Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Каргалыдан шәлләр алдым

Каргалының урамнары
Егерме биш чакрым, шул,
Ах, дускаем, синнән башка
Юк бит минем якын шул.
Безнең Каргалның урамы
Себермәсәң дә такыр, шул,
Безнең Каргалның кызлары
Бизәнмәсә дә матур.
Татар Каргалысында
Шәлләр бәйлиләр икән,
Алларында ал-гөл булып
Артта чәйниләр икән.
Безнең Каргалы коесы
Бигерәк тирән казылган,
Кырсаң китми, юсаң бетми,
Маңгаеңа язылган.
Каргалының байлары
Салдырганнар зур амбар, ди,
Йосыф пигамбәр ниләр күргән,
Бер мескенгә ни сан бар.
Каргалыдан шәлләр алдым
Алын да, зәңгәрен да,
Агымсуларга салмадым
Башымны, жәлләдем дә.
Оренбург – Каргалы,
Бар да кара арбалы,
Каргалыга барганыем –
Бер тиен акчам да калмады.
Апрель җитми, агып китми,
Сакмар суы сулары,
Су сорасаң ширбәт бирә,
Каргалының кызлары.
Каргалының урамнары
Себермәcәң дә такыр,
Каргалының егетләре
Себер китсә дә кайтыр.
Каргалылар калдылар,
Зәңгәр чәчәк алдылар,
Бәхетлеләрне алдылар,
Бәхетсезләр калдылар.
Ах дускаем, Каргалы,
Бар да тимер арбалы,
Каргалыга барган идем,
Бер тиен акчам калмады.
Каргалыдан чыккан чакта
Күтәрелде тузаннар,
Я кайтырбыз, я кайтмабыз,
Хуш булыгыз, туганнар.