|
|
Финләндия сугышында вафат булган Сәгыйть
Бисмилла илә башлап язамын хәсрәтем … Ике күзем тулы яшьләр, сабыр бирсен үзе Алла. Гыйнварның тугызы көнне алып киттеләр сәвиткә, Әнә шул көннәрдән башлап яна яшь йөрәгем утта. Әче буран булганлыктан юл[ы]га көртләр салынды, Бөтен иптәшләре котылып ялгыз башлары алынды. Казарманың биеклеге дүрт ятаж тәрәзәсе, Йөгергәләп чыгар иде бәгыремнең карасы. Авыллардан чыккан чакта карады бит каерылып, Балалары, җәмәгате җылашып калды аерылып. Ырынбурга баргачтын чәч башларын алдылар, Сугыш кораллары биреп эчемә ут салдылар. Сандугачлар күлгә төшәр, күлгә төшеп сулар эчәр, Сандугачлар сайраганда моңлы башлар ничек түзәр. Постта торган чакларында балаларын уйлагандыр, Бер яшен ташлары шикелле снарядлар уйнагандыр. Снаряд ява башлагач тирә-якка йөгергәндер, Авырткан җаны чыкканда тамчы суга тилмергәндер. Утызы көнне кар яуган, өс-башларын чылаткандыр, Фирештәләр балалары булып күңелләрен юаткандыр. Ничә айларның буена өс-башлары каралгандыр, Сугышның төрле тавышына йөрәкләре ярылгандыр. Мөнәҗәтем яза-яза каләм тоткан кулым тала, Күземнән канлы яшь ага, сабыр бирсен үзе Алла. Кара шомырт чәчләремне тарыймын үрәм кичтән, Безгә Ходай язган икән аерылышырга, иркәм. Смирно, дип кычкырганда казармалар яңгырый, Үлү хәбәрен ишеткәч бөтен тәнем калтырый. Сайлау көнендә бизәде үзенең җиккән атларын, Бәхилләшеп язды иркәм иң азаккы хатларын. Чуен кухнялар эчендә пешә солдат ашлары, Кошлар очып җитмәс җирдә калды солдат башлары. Колхозлардан эштән кайткач алыштырды өсләрен, Күз алларыма китерәм кыяфәтләрен, төсләрен. Безнең ишекнең алдында яшәреп үсте талтирәк, И туганнар, һич түзалмыйм, әрни минем яшь йөрәк. Ватып-ватып салып куям шикәрне савытына, Бигерәк яшьләй керде иркәм сугышларның утына. Башыма шәлләр бәйләдем суыкларда бәйләргә, Иркәмә Хак язган икән сугышларда үләргә. Кәккүкләр моңлы кычкыра агачның башларында, Финләндия сугыш башлады иркәмнең башларына. Кәккүкләр моңлы кычкыра иртән-иртүк торганда, Иркәм сугышларда үлде утыз яше тулганда. Колхоздан эштән бушагач йөгереп кайтыр иде, Үкенечкә булган икән бигерәк тату иде. Озатып кайткан көнне булды Корбан гаете, Сугышларда ятып калды, җыялмадым мәетен. Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гашурә, Тигез гомер кичералмадык әрнешәм шуңа күрә. Ыстакандагы чәемә тәме керә алмадин, Тигез гомер итсәк ие диеп телидем Алладин. Ашыгып-ашыгып кер юганга тала минем беләгем, Өзелеп-өзелеп теләсәм дә кабул булмады теләгем. Аерылышканда җылаштык, күзләрдән канлар тамды, Җылама, иркәм, кавышалмабыз, дип, исәнләшеп калды. Бәлки күрешә алмабыз дип, иркәм, бәхил бул,диде, Дошманнарның агуле пуле аңа тиде. Дөнья ямьсез, көн күңелсез, әллә томан төшәме? Әллә тормыш безгә шулай аерылырга кушамы? Ай да уйный, кояш та уйный болыт араларында, Мәңгелеккә ятып калды Хелсин далаларында. Урал елгалары сикереп ага Чыкалов дигән шәһәр буенда, Тормыш мине синнән аерса да син булырсың минем уемда. Казарманың буфетыннан кер сабыннары алды, Бөтен иптәшләре исән, ялгызы үлеп калды. Чыкаловка баргачтин биленә ремен алды, Сугышларда үлде иркәм – өч бала ятим калды. Колхозлардан эштән кайткач алыштырды өсләрен, Күз алларыма китерәм кыфәтләрен-өсләрен. Безнең ишекнең алдына яшәреп үсте тирәк, И туганнар, һич түзалмыйм – әрни минем яшь йөрәк. Чыкаловка барып керсәң, чатыр саен