|
|
Куян күчтәнәче
Хәтеремдә 1978 елның Яңа елына иптәш кызымның авылына кунакка кайттык (Ильчигол, Mиякэ). Кич электричкага утырып, иртән автобус белән, обедтан соң гына кайтып җиттек авылга. Аларда семьяда 7 кыз, әтисе сугышта бер аягын югалткан. Без кайтканда әтисе өйдә юк иде. Әнисе безгә чәй куеп тормады, тиз генэ кызларын жибәрде әтисе артыннан. Күпмедер вакыттан соң кызлар әтиләрен чанага салып алып кайттылар, сәкегә култыклап утырттылар. Аш сосып чыктылар барсынада. Беркем ашамый, тып-тын көтәләр әтиләрен. Ул ашыкмый гына әпи кисте күкрәгенә терәп, беренче кашыкны ашка тыгып ашый башлагач кына барсыныңда кашыклары тиз - тиз шакылдый башлады.....күпме вакыт узды ул вакыттан, ләкин шушы "әдәп дәресе" һаман да күз алдымда! Юкса, кызым юлдан кайткан дип өстәл әзерләргэ дә була бит әнисенә. Ләкин әтисен шулай хөрмәтләп, көтеп, аның белән генә ашаргау тыру нинди тәрбия биргән әнисе балаларына! Әти -әнинең бер күз карашы ни тора иде балаларга! Ә куян күчтәнәче инде ул безнен балачакнын иң матур бите. Һәрвакыт урманнан куян күчтәнәче белән кайталар иде. Әй тәмле була иде ул күчтәнәчләр. Хәтеремдә, урманга керсәм, әй рәхәт булып китә иде. Шул, мине белгән куян менә -менә килеп чыгар кебек иде кебек.
Классташым Зөһрә Риф кызы Нуриева
КУЯН КҮЧТӘНӘЧЕ Көтә идек кечкәй чагыбызда, Урман гизеп кайткан әткәйне. Куян безгә “җибәрәдер” иде Җиләк тәлкәшен, я күкәйне. Чикләвекләр “җибәрәдер” иде Күчтәнәчкә кырдан куяннар. Балачакның җәйге куяннары Әллә инде юмарт булганнар. Күчтәнәчкә сөйгән оныгыма Куян төрле тәм-том “җибәрә”. Вакыт-заманалар үзгәрәләр, Кырда куяннар да “үзгәрә”. Көтмим инде күптән күчтәнәчләр. Тик суыткычта күрсәм күкәйне Искә алам куян күчтәнәче Кырдан алып кайткан әткәйне. (Илвира Марс)
|