Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Нәзифә Кәримова

Безгә җәйләр үтмәс кебек тоелдылар,
Бар дөньялар җылылыкка коендылар.
Иртәнге чык безнең өчен энҗе иде,
Без яшь идек, хыялыйлар, гашыйк идек.


Кушымта
Көзләр җитте, дуслар, көзләр җитте,
Җәй дә матурлыгын алып китте.
Тезелеп очкан торна төркемнәрен,
Җилләр сүтте дуслар, җилләр сүтте.


Яраларны юдык без җәйге яңгырда,
Тик аз гына җөе калды җаныбызда
Агачлардан очкан яфрак кире кайтмас,
Безнең дә бит юллар үткәннәргә ятмас


Туктап торды эче җилләрнең исүе
Елап арган күктә болытлар үкседе,
Моңсулыктан йөрәк никтер куйды кысып,
Төштә генә кебек, җәйләр булдымы соң?


Мәңге яшәрбез дип килгән идек җиргә,
Әйтерсең без ия яшьлек дигән сергә!
Каян килде чәчне бизәп бу көмешләр,
Бетмәгән бит әле монда безнең эшләр!


Көзләр җитте дуслар, көзләр җитте,
Җәй дә матурлыгын алып китте,
Тезелеп очкан торна төркемнәрен,
Җилләр сүтте дуслар, җилләр сүтте...