Masguda I. Shamsutdinova's site


 

бер дигәндә нине беләсең

Бер дигәндә нине беләсең? Бер Алламны беләмен. Ике дигәндә нине беләсең? Ике иңемдәге фәрештәне беләмен. Өч дигәндә нине беләсең? Өч витрны беләмен, Дүрт дигәндә нине беләсең? дүрт шәһриярны беләмен. Биш дигәндә нине беләсең? Биш вакыт намазны беләмен. Алты дигәндә нине беләсең? Ата-ана хакын беләмен. Җиде дигәндә нине беләсең? Җиде тәмуг ишеген беләмен. Сигез дигәндә нине беләсең? Сигез оҗмах ишеген беләмен. Тугыз дигәндә нине беләсең? Туксан тугыз тәсбихны беләмен. Ун дигәндә нине беләсең? Уңны сулны беләмен! Амин.