Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Татарстанның 100 еллыгына

Хәзерге көндә мин Америка Кушма Штатларында, Вашингтон штатында, Ванкувер (Канада) белән Сиэтл арасындагы тау куышына коронавирустан качып 30 еллап җыйган татар фольклорын тәртипкә салып www.tatars.com дигән сайтка урнаштырып барам, «Тамгалар» дип исемләнгән симфоник әсәремне тәмамлап киләм, lib.tatars.com дигән сайтта музыкамның өлгеләре.
Татарстанга мин очраклы рәвештә эләктем. Башкортостанның төнъяк читендә туган, 11 яшемдә авылдан чыгып китеп Казахстанда музыка мәктәбен һәм училищесын тәмамлап югары белем алырга дип Уфага Сәнгать Институтына (Уфимский Институт Искусств) юнәлгән 19 яшьлек кызны Институтның ректоры, чиксез ихтирамга лаеклы Заһир Исмәгыйлев кабул итте. Ул минем белән ягымлы гына сөйләшеп, cорашып - кайда туганымны, белемемне, аннан соң ул: син Казанга бар инде, син татарсың, диде. Ул вакытта ни татар, ни башкорт, ни казах милләтеннәнме - миңа барыбер иде. Шулай итеп мин Заһир Исмәгыйлев фатихасы белән Казан Дәүләт Консерваториясенә Нәҗип Җиһанов һәм Фуат Мансуровлар кабиләсенә эләктем (икесе дә Казахстаннан, икесе дә көчле милли рухлы шәхесләр иде). Татарстан мине Татар итте, гаиләле итте (мин Кайбыч килене), ике улыма да татар булып туарга һәм үсәргә насыйп итте. Татар булып тууның, татар телен белүнең шундый нечкәлекләре бар ки, син җил-давылларда сыгылмыйсың, сыгылсаң да шартлап сынмыйсың, әби-бабайларыңнан бүләк – көчле рух кайда да сиңа ярдәмгә килә. Һәм дуслар, иҗатташлар, һәм синең иҗатыңны алкышлаган милләттәшләрең... Минем «Чынгызхан» симфониясен тыңларга килгән бер апа-җаныем: «чуртым да аңламыйм симфония, операларны, әмма синең симфонияңне аңладым, иң ахырында кылганнар көй сузды» диде. Шундый мәдхияләргә сөенеп Татарстанда Сөембикә Кыйссасын, Ибн-Фадлан, Чынгызхан, Татар Дастаннарын, Такташка таянып «Жир Уллары Трагедия»сен, кырыклап татар спектакльләренең музыкасын иҗат иттем, философия фәннәре кандидаты исемен якладым. Cоветлар Союзы дигән илне Татар эзен эзләп «җәяү» диярлек айкап чыктым, тапканнарын Татарстанга ташыдым. Тарихи Ватан кем өчендер Советлар Союзы, Россия, Татарстандыр. Мин андый парә-парә бүлгеләүләргә каршы. Тарихи Ватаным – чукындырулардан качып мәтәлә-мәтәлә Уралтауга барып сыенган кечкенә авылым. Минем инәем (әнием) бик көчле һәвәскәр умартачы иде. Балын алырга дип вертлолетлар белән төшәләр иде безнең урман эченә кереп качкан авылга. Инәем белән корт карыйбыз, абый-апа куркалар, мин шәрә кулымны умарта эченә тыга ала идем. Исемдә, бал алып кайткан кортларның юлын кисмәскә дип куаклар арасына яшеренеп, инәемнең шул җилфердәкләргә мөкиббән киткән аһын тыңлыйм. Кайсысы кайда, кем сакчы, кем бал ташучы, координатлар бирүчеләр-биючеләр, вирус кермәсен дип канат селкүчеләр, кайсы кем, кайсы ни... Һәммәсе Бөек Анага, умарта күченең Анасына хезмәт итә. Кайда гына булсак та, Татарстанга, - шул умарта күче бал кортлары кебек хезмәт итүебез зарури дип саныйм. Тукайны «Тәәсер» шигыренә илһамландырган Лермонтовның «Молитва»сыгдагы кебек «чудная молитва» - Дога - ул минем Татар теле. Татарстан исән булса Татар теле исән.
В минуту жизни трудную
Теснится ль в сердце грусть:
Одну молитву чудную
Твержу я наизусть.
Есть сила благодатная
В созвучье слов живых,
И дышит непонятная,
Святая прелесть в них.
С души как бремя скатится,
Сомненье далеко —
И верится, и плачется,
И так легко, легко...
Киләчәк өметләр тормышка язсын өчен, татар халкы татар булып калсын өчен, Бөек Ана телен саклаган, үстергән, тәрбия иткән дәүләтебез - Татарстаныбыз бар. Дөнъяда башка бер идарә дә юк андый эшне башкарырлык. Ә без инде кайда гына булсак та, һәммәбез шул бал кортларыдай булсын-булсын диеп чикләре киңәя барган Илебезгә микрон-микрон гына «бал» ташысак та, бездән соң килгәннәргә 100 ел гына түгел 1000 еллыкларны да бәйрәм итүләре насыйп булыр дип өметтә калабыз.


Мәсгудә Шәмсетдинова 2020 ел, Июнь