чәчтараш, Ямнарга салынды микән урыс белән аралаш. Язам тауның күкрәгенә ятып җылый-җылый моңлы серләрем, Иркәм әрнеп сыпырып ятты микән пуле тигән канлы йөрәген. Сугышларда иркәм яткандыр дим каткан сохарилар кимереп, Пуле тигәч иркәм үлгәндер дим ялгыз үзе әченеп, тилмереп. Йокыларга ятсам торып утырам йокылардан уянып, Ак кар өсләрендә ятты микән иркәм кызыл канга буялып. Китә казлар, китә казлар, китә казлар Тайганга, Күптән түгел алмашынды шат көннәрем кайгыга. Һәр ел яланга чыга идек Сарталның урманына, Газиз җаны корбан булды Финляндия урманында. Землемерлар җир үлчиләр утыртып җиргә казык, Патроннары булды микән ул бичарага азык. Кулымдагы бәйләгән шәлем ак түгел бит, күкле бит, Чит илләрдә вәйран калды арыслан булган егет. Унбише көне озата баргач йөгереп чыкты көлеп, Бәхилләшеп хатлар язды үләселәрен белеп. Муйнына шарыфлар бирдем, кирәкми дип алмады, Әҗәлләре шунда икән – һич котылып калмады. Башымдагы ефәк шәлем, чукларын төйнәп куям, Башкаларга күрсәтмәсен бу ачы хәсрәт диям. Безнең Сакмар буйларында чәчү үскән бодаем, Башкаларга күрсәтмәсен, безгә сабырлык бирсен Ходаем. Аерылганда бәгырькәем башларымнан сыйпады, Азаккы күрешү булыр дип түзәлмичә җылады. Бер чыгып киткәч яңадан бәхилләшергә керде, Күрәсең агулы пуллелер әҗәлләренә тиде. Бу җырларны мин утырдым язып беткәч укырга, Хөсни юкмы дип эзләгән поездларга утыргач. Каты кар бураны чыкты кыбыланың ягыннан, Шунсы калды үкенечкә булмаганым янында. Иртә торып тышка чыксам кошлар кунгач агачлар башына, Бу Финләндия сугышы булды ялгыз булган башыма. Поездлар каты кычкыра стансага җиткәндә, Иркәм сугышларда үлеп калды рәхәт кенә гомер иткәндә. Пыяла ышкаф эченә кәккүк салган өч күкәй, Сугышларга барып кергәч нишләде икән мескенкәй. Турле гудок тавышлары яңгырый Чыкалов каласында, Иркәм корбан булып калды Финләндия даласында. Күз яшьләрем түгеп җылыйм яшел үлләннәрнең өстенә, Кәфен булыр диеп киде микән ап-ак халатларны өстенә. Ай катында якты йолдыз, Чулпан йолдызы гына, Адашкан кош баласыдай калды ялгызы гына. Чыдый алмыйм, җылыйм дуслар, утлар яна минем эчемдә, Кавышалмабыз, иркәм, кайталмам дип, җылап китте сугыш эченә. Иркәм мылтык аткан чакта булды микән бер-бер хатасы, Исләренә төшсә үксеп җылый, түзә алмый газиз атасы. Сибелә чәчем, сибелә чәчем, сибелсә кисеп ташлыйм, Төнлә төшләремдә куреп сүзләрем сөйли башлыйм. Кыйгак-кыйгак кыр казлары очар язлар җиткәндә Иркәмә кемнәр Ясин чыккандыр газиз җаны чыкканда. Кеше хәлен кеше белмәс, янар бәгырем – уты сүнмәс, Яландагы агачларның оясы бар кошы юк, Шул кошсыз оялар тик балалар калды – атасы юк. Сакмар сулары тәмле, кәккүк айлары ямьле, Син, дускаем, йөрәгемнән, чыгасың юк бит мәңге. Языйм дисәм яза алмыйм, мокаттәдән уза алмыйм, Җыламыйса түзә алмыйм, сабыр бирсен үзе Алла. Кызарып пешкән алма кебек битләре, иякләре, Кайда вәйран ятып калды иркәмнең сөякләре. Сандугачның балаларын тотсам үтермәс идем, Түшәгемдә ятып үлсәм болай үкенмәс идем. Сандугачның балалары сайрап үзен сөйдерә, Минем гомерем буйларына бәгыремне көдерә. Сагынамын сине, иркәм, сагынамын, синең өчен утта янамын, Синең өчен янган йөрәнемнең кайгы-хәсрәтләрен монда язамын. Йөрәгемдә яна хәсрәт уты, мәңге янар – сүнмәс бер көнне, Шул хәсрәт белән янып барып алып китәр мине дә бер көнне. Җәй көнендә матур аяз кичтә су буенда ялгыз уйланам, Шул чагында, иркәм, сине