Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Мәсгудә Шәмсетдиновага

Мин бу төнгә йолдыз эләм дидең...
Бу төн түгел – тузган кара чәч.
Ә күзләрен күлләр диярсеңме,
Көйләренә күңлең көйләрсеңме -
Галәмнәрне гизеп йөрмәгәч...
Сыкранма,
Үксемә,
Үтенмә,
Ярсуың тетрәтә тауларны,
Һай авыр,
Катламнар арасын актарып
Җир көен
Җиһанга кайтару....
үүү-үү-үү, үү-ү, үү-үү
Дин-томнан үрелгән буй-сының,
Сузыла
меңләгән
җепселләр
Тамырга,
яфракка,
күкләргә
агыла моң-сагыш җөй булып,
бөрешкән җиһанга чөй булып,
Әҗәлне үртәгән көй булып «ү» дә «ү»...
Әрнүле казыну, эзләнү....
Җә, «ү»- дә таптың ни,
башка көй, башка өн
юк мыни?
Бардыр ул авазлар, ә бүген -
„ү“ тиште күңелем тартмасын...
Үзеңә калдырам эзләргә
Үзәккә үтерлек башкасын.


Җәүдәт Сөләйман, 21 октябрь, 1996


*Шәмс – ет – дин -Кояш дине, Тәңре фәлсәфәсе, Галәм фәлсәфәсе, Тәңречелек, Тангрианство, Тенгреизм