Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Ирек Билалов

Туган нигез.


Сагынасыңмы туган нигез
Улларыңны, кызларыңны
Ишетеп яшисеңме син
Әйткән теләк, сүзләремне


Тәгәрәшеп үстек шунда
Барысы да уртак булды
Әти -әни әйткән сүзләр
Безгә һәрчак маяк булды


Инде хәзер таралыштык
Илнең төрле почмагына
Алай да торасың алып
Безне һәрчак кочагыңа


Безнең шунда яшьлек узды
Шунда өйрәндек хезмәткә
Әти сүзеннән чыкмадык
Тормышта шулай кирәккә


Биш почмаклы өйгә сыйды
Олысы да кечесе дә
Хәтта артык булмый иде
Килгән кунак ишесе дә


Хәзер яшибез зур өйдә
Бөтен уңайлыклар тулы
Газы, уты, җылысы бар
Кухнясына кергән суы


Ә шулай да сагындыра
Биш почмаклы туган нигез
Һаман тартып тора шунда
Үскәнгәме шунда тигез


Туган йортым,туган нигез
Көтеп торсын безне һәрчак
Ташламый яшик нигезне
Кайткалыйк без шунда кайчак


Үскәндәге бар хәтирә
Язылган ныклап хәтергә
Юлларыбыз өзелмәсен
Туган йортыма хәзер дә


Ирек Билалов.Яңа Камка -Казан.18 июль 2020 ел.Басу юлы.


Басу юлы борма борма
Атлыйбыз без шушы юлдан
Ике якта иген кыры
Озата бара тотып кулдан


Шушы басу юлларында
Безнең малай чаклар үткән
Без җиләк җыйган арада
Җәйге яңгыр явып киткән


Әй рәхәт тә ялан аяк
Шушы юлда атлап бару
Баш өстендә тургай моңы
Тирә юньдә башак җыры


Җаннар тыныч ,юк мәшәкать
Өйдә әти әни көтә
Өстәлгә ипи куелган
Казанда тәмле аш пешә


Гомер буе озата бара
Безне шушы басу юлы
Шушы юлдан атлаганда
Булсын иде бәхет тулы


Безнең.гомер юллары да
Барсын иде озак, ерак
Яшәү тәмен тою өчен
Басу юлын үтү кирәк.


Ирек Билалов.Казан.
1 февраль.2020 ел.


Ак чәчәкләр.


Ак чәчәкләр булып калыйк әле
Ак төс бит ул сафлык билгесе
Күңелдәге ак тойгылар уйлар
Булсын һәрчак йөзнең өлгесе.


Аклык бүләк итик кешеләргә
Саф уй хисләр булсын күңелдә
Ак халатлар бер дә тапланмасын
Без яшәгән гомер түрендә


Ак чәчәкләр үссен бакчабызда
Таратып гел ап ак төсләрне
Тирә юньгә якты чәчеп торсын
Яктыртып гел кара төннәрне


Ак чәчәкләр алар саф чәчәкләр
Тартып торсын барлык кешене
Ак чәчәкләр очрасалар юлда
Карап тор син ташлап эшеңне.


Ирек Билалов.Казан.
5 март.2020 ел.


Җиз кыңгыраулы яшьлек.


Җиз кыңгыраулы атларда
Яңа кавышкан парлар
Тояк асларыннан оча
Яңа яуган ак карлар.


Атлар җилдерәләр җитез.
Тик артларыннан җитеш.
Кыңгыраулы атлар белән.
Яңа тормышка китеш.


Яңа кавышкан парларның.
Тигез булсын юллары.
Уртак гомерне узганда.
Бергә булсын куллары.


Кыңгыраулы туй атлары
Барсыннар шулай очып.
Яңа кавышкан парларны.
Тормыш алсын гел кочып.


Ирек Билалов.Казан.
2 гыйнвар.2020 ел.


Ашыктырма тормыш.


Ашыктырма әле безне тормыш
Болай да бит бик тиз барабыз
Гомер үткән чакта булганнарны
Хәтерләргә салып калабыз.


Ашыктырма әле безне вакыт
Кызулама тормыш агышын
Һәр көн саен тутырып биреп тора
Шатлыкларын борчу кайгысын.


Ашыктырма әле безне язмыш.
Бу катлаулы фани дөньяда
Уйлап кына ашыкмыйча атлыйк
Безгә язган олы юлларда.


Ирек Билалов.Казан.
1март.2020 ел.
Терәк.


Һәр кешегә бу тормышта
Яшәү өчен терәк кирәк
Терәк иптәшсез яшәүче
Буладыр ул бик бик сирәк


Авырлыклар очраганда
Атлап барган олы юлда
Янәшәңдә киңәшчеләр
Кирәк икән уңда сулда


Җылы сүзе белән кайчак
Эндәшсәләр шул да җитә
Тәмле тел ул олы шифа
Күңелләр җылынып китә


Тормыш юллары катлаулы
Каршы исә җил давылы
Гомер юлларын узганда
Булсын юлдаш дустың кулы


Бергә барсаң күңеллерәк
Тигез типсен ике йөрәк
Тормыш әйбәт барсын дисәң
Ышанычлы юлдаш кирәк


Ирек Билалов.Казан.
14 февраль.2020ел.


Яшьлек хәтирәләре.


Күңелдә саклана әле
Яшьлек хәтирәләре
Яланаяк йөргән чаклар
Гел истә тора әле


Иртүк торып көтү кудык
Кичен сарык эзләдек
Бәрәңге төбенә өюне
Һич авыр дип тормадык


Бар эшне куштылар безгә
Имеш сез булдырасыз
Кайсы чакта тырышсагыз
Зурларны уздырасыз


Салпы якка салам куеп
Безне гел йөгерттеләр
Бик тырышсаң һәм булдырсаң
Мактап кәнфит бирделәр


Су ташыдык флягада
Кайсы көянтә белән
Шуңа салкын суның тәмен
Буген кадерлим, беләм


Утын кистек пила белән
Агач кузлага салып
Шуннан бушаган арада
Коендык колач салып


Чалгы белән печәнне дә
Туры килде чабарга
Аннан тиз генә киптереп
Өеп куйдык абзарга


Тик тормадык гел йөгердек
Телне җилкәгә салып
Балып тоттык су буенда
Кармакны суга салып


Әни каршы алды ойдә
Тәмле коймак пешереп
Ул чакларны сагынабыз
Бик еш искә төшереп


Затлы кием кимәсәк тә
Чыныгып ныгып үстек
Авылда алган һөнәрне
Гомерлек юлдаш иттек


Учакта пешкән бәрәңге тәме
Тора һаман авызда
Тәмле каймаклы катык та
Була бары авылда


Кичен чыгып сыер саклау
Ямьле хәтфә болында
Ул чакларның хәтирәсе
Гел саклана уемда


Шулай үтте безнең яшьлек
Бик кызык һәм бик җитез
Истә калды барсы барсы
Якты хәтирә булып.


Ирек Билалов.Казан.
15 февраль.2020 ел.


Тормыш йомгагы.


