Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Раббыга Мәдхия

Раббыга мәдхия


Хәмде әйттем сиңа, Раббым,
Шөкер кыйлдың безне мөэмин,
Яраттың дине Исламнан,
Хәмде әйтәм Сиңа, Йаһу.
Хайфыз итеп күнелебезне
Кәфер-шәрик карасыннан
Иман нуры белән нурладың,
Хәмде әйтәм Сиңа, Йаһу.
Мөкатдәс мөбарәк Китабың
Безгә җибәргечүсеңдер,
Вә күрсәттең ачык юлны,
Хәмде әйтәм Сиңа, Йаһу.
Рәсүлебез Мөхәммәдне
Җибәрдең җөмләдән ахыр,
Вә итдең барысыннан әфзаль,
Хәмде әйтәм Сиңа, Йаһу.
Хәдисе Коръәннең илән
Гамәл итүче Иман әһле
Рәхәт яшәр бу дөнъяда,
Хәмде әйтәм Сиңа, Йаһу.
Хосусан Ахирәт көнне
Котылыр мәңге газаптан,
Ирешер мәңге Рәхәткә,
Хәмде әйтәм Сиңа, Йаһу.
Шушы зур Нигъмәтең өчен
Ничек Сиңа рәхмәт кыйлмыйк,
Бурычлы без шөкергә һәм
Хәмде әйтәм Сиңа, Йаһу.


19 февраль, 1999 (календарь)