Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Багышлау (Таҗиядән)

Багышлау


Бисмилләһиррахмәниррахим әлхамделиллаһи раббил галәмин. Вәл гакыйбәти лил мөстәкыйн әссаләте вәссәләме галә расулиһи мөхәммәдин алиһи вә әсһабиһи әҗмәгыйн.
Әй, рәхмәтле Аллаһым, ышбу укыган каләми шәрифләремнең әҗер вә савапларын багышладым үзеңнең ризалыгың өчен. Рәсүлебезнең хакы хөрмәте өчен булсын, Рәхмәтең Фазлың Кәрамең белән үзең кабул ит. Амин. Укыганда булган хата кимчелекләремне үзең дөресләп кабул ит, әҗер вә савапларын барчабызга да насыйб ит. Вәмә әрсәлнәкә иллә рахмәтәл лил галәмин.
Бөтен җир йөзенә Рахмәт өчен җибәрелмеш ахыры заман пигамбәре Мостафа саллаллаһы галәйһи вә сәлләмнең рухи шәрифенә багышладым. Рухларын шад кыйл, шәфәгатен насыйб ит. Амин. Җирең белән күгең арасында мәгърибдән мәшрикъка кадәр булган җәмигы пигамбәрләрнең, фирештәләрнең ризалыгы булсын өчен җөмләбезгә дә шәфәгатьләрен насыйб ит. Амин. Атамыз Адәм, Анамыз Хәва, Мөхәммәдин Мостафа Саллаллаһы галәйһи вә сәлләм арасында булган пигамбәрләрнең рухи шәрифләренә багышладым. Рухларын шад кыйл, җөмләбезгә дә шәфәгатен насыйб ит. Хәзерәти рәсулебезнең җәмигы әһелләренә, җәмигы әүладларына али вәҗаб...(җиларының) рухларына багышладым. Кыямәттә шәфәгатьчебез хәзерәти Фатыйма, имам Хәсән-Хөсәен рухларына багышладым, рухларын шад кыйл, җөмләбезгә дә шәфәгатьләрен насыйб ит. Амин.
Шәһре Болгарда тешләре сызлап вафат булган, кияүгә чыкмыйча вафат булган изге кызларның рухларына багышладым, рухларын шад кыйл, җөмләбезгә дә шәфәгатьләрен насыйб ит. Амин.
Хөбби Хуҗаларның, Хуҗа Баһаветдиннарның, Хәмит Хәзрәтләренең, Габделхалик Гиҗдывани (суфый, Накшбандия тарикатына нигез салучы (бу тарикат Идел буенда киң таралган иде. Бухарада җирләнгән – РХ) хәзрәтләренең рухларына багышладым. Рухларын шад кыйл, шәфәгатьләрен насыйб ит. Амин.
11 аналарыбызның рух шәрифләренә багышладым, 11 әхмәтләрнең, 7 солтаннарның, 9 диваналарның, дивана Миңлебайның рухларына багышладым. Һәрбарчасының рухларын шад кыйл, җөмләбезгә дә шәфәгатьләрен насыйб ит. Амин.
Яңа Бистә Карьясендәге изгеләрнең, анда булган мөэмин-мөэминәләрнең, нарасый балаларның рухларына багышладым. Кабан күле башындагы изгеләрнең; 3 тирәктә булган 7 әүлия кызның рухларына багышладым (Биби Мөшкелбикә, Биби Дәрмандәбикә, Биби Хаҗәтбикә, Биби Сәһшәнбәбикә, Биби Чәһаршәнбәбикә, Биби Зүмрүдбикә, Биби Мөхтәрәмбикә. Аллаһның чиксез рәхмәтендә булсыннар. ); Кабан күле астындагы 7 чишмә хуҗаларына багышладым. Рухларын шад кыйл, шәфәгатьләрен барчабызга да насыйб ит. Амин. Вә җөмләбезгә мәгълүм булган мөшәехләрнең рух шәрифләренә багышладым, вә җөмләбездә заклары булган кемсәләрнең вә җөмлә акрабәмызның, вә ата-анамызның, остазларымызның рухи шәрифләренә багышладым. Рухларын шад кыйл, җөмләбезгә дә шәфәгатьләрен насыйб ит. Амин. Иләһи, серләрем Сиңа мәгълүм, бу фәкыйрь зәгыйф бәндәңнин көлли хаталарымны гафу әйләя. Барча багышланган кемсәләрнең рух шәрифләрен шад әйлә. Үзеңнең зат шәрифеңнең вә исмөһөнө шәрифләреңнең хөрмәтенә вә Хәбибең Мөхәммәдин Мостафа саллаллаһы галәйһи вә сәлләмнең хаккы хөрмәтенә Рәхмәтең Фазлың Кәрамың белән кабул әйлә. Амин. Түбән Ор зиярәтендәге Алмабыз углы Габдерәззакъ ишан хәзрәткә багышладым. Рухларын шад кыйл, җөмләбезгә дә шәфәгатьләрен насыйб ит. Кәлами шәрифнең нуры белән каберләрен нурлы кыйл. Гөнаһларын гафу кыйл, үзеңнең мәңгелек рәхәт йорты булган җәннәтең вә дидарың белән мөшәррәф кыйл. Амин. (Габдерәззакъ 999 мәртәбә Коръәнне укып чыккач кына вафат булган).


Рәмис Халит ярдәмендә хаталар төзәтелде.