|
|
Разыйфа Дәүлиева классификациясе
Cалмак көй = озынча көй – бик озын да түгел, кыска да түгел. (Рәйхан, Асылъяр...) Озын көй (Тәфтиләү) Кыска көй Бик кыска көй = такмак. Сүзсез такмак булмый, та-та-та дип кенә әйтеп торсаң да була, сүзләрен белмәсәң. Әпипә – бию көе. Бию көе белән такмак бер. Бию көенең һәрвакыт сүзләре була. Сүзсез җыр булмый. Сүзе булса җыр була. Сүзсез көй – көй көйләү. «Благодаря общению в ходе выполнения коллективного ритуала члены ритуального собрания образуют небольшие, неформальные, первичные группы разных видов, которые характеризуются сильными чувствами лояльности, взаимной привязанности, кооперации и взаимопомощи». А. Коэн. «Комсомолга кердек фашистның Мәскәүгә якынлашкан вакытында. Заявление менә болай дип яздым: «Если понадобится, то отдам свою жизнь». Өйгә кайткач инәй: «И, балакаем, алып китсәләр... Нишләп алай дип яздың?» Инәй бик прогрессив карашлы кеше иде. Ул вакытта дин сабагына гына утыртып бер нәрсәгә дә игътибар итмичә яшәп була торган түгел бит инде. Барышка каршы барып булмый. Динне өйрәтергә тиешле булса да, үзенең күңеле белән шулай уйласа да, тормышка юлны ябам, дип, курыкты инде ул. «И, балакаем, гөнаһлары миңа булыр инде моның, ничек җавап бирермен инде. Менә сезне өйрәтеп булмады инде», дип, хәсрәтләнә иде. До фанатизма бирелгән кеше түгел иде, аңлый иде тормышның барышын, мәрхүм. «Бәбкәем, эчеңнән Алла бар, Алла бар, дип йөр. Берүк эчеңдәне Аллаңны онытма», дидер иде. Хәзер бит инде тартыласың дингә олыгая башлагач, бер дә теләк теләнмәгәч ничек була инде ул. Мин шуны уйлап динне укырга йөрдем. Балалар өчен теләк теләүче дә кирәк бит. Миннәхмәт абзый (1913 - ?) бик күп кешене укытып чыгарды. Инәем «Мөхәммәдия»не яттан беләдер иде, «Йосыф»ны, «Таһир-Зөһрә»не. Андыйдан кача идек, курка идек тыңларга да. Бабаемның киштә тулы сыгылып китап иде. Анда Коръән генә түгел бит инде. Борынгы матур әдәбиятта». Гыйльминур апа. Әлмәт. (Бу язма Рухият фондына «Сандугач Сайрар Илем» фестиваленә исем уйлап чыгарып, сценарийлар иҗат иткәндә, кайда эләкте кәгазь, шунда Иске Әлмәт халкыннан фольклор җыеп йөргәндә язып алынды. Ул фестиваль ни хәлдәдер, оныткандыр инде кем исем уйлап тапканын да, шулай да рәхмәтем зур Рухияткә. Иске Әлмәтне язып калалдым. Үзе бер нәсер. - Мәсгудә Шәмсетдинова) 1981 нче ел 14 нче май. Пенза өлкәсе, Ос авылында туган Әния Туишеваның әниcе Хәнифә апа Туишевадан язылган кыйпылчыклар: Элек байлар файтуннар җигеп йөрделәр. Безнең дә файтуныбыз бар иде. Безнең як урман ягы. Кышларын көрәш буладыр иде. Кыш көне эш юк, кечкенә балалар көрәшә башлый, аннан яшьләр, хәтта картлар да үзләрен тыялмыйча көрәшәләр иде. Кызлар читтән генә авызларын каплап карап торалар иде. Әтиебез Муся Шәмсетдинов, сәүдәгәр. Муся әтием бик рәнҗеде раскулачивать ителгәч. Кайгы дип кабул иттек инде. Әтикай, Әникай, Әбием, Карт Әни, Картәтү диләр безнең якта. Мәсгудә: Сабантуйлар була идеме? Хәнифә: Юк сабантуй дигән. Сүзне без Казан татарларыннан ишеттек. Өмәләр була иде. Аулагөйләр була иде, Кич утырулар. Тик кызлар гына җыела иде. Шунда йөзек салыш уйныйлар иде. Йөзек кемдә – йөгереп чык. Чабуларыннан тотып калса берәрсе җиңелгәннең кулларын каеш белән кыйныйлар иде. Хәнифә туган көненә без пешердек ак калач, ак калач, Теләгәнеңне ал да кач, ал да кач, Менә шуның зурлык биекле, Ак калач, ак калач, Теләгәнеңне ал да кач, ал да кач. Динне мәсхәрәләп картлардан көлү, аларның ышануын мәсхәрәләү – әхлакны тоталмаган яшьләрнең идеологиясе» (Урының оҗмахта булсын, Хәнифә апа. Күллү нәфсин зәәикәтүл-мәүт. Мәсгудә Шәмсетдинова)
|