Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Чишмәләр. Нәзифә Кәримова

Чишмәләр


Улактан улакка, агалар чишмәләр,
Кемнәргә серләрен чишәләр?
Чишмәләр серендә елганың яшьлеге,
Ышаныр идем мин дисәләр.


Чишмәләр акканын, ярсулап чапканын
Карыйм да охшатам үземә!
Туктагыз аз гына, көтегез яз гына
Тамчылар нур сибеп сүземә.


Тамчылар нурында, салават күпере
Ансы да китерми яшлеккә
Чишмәләр ашыга, елгалар куенына
Әйтерсең тирбәлә бишектә.


Елгалар яшьлеге, чишмәләр башында
Салмакта уйлыйлар сулары
Алар да сагына, ярсулы чакларын
Төшләргә керәдер шулары.


Су буйларын бизи, чакырып кул изи
Чылтырый, чылтырый чишмәләр.
Мәңгелек сулары агалар чишмәдән,
Ышаныр идем мин, дисәләр.