|
|
Янчык авылы, Балык Бистәсе, Татарстан
Разыйфа Дәүлиева 1995, 6-14 март, Янчык авылы, Балык Бистәсе. Янчык авылы Янчык авылына ничә ел? Төгәл итеп җавап бирүчеләр булмады. Халык күңелендә Иван яулары турында хәтер саклангач бу авыл ханнар заманыннан киләдер. Иң әүвәл өч кеше килеп урнашкан имеш. Янчык авылы янында кара урманнар шаулап торган. Ул урман агачын аударып, төпләрен кубарып, әүвәле ышна ачу, дип сөйләгәннәр, башта берсенә йорт салганнар, аннан икенчесенә, өченчесенә йорт салып урнашып калганнар. Беренче килгән өч адәм җилкәләрендә асып килгән янчыкларын бер агач төбенә куеп торганнар һәм соңыннан эзли-эзли табалмагач Янчык булсын дип авылга исем биргәннәр имеш.
Җенле нигез Разыйфа апаның әнисенең апасы Газизәбанулар да ышна ачып йорт сала башлаганнар. Нигез корырга казыганда кеше сөякләре, кеше куллары, кеше башлары чыккан. Кайчандар күп канлы булып черегән чөпрәкләр дә чыккан. Менә шундый җиргә җен ияләшә, диләр. Шунлыктан шул нигез җенле булып калган. Разыйфа апа бала чагында әнисе белән Газизә апаларына бара торган булган. Шунда чәй эчеп утырганда шкаф артыннан гына почмакта (почмак – аш пешерә торган урын – Разыйфа Дәүлиева), казан өстендә чем-кара эт утыра икән. Менә күзләрен елтыратып утыра икән инде. Карап утырган-утырган да Разыйфа апа әкрен генә әнисенә төрткән: “Әни, кара әле тегенe”, - дип. Әнисе бот чабып кычкырып җибәргән. Аларның шулай игътибарланып утырганнарын күргән Газизә апа кайрылып карагач почмак ягына: “И-и-и, исегез китмәсен, ул җен этләре һәм мәчеләре күп йөри инде. Әле анда Кеше дә басып тора. Шундый инде безнең нигезебез, җенле. Күнегеп беттек”, - дигән Газизәбану апа чәй эчүеннән туктамыйча. “Төннәрен кунсагыз ишетерсез хәлләрне, - ди икән Газизә апа,- "идән астында дөберрр, лабыррр–лобыррр бәрәңге коела. Безнең алай коелырлык бәрәңге дә юк. Өч-дүрт капчык кына. Тик торыгыз, җитте сезгә, -дип, идәнгә типкәч, әзрәк кычкыргач, ачулангач туктыйлар алар җеннәр”. Разыйфа апаның үз колагы белән ишеткәне булган. Төннең бер вакытында каты-кыты-кыты хатын–кызлар тавышы белән көлешәләр идән астында. Тагын шунда Газизә апа аяк тибеп, табагач белән төйгәч идәнне шакы-шокы, җитте сезгә, - дип, ачуланып. Шып туктаганнар. Бер заман Газизә апа ныграк ачулангач дүрт хатын-кыз кыяфәтендә җеннәр почмакка кергәннәр (почмак -аш пешерә торган урын – Р.Д.), төеннәре башында, мич авызыннан чыгып киткәннәр. "Тәрәзәдән карасак урам буйлап йөгерәләр. Җен үзенә таба хутны. Алар энә сыярлык җирдән чыгып йөриләр икән". Газизә апа картаеп үлеп киткәч аның кызы Таифә апа кала йортта. Ул гел берүзе яши. Ул да әйтә торган булган, кычкырашалар идән асытнда, көлешәләр. Аннан соң төннең бер вакытында йоклап ятканда шар ярып ике ир кеше сөйләшә. Тыңлап-тыңлап яткан да бик каты курыккан инде, үлем чикләренә җиткән. Куркуыннан нишләргә белмичә тәрәзәгә кош булып атылып типкән дә очып чыгып киткән Таифә апа. Карга барып төшкән дә күршеләренә йөгереп барып йоклаган. Җеннәрне биздерер