уйлап тирән уйлар белән уйганам. Языйм дисәм яза алмыйм, бу хәсрәткә түзә алмыйм, Иркәм, синең нурлы йөзең һичбер кайдан күрә алмыйм. Языйм микән, җитәр микән, бу хәсрәтләр бетәр микән, Бу хәсрәтләр, бу кайгылар күңелләрдән китәр микән. Биек тауның башларында утырып уйлар уйладым, Күп хәсрәтләр күрер өчен үскән минем буйларым. Машинада утырганда күзем төште күлләргә, Минем кебек саргаймасын – су сибегез гөлләргә. Их дусларым, мин кайгылы, мин кайгылы, мин бетәм, Азаккы күз яшьләремнең җиргә тамганын көтәм. Кулымдагы кулъяулыгым агымсуларга акты, Икебезне ике якка тормыш дулкыны какты. Биек тауда салкын чишмә атлап чыктым башыннан, Бер минутта ничә төрле уйлар үтә башымнан. Сибелә чәчем, сибелә чәчем, сибелә чәчем кашыма, Уртаклашыгыз кайгымны, авыр ялгыз башыма. Ялгыз каен, ялгыз каен, ялгыз каен күлләрдә, Ялгыз каеннан да ялгыз мин хәзерге көннәрдә. Ишек алдым мәтрүшкә, керешкә басар инде, Нур басасы йөзләремә хәсрәтләр басар инде. Син төштисәң, иркәм, исләремә, керфекләрем яшькә чылана, Минем күңелләрем сине уйлап дөньяларым төшеп югала. Уяу булсам, өйдә булсам, йокыда булсам төшкә керәсең, Әҗәлләрең килеп күз алдыма сүзләр әйтем бәгырем теләсең. Истәлекләр язам синең өчен, яшькә манып үтмәс каләмем, Аерылдык бит, иркәм, күрешә алмадык, шушы булсын дога-сәламем. Минем яшем суга төшкәч сулар да болгандылар, Син иркәмне сөйләгәндә кошлар да моңландылар. Чыгамын да айга карыйм, ай түгәрәк сөйкемне, Чит илләрдә үлде иркәм адашкан кош шикелле. Яшел үлән өсләрендә эзләдем эзләреңни, Үзең түгел оныта алмыйм сөйләгән сүзләреңне. Агыйделгә пароход килгән, хәзерләнгән китәргә, Сак-Сок хәле безгә калды аерым дөнья көтәргә. Иркәм киткәндә җылады, сөрттем яшьле күзләрен, Үлгәндә дә онтасым юк өзелеп әйткән сүзләрең. Көзләр җиттисә саргая яшел матур яфрак, Чит илләрдә ятып калды, каплады кара туфрак. Түгәрәк күлдә дүрт үрдәк, аның берсе читендә, Иркәм, сине кемнәр зыярәт итәр, адашып калдың чит илдә. Искә төшкән саен утырып язам, иркәм, сиңа моңлы җырларым, Күрә алмадым, иркәм, синең әрнеп яраланган канлы ерләрең. Иркәм, синең нурлы йөзең һич тә туя күрмәдем, Мондый авыр хәсрәтләр күргәнче сабый чакта нигә үлмәдем. Айкап-чайкап керләр юсам тала минем беләгем, Исемә төшсә түзә алмыйм шундый әрни минем йөрәгем. Тибрәтмәгез, тибрәтмәгез, тибрәтмәгез тирәкне, Ничек кенә юатыйм икән өзгәләнгән үзәкне. Биек тауның башларында военныйның атлары, Үлгәннән соң килде иркәмнең өзелеп-өзелеп язган хатлары. Колхозчылар эштән кайта кыр казлары кебек тезелеп, Сугыш тынганнан соң кайтыр диеп, иркәм, сине көттем өзелеп. Киткән чакта никтер карадылар мөлдерәгән яшьле күзләрең, Мәңге кабергә кергәнче саклыйм өзелеп әйткән сүзләрең. Өстемдәге аклы күлмәгемә кызыл бизәк төшкән өстенә, Минем бәхетсезлегемә каршы әҗәл күзе тиде өстемә. Кара алтынлы пар беләзек минем ап-пак беләктә, Үзем үлеп гүргә кергәнче серләреңне саклыйм йөрәктә. Иртә тору белән сыпырып куям тузып беткән кара кашымны, Әллә корбан кылыйм микән мин дә бу бәхетсез башымны. Кырыгынчы елны китте. Сәгыйть - минем иптәшемнең исеме. Җыр. Йөрәк җыры. Нинди көйгә җырласаң да ярый. Үле хәбәре килгәч яздым. Су буена төшкән саен карандаш кяагаз (кәгазь - МШ) алып йөрдем.Үзем йөкле, тумаган әле бала, зур прусларга көянтәмне элеп куям да, шунда язып йөрдем. Хөсниямал Аетова
Мәсгудә Шәмсетдинова архивында
|