиемнең энесенең малае Берсутта тора ие. Кояш баегач кереп киткән мынчага. Равил керсә хатынының кулы янып ята ди утта. Кояш баеганда керергә ярамый. Кулын кистеләр хатынының. Егылган, җен чыгармый. Ташкентта тора. Кулсыз хатыны. Күз алдында кыяфәт.
М: Бәлки башы әйләнгәндер?
Г: Башы әйләнсә идәнгә егылыр ие. Пичкә аның кулы нишләп кергән ул?
М: Димәк, җен уттан курыкмый.
Г: Нишләп курыксын җен уттан, тамугка сала бит бәндәне җен.

Абзар ияләре дә була, өй ияләре дә була. Безнең абзар иябез бар, дия торган ие әни. Иртән торса, сыер манма тиргә баткан була, диядер ие.
Рахматуллин Сәмигулла (1905). Станция Чебенле.
Cәмигулла: Җен патшасы кызларны, хатыннарны урлап тоткан. Берәү эзләргә чыккан. Бер әбигә барып төшкән, балам, минем бер апаем, өч урый дөньяны, шуңардан сора син үлем суын җен патшасын үтерү өчен. Барып төшкән моның сестрасына. И балам, бик кенә эшләр идем мин аны. Минем апаем бар, ул җиде урый төненә дөньяны. Җиде урый торганга киткән.
Аскы теше түшәм терәгән, өске теше идән терәгән. Какырган – салма пешергән, төкергән – шулпа пешергән. Теге егетне ашаткан. Үлем суын биргән. Ул Җен патшасы белән көрәшергә тотынган. Җен патшасын үтергән.
Мәсгудә: Үлем суын нигә эзләгән соң ул?
Сәмигулла: Шуны белмим, нигә кирәк булгандыр. Патша кызын биргән. Егет бер батыр булган,исеме юк.


Сәмигулла: Мунчага төнлә барып керәбез дә. Кисәү агачы бармы шуны алабыз да чыгабыз. Теге җеннәр шалтыр-шолтыр киләләр. Мунча иясе дип атала.
Мәсгудә: Бичурасы кем?
Cәмигулла: Бәләкәй җеннәр.
Мәсгудә: Алар кайда яшәй?
Cәмигулла: Мунчада. Өй иясе бар. Бер уголда яши инде. Күзгә күренми. Абзарда абзар иясе була. Атның ялын үрә, шуны чишеп булмый. Атны яраталар. Яраткан атның ялын үреп ашата, симез була ул ат. Суның иясе тоже була. Хатын-кеше диләр. Шүрәленең булганы юк. Ахырзаман була икән, Кыямәт көн була икән. Кояш баешыннан чыга ди, берничә көн. Җабраил Сурын өрә ди. Сур дигәне воздухыдыр инде. Бөтен дөнья гарасат була инде. Бөтен дөнья асты өсте килә.
Рәхмәтуллин Сәмигулла (1905). Сакмар районы, Станция Чебенле.
Cәмигулла: Җен патшасы кызларны, хатыннарны урлап тоткан. Берәү эзләргә чыккан. Бер әбигә барып төшкән, балам, минем бер апаем, өч урый дөньяны, шуңардан сора син үлем суын җен патшасын үтерү өчен. Барып төшкән моның сестрасына. И балам, бик кенә эшләр идем мин аны. Минем апаем бар, ул җиде урый төненә дөньяны. Җиде урый торганга киткән.
Аскы теше түшәм терәгән, өске теше идән терәгән. Какырган – салма пешергән, төкергән – шулпа пешергән. Теге егетне ашаткан. Үлем суын биргән. Ул Җен патшасы белән көрәшергә тотынган. Җен патшасын үтергән.
Мәсгудә: Үлем суын нигә эзләгән соң ул?
Сәмигулла: Шуны белмим, нигә кирәк булгандыр. Патша кызын биргән. Егет бер батыр булган,исеме юк.