Сүтелә тормыш йомгагы
Акрынлап салмак кына
Туктамый һич тә ,тәгәри
Кадерен белеп кенә.


Үзебез дә кайчагында
Вакытны кызулыйбыз
Гомернең иң матур чорын
Узганын да сизмибез.


Ә бит һәр яшәгән сәгать
Кире кайтмый әйләнеп
Гомернең бар мизгелләре
Бара шулай бәйләнеп


Гомернең татлы икәнен
Яши яши аңлыйсың
Хәтердәге мизгелләрен
Кабат кабат барлыйсың


Безгә язган гомер юлы
Барсын иде бер җайга
Ни булганына куанып
Рәхмәт әйтик Ходайга


Ирек Билалов.3 гыйнвар.
2020 ел.Казан шәһәре.


Сизелми дэ еллар утә.


Тагын бер ел узып китте.
Мәшәкатькә үрелеп.
Уйланамын шушы хакта.
Хыялларга кумелеп.


Сизелми дэ айлар утә.
Тормыш үз йомгагын сутә.
Нигә икән гомеркәйләр.
Бер дэ тукталышсыз утә?


Ашыгабыз һаман шулай.
Итэккә ут капкан сыман.
Әйтерсең арттан куалар.
Вакыт җитми безгә һаман.


Тормышлар ярыйсы болай.
Тамаклар тук ослэр ботен.
Көндэлек мәшәкатьләрдән.
Кала белсәк иде өстен.


Тыныч булсын жаннарыбыз.
Янда дус якыннарыбыз
Кулны кулга тотынышып.
Тигез барсын юлларыбыз.


Гомер үтсә әйдэ үтсен.
Алда бәхет ,шатлык көтсен.
Кайгы хәсрәт дигэн нэрсә.
Безне һәрчак урап үтсен.


Күңелләрдә булсын иман.
Башыбызда аек акыл.
Илләр -көнннәр тыныч торсын
Килмәсеннәр җил һәм давыл.


Исән булыйк,имин булыйк.
Матур уй планнар корыйк.
Узган чакта тормыш юлын.
Бер- беребезгэ терэк булыйк.


Ирек Билалов.Казан.
14 декабрь.2018ел.


Туган нигез.


Туган авыл ,туган нигез
Истә тора гел күңелдә
Кая барып яшәсәң дә
Тора ул күңел түрендә


Өй каршында яшел чирәм
Гүя хәтфә җәйгән сыман
Тәпи бассаң шул чирәмгә
Дәва бирә безгә һаман


Туган якның һәр сукмагы
Саклана күңел түрендә
Матур итеп кошлар сайрый
Туган илемнең күгендә.


Шушы моңнар сакланалар
Кая барып яшәсәк тә.
Чишмә тавышы челтерәп тора
Ул турыда дәшмәсәк тә


Яшик әле җир өстендә
Моңлы бер сандугач булып
Туган якның авазлары
Торсын күңелләрдә тулып.


Ирек Билалов.Казан.
10 март.2020 ел.


Тальян гармун. Тальян гармун моңлы гармун Өздерәсең нигә үзәкләрне? Күңелләрнең нечкә кылын тартып Тибрәтәсең безнең йөрәкләрне Никадәр моң көйләр сыйган Шушы гармун телләренә Яшьлеккә алып кайтасың Кереп кайчак төшләремә Татарның җаны урнашкан Шушы гармун эчләренә Тартып гармун уйнаганда Туган яклар төшә исләремә Яшә халкым тальян тыңлап Югалмасын безнең көйләр Балалар да отып калсын Моңга тулып торсын өйләр Ирек Билалов.Казан. 2 февраль.2020 ел.


Ак яулыклы апаларга.


Ак яулыклы татар апалары.
Иман нуры балкый йөзегездә.
Авыр тормыш юлы үтсәгез дә.
Өмет күренеп тора куәегездә.


Олы тормыш юлы үткәнсез сез.
Барына да түзгәнсез.
Йөзегезне ап ак көе саклап .
Гомер көзләренә җиткәнсез.


Безнең өчен бик кадерле барыгыз.
Хәрчак туры юлдан бардыгыз.
Иманыгызга һәрчак тугры калып.
Йөзегезне саклап калдыгыз.


Сезнең дога саклап йөртә безне.
Бу катлаулы тормыш юлларында.
Изге гамәл,яхшы гадәтләр дә.
Югалмаслар алар кулларында


Һәрчак шулай ап ак яулык бәйләп.
Узыгыз Сез тормыш юлларын.
Сездән туган бала оныклар да.
Җибәрмәсен сездән кулларын.


Озын гомер телим барчагызга.
Ак яулыклы татар апалары.
Юлларыгыз гел уң якты булсын.
Куансыннар шуңа. балалары.


Ирек Билалов.Казан.
14 октябрь.2019 ел.


Хәр кешенең үз язмышы.


Хәр кешенең үз язмышы.
Үз бәхете, үз табышы.
Олы тормыш юлларында.
Үз шатлыгы, үз сагышы.


Бәхет атлы бәхет кошы.
Очып йөри безнең өстә.
Кайберәүне үз итә ул
Кайберәүгә килә төштә.


Кеше уйлый гомер бакый.
Ничек табыйм шул
бәхетне.
Алыштырыр идем хәтта.
Әтидән калган тәхетне.


Ә ул язмыш дигәннәрең.
Һаман бора үз юлына.
Нык иттереп тотып алган.
Тезгеннәрне үз кулына.


Шулай да юрыйк яхшыга.
Безгә язган, кургәннәрне.
Кичерә белик түземлектә.
Безнең башка килгәннәрне.


Аллаһыдан сорыйк ярдәм.
Сораганга бирәм дигән.
Чын күңелдән инанганга.
Хәрчак хәленә керәм дигән.


Ирек Билалов.Казан.
12 октябрь.2019 ел.


Гади тормыш.


Бер карасаң гади бу тормыш.
Ага шулай һаман бер көйгә
Шушы көйне белсәң,
аңласаң.
Бәхет ишек кагар һәр өйгә.


Була кайчак көйсез чаклары
Тузанлы һәм даулы чаклары
Кеше атлы адәм затының
Түзеп кенә торсын башлары.


Тигез атлап барган чагында
Абынасың кайчак көтмәстән
Һәммәсенә әзер тор диеп
Әйтә сыман язмыш кисәктән


Шуңа йөрик һәрчак кабатлап
Күңелдәге белгән догаларны
Әти әниләрдән отып калган
Юлда безне саклый торганнарны


Ни буласын алдан белеп булмый
Язмыш юлга түшәк җәеп тормый
Бар нәрсә дә Аллаһыдан тора
Шуның белән килешмичә булмый.


Ирек Билалов.Казан.
16 декабрь.2019 ел.


Җитте алтын көзләр.
Шушы хакта сүзләр.
Сары яфракларга.
Сөеп карый күзләр.


Затлы алтын төсле
Барлык куак-агач.
Искитмәле күркәм.
Урманга күз салгач.


Табигать тә тынып.
Уйга чумып калган.
Көзнең моңсу көен.
Күңелләргә салган.


