Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Төштә күрдем сине

Төштә күрдем сине


Роберт Әхмәтҗанов сүзләре


Үткән төндә төштә күрдем сине:
Мин каршыңа, имеш, чабамын.
Кыска гына төшемә нигә кердең?
Бик күрәсем килә,
Бик күрәсем килә дәвамын.


Болын буйлап каршы килә идең,
Кулым сузып сиңа үрелдем.
Арабызга төште ташкын сулар —
Син тауларга,
Син тауларга китеп күмелдең.


Үткән төндә төштә күрдем сине:
Мин каршыңа, имеш, чабамын.
Кыска гына төшемә нигә кердең?
Бик күрәсем килә,
Бик күрәсем килә дәвамын.


Тау артыннан килә синең җырың —
Ерагая бара үткәнгә.
Мин кузгалмый шунда басып торам —
Сабырлыклыр,
Сабырлыклыр бирсен көткәнгә…