Шәмсия: Кара сүз - буш сүз. Пәринең өе мынса. Аның ризыгы ат бугы да сөяк. Кешегә тигән җен бар, тимәгән җен бар. Төшемдә күренеп мешать итсә Аятелкөрсинең азагын гына укыйм. Хифзухума, шуңа тиклем бергә укый, аннан соңын ул җен укый алмый. Безнең арада бер кыз бар иде, дип сөйләде Факия апа, җен алмаштырып киткән. Шул җен кызы белән уйнайбыз,ти. Йомшак куллары, сөякләре юк. Кесәсе тулы ат бугы булыр ине, ти. Тиз генә елап бара торганые, ти, слабый ине, ти. Шул Факия әби кыз вакытында уйнаган шул кыз белән. Миңа җен күренде. Әгъзщм ике айлык кына чагы. Без Жамбулда торабыз. Сәмигулла Ырынбурга китте. Өйләр анда әйбәт ине. Зур. Веранданы элдем, ишекне элдем, үзем яткан бүлмәне яптым. Ята инем, берәү килеп керде. Военный формада. Ишек төбендә тора. Сәмигулла кая, ти. Ырынбурга китте. Суфия белән Закир кайда, безнең спалныйда квартирантлар тора. Татарлар – яшьләр. Суфия роддомда, Закир әниләренә киткән, белмәем, тинем. Менә мин сине хәзер нимә эшләтсәм дә эшләтәлам шунда. Бер ни дә эшләтмә тинем. Куркам. Шулай тора бирде лә чыгып китте. Шулай баланы кулыма алып стенага арканы куеп юрганны бөркәнеп таң атканча шулай итеп утырдым. Чыгып карасам ишекләр элүле. Шулай җен булды. Мунчага кояш баегач җыелалар. Әти китаптан укып күрсәтте. Аларның өе мынча. Хәзер шунда бер бабаебыз әйтте. Берүзем мынча кереп утыра ием, ыштансыз шыр ялангач бәләкәй генә ир бала килеп керде лә ишек төбендә тора, ти. Кит, мәлгун,нигә монда торасың, кит, чыгып кит, дип әйттем, ди. Шуннан соң ул кояш баегач мынча кермәде. Җен бар.
Сәмигулла: Мунчага төнлә барып керәбез дә. Кисәү агачы бармы шуны алабыз да чыгабыз. Теге җеннәр шалтыр-шолтыр киләләр. Мунча иясе дип атала.
Мәсгудә: Бичурасы кем?
Cәмигулла: Бәләкәй җеннәр.
Мәсгудә: Алар кайда яшәй?
Cәмигулла: Мунчада. Өй иясе бар. Бер уголда яши инде. Күзгә күренми. Абзарда абзар иясе була. Атның ялын үрә, шуны чишеп булмый. Атны яраталар. Яраткан атның ялын үреп ашата, симез була ул ат. Суның иясе тоже була. Хатын-кеше диләр. Шүрәленең булганы юк. Ахырзаман була икән, Кыямәт көн була икән. Кояш баешыннан чыга ди, берничә көн. Җабраил Сурын өрә ди. Сур дигәне воздухыдыр инде. Бөтен дөнья гарасат була инде. Бөтен дөнья асты өсте килә.


Әбдерәшитова Мөнәвәрә Нәгыйм кызы (1908)
МШ – Мәсгудә Шәмсетдинова
ӘМ – Әбдерәшитова Мөнәвәрә
МШ: Сөйләгез әле тагын мең ташны, ак ташны. Кемнән җыйдыралар иде аны? Бала-чагаданмы, әбиләр җыя торган идеме?
ӘМ: Үзебез барып җыя торган идек.
МШ: Бала-чагалар?
ӘМ: Юк, менә шул өлкән әбиләр.
МШ: Ак ташны җыя идегезме?
ӘМ: (курсәтә зурлыгын)
МШ: Чәнти бармак зурлыгы?