Көзләр матур булсын.
Бәхет алып килсен.
Барлык кешеләр дә.
Көзнең ямен күрсен.


Күңелләрдә тулып.
Өмет -шатлык торсын.
Яше карты җирдә.
Матур тормыш корсын.


Ирек Билалов.Казан.
3 октябрь.2019 ел.


Дөнья матур курә белсәң.
Куңелеңә сала белсәң.
Тиз атлап йөгереп барганда.
Туктап сулу ала белсәң.


Матурлыклар адым саен.
Туктап алыйк җаен табып.
Тормышның шәп мизгелләрен.
Саклыйк куңелләргә салып.


Ә ул гомер дигәннәрең.
Әйтерсең лә агым судай.
Һич туктамый ага һаман.
Бер дә кире кайтмас бугай.


Ашыгабыз һаман шулай.
Югыйсә арттан кумыйлар.
Гомерең үтеп бара дип.
Искә төшереп тормыйлар.


Сүтелә гомер йомгагы.
Без йөгереп барган көйгә.
Белсәк иде тормыш ямен.
Мәшәкатьне элеп чөйгә.


Ирек Билалов.Казан.
3 октябрь.2019 ел.


Irik Bilalov


12:00 PM (15 minutes ago)


to me


Туган як чишмэлэре.


Челтер челтер агып тора.
Туган як чишмэлэре.
Читлэргэ китеп яшэсэн.
Исенэ тошэр эле.


Аллахыдан жиргэ ингэн.
Табигать могжизасы.
Кунеллэрне сафландыра.
Кочле анын шифасы.


Тау астындагы таллыкта.
Агып чыга ургылып.
Йорэклэргэ сихэт бирэ.
Суын эчсэн иелеп.


Талга кунып кошлар сайрый.
Чишмэлэргэ кушылып.
Мэшэкатьлэр читкэ китэ.
Тынласан син онытылып.


Туган якнын чишмэлэре .
Туктамыйча типсеннэр.
Туган ягын сагынганнар.
Кабат шунда килсеннэр.


Туган жирнен бизэге ул.
Туган як чишмэлэре.
Кунелемэ дэрт жыярга.
Мин сина килэм эле.


Ирек Билалов.Казан.
5 март 2019 ел.


Яз кояшы.
Яз кояшы безгә көлеп карый
Җылы нуры белән иркәләп
Югары тот башың, моңайма дип
Һәр көн саен безгә әйткәләп.
Менә тагын җиргә язлар килде
Кошлар сайрый тугай – болында
Җырлый алар безгә һәр көн саен
Тормыш матурлыгы турында.


Матурлыкны күрү – аңлау кирәк
Сызылып матур таңнар атканда
Туган ягын сагынып җылы яктан
Тезелешеп казлар кайтканда.
Дөнья матур, яшәү шундый рәхәт
Газиз – гүзәл туган җиреңдә
Исән – имин көе гомер итсә
Бәрәкәткә тулган өеңдә.
Хәтфә яшел үлән чыгып килә
Матур булсын диеп җиребез
Чәчәкләргә күмелгән туган илдә
Яңгырасын безнең җырыбыз.
Ак каеннар яшел шәлен ябып
Озатып бара безне юлларда
Шушы матурлыкны саклагыз дип
Күп нәрсә бит сезнең кулларда.
Табигатьнең шушы хозурлыгы
Күркәм уйлар өсти күңелгә
Яз аенда туган матур хисләр
Җитсен иде бөтен гомергә. 12нче май, 2016нчы ел, Казан Ирек Билалов
Татар теле.


Тукаебыз безгә карап тора
Ничек яши татар милләте
Без сөйләшкән газиз ана телнең
Нинди икән бүген кыйммәте
Сөйләшәме икән шушы телдә
Милләттәшләр безнең татарлар
Хуҗа булмадымы икән телгә
Сәясәтче алыпсатарлар
Туган тел дип һаман җырлыйсызмы
Җыйналганда бергә булганда
Милли көйләр әле яңгырыймы
Күңелләргә сагыш тулганда.
Ничек үтә буген кибетләрдә
Безнең шагыйрләрнең китабы
Татарча сөйләшкәннәрнең
Бармы икән хисабы


Ана теле кадерлеме
Татар яшәгән илдә
Әллүкиләр яңгырыймы
Татар җыйналган җирдә.
Саклыйсы иде күз кебек
Шул газиз ана телен
Иртәгегә калдырмыйча
Сөйләшик хәзер, бүген.


Тукаебызны зурлыйбыз
Йөз утыз тулган елда
Ана теле юлдаш булсын
Татарлар барган юлда.


17 нче май 2016нчы ел,Казан. Ирек Билалов


Сандугач моңы.


Тын бакчада сандугачлар сайрый
Бер – берсеннән уздырып
Шушы сихри моңны тыңламыйча
Йөрмә җирдә вакыт уздырып.
Искитмәле матур көй яңгырый
Әйтерсең лә уйный оркестр
Кичен чыгып вакыт кызганмыйча
Шушы көйне тыңлап басып тор.
Сандугачның сайрау чоры чикле
Җәй аеның ямле айлары
Яшьлек тә бит безнең озын түгел
Бик тиз үтә матур чаклары.
Чүт- чүт итеп былбыл сайраулары
Хәтерләтә яшь– шәп чакларны
Бөтен дөнья шау чәчәкле чорда
Сызылып матур таңнар атканын.
Кошлар моңы яшәү дәрте бирә
Көч өсти ул безгә яшәргә
Вакытында сандугачтай җырлап
Бу дөньяда кирәк яшәргә
Туган җирдә исә сандугачлар
Моңны – көйне безгә җиткерә
Бу дөньяның ямьле икәнлеген
Алар безнең искә төшерә
Йоклап ятма дустым май аенда
Алмагачлар чәчәк атканда
Бөдрә сирень,купшы шомырткайлар
Хуш исләргә күмелеп ятканда
Табигатьнең иң саф матур чагы
Тирә –юньгә иңгән матурлык
Мондый хуш ис сеңгән һаваларны
Флаконнарга салып сатарлык.
Шушы хозурлыкны сизеп – тоеп
Гомер итик туган якларда
Сандугачлар көе тартып торсын
Чит җирләргә киткән чакларда.


18 нче май,2016 нчы ел.Казан. Ирек Билалов


Жырлы тормыш.


Жырлап уткэрик гомерне.
Жыр бит ул жанга дэва.
Юлларында жырлап барсан.
Тормыш койлерэк бара.


Тынлыйк сандугач сайравын.
Жае туры килгэндэ.
Кой сузыйк матур иттереп.
Йорэккэ мон тулганда.


Табигатьтэн урнэк алыйк.
Табигатьтэ куп моннар.
Жырны монны сойгэн кеше.
Туктап шул койне тынлар.


Татар хэрчак жыр яраткан.
Мон сузган монлы чакта.
Чик сакчысы да жыр койли.
Постында торган чакта.