өчен җиде тапкыр мылтык атарга кирәк икән. Ир-атлары булмаган шул Газизә апаларның. Разыйфа апаның әти-әнисе шуларның мунчасына юынырга менә торган булганнар. Әнисенең бер сыңар итеген яшергәннәр җеннәр. Бер җир калдырмый эзләгәннәр, тапмаганнар. Аннары әтисе Газизә апаларның өйләренә әнисенә итек сорарга дип менәргә җыенгач әнисе бик курыккан. “Мин ялгызым ничек калыйм инде хәзер”, -дигәч, - әнисен алып чыгып мунчадан карга бастырып куеп, өйләренә менеп итек алып төшеп, шуннан ары гына өйгә кайтканнар. Иртән барып карасалар, салган урынында тора ди итек. Бер заман шул ук мунчада күршеләр себерке белән сөлгеләрен калдырганнар. Күрше кызы белән Разыйфа апа кояш баегач шул калган әйберләрне алырган барганнар. Мунча ишегенә җиде-сигез метр кала ишек ачылып та киткән, сөлге белән чоргалган себерке атылып та чыккан. Һәм ишек шапылдап ябылган да. Балалар куркып тизрәк кайту ягын караганнар. Себерке белән сөлге кайгысы калмаган да. Канлы җиргә җен ияләшә дигән сүз Янчыклыларның канына сеңгән. Әүвәлтеннән әйткәннәр: “Берүк кан сүле калмасын, җуып бетерең”. Кайда кеше шулай кан агызып үлә шул канлы җирне ут төртеп яндырырга кирәк. Янчык кырларында җәй төннәрендә ут төрмәге бер җирдән чыга да сикереп-сикереп уйнаклап йөри гел. Бергәләп күрәдер иек тә сөйләшәдер иек, менә кара-кара уты, сикереп-сикереп бара, дип, сөйләде Разыйфа апа. Әүвәлге заманнарда борчак җирендә борчак саклаучы егет Мәрзия исемле кызны кесәсенә борчак тутырган өчен атып җибәргән. Баш капкачын куптарган. Шунда егылган бу кыз. “Үлмәдең бит инде син, тор, тор, нишләп ятасың”, - дип торгызып утыртырга маташкан бу аткан егет. Җаны чыгып бетә алмаган Мәрзиянең шул егетнең төрткәләвенә, җаны бүленеп калган. Шул килеш аны авылга алып кайтып мәчет янына салганнар, анда да озак каны агып яткан Мәрзиянең. “Җаны бүленеп калган моның, шаулашмагыз, җаны чыгалмый ята аның”, - дигәннәр. Аны шулай яткан җиренә ут төртеп яндырганнар. Борчак җирендәгесен яндырып бетерә алмаганнар ахры, кырда эшләүчеләр бүрек хәтле ут йомгагының сикереп-сикереп уйнаганын күргәннәре бар. Җеннәр ияләшкән инде анда. Бер заман Разыйфа апа кечкенә вакытында кинәт уянып китеп сизми атыла-бәрелә чыгып китә чоланга. Әти-әниләре йоклыйлар кечти якта.Чолан ишек биген ача, ачылмый ишек. Ачылмый да ачылмый. Кечкенә тәрәзәдән караса бер кызыл ат йөри ишек төбендә. Кыш көне бу. Менә шокырдаган тояк тавышларына хәтле ишетелә. Шакыр-шокыр килә. Тәрәзәдән карап тора Разыйфа апа. Көндез мени, ишек алдында кызыл ат йөри. Ишекне тагын ачып карый, ишек һаман ачылмый. Аның шулай йөргәнен сизеп әнисе уянып чыга “Кызым, нишләп йөрисең”, - дип. Әнә бит ат йөри ишек алдында, ди, Разыйфа апа. Әнә,тәрәзәдән кара. Зур кызыл ат. Әнисе әйтә: “Сиңа җен күренгән, җен тартып чыгарган йокыңнан уятып”. Әнисе озак өшкереп йөргән Разыйфаны. Әнисе бәби алып кайткач аерым яткан түр якта бәбиен кочаклап. Бер заманны төнлә аның янына бер ир кеше килеп ята. Ул аны ире дип белә. Башта кулын сала яшь хатын