ӘМ: Аның зурлары да була, зурсы өлкән кешегә авыр була бит инде капчыкка җыйгачтында.
МШ: Капчыгы? Нинди капчык та ярыймы?
ӘМ: Ярый, нинди капчык та.
МШ: Мең дип саныйсызмы?
ӘМ: Һэ-э. Мең итеп санап..
МШ: Ә ак ташны Сакмардан...
ӘМ: Сакмарның ташлы ерендә, коры ерендә күп була торганые элек. Хәзер ташны кырып алып бетәләр бит. Бардырмы, юктырмы, белмим ансын.
МШ: Шуны капчыкка җыеп әбиләр өшкерә идеме һәрберсен?
ӘМ: Берәмләп өшкерәбез, диләр ие. Мин күрмәдем өшкергәннәрен.
МШ: Бер кеше генә өшкерәме, берничә кешеме?
ӘМ: Ике әби бараларые, теге әби үзенә меңне җыя, бу әби үзенә меңне җыя.
МШ: Һәрберсе үзенекен өшкерә?
ӘМ: Әйе...
МШ: Бу нәрсә дип атала инде?
ӘМ: Бу яңгыр булмаган вакытта ике рәкагать намаз укып, аннан соң өч мәртәбә Колху Алла сүрәсен укып, өч мәртәбә Кол Агузе Бираббикә Фәләк сүрәсен укып кулыңа бер уч таш алып өшкерееп суга ат, яңгыр яусын дисәң, дип язган инде. Аны су читенә барып шунда намазын да укыйсың, шуннан соң бер уч ташны алып шул суга атасың.
МШ: Ә теге мең ташны кая итәсең?
ӘМ: Мең ташны бер кеше йөрмәгәнерәк аулагырак ергә ап барып саладырыек инде.
МШ: Каты яңгыр ява башласа кирегә аласыңмы?
ӘМ: һэ-э.
МШ: Ул да зарар, әйме?
ӘМ: һэ-э.
МШ: Әйткән идегез ич, әниләр алып чыгадыр иде көтү белән? Шул вакытта нинди сүзләрне әйтә идегез?
ӘМ: Яңгыр, яу, яу! Иләкләп-чиләкләп, арыштан бодайдан, без телибез Ходайдан, тәти кашык базарда, майлы ботка казанда, сөтле сыер абзарда, Яңгыр, яу, яу.
МШ: Сикерә идегезме, утыра идегезме? Нәрсә эшләп торадыр идегез?
ӘМ: Әй, чабып йөридер иек инде шунда. Вак-төяк балаларны вич алып чыгаларые. Балаларның теләге кабул була ди, торганнарые. Гөнаһсыз хайваннар, гөнаһсыз сабыйлар. Аларның теләкләре кабул була бит.
МШ: Кырда ашыйлар идеме?
ӘМ: Юк, ашаганнарын белмим. Бер дә әйтә алмыйм.


МШ: Аннан соң сез әйттегез, маллар авырса кемгә хәер бирергә, дип?
ӘМ: Әй, бер әбигә бирәсең инде.
МШ: Кемгә дога кыл, дип? Мал-туар авырса әбигә сәдака бирәсең. Шуны биргәндә нәрсә дип әйтеп бирәсең?
ӘМ: Зәңки Бабага.
Килене: Бер елны сыерыбыз казалады, исәнлегенә Зәңки Бабага хәер бирергә кирәк дип әйтте үз әнием. Шуннан укыйлар инде. Абзар хуҗасы буладыр..
МШ: Ул күзгә күренмәде микәнни?
Килен: Хәзер күренми ине ул, хәзер бернәрсәдә күренми..
МШ: Ә йортның иясе булганмы?
ӘМ: Аны да була диләр.
МШ: Аның исемен белмисезме?
ӘМ: Йорт хуҗасы диләр дә куялар.
МШ: Мунчаның?
ӘМ: Хәрбер нәрсәнең хуҗасы була.