Жырлап яшик эле хэрчак.
Кутэрик кунеллэрне.
Матур койлэр генэ койлэп .
Уздырыйк гомерлэрне.


Ирек Билалов.
Казан.30 майнын сандугачлы ямьле киче.


Жэйге моннар.


Инеш буе бик ямьле.
Исми хэтта талгын жил.
Уйларынны таратырга.
Кон саен син шунда кил.


Эрэмэдэ кошлар сайрый.
Искитэрлек манзара.
Шушы матурлык эчендэ .
Гомерлэр утеп бара.


Ага инеш тыныч кына.
Кунеллэргэ мон салып.
Бу кадэрле гузэллекне.
Кузэт ялгызын калып.


Кунеллэргэ рэхэт бирэ.
Жирдэге бу матурлык.
Хэр кон саен хозурлансан.
Тэненэ инэр саулык.


Кошлары да сайрап торсын.
Челтерэп аксын чишмэлэр.
Пар йорэклэр тигез тибэр.
Сойгэн ярлар килсэлэр.


Кунеллэргэ мон остэсен.
Жэйге табигать яме.
Бу гузэллекне курергэ.
Син кабаттан кил яме.


Ирек Билалов.Казан.
29 май.2019ел.


Шэфкать иялэренэ .
Буген сезнен олы бэйрэм.
Чын шэфкать иялэре.
Кешедэн килгэн рэхмэтнен.
Файдасы тияр эле.


Хезмэт куясыз иренми.
Коннэрне тонгэ ялгап.
Курэсен шулай язгандыр.
Булмый язмышны алдап.


Купме туземлеклэр кирэк.
Шушы юлны узганда.
Кунеллэргэ бигрэк рэхэт.
Ярдэм итеп булганда.


Кеше килэ омет белэн.
Карый кузен тутырып.
Ярдэм итэргэ тырышыйк.
Каршысына утырып.


Изгелеклэр кире кайта.
Мин шуна нык ышанам.
Кешелэргэ файдам тисэ.
Чын кунелдэн куанам.


Жылы суз ул жанга дэва.
Кочле анын шифасы.
Намусларны чиста саклап.
Кирэк юлны узасы.


Ак чэчэклэр булып калыйк.
Ак эз калдырыйк арттан.
Рэхмэт ишетеп яшик без.
Таныштан,жиде яттан.


Ирек Билалов.Казан.15 июнь.2019 ел.
Хэтер.


Хэйдэр рухы яши эле.
Безнен халык кунелендэ.
Ул башкарган затлы койлэр.
Истэ тора буген дэ.


Эйтерсен горелте килэ.
Давыл сыман ургылып.
Хэйдэр кукрэгеннэн чыккан мон.
Урап ала суырып.


Шул кадэрле мон,кой сыйган.
Асыл егет кунеленэ.
Ходай безгэ булэк итеп .
Жибэргэн аны безгэ.


Хэйдэр тавышы хич тынмый.
Татар яшэгэн илдэ.
Кабатланмас изге жандай.
Саклана ул кунелдэ.


Жаны гел очып кайтадыр.
Моннар агылган жиргэ.
Андый кунел яши алмас.
Узе инсэ дэ жиргэ.


Шушы койлэр дэрт остилэр.
Мон сусаган жаннарга.
Матур затлы койлэр шулай.
Сенеп калды каннарга.


Ирек Билалов.Казан.
14 июнь.2019ел.


Мон кичэсе.


Мон агыла зур сэхнэдэн.
Чын матур татар моны.
Кунеллэрен йомшармыйча.
Тынлап кара син шуны.


Эллукилэр ,Голжамаллар.
Утеп керэ йорэккэ.
Халык тынлый тын да алмый.
Кунелгэ мон кирэккэ.


Ул койлэр бигрэк якын шул.
Жыр сойгэн бар жаннарга.
Бер беребезне кой мон аша .
Телибез без анларга.


Мон чишмэсе иксез чиксез.
Безнен кунел турендэ.
Жырлар безгэ сойли шулай .
Узган гомер турында.


Ул жырларда шатлык та бар.
Э кайсында язмышлар.
Жырлап бераз басыла кук.
Эчтэ булса сагышлар.


Мон тибрэлэ жыр тибрэлэ.
Татарлар булган жирдэ.
Милли моннар югалмасын.
Миллэт яшэгэн илдэ.


Ирек Билалов.Казан.
15 июнь.2019 ел.
Хэйдэр Бигичев истэлегенэ багышланган кичэдэн сон туган хислэр.


Ак чэчэклэргэ .


Буген илдэ зур бэйрэм.
Ак чэчэклэр бэйрэме.
Тэбриклэп без булэк итик.
Ак чэчэклэр бэйлэме.


Хезмэтегез бик жаваплы.
Сорый хэрчак тырышлык.
Бар коченне куйсан гына.
Булыр шунда унышлык.


Бэйрэмегез котлы булсын.
Юлдаш булсын унышлар.
Бу тормышта жину яулый.
Унганнар хэм тырышлар.


Унышлар телибез сезгэ.
Ак булсын уйларыгыз.
Арымасын талчыкмасын.
Эш сойгэн кулларыгыз.


Бэйрэм белэн котлап сезне.
Эйтэбез олы рэхмэт.
Бездэн телэк озак итеп.
Яшэгез сез гел рэхэт.


Ирек Билалов.Казан.
16 июнь.2019 ел.


Жилэкле жэй.


Жэйнен матур ямьле чагы.
Кызарып жилэк пешэ.
Татлы жилэккэ куз салгач.
Яшь чаклар искэ тошэ.


Кулларында пешкэн жилэк.
Битлэрен кызыл чия.
Кузлэрендэ бик куп сер бар.
Курэсен кемдер соя.


Тирэ юньгэ хуш ис чэчэ.
Кулындагы жилэклэр.
Жилэкле аланда шулай.
Очрашты яшь йорэклэр.


Кузлэрдэ сою билгесе.
Алдында гузэл алан.
Сине сагынган чагымда.
Мин шунда килэм хаман.


Казан.29 июнь. Жилэкле алан.


Жэйге кич.


Жэйге айлы матур кичтэ.
Сандугач та тынып калган.
Курэсен мон иясе дэ.
Монсуланып уйга калган.


Эллэ жэй утеп барамы?
Эллэ моннар бетеп киткэн.
Эллэ инде сандугачкай.
Башка якка очып киткэн.


Эле жэйнен ямьле чоры.
Болыннарда жилэк пешкэн.
Тугайлар да шау чэчэктэ.
Бар гузэллек жиргэ кучкэн.


Шушы чэчэкле,жилэкле.
Ямьле жэйлэр озын булсын.
Безнен кунеллэргэ хэрчак.
Гузэллек,ямь остэп торсын.


Сандугачкай да тынмасын.
Безнен кунелгэ мон кирэк.
Койлэмэгэн ,жырламаган.
Безнен коннэр ул бик сирэк.


Болын хэрчак аллы голле .
Чэчэклэргэ кумелеп ятсын.
Жырлы хэм чэчэкле тормыш.
Дэвам итсен ,алга барсын.