өстенә, аннан соң аякларын. Ананың күңеленә шик килеп артка кулын сузып капшап караган. Биик йомшак мамык шикелле тәнен тоеп теге кешенең: “Кем соң бу? Габдрахман, синме?” – дигән. “Сиңа кем кирәк?” – дип дәшкән ире кыяфәтендәге җен. Шул арада бала чырррр итеп каты кычкырып җибәргән. Яңа туган бала. Баланың кулын кире якка таба каерып борып киткән. Ул бала бер атна да тормаган шуннан соң. Үлгән. Йорт иясен дә күргәне бар Разыйфа апаның. Яңа сыер сатып алганнар. Иртүк торып лапаска чыкса шул яңа сыер янында ак халат сыман озын бер кеше йөри сыерны сыпырып, ялларын тарап, мөгез араларын, койрыкларын тарап. Сыер әйләгәле йөри. “Кызым, Йорт иясе ул. Болай булгач сыерны яраткан”. Шул сыер бик сөтле, бик уңышлы булган, елмылдап симез матур булган. Йорт иясе һәрбер йортта була. Хет синең хөкүмәттән алган квартир булсын. Кайда Кеше – шунда Йорт иясе. Менә бу квартирны ташлап икенче квартирага күчеп китәргә туры килсә кулыңа тәлинкә тотып, аңа он салып, уртасына тоз салып “әйдәгез, әйдәгез минем белән”, - дип, йорт иясен үзең белән алып китәргә тиешсең. Йорт Иясен дә Аллаһы Тәгалә яраткан. Кешеләрне бәла-казадан, хәвеф-хәтәрдән саклар өчен яраткан. Әгәр дә Йорт Иясе хайваннарны яратмаса ул аларны ябыктырып бетерә. Сыер төннәрендә кычкыра, аның йоннары гел үрә торган була. Йорт Иясенең исеме - Зәңги. Аңа атап хәер бирәләр, хәер биреп аңа дога кылалар.
Чукынганнар, чукынмаганнар һәм юкка чыкканнар
Кяферләр мөселман халкын чукындырып йөргәндә Янчык халкы, аларның киләселәрен белеп, бәлешләр салып, итләр пешереп, күп итеп исерткечләр белән каршы алырга чыкканнар. Тегеләрне җырлатып-биетеп, исертеп, күңел ачтырып җибәргәч, миссионерлар янчыклыларны чукындырмый-нитми узып киткәннәр. Кызларын кяферләр күзеннән аулак урында яшереп тотканнар. Ул җирне бүгенгечә авыл халкы Кызлар каласы дип йөртә. — әйдә, Кыз каластына җиләккә, дип сөйләшәләр (Кыз каласы астына — М.Ш.). Чукындыручылар Мирәтәккә килеп җитәләр, буйсынмаган авыл кешеләрен кырып бетереп, үтереп, җир белән тигезлиләр. Ул вакытта күп кенә мөселман авылларын чукындырганнар. Балык Бистәсендә керәшен авыллары күп. Мирәт елгасының чишмә суын эчеп, авырулар әле дә аның шифасын таба. Чишмә башына дога кылып, акча салып китәләр, ул акчаларны гарипләр, ятимнәр ала торган булган. Мирәтәк изгеләренә дога кылганнар. Мирәтәк авылы җиренә бик бай руслар килеп урнашып, үзләренә бу җирне бакча итеп яшәп киткәннәр. Яшәмәслек җир түгел шул. Татарлар яшәр җирне сайлый белгәннәр. Анда бик күп агачлык, тирә-якта чишмәләр, елгалык. Олы Инеш Саба җирләреннән килеп Янчык, Мирәтәк җирләрен сугара һәм Камага барып кушыла. Мирәтәккә килеп утырган рус байларына авыл халкы иртәдән кичкә кадәр бил бөккән. Мирәтәк алпавытның исемеме, кушаматымы Ларка булган, аның икешәр катлы зур-зур йортлары булган. Көнлекчеләргә 5 әр тиен акча түләгәннәр, ул вакытта шикәрнең кадагы (400 грамм чамасы) 8 тиен торган. Шулай итеп, чукынмаган татар авылы ахыр чиктә чукынганнарга бил бөккән.
