Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Maнара бәете

И Манара, ай урагың каршы иде кыйблага,
Ничә еллар зекер-тәсбих әйткән идең Аллага.
И, Манара, ничә еллар утырдың Cин нур булып,
Сине кисеп төшергәннәр инде йөрсен хур булып.
И Манара, үзәгеңне кем кискәнен белмәдең,
Бер Ходайдан әмер булып нигә телгә килмәдең?
И Манара, кемнәр килеп сүттеләр,
Бер Ходайдан курыкмыйча үзәгеңне өзделәр.
И, Манара, Син утырдың мөэминнәргә билгегә,
Сине кисеп төшергәннәр хур булсыннар мәңгегә.
И, Манара, Синең исмең бигрәк матур кушканнар,
Әгәр телгә килгән булсаң куркыр иде дошманнар.
И, Манара, Сине кискәч барча кошлар таралды,
И, Манара, Син булмагач Ислам дине каралды.
И, Манара, үзәгеңне кем кискәнен белмәдең,
Бер Ходайдан әмер килеп нигә телгә килмәдең?
И, Манара, кемнәр килеп йөрәгеңне кистеләр?
Бер Ходайдан курыкмыйча йөрәгеңне өзделәр.
И, Манара, иртән торгач Синнән азан көтәбез,
Азан тавышын ишетмәгәч мәхрүм булып китәбез.
И Манара, мәчетеңне сагына Синең мөэминнәр,
Азан да юк, намаз да юк, зәгыйфьләндек мескеннәр.
И Манара, Синең аең кояш кебек ялтырый,
И Манара, Син ауганда җирләр-күкләр калтырый.
И Манара, кисәбез дип, күп халыклар килгәннәр,
Фирештәләр җир йөзенә саф-саф булып иңгәннәр.
Манара әйтә кисәләр, дип, авам, авам, тотыгыз,
И мөэминнәр һәрбарчагыз Вал Гасырый укыгыз.
Манараның тәрәзәсе бар да җиргә коелды,
Фәрештәләр канат кагып саф-саф булып җыелды.
Мәчет әйтә: “Юк гөнаһым, сүтәм диеп килдегез,
Кыямәт көн минем өчен нинди җавап бирерсез?”
Мәчет әйтә, манараларым, ай, минем мөнбәрләрем,
Манара әйтә, бәхил булың, ахыргы минутларым,
Мәчеттәге фирештәләр бар да тәсбих әйтәләр,
Мәчет әйтә халыкларга: “Бик ашыгып сүтмәгез,
Минем түрдән үткән чакта дога кыйлмый китмәгез”.
Мәчет әйтә, бу дөньяда Ходай мине зур кыйлды,
Манара кисүчеләрне ахирәттә хур кыйлды.
Биек-биек манараны мөнәфыйкълар сүтәләр,
Ахирәттә мөнафыйкълар тамугыга китәләр.
Манараның тавышларын бигерәк күңелем ярата,
Синең авазыңны ишеткәндә күңелләрем җан ата.
И, Манара, Cинең аең ераклардан елтырай,
И Манара, Син ауганда җөмлә адәм калтырай.
Манара әйтә, әлвидах, бүген мине кисәләр,
Әлвидах, бәхил бул, дип, кыйбла җилләр исәләр.
Манараны кисәләр, дип, күп халыклар килделәр,
Җир йөзенә фирештәләр саф-саф булып иңделәр.
Манара әйтә, кисәләр, дип, авам-авам тотыгыз,
И Манарам, һәрбарчагыз, Вәл-Гасрыйны укыгыз.
Һавада ай да, и Манара, авабыз дип дулкынлый,
Һава да, ай да, кояш та, йондозлар, - бар да елый.
Манараның тәрәзәсе барысы да коелды,
Фәрештәләр саф-саф булып канат җәеп җәелде.
Борма-борма баскычларын алып-алып куйдылар,
Борма саен фирештәләр саф-саф булып кундылар.
И Манара, Син киселгәч барча кошлар кагынды,
И Манара, Син булмагач, барча кошлар таралды.
Манараны кисәләр, дип бала-чага тавышлый,
И Манара, Син булмагач бетте азан тавышы.
Һавада болыт булмаса җилләр дә исмәс иде,
Хактан вәгадә булмаса алар да кисмәс иде.
Манараны кисү белән кояшның нуры бетте,
Иннә иләйһи раҗигун, дип, Манара авып китте.
И Манара, Син куелгач бөтен дөнья булды нур,
Инде безгә рәнҗеп китмә, шәһре рәхмәт, шәһре нур.
Мәчет әйтә манарага, хәзер Сине кисәләр,
Җилләр дә кыйбла ягыннан ямьсез булып исәләр.
Мәчет әйтә, юк гөнаһым, сүтәбез дип киләсез,
Кыямәт көн минем турыда ничек җавап бирәсез?

Мәчет әйтә, и мөнбәрем, и минем михрабларым,
Әлвидах, дип исәнләшик, азаккы минутларым.
Мәчет әйтә, и михрабым, и минем мөнбәрләрем,
Күгәрчен әйтә мәчеткә, инде кайда гөрләрмен.
Ничә еллар бу урында ялгыз утырды башым,
Биш вакыт намаз, тәравихлар иде минем эшем.
Бар халыклар җыелганнар, бар да мәчет сүтәләр,
Кыйбла яктан фәрештәләр тәкбир әйтеп китәләр.
Фәрештәләр җыелганнар бар да тәкбир әйтик дип,
Манара әйтә, ашыкмагыз, инде бәхилләшик, дип.
Манара әйтә, актык минут, бик ашыгып сүтмәгез,
Минем турыдан үткәндә дога кыйлмай үтмәгез.
Булды Ислам дине кысан, Cин рәхим кыйл я Әхәт.
Китте дөньяның тынычы һичкемгә юктыр рәхәт.