Ирек Билалов.Казан.
30 июнь 2019 ел.
Ак болытлар агып китте ерак.
Алар белэн яшьлек еллары.
Кунеллэрдэ бары калды инде.
Балачакнын татлы уйлары.


Ул болытлар аксыл зэнгэр тосле.
Гуя болындагы чэчэктэй.
Кай тарафка барып таралдылар.
Белмисезме сез энкэй эткэй.


Жэйнен матур аяз коннэрендэ.
Бармы куккэ карап ятканын.
Хискэ батып, хыялларга чумып.
Кузэткэнен гомер акканын.


Ак болытлар йозеп йори куктэ.
Агып китэ алар еракка.
Алып кайтмаслармы яшьлеккэ дип.
Сорау куям ярсу йорэккэ.


Юкса белэм бу сорау урынсыз.
Э шулай да омет сунмэгэн.
Башны тубэн имик эле дустым.
Безнен гомер эле утмэгэн.


Ирек Билалов.Казан.
19 июль.2019 ел.


Сандугачкай.


Сандугач сайрый таллыкта.
Сайрый монлы иттереп.
Озеп чыгара ул коен.
Бар жиренэ житкереп.


Бэлэкэй кошнын теленэ.
Никадэрле мон сыйган.
Сандугач доньянын яме.
Аны тынлап кем туйган.


Эй сандугач сандугач.
Кутэр син кунеллэрне.
Безнен тормышка ямь остэ.
Озайт син гомерлэрне.


Бу доньяда хич тиннэр юк.
Шул кошчыкнын коенэ.
Эле ярый сандугач бар.
Шуна кунел соенэ.


Ирек Билалов.25 май 2019 ел.Казан.


Сабыр булыйк.


Сабыр булыйк,тузем булыйк.
Алладан сабырлык сорыйк.
Кабаланмый,хафаланмый.
Матур итеп тормыш корыйк.


Сабыр тобе сары алтын.
Бабайлардан калган эйтем.
Бик кызсан да,дэшмэ кайчак.
Энгэмэдэш узе эйтсен.


Эйтсен дэ ул уйга калсын.
Хэр сузен бизмэнгэ салсын.
Уйламыйча эйткэн сузлэр.
Анын намусында калсын.


Шуны аңлап яшә дустым.
Сабыр булу җиңел тугел.
Шуңа ишеткән хәр сүздән.
әрнемәсен безнең күңел


Уйлап сойлик без сузлэрне.
Чамалап гел алдын артын.
Болай да язмыш дигэнен.
Кайчак борып куя сыртын.


Ирек Билалов.6 август 2019 ел.Казан.


Кызыл балан.
Кызыл балан пешкэн балан.
Баланны кулыма алам.
Шушы жимешкэ куз салып.
Кунелгэ уйлар салам.


Кызыл балан тэлгэшлэре
Унга сулга тибрэлэ.
Коз айлары килде диеп.
Безгэ хэбэр жибэрэ.


Минем тосем жете кызыл.
Жимешлэрем бераз ачы.
Узып китмэ игьтибарсыз.
Мине жылы кулга алчы.


Жимешемне авыз ит син.
Авызына сулар килсен.
Барлык матур жимешлэр дэ.
Баллы тугеллеген бел син.


Томышта да дустым шулай.
Бар ялтырак алтын тугел.
Яши яши анлагыз сез.
Тормыш гел ул татлы тугел.


Яши торгач очрый шул.
Ачы жире ,татлы жире.
Шунысы бераз коенеч.
Уткэннэр кайтмыйлар кире.


Яшэгез сез бу тормышнын.
Тоеп кубрэк татлы мэлен.
Ачы жире азрак булсын.
Анлагыз тормышнын ямен.


Ирек Билалов.Казан.3 сентябрь 2019 ел.
Көзге уйлар.


Көзләр җитә диеп кайгырма.
Коз төсе сарыалтын.
Урамда суык булса да.
Күңелләр тулы ялкын.


Көзнең үз яме бар аның.
Хәтта бераз сагышы.
Күбрәк матур булып үтсен.
Безнең гомер агышы.


Һавадагы хуш исләр дә.
Була бары көз коне.
Кондезен якты, кояшлы.
Бераз салкынча төне.


Безнең күңелнең дә шулай.
Була торле чаклары.
Кызып киткән вакытлары.
Бар суынган чаклары.


Тирә юньдәге козге моң.
Рәхәт бирсен куңелгә.
Язсын матурлыкны күреп.
Сахраларда йөрергә.


Куңелләргә ямь өстәсен.
Тирә юньдәге сафлык.
Тормыштан тәм табып яшик.
Гел юлдаш булсын шатлык.


Ирек Билалов.Казан.
5 сентябрь.2019 ел.


Гомерләр әле үтмәгән.
Безнең гомер әле үтмәгән.
Көзләре дә килеп җитмәгән.
Сөйләшәсе сузләр, җырланасы җырлар.
Куңелләрдә һич тә бетмәгән.


Йөрәк тулы изге хисләр.
Тора бара алар нишләр.
Барыбыздан шундый теләк.
Ямьле үтсен безнең кичләр.


Тормышта бит бик күп шатлык.
Ашыкмасын безгә картлык.
Безне куып җитмәсен дип.
әйдәгез без тизрәк атлыйк.


Хәрәкәттә бәрәкәт бар.
Шулай әйткәннәр бабайлар.
Без бит шушы хакыйкатьне.
Ишетеп үскән шук малайлар.


Бергә барсаң күңеллерәк.
Гел ашкынып типсен йөрәк.
Безгә бирелгән гомерне.
Лаек булып үтү кирәк.


Ямь табып яшик тормыштан.
Узалмасак та без язмыштан.
Дөрес яшәгез дип язылган.
Безнең йөрәккә тумыштан.


Ирек Билалов.Казан.
6 сентябрь 2019ел.


Туган як үзенә тарта.


Читтә яшәп уза безнең гомер.
Ә шулай да гел авылда күңел.
Йөрәкне һич тыеп булмый икән.
Дәшә син бит күптән анда тугел.


Искә төшә үткән балачаклар.
Малай чаклар,җиткән егет чаклар.
Ул чорларның якты хәтирәсен.
Безнең күңел әле озак саклар.


Күз алдында тора яшел чирәм.
Кайчак шуны төшләремдә күрәм.
Сагыну хисе бер дә кимеми шул.
Эчтән генә уйлап йорим,түзәм.


Кайтып килсәң була җанга дәва.
Куңелләр дә тынычланып кала.
Күрәсең ул туган як һавасы.
Безнең йөрәкләргә шифа сала.


Туган як ул якты маяк сыман.
Гел үзенә тартып, балкып тора.
Кем сагынмый икән туган ягын.
Очрашканда син дустыңнан сора.


Ирек Билалов.Казан.
26 сентябрь.2019 ел.


Дөнья матур курә белсәң.


Дөнья матур курә белсәң.
Куңелеңә сала белсәң.
Тиз атлап- йөгереп барганда.
Туктап сулу ала белсәң.