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс
Разыйфа апаның әтисенең исеме Әхмәт, әнисенең атасы Пәйзулла (Янчыклылар Ф урынына П әйтәләр. Бик күп телләрдә, шул исәптән татар телендә, Ф һәм Х хәрефләре булмаган. Фга башланган сүзләр барысы да алынмалар. Мәсәлән, ислам динен кабул иткәч, гарәп теле элита теле буларак, бик зур тәэсир итә. Гади халык, бернигә карамастан, үзенчә сөйли бирә. Сергач мишәрләрендә Фатыйма - Патыйма, Хөсәен - Көсәй, Хәсән - Касян, Фәттах - Пәтак. Борынгы болгар һәм Алтын Урда чоры каберташларында П, Ч кулланыла язуы татарча булганда, Ф, Х гарәпчә булганда - Рәмис Хәлит). Пәйзулла бабай үзенә кабер казырга әйтеп йөргән. “Наный, берсекөнгә миңа кабер казырга килерсең, яме?” – дип авылның иң яхшы ун кешесен чакырган. “Нишләп, Пәйзулла абзый, әллә акылыңнан ычкынасың инде?” – диючеләр булган. “Юк, юк, наный, акылымнан ычкынып түгел, ихластан әйтәм”, - дигән Пәйзулла карт. Тәки шулай булып чыккан, иртәгәсен ул үлгән, берсекөнгә дигән көнне алдан әйткән кешеләре кабер казыган. Кабергә кирәк әйберләрен әзерләп куйган үзенә. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, каберлекне Янчыкта чиста тоталар, ел саен чистарталар, чәчәкләр утырталар. Билгесез каберләрне дә тәрбиялиләр. Пәйзулла бабай бик шәп һөнәр иясе — балта остасы була. Үз гомерендә ничәмә-ничә йорт салгандыр ул! Берсеннән-берсе матур кызлар үстергән. Шәмсенаһар, Шәмсебану, Шәмсебәдәр, Газизәбану, Гөлбаһар. “Алпут Ларка” Пәйзулланың осталыгын югары бәяләгән. Революция шаукымыннан эмиграциягә киткәндә дә яшерен байлыкларын Пәйзулла картка тапшырмакчы булган. Тик ашыгычлык белән өлгермәгән. “Кура җиләге җыярга төшсен кызларың”, — ди икән Ларка алпавыт Пәйзулла картка. Тик аның кызлары алпут урманына җиләккә бер дә төшмәгән. Авылның үткенерәк кызлары моннан еш файдаланган, Ларканың җиләген рөхсәтсез җыялар икән. Алпавыт боларны куып тота да сорый, сез кем кызлары, ди. “Пәйзулла дочь”, — диләр теге наяннар. Шуннан бервакыт сораган Ларка сораган Пәйзулладан: — Синең ничә кызың бар, оста? — бишәү. —Кызларыңны алып килеп күрсәт әле, танып калыйм әле шуларны. А то башка кызлар килеп җиләк җыялар да “Пәйзулла дочь” дип котылалар, — ди. Бабай кызларын алып барып күрсәткән Ларкага. — Пәйзулла, Шәмсенаһарыңны бир син минем малайга, гөл урынына тотарбыз, — дигән алпавыт. Юк, — дигән карт, — урыска бирергә ярамый безнең кызларны. Әүвәл-әүвәлдән Янчык авылы бик матур булган. Арча, Саба якларыннан килгән инеш-елгалар авылны икегә аерып ага. Пәйзулла бабай авылны тоташтыру өчен челтәрле күперләр сала торган булган. Үзе вафат булгач кияве Габдрахман тота челтәрле күперләрне. Инде Габдрахман бабай эшкә ярамаслык булып картайгач, күперләрне караучы калмаган, һәм алар кешеләргә үпкәләп язгы ташу вакытында агып киткәннәр. Хәзер авыл кешеләре бер-берсенә гади басмалар аша йөриләр, челтәрле күперләр якты хатирә булып кешеләр күңелендә генә калган. Пәйзулла кияве Габдрахман бабай үз кияве Мөбаракшага әйтә торган булган: "Әгәр дә эш килешеп йорт салырга алынасың икән, ай, мин очсызрак килештем, моның эше күп булып чыкты дип, аннан-моннан гына начар эшләмә. Тормышыңа харам кермәсен. Йорт салдырган кешегә бер кадагы да хәләл. Бер генә кадак та кесәңдә ияреп кайтмасын, берүк сак бул. Кеше рәнҗеше кермәсен, хәләл акча белән яшә". Пәйзулла кияве Габдрахман бабайның дәү әтисе Әхмәт тегүче булган. Ул төнге икеләргә-өчләргә хәтле туннар тегеп утыра икән. Ул заманнарда Саба, Теләчедән олаучылар йөргәннәр. Алтышар-җидешәр атлы. Төнлә шул тегүче Әхмәт бабайлар яныннан әтәч булып кычкырып, гөр килеп уза торганнар. Балаларымны уяталар бит, дип, бик ачуланган Әхмәт. Бер дә бер көнне саклап тора олаучыларны күсәк тотып. Олаучылар якынлашып әтәч кебек кычкырыша башлау белән иң беренче олаучының чанасына сикереп менә дә, якасыннан тота да кыйный теге ат хуҗасын. Ансын сөйрәп төшерә дә чанадан икенчесенә барып менә күсәк белән, өченчеенә... Калганнары чабып качканнар инде. Икенче көн капка төбендә җыелган картларга сөйли икән: “Кызык иттем әле бүген теге олаучыларны. Әтәч булып кычкырып узып тилмерттеләр гел, менә бүген шүрлекләренә менеп төштем”, - дип. Шуннан тегүче Әхмәт бабайга Әтәч Әхмәт дип кушамат такканнар. Бүтән агай-энесенә иярмәгән бу исем. Кушаматлар күп Янчыкта – Быҗык Гыйлемхан, Чүкеч Шәми, Кәҗә Фәрзи, Козгын Зиннәт, Чурый Газиз... Һөнәрлеләр күп булган Янчыкта.