МШ: Җирнең дә хуҗасы буламы?
ӘМ: Җирнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә бит (көлә).
МШ: Су хуҗасы була диләр..
ӘМ: Су Анасы, дип ишеткәнем бар, су хуҗасы, дип, ишеткәнем юк.
МШ: Су Атасы Сөләймән, дип, ишеткәнегез юкмы?
ӘМ: Юк.
МШ: Элек сихыр дигән нәрсә бар идеме?
ӘМ: Сихыр дигән нәрсә электән үк булган. Элек-электән, борын заманда.
МШ: Безнең халыкта да булган микән?
ӘМ: Татар халкында юк, урысларда күп булган.
МШ: Малга күз тидерү..
ӘМ: Андыйларны ине өшкерәләр. Белгәнеңне укыйсыңда өшкерәсең.
МШ: Өшкерү нәрсә дигән сүз соң ул?
ӘМ: Тфү-тфү дип..
МШ: Нигә төкерәләр икән? Шуның белән нәрсә китә?
ӘМ: Ай, менә балага күз тигән, дип, кайбер кеше өшкер, дип бәйләнә бит. Шунда укыйсың да төкерәсең инде. Төкерә дип, нык төкермисең инде. Тф тф дип кенә куясың.
МШ: Булышамы соң?
ӘМ: Әйбәт була дигән булалар ине.
МШ: Куркулык койдыру дигән нәрсәләр булганмы кеше курыкса?
ӘМ: Ансын белмим, Таң Суы дигәнен беләм. Менә мин килен булып төшкәчтен әллә ничә ел бизгәк тотты. Берсе бере тотканы айнып бетми, башымның авыртканы бетми торганые, икенчедән кабатлап тота торганые. Шуннан зыяратларга менеп акчалар куеп йөрдем, су акканда суга таш ыргыт, диләр, аны да ыргытып шулай итеп тә ташламады. Шуннан кырык өйгә әз генә итеп ярма коеп бар, диделәр, өй саен. Аның белән дә ташламады. Шуннан биемем бер көнне Таң Суы алганые, бер генә коендым, шуның белән бизгәк юк.
МШ: Ә нәрсә ул Таң Суы?
ӘМ: Таңда суга төшеп китә инде. Таңга табарак ине ул. Кап-караңгыда. Шунда Таң Суы алып мендем диде. Хәзер җуын шуның белән, диде. Хәер өйдә утырдым да җуындым инде. Яңадан ап менәм дигән ие, өчкә тутырырмын, дигән ие, авырып китте дә төшәлмәде яңадан. Шуның белән минем бизгәгем бетте. Әллә ничә ел тотты бизгәк.
МШ: Нинди чир соң ул бизгәк?
ӘМ: Өшетә дә өшетә. Әүвәле өшетә, дер-дер итеп өшетәдә башны авырттыра. Шуннан килеп яндыра. Шуннан яңадан килеп тагын башны авырттырып өшетә. Шулай авырдым. Таң Суы белән бетте.
МШ: Кырык өй яныда ярма сип дигәннәре...
ӘМ: Әнә шуңарга каршы булган шикелле ине. Әнә шул ярманы нитсәң кайбер кешенеке ташлагандыр, кем белә.
МШ: Нинди ярма да ярый микән?
ӘМ: Ярыйдыр ине. Аны бер-ике-өч бөртек кенә итеп.
МШ: Зиратка акча куйганда кайсы төшкә куя идегез?
ӘМ: Зират ташы өстенә куеп киттем. Артыңа әйләнеп карама, тут же төш, диделәр.
МШ: Кайсы вакытта, караңгыдамы, яктыдамы?
ӘМ: Яктыда. Караңгыда менәласыңмени.
МШ: Зиратка хатын-кызга керерегә ярмаган. Кердегезме?
ӘМ: Кердем ине. Капкадан кердем дә, шул алда торган ташның өстенә куйдым да чыгып киттем.