Матурлыклар адым саен.
Туктап алыйк җаен табып.
Тормышның шәп мизгелләрен.
Саклыйк куңелләргә салып.


Ә ул гомер дигәннәрең.
Әйтерсең лә агым судай.
Һич туктамый ага һаман.
Бер дә кире кайтмас бугай.


Ашыгабыз һаман шулай.
Югыйсә арттан кумыйлар.
Гомерең үтеп бара дип.
Искә төшереп тормыйлар.


Сүтелә гомер йомгагы.
Без йөгереп барган көйгә.
Белсәк иде тормыш ямен.
Мәшәкатьне элеп чөйгә.


Ирек Билалов.Казан.
3 октябрь.2019 ел.


Алсуланып кояш байый.


Алсуланып кояш байый.
Үзе безгә сөеп карый.
Җылысы азрак булса да.
Безнең күңелләргә ярый.


Күктә һәрчак кояш булсын.
Безгә нурын сибеп торсын.
Болытлары читкә китсен.
Кук йөзен гел аяз итсен.


Куңелләр дә аяз торсын.
Кайгы хәсрәт болытыннан.
Кубрәк шатлык ургып килсен.
Киләчәкнең турысыннан.


Безнең күңел шатлык көтә.
Иртәсен дә,кичләрен дә.
Югалмасын изге уйлар.
Кайнар сөю хисләре дә.


Ирек Билалов.Казан.
4 октябрь. 2019 ел.
Көзге уйлар


Җәйнең куз яшьләре булып.
Көзге җылы яңгыр ява.
Шушы яңгыр тамчылары.
Күңелләргә сагыш сала.


Килеп кердек алтын көзгә.
Күңелдә гел матур хисләр.
Шушы алтын чорлар узса.
Безнең йөрәк белмим нишләр?


Алтын төсле сары яфрак.
Салмак кына төшә җиргә.
Шушы могҗизаны куреп.
Алтын җирдә ятмый димә.


Изге булсын юлларыбыз.
Матур булсын уйларыбыз.
Иренмәсен тик тормасын.
Хезмәт сөйгән кулларыбыз.


Фикерләрне уйлап кына.
Изге гамәл кылып кына.
Яшик әле бу дөньяда.
Чын кешеләр булып кына.


Ирек Билалов.Казан.
7 октябрь.2019 ел.


Җәйләр утте ,көзләр җитте.


Җәйләр утте ,көзләр җитте.
Сизми дә калдык шуны.
Безнең гомерләр шикелле.
Кыскартып озын юлны.


Матур чорлар бик тиз уза.
Гуя искән җил сыман.
Узган гомерләр дә шулай.
Әйләнеп кайтмас хаман.


Гуя аккан сулар сыман.
Ел артыннан ел үтә.
Сизми дә калабыз шулай
Гомер көзләре җитә.


Җәй айларын көтеп һаман.
Куңелдә җылы торсын.
Яңгыры да явып китсен.
Чәчәге атып торсын.


Ирек Билалов.Казан.
Октябрь, 2019


Алтын келәм.


Сары матур яфраклардан.
Җиргә җәйгән алтын келәм.
Көзнең матурлыгын күреп.
Шул келәмгә басып киләм.


Салмак кына яңгыр ява.
Җир ананың куенына.
Сокланып карап туймассың.
Көзге төсләр муллыгына.


Табигать бизәгән җирне.
Алтын көзнең бәйрәменә.
Буяларын кызганмаган.
Олы чәчәк бәйләменә.


Куңелләргә рәхәт сала.
Шушы чорның матурлыгы.
Шушы гүзәллеккә сыйган.
Бар табигать хозурлыгы.


Ирек Билалов.Казан.
8 октябрь 2019 ел.
Сандугачлар килгэн безгэ.


Сандугачлар килгэн безгэ.
Ямь остэп туган жиргэ.
Туктамыйча сайрарбыз дип.
Карамый янгыр,жилгэ.


Узэклэрне озеп сайрый.
Майнын ямьле кичендэ.
Шушы сандугач тавышы.
Гел саклана исемдэ.


Аллахы безгэ жибэргэн.
Матур тавышлы кошны.
Бирелеп тынлагыз диеп.
Онытып салкын кышны.


Китмэ читкэ кал бездэ дип.
Эйтэсе килэ хэрчак.
Шушы бэлэкэй сандугач.
Мон апкайткан бер кочак.


Оздереп сайрый бу кошчык.
Сагынган туган жирен.
Шуна да багышлый безгэ.
Ин матур коен , жырын.


Вакыт табып хэр кон кичен.
Тынлыйм сандугач жырын.
Читкэ киткэч сагынадыр.
Хэр кеше туган жирен.


Сандугачлар жырын тынлап.
Яшик без туган жирдэ.
Бу койлэр хич тэ тынмасын.
Без яшэгэн бу илдэ.


Ирек Билалов.Казан шэхэре.7 май 2018 ел.
Татар моны.


Татар моны якын инде.
Саклана гел кунелдэ.
Шушы милли койне тынлап.
Язсын гомер итергэ.


Жыр ул яшэртэ кунелне.
Дэрт ости гел йорэккэ.
Гуя сандугачлар сайрый.
Кунып талга тирэккэ.


Монлы чакта койлибез без.
Дэртле чакта жырлыйбыз.
Бушатабыз кунеллэрне.
Ярамый дип тормыйбыз.


Татар монынын тарихы.
Китэ бик куп гасырга.
Милли койлэр бетэ диеп.
Кирэкми хич ярсырга.


Татар жырсыз яши алмый.
Кайда гына булса да.
Жырлый ул шат чагында.
Жырлый кунеле тулса да.


Жырлап яшик шулай дуслар.
Кутэрик кунеллэрне.
Татар монын юлдаш итеп.
Уткэрик гомерлэрне.


Ирек Билалов.Казан.18 июль.
Тормыш юлы.
Безнен йоргэн сукмакларны.
Каплаган ямь яшел чирэм.
Шушы чирэм арасында.
Яшьлек эзлэремне курэм.


Тормыш шулай дэвам итэ.
Ага хаман уз коенэ.
Нигэ тиз утэ гомер дип.
Кунел безнен ник коенэ.


Бер соенеп бер коенеп.
Кон артыннан коннэр утэ.
Шулай сизми дэ каласын.
Тормыш уз йомгагын сутэ.


Кешелэргэ бэхет очен.
Куп кирэкми аз да житэ.
Жылы караш елмаюлар.
Безнен кунелне эретэ.


Кешелэрне жир остендэ.
Мэшэкать хэм хыял йортэ.
Ашыгып донья куа- куа.
Сизелми дэ картлык житэ.


Житсэ эйдэ житсен картлык.
Кунелдэ бетмэсен шатлык.
Безнен йорэклэр яшь калсын.
Урнашмасын анда ваклык.


Безнен яшьлек оныкларда.
Барсын алар безнен эздэн.
Усеп килгэн яшьлэр безне.
Анласыннар ярты суздэн.


Ирек Билалов.Казан.
2018 ел.10 окябрь.


Елмаеп яшик жирдэ.


Елмаеп яшик без жирдэ.
Елмаю жанга дэва.
Чын кунелдэн елмайганга.
Кунел тынычлык таба.


Елмаюны кызганмыйк без.
Дуска да туганга да.
Елмайык хэтта кунелгэ.
Авырлык килгэндэ дэ.


Елмаю ташны эретэ.
Жанга жылылык кертэ.
Яшь сабый безгэ елмайса.
Кунеллэр усеп китэ.


Матур итеп яши белик.
Кирэк чакта уйныйк колик.
Безгэ язган гомерлэрнен.
Хэрчак кадерлэрен белик.


Ирек Билалов.Казан.
15 октябрь 2019.Яшь имэннэр тукталышы.


Сары яфрак.


Сары яфрак оча жилдэ.
Козлэр житкэн курэсен.
Гомернен ничек уткэнен.
Сизмибез дэ курэмсен.


Жэйлэре бик тиз утэ шул.
Язын эйтэсе дэ юк.
Тормышлар эйбэт барадыр.
Ослэр ботен, тамак тук.


Кон артыннан коннэр утэ.
Ай артыннан айлары.
Вакытларны туктатырга.
Юк шул бер дэ жайлары.


Язлар жэйлэр килсен китсен.
Безнен гомер матур утсен.
Яшьлектэге хэтирэлэр.
Безнен козгэ кадэр житсен.


Сары яфрак тошэ жиргэ.
Кунеллэргэ сагыш салып.
Барам жирдэ матур атлап.
Яфрак тажын кулга алып.


Ирек Билалов.Казан .
20 сентябрь 2018ел.


Ак карлар хэм ак хыяллар.


Ап ак йомшак карлар ява.
Без яшэгэн туган жиргэ.
Шушы ак кар бортеклэре.
Бэхет алып килсен безгэ.


Кунеллэрне сафландырсын.
Кубэлэктэй очкан карлар.
Шушы карда эз салсыннар.
Берсен берсе сойгэн ярлар.


Гомерлэре тигез утсен.
Инне ингэ куеп атлап.
Фэрештэлэр озата барсын.
Бэхетлэрен юлда саклап.


Бар агачлар киеп алган.
Ап ак тосле энже кулмэк.
Яна елны каршыларга.
Алыгыз дип бездэн урнэк.


Табигать ана тырышкан.
Куеп барлык сэлэт кочен.
Кешелэрнен кунеленэ.
Ак хыяллар салыр очен.


Шушы хозурлык эчендэ.
Безнен гомер узып бара.
Игьтибарсыз утэ курмэ.
Кузне ачып кур син кара.


Басып китмэсен хич безне.
Конлек тормыш мэшэкате.
Эшлэп тапкан хэлэл малнын.
Булсын хэрчак бэрэкэте.


Өмет белән яшик җирдә.


Бар дөньяга чир таралды
Көнчыгыштан зур илдән
Авызны каплап йөрибез
Ул яктан искән җилдән


Бар халык һафага төште
Инде хәзер нишләргә?
Чит илләргә барган булсаң
Кала терсәк тешләргә


Бөтен дөнья шау гөр килә
Бу көтелмәгән хәлдән
Ни буласын ни күрәсен
Белеп булмагач алдан


Кибеткә ябырылгач барысы
Киштәләр калды бушап
Эшкә барасы булмаса
Ятарбыз эчеп, ашап


Сабыр булыйк,тыныч булыйк
Бирешмик без хафага
Ихлас күңелдән ышанып
Таянып яшик Аллага


Барысы да әйбәт булыр
Узып китәр бу чирләр
Тиздән ямьле язлар җитәр
Ямьләнер туган җирләр


Кошлар кайтыр җылы яктан
Без торган гүзәл илгә
Алмагачлар чәчәк атар
Һуш ис бөркеп бар җиргә


Дөнья күмелер чәчәккә
Шомыртлар чәчәк атса
Ямь өстенә ямь өстәлер
Сандугачлар да кайтса


Җирдә тормыш дәвам итә
Бернигә карамыйча
Матурлыкны күреп яшик
Көн -сәгать санамыйча.


Казан.18 март.
Ямьле язлар килде безгә
Тиздән җылы җәйләр җитәр
Җиргә килгән чир- афәтләр
Алла бирсә үтеп китәр


Без яшибез өмет белән.
Яңа туган һәрбер көнгә
Я ходаем иминлек бир
Без яшәгән туган илгә


Күңелләрдә шатлык булсын
Безгә өмет биреп торсын
Җир йөзендә һәрбер кеше
Тигез матур тормыш корсын


Сандугачлар һәр иртәдә
Сайрасыннар чүт чүт итеп
Яше карты тыңласыннар
Шушы көйне исе китеп


И.Б.Казан.
13 апрель 2020ел.


Яз авазы.


Җиргә ямьле язлар җитте
Күктә казлар очып үтте
Шушы киек каз тавышы
Үзәкләрне өзеп китте


Казлар кайта ерак илдән
Сагынып һәр яз туган ягын
Тагын озак еллар буе
Шулай дәвам итсен тагын


Аяз күктә матур аваз салып
Киек казлар очсын югары
Туган ягын сагынып кайтканнарның
Имин булсын иде юллары


Алар безгә шулай сәлам бирә
Сагынып кайттык туган якларны
Матур итеп яшик без дөньяда
Кадерен белик бергә чакларның


Гомеркәйләр нигә тиз уза соң
Әйтерсең яз -көзләр арасы
Туган җирнең кадерен белсен иде
Җирдәге һәр адәм баласы


Ирек Билалов.Казан.
7 апрель.2020ел.
Игенчегә.


Җирләр ачылды кардан
Һавада тургай сайрый
Игенче басуга карап
Ниләр эшлисен барлый


Табигать уянып килә
Кышкы озак йокыдан
Ә игенче күптән инде
Кайтып керми басудан


Әйтерсең чабыш атыдай
Куңел басуларга омтыла
Ипи булса җыр да була
Басуларда ару онытыла


Язның көне ел туйдыра
Бабайлардан калган әйтем
Иренмичә хезмәт куй дип
Ул һәм кызларыңа әйт син


Ипи тормышның тоткасы
Шуны аңласын балалар
Эшләп тир түккәннәр генә
Тормыштан ямь- тәм табалар


Аңласын шул хакыйкатьне
Олысы да кечесе дә
Барыбыз хөрмәт күрсәтик
Һәрчакта җир кешесенә


Ирек Билалов.Казан.
8 апрель.2020 ел.


Үзгәрешле дөнья.


Бу дөньяга ни булды соң?
Бар халык уйга калды
Күзгә күренмәс зәхмәт
Барысын уйга салды


Кереп бикләндек өйләргә
Калды бары сөйләргә
Бераз гына шунысы борчый
Бурычны ничек түләргә?


Тик яту рәхәт болай
Озак булырмы шулай?
Эшләми генә ятулар
Үзе болай бик кулай


Урамда кошлар сайрый
Безне урамга дәшеп
Чыксам ярармы икән дип?
Торамын башны кашып


Озакка түзеп булмастыр
Түшәмгә карап ятып
Күңелгә тия башлады
Тик торып ләчтит сатып


Бераз гына түзәрбез дә
Тотынырбыз без эшкә
Тик яту бармый ул безгә
Эш керә хәтта төшкә


Без бу хәлгә күнекмәгән
Безгә бары эш булсын
Ялкаулар йоклап ятсыннар
Куллар гел эшле торсын


Бәләкәйдән эшләп үстек
Белеп ипинең тәмен
Шуңа да аңлый-беләбез
Эшле тормышның ямен


Ирек Билалов.Казан.
7 апрель.2020 ел.


Соңарган хат.


Хат язсам да укымассың инде
Вакыт күп үткән шул дәү әти
Чит ят җирдә ятып калгангамы
Бик кыен шул сиңа сүз әйтү


Яу кырында үзеңне аямыйча
Пулеметтан кырдың дошманны
Ялан кырда кар өстенә ятып
Сакладың син туган ояңны


Ашау-эчү,ятып ял итүләр
Калды инде бары хыялда
Дошман явы килә ташкын булып
Шушы чакта солдат сынала


Бер адым да артка чигенмәдең
Курыкмадың дошман алдында
Шуңа күрә намусың чип чиста
Гаилә һәм Ватан каршында


Арысландай сугышкансың бабай
Куркып һич тә артка чикмәдең
Яраланып, каныңны түксәң дә
Тик дошманга билне бирмәдең


Өйдә калган Фәридәң ,биш балаң
Торды һәрчак синең уеңда
Бәлки язган булса туры ки лер
Утырырга улым туенда


Тик язмаган булган Бәдретдингә
Шушы шатлыкларны күрергә
Язган булган ерак госпитальдә
Илең өчен җанын бирергә


Бик күп еллар узып киткән инде
Бу дәһшәтле сугыш беткәнгә
Сүрәтең дә сакланмаган, бабай
Карар өчен искә төшкәндә


Ә шулай да якты хәтирәләр
Сакланалар синең турында
Мәңге истә тора кыюлыгың
Үрнәк булып тормыш юлында.


Ирек Билалов.Казан Яңа Камка Барнаул.
16 апрель.2020 ел.


Табигатьнең яшь кыз чагы
Бөркәнгән ак ефәк шәлен
Ак чәчәкле матур чорның
Тоеп калыгыз бар ямен


Шомыртлар ак шәлен ябып
Басып тора көязләнеп
Әйтерсең дә чибәр кызый
Оялып тора башын салып


Бакча читендә алмагач
Чәчәкле күлмәген салмый
Әйтерсең горур бер егет
Гашыйк булган, күзен алмый


Тирә юньдә шундый аклык
Агачлардан иңә сафлык
Аллаһ биргән хозурлыкны
Күңел түребездә саклыйк


Шушындый аклык һәм сафлык
Килә елга тик бер генә
Чәчәкле матур мизгелнең
Кадерләрен белик кенә


Тирә юньдәге һуш истән
Хәтта баш әйләнеп китә
Нигә икән чәчәкле чор
Шулай бик тиз үтеп китә


Изге матур уйлар уйлап
Атлап барам бакча буйлап
Яшь чакларны хәтерләтеп
Хәтер йөри шунда уйнап


Ирек Билалов.Казан.
15 май чәчәкле ай.2020 ел.
Ак чәчәкле тормыш.


Ап ак чәчәк аткан алмагачлар
Бизәп безнең тормыш юлларын
Гүя теләк тели безгә бу чәчәкләр
Гел ак булсын гомер юлларың


Ак чәчкәләр сафлык бөркеп тора
Сызылып аткан алсу таңнарда
Барыгыз да ак бәхеткә төренеп
Яшәгез сез туган якларда


Бары туган якта гына була
Чәчәкләрнең саф һәм аклары
Сихри май кичендә табигатьнең
Иң хозурлы ,ямьле чаклары


Шау чәчәктә утыра алмагачлар
Ак шәл бөркәнгәннәр шомыртлар
Шушы искитмәле хозурлыкны
Күңелебездә саклыйк без дуслар


Ак таҗларга төренгән ботакларда
Өзеп- өзеп сайрый сандугач
Шушы көйне отып җырлагыз дип
Узган яшь чакларны сагынгач


Шушы кабатланмас шәп мизгелләр
Саклансыннар һәрчак күңелдә
Матур итеп көйләр көйләп кенә
Яшик әле дуслар без җирдә


Ирек Билалов.Казан.
18 май.2020ел.


Сандугачлы тормыш.


Сандугачкай май кичендә
Сөйгәненә серен сөйли
Күңелендәге мәхәббәтне
Җыр теленә салып көйли


Тирә юньгә ишеттереп
Аңлата ул йөрәк серен
Ишетеп торсын барысы дип
Яңгырата моңлы җырын


Көйгә өстәлә яңа көй
Сайрауыннан һич тә тынмый
Сандугачның моңлы җырын
Бернигә дә тиңләп булмый


Сайрап тор син нәни кошчык
Уят безнең күңелләрне
Сандугачлар җырын тыңлап
Үткәрик без гомерләрне


Дөньяның бар ямен күрик
Сандугачка кушылып көйлик
Тормышның могҗиза икәнен
Һәрвакытта аңлыйк,белик


Ирек Билалов.Казан.
2020 елның сандугачлы 15 май киче.


Туган ягым болыннары Чәчәкләргә күмелгән Әйтерсең гөл тулы чиләк Ялгыш җиргә түгелгән Аллы гөлле бизәк булып Торалар җирне ямьләп Арасында җиләк пешкән Авыз итәрсең тәмләп Искитмәле бу матурлык Була тик туган якта Дәрт җыярга шушында кил Күңелең моңлы чакта Шунда суларсың иркенләп Чәчәкле болын исен Иртән сулап туяалмасаң Килерсең тагын кичен Тургайлар сайрый һавада Ямьле җәй ае җиткәч Тартып тора шушы моңнар Чит җиргә чыгып киткәч Туган якның тугайлары Керәләр хәтта төшкә Гөмернең яшьлек чорыдай Сакланалар гел истә Ирек Билалов.


Әйтер сүзләр ,матур сүзләр. Әйтер сүзләр шактый әле Саклана безнең күңелдә Иң күркәме,җәүһәрләре Йөриләр йөрәк түрендә Күп уй- фикер көтеп ята Кирәк чакта әйтер өчен Кайберләрен саклап йөртәм Якын дуска дәшәр өчен Сер сандыгы чишелмәсен Таралмасын алар җилгә Иң татлысы ,иң тәмлесе Калып тора кирәк көнгә Яхшы сүз ул җан азыгы Май булып ята йөрәккә Шуңа һәрбер матур сүзне Әйләндерик без теләккә Уйлап әйтик фикерләрне Чамалап сөйлик сүзләрне Кеше белән аңлашканда Читкә бормыйк без йөзләрне Әйткән сүз чыксын йөрәктән Күңелнең иң -иң түрен