Янчыклылар хәтерләве буенча элек-электән ерактан килеп кеше күңелен ачучылар булган. Аларга акчалар сипкәннәр. Җура булып киемнәрен үзгәртеп биеп йөргәннәр. Чит ил халыкларының киемнәре формасын киеп аларча кыланганнар. Ирләр башларына яулык бәйләп, билләренә чигешле озын эзәрләр (билбаулар - МШ) буып кеше күңеленә ярарага тырышканнар. Кәсепләре шул булган. Аюлар биетеп тә йөргәннәр. Алар татарлар булганнар, әмма телләре үзгәлек (аерма) булган. Аю биетеп йөрүчеләр бер кешегә кунарга кергәннәр. Аюны бәйләп куйганнар болар. Иртә белән берсе торып чыккан да : “Аксан дәдәй, песнең аю ыцкынган”, - ди икән. “Авысыңа этләр тыцкан”, - ди икән Аксан дәдәй дигәне.
Төннек бәйрәме.
Бу бәйрәм көзгә табарак, кырларда эш бетеп, бәрәңгеләр алынып беткәч хәзерге сентябрь аена туры киләрәк үткәрелгән. Аны әби-бабайлар әйткән: “Менә иртәгә төннек бәөйрәме”, - дип. Аны яшүсмерләр хәзер отып алалар да “эһэ” – ул төнне йокламыйлар инде. Кемгә нинди начарлык эшли ала. "Габдуллаҗан абыйларның коймаларына сөялгән ат чанасын сөйрәп барып халык су эчә торган коега салдык. Аннан соң Билал абыйларның капкасын күтәреп алдык та Инешкә илтеп салдык. Билал абый безне куарга чыкты. Күсәк күтәреп куа безне, күсәген ыргытып-ыргытып җибәрә. Карчык-корыларның ишеген төртеп китә идек. Кемнәр мунча яккан булса шулар мунчасының морҗасын ачып чыгып китәдер иек. Менә шундый этлек эшләп җөрдек, җүләрләр”.
Җыен ул бездә Сөенеч бәйрәме. Чәчү бете, икмәкле булабыз дигән сөенечтән үткәргән бәйрәм ул. Хәзер аны Сабантуй дип атыйлар. Нәүрүз зур бәйрәмнәрдән саналмаган. Ул көнне абыстайларга хәер алып барып дога кылдырып кайтканнар.
Шиллык
Янчыкта озак яңгырлар яумый торса шиллык уздыралар. Әүвәле аны “шиллык уздырабыз, фәлән көнне шиллык уздырабыз”, -дип өй буенча әйтеп йөриләр. Хәзер шиллык сүзе урынына “Изгеләр ашы уздырабыз”, - дип әйтәләр. Изгеләр ашын Шыңгый елгасы янында уздыралар. Озак авырып яткан кешеләргә суы изге диеп Шыңгый елгасыннан су алып кайтып эчерә торган булганнар. Шиллыкка авыл кешеләре тавыклар суеп, бәлешләр салып, пешкән күкәйләр алып менгәннәр. Шиллыкка бар авыл халкы менә, менә алмаганнарын ат, машина белән алып менәләр. Шунда картлар намаз укыйлар, бер кырыйда карчыклар, хатын-кызлар намаз укый. Түгәрәк-түгәрәк табыннар корып шунда олы казанда пешкән ашларны өләшәләр, хәер-сәдака өләшәләр. Кемнәр соң алар Изгеләр? Разыйфа апа: “Изгеләр алар гөнаһсыз кешеләр. Анда Изгеләр яшәгәнгә шиллык уздыралар шул урында. Фәрештәләр яшәгән җир. Елдан елга сынап килдем, шиллык уздыралармы – шифалы яңгырлар коеп-коеп явып китә”.
