Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Гомерләр узып бара

Рәфис Сәлимҗанов: Ничек шундый сүзләрне әйтә алган Хәррас Әюпов!
Татар поэзиясенең яңа биеклеге бу әсәр...
Көе дә - сүзләре сыман; гади генә кебек, ә нинди биеклекләргә алып менә китә, җиңел генә итеп...
(Бу җыр - башка башкаручылар өчен дә бер хәзинә: "татар күңеле ниләр сизгәнен" шул хәтле дә югары профессиональ дәрәҗәдә һәм фәлсәфи итеп, сүз һәм көй белән биреп җиткерелгән монда).
Татарны яңа үрләргә алып менегез, Мәсгудә ханым. Бу сезнең кулыгыздан киләдер, ахрысы.
Милләтнең даһи музыкасы булса - милләт мәңгелек юлы буйлап китәчәк.
Татар гомергә шушы юлдан барды - әйтеп, үзәккә үтәрлек итеп аңлатып кына җиткерә алмыйбыз әле шуны.
Уңышлар сезгә!
Мәсгудә Шәмсетдинова:"Милләтнең даһи музыкасы булса - милләт мәңгелек юлы буйлап китәчәк"!!! Рәфис әфәнде, елаттыгыз. Сүзләрен тагын тыңлап чыктым. Үзәкнең үзәгенә кереп актара. Олыгая барган саен күңел кылларыбыз нечкәрә бер көн килеп чыңлап өзелер өчен. шул өф-өф халәтен Хәррас бирә алган.
Рәфис: Әйе шул.
Хәррас вафат булгач, (мескен үлеп аңлатамагач, Г. Тукай), күпләр сөйләп йөрде: бик зур шагыйребез китте дип.
Шул ук Тукай, мескенкәем: Бармыни соң бездә чын кеше кадрен белү?
Шуңа күрә...
Бер нәрсәгә карамыйча эшләгез!
Тукайны да, ниһаять, аңладылар - ә бит аңламаска тырышучылар ул исән чагында ук күпме иде: "булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым"...
Бүгенге дөнья моның шулай булганлыгын белми генә бит ул.
Сез, аңлавымча, бик тирәннән эзләнәсез. Шотландияда да төрки музыка нигезләренә ишарәлөр тапкан идегез бугай, ялгышмасам.
Бу - бик зур эзләнүләр. Татар халкының әзерлекле кешеләре аз.
Үзегезне саклагыз.
Уңышлар сезгә!
Зиля Хәмитова:Мэсгудэ ханым, кэе сезнекемени?
Мәсгудә: әйе шул. Көе җиңелчә генә, әмма сүзләре үтергически.
Зилә: ЯРАР инде, тыйнакланып тормагыз эле гел ! Кушымтанын кэе менэ ШЭП тэ инде!!! Яфраклар шыбыр- шыбыр коелуы ишетелэ хэттэ, чиксез монсулык -эйтеп,анлатып булмастай, музыка белэн белдерелгэн! Бу жыр кэе аркасында халыкка тарылды да! Тагы нинди жырларыгыз бар,каян белеп
була икэн?
Мәсгудә: Зиля, рәхмәт. Ютюбта Masguda дип латин хәрефләре белән бассагыз бихисап анда.
Зилә: Артык тыйнакланып,безне искиткеч татар музыкасыннан мэхрум итэсез! Менэ исемен оныттым, Сэембикэме( шундыйрак темалы) ижат жимешегез, Чынгыз хан темалы ижатыгыз х.башкалар,НИГЭ халык ишетми? Халыкны мэдэни устерергэ кирэк бит инде, шунын эчен булса да ЭРСЕЗЛЭНЕРГЭ кирэктер,ХЭРМЭТЛЕ Мэсгудэ ханым!