|
|
Нәсихәт
Рәбига апа (1912):
Бу заманда нәсихәтләр сөйләнмидер Мәҗлесләргә салкын караш булгангамы. Төрле төрле мөнәҗәтләр дә укылмый Тыңлаучылар гаеп итеп торгангамы. Өйгә керсәм тышка чыгам ямь табалмыйм Күңелләрдә төрле фекер булгангамы. Бу заманда нәсихәтләр күп сөйләнми Мәҗлесләргә салкын караш булгангамы? Авылларда-шәһәрләрдә нур калмаган Мәчетләзрдә манаралар аугангамы. Төрле-төрле китаплар да күп сөйләнми Тыңлаучылар гаеп итеп торгангамы? Өйгә керсәң, тышка чыксаң ямь табалмыйм Күңелләрдә төрле фекер булгангамы? Авылларда, шәһәрләрдә нур калмады Мәчетләрдә манаралар аугангамы? Адәмнәрдә әдәп инсаф күтәрелде Әмре мәгъруф Мөнкир Нәнкир беткәнгәме? Галимнәрнең вәгазьләре әсәр бирми Төрле фекер күңелләргә кергәнгәме? Арабызда кинә-хөсет бик күбәйде Тынычлыктан, татулыктан туйгангамы? Пакълек нуры йөзләрендә һич калмады – Тәхарәт госелне куйгангамы? Ризыклардан бәрәкәтләр күтәрелде Хәер, ихсан, сәдакалар беткәнгәме? Балалар ата-аналарга буйсынмыйлар Исерек чакта бисмилласыз булгангамы. Исәнсезлек эчегездә пәйда булгангамы? Шайтан белән аралашып йөргәнгәме? Ашаганда бисмилла дип әйтә белми Бөтенләй шайтан булып беткәнгәме? Бу эшләргә торган саен гаҗәпләнәм, Әллә инде Ахырзаман җиткәндәме? Игътибар һәм икътикат юк яхшы сүзгә Эчләрендә яман ризык булгангамы? Мөселманлык сыйфаты юк, нурлар беткән Көферлеккә разый булып беткәнлеккә. Аталары ислам динесен нык тотканнар, Динсезлектән, көферлектән бик курыкканнар. Хәзер инде дин кирәкми дип һич белмиләр, Тәмам инде тугры юлны онытканнар. Яхшы эшкә гаеп итеп көлеп китә, Яман эшкә акча биреп кереп китә. Шайтан аны шулай фәсвәсәләгәнгә Яманлыкны яхшы диеп фекер итә. Күп адәмләр берсе берсен күралмыйлар Көнчелеккә, кәферлеккә тулгангамы? Күренми юынырга комганыгыз, Беленеп тора госелсез йөрегәнегез. Мөселманча тазаланып йөремәгәндән Ничек торсын кальбегездә иманыгыз. Иман, руза фарыз бит ул, беләсезме? Орлык чәчми ашлык аласызмы? Бушка гына бер нәрсә дә булмый икән, Гыйбәдәт кыйлмый савап көтеп торасызмы? Намаз руза мөселманга Хакның әмре, Әмрене тотмый куйсаң булмас кадрең. Әҗәл җиткәч ничек булыр хәлең, Әгузе биллә вәйран булыр аның хәле. Дин турында бәхәсләшеп сүзен бирми, Чын ялган сүзгә ул күзен йоммый. Күңелләре калебләре томалангач Шул сәбәпне хакыйкатьне һич күзе күрми. Кешеләр мактасалар мактыйлар дип һаваланма, Яман дип хурласалар ачуланма. Динсез булма, читкә тайма тугры юлдан, Ач күзеңне, адашма син тугры юлдан. Рәбига Мусина (1912): Мөнәҗәт дөньяның килешен алып бара.
Язма Мәсгудә Шәмсетдинова архивында
|