Йокысыннан тиз айныды…
Разыйфа апа борын заманнардан үзенең балачагы, яшьлек елларына күчә. Авыр чакка туры килә аның яшьлеге. Сугыш. Ирләр фронтта. Колхозның бөтен эше хатын-кызлар, яшүсмерләр җилкәсенә төшә. "Менә мин, кыз бала озак еллар тракторда эшләдем, — дип искә ала Разыйфа апа. —Көн-төн эшлибез. Прицепщик итеп бер кызны билгеләделәр. Үзем йокламыйм, гел рульдә. Ә теге плугка утырып бара, үзе йоклый да йоклый. Башын салындырган да йоклый бу. Ә минем ачуым килә, ул бит борылышларда плугны күтәртергә, борылышны узгач төшерергә тиеш. Шуның өчен утыртылган ул анда. Әгәр плуг астына калып тапталса? Минем шуңа ачу килә. Әле бит синең эшеңне сыйфат картлары, уполномоченныйлар тикшерә. Бу кыз өчен миңа эләгә. Карыйм трактор тәрәзәсеннән, ничә карасам да утыргычында атынып бара, башы аска иелгән. Нишләтергә моны, мәйтәм, йокысыннан ничек айнытырга? Тәки уйлап таптым бит. Утыргыч — түгәрәк тишекле тимер, ул анда бераз салам салып утырган. Мин тракторны беренче тизлеккә генә салам да, сикереп төшеп, астындагы саламга ут төртәм һәм йөгереп барып менеп утырам. Менә берзаман тегенең телогрейкасы төтенли башлый. Кычкырып-кычкырып кагына бу… Мин тракторны туктатып төшәм дә: “Ни булды, нәрсә булды?” — дип сөрән салам. Җоклама, җокласаң, яндыру гына түгел, җеннәр алып ук китәрләр үзеңне, дим. Курыкты кызый, башка җокламас булды. Разыйфа апа белән сугыш елларын искә алып озак сөйләшеп утырдык. Аннары тагын скрипкасын кулына алды, смычогын сузып җибәрде. Ә мин ул сөйләгән кешеләрне берәм-берәм күз алдыннан кичердем. Үксеп елады скрипка, ярсып-ярсып күңел җәрәхәтләрен ачып салды, якты күңелле, пакъ Пәйзулла бабай, аның кияве Габдрахман картлар рухын искә алып скрипка Тәсбих әйтте, челтәрле күпер урынына салынган тар басмадан йөрүчеләрне кызганды. Ай, гомерләр! Күп нәрсәләрне — күңел байлыгыбызны, рухи җәүхәрләребезне югалта барабыз шул.
“Безнең авылда мәчет бар иде. Мин беләм әле аны кискәннәрен. 38-40 нчы елларда сугышка хәтле кистеләр. Гөрселдәп ауганын җылый-җылый карап тордык бөтен авылыбыз белән. Кисүчеләр сугыштан әйләнеп кайтмадылар.”
Каты күңелле Нурҗамал
Кемнеңдер күңеле яхшы нияттә, кемнеңдер күңеле начар ниятә, начар күңелле була. Начар күңелле кеше килеп очраса юллыгыңа каядыр барырга чыккач – әй, фәлән кеше генә очраган иде, ай, начар булды юллыгы, юлым шул хәтле уңмады, диләр. Ә кайбер кешенең юллыгы әйбәт була. Яхшы була аның юллыгы, дип сөйлиләр. Янчыкта әүвәле Нурҗамал исемле хатын яшәгән. Шул кадәр аның күзе каты булган ки, бер агачка карап торса – ул агач өч көннән корый торган булган. Бер генә күз сирпеп алса да хайван, кош-корт, терлек-туар үлгән. Аның яныннан узасы булса, олылар яшь киленгә әйтә торган булганнар: “Берүк Нурҗамал апаңа баланы күрсә күрмә, баланың битен каплый күр”. Ул үзенең күзенең катылыгын белмичә дә үлгән. Каян белсен, белми ул аны. Аңар кеше әйтмәгән, курыккан. Менә нинди кешеләр булган Янчыкта”.
Мәсгудә Шәмсетдинова язды. Язмалар шәхси архивта. Һидиятов Габдуллаҗан (Олы Укмас), Хәдичә Яруллова һәм Сабирҗан Мөбәрәков (Кече Укмас), Разыйфа Дәүлиева (Янчык) - Балык Бистәсе